поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.10.2010 Мәдәният

Исемнәре... Әлфия

Җилдән җитез йөгереп, хәер, йөгереп түгел, биеп кенә йөрүче Әлфия апага берничек тә үз яшен биреп булмый. Югыйсә, аз да түгел, күп тә түгел, быел тугызынчы дистәне ваклады ул. Ә сыгылмалы гәүдәсе, шаянлыгы, җорлыгы, сүзгә осталыгы һаман шул ук.

Тукта әле, кайсы Әлфия турында сүз бара дисезме? Мәшһүр композиторыбыз Сара апа Садыйкова белән татарның беренче операсын сәхнәгә куйган режиссер, күренекле актер Газиз Айдарскийның мәхәббәт җимеше ул Әлфия апа Айдарская. "Сара белән Газиз кызы" булып йөрүенә ул үзе дә күнегеп беткән инде. Әмма татар сәнгате дөньясында аның үз юлы, үз өлеше дә санап бетергесез. Әлфия Айдарская – татар классик балетына нигез салучыларның берсе.

 

– Әлфия апа, сәнгать кешеләренең балалары, гадәттә, күп очракта әти-әниләренең эшен дәвам итә. Ә менә сез бөтенләй башка өлкәне сайлап алгансыз...

 

– Моны, бәлки, очраклылык дип әйтергә дә ярыйдыр. Әнием һәр җәйне Башкортстанда концертлар белән чыгыш ясады. Берочтан без Уфадан ерак түгел бик матур урында ял итеп тә кайта идек. Бер елны әнкәйгә тиз арада Белорецк шәһәренә гастрольләргә китәргә туры килде. Мине Уфадагы гаилә дусларында калдырды. Көннәр буе берүзем урамда йөрим. Тирә-якны күзәтәм. Шулай бервакыт бик зур белдерү тактасына тап булдым. Анда 9 яшьтән алып 12 яшькә кадәр булган татар-башкорт малай-кызларын Ленинград балет мәктәбенә җыюлары турында язганнар. Шунда "Ленинград" сүзе мине бөтенләй сихерләде. Хыялымдагы искиткеч киләчәк шушы таныш булмаган шәһәргә ымсындырды. Белдерү янында озак кына басып торганнан соң үземчә хәл иттем: балерина булам! Кирәк бит: шул вакытта мин 300 бала арасыннан сайлап алынган 12 кешелек исемлеккә эләктем!

 

– Сара апа өчен бу көтелмәгән сюрприз булгандыр инде?

 

– Ул гастрольдән кайтуга йорт хуҗалары аны: "Безнең Әлфия балерина булды бит!" – дип каршы алды. Әнкәйнең гаҗәпләнүенә чик-чама юк иде. Ах-вах килде, тик ахырдан каршы килмәскә булды.

 

– Кайсы гына күренекле балетмейстер яки балерина турында сүз чыкса да, аның язмышы Ленинград хореография училищесына барып тоташа кебек. Күрәсең, 1738 елда императрица Анна Иоанновна нигез салган чал тарихлы бу белем йортын юкка гына Терпсихора, ягъни грек мифологиясендә биюләрне яклаучы патшалык дип атамаганнардыр. Ә иң мөһиме, заманында монда милли республикаларга шундый зур игътибар булуы сокландыра.

 

– Нәкъ шул елны училищеда милли бүлек ачтылар. Анда Башкортстаннан, Кыргызстаннан, Төрекмәнстаннан, Казахстаннан йөзгә якын бала килде. Без беренче карлыгачлар идек. Әлеге бүлекнең төп максаты – шушы республикаларның театрларына кадрлар әзерләү булды. Киләчәктә Советлар Союзында яшәүче бар халыкларның вәкилләренә белем бирү дә каралган иде анда. Безнең белән иң тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр эшләде.

 

– Димәк, сезнең балерина буларак сәхнәгә аяк басуыгыз да Ленинград белән бәйле дип уйларга кирәктер?

 

– Без укыган чорда мәктәп сәхнәсендә һәм данлыклы Киров театрында чыгыш ясадык. Бу театрның сәхнәсенә аяк басу – безнең һәрберебез өчен тормышка ашмас хыял кебек иде. Анда әллә нинди хисләр кичерәсең: үзеңнең шунда булуыңа күңел ышанмый, йөрәк дөп-дөп тибә... Мин беренче тапкыр Римский-Корсаковның "Солтан патша турында әкият" операсында Тиенкәйне биедем. Мехтан тегелгән киемем шундый матур иде, озын гына койрыгым да бар. Хәтеремдә: шул койрыгым төшеп кала күрмәсен дип бик нык кайгырган идем.

 

– Милли классик балетны үстерү өчен әзерләнгәч, сезнең, мөгаен, туган-үскән җирләрегез белән дә элемтәгез өзелмәскә тиеш булгандыр?

 

– Әлбәттә. Һәр җәйдә каникулга таралыша идек. Башкортстаннан килгәч, мин шул төркем белән чыгыш ясадым. Безне анда ел саен көтеп торалар. Тамашачылар алдында осталыгыбызны күрсәтәбез, ягъни үзебезчә хисап ясыйбыз.

 

– Әмма, ни кызганыч, сезнең матур хыялларыгызны сугыш чәлпәрәмә китергән.

 

– Хәтеремдә: ул көнне мәктәптә имтихан иде. Радиодан Левитанның "сугыш" дигән сүзен ишеткәч, бер-беребезгә елыштык. Тәүлек буе бертуктаусыз һава тревогалары башланды. Ниһаять, безне эвакуацияләргә карар кылдылар. Мәктәп директоры: "Җәй көне фашистларны җиңәрләр дә, көзен яңадан укый башларбыз, кайгырмагыз", – дип озатып калды.

 

– Әмма язмышлар, күргәнебезчә, башкача хәл ителде...

 

– Безнең төркемне Уфага озаттылар. Сыйныфташларым белән бергә Башкорт опера театрында эшли башладым. 60 сум хезмәт хакы да билгеләделәр. Ул вакытта безнең кебек үк эвакуациягә дучар булган Киев опера театры коллективы да шунда иде. Баштарак тәҗрибәле өлкән артистлар янында эшләве авыррак булды, аннан күнә башладык.

 

– Әлфия апа, шулай да без сезне сугыш елларыннан ук Казанда, Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләүче артист дип беләбез. Нәкъ менә шул чорда татар классик балетына нигез салынган да бит инде.

 

– Әнкәй мине Казанга алып кайтырга дип Уфага килде. Авырлыкларны бергә-бергә җиңелрәк үткәрербез дип уйлагандыр инде. "Сугыш азагына кадәр" Казанга кайтып торырга рөхсәт бирделәр. Казанда эшли башлавым бик матур сәхифә булып истә калган. Ул вакытта Гай Таһиров җитәкчелегендәге балет труппасы оеша гына башлаган иде. Барысы да аңлаешлы, гади, остазларым искиткеч әйбәт кешеләр. Шартлар авыр булуга карамастан, бер гаилә кебек яшәдек. Өстәвенә театрда әнкәй, сеңлесе Разия Садыйкова, аның улы Рөстәм дә эшли. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуымны бик яхшы хәтерлим. Чайковскийның "Евгений Онегин" операсы иде ул. Башта мин Пушкинның хатыны Наталья Гончарованың ике портретын алып чәчтарашханәгә киттем. "Менә шундый прическа ясагыз", – дигәч, миңа башта бик сәерсенеп карадылар. Әмма идеям шул дәрәҗәдә уңышлы чыкты ки, мине театрда: "Карагыз әле, Гончарова үзе килгән", – дип каршы алдылар. Мин шунда иҗат иткәндә барлык вак-төякләргә ни дәрәҗәдә игътибарлы булырга кирәклеген аңладым. Без иске бинада көнгә берничә спектакль куя идек. Шулай да залның буш яки тулыр-тулмас булуын хәтерләмим. Сугыш вакыты булса да, халыкның сәнгатькә ихтыяҗы искиткеч көчле булды. Минем репертуарымда исә күбрәк классика иде...

 

– Классика дигәннән, 1945 елда беренче татар балеты – Фәрит Яруллинның Тукай әкиятенә нигезләнеп иҗат ителгән "Шүрәле" балеты да куелды бит. Коллектив бу вакыйганы ничегрәк кабул итте?

 

– Бу безнең өчен әйтеп бетермәслек шатлык һәм яңалык булды. Леонид Жуков беренче һәм өченче актлар өстендә эшләсә, Гай Таһиров икенчесен – милли актны әзерләде. Аның музыкасы – үзе поэзия бит, хыял дөньясы... Әйтергә кирәк, бу әле хәзер дә шулай. Беренче тапкыр Шүрәле ролен Б.Әхтәмов башкарган иде. Ул минем хәтеремдә иң әкияти Шүрәле булып калган. Ә мин ул балетта кызлар-кошлар биюендә катнаштым. Минем иң беренче җитди ролем Аданның "Жизель" балетыннан Мирта партиясе иде. Бу образны тудыру өчен искиткеч нык ихтыяр көче кирәк булды. Аяк бармакларыннан кан саркый, ә янәшәдә туфли-пуантолар ята. Яралы аякка кияргә кирәклеген уйлагач, тәннәр чымырдап китә. Ә сәхнәдә "йөзәргә", "очарга" кирәк...

 

– Әлфия апа, сез сугыш елларына шундый зур әһәмият бирәсез ки, күрәсең, андагы авырлыклар, ачлык, ялангачлык күңелегезгә нык уелып калгандыр. Бәлки сугыштан соң эшләргә дә, яшәргә дә җиңелрәк булгандыр? Һәрхәлдә, шулай уйлыйсы килә.

 

– Бу чорда татар классика балеты зур колач алды. Афишаларда яңа исемнәр пәйда булды. 1947 елда Чайковскийның "Аккош күле" балетын сәхнәләштердек. Казанга күренекле балериналар, опера артистлары килә башлады. Безнең театр беренчеләрдән булып Шостаковичның "Катерина Измайлова" операсын сәхнәләш­терде. Бу вакыйга уңаеннан башкалабызга автор үзе дә килде.

 

– Балеринаның иҗат гомере бик кыска. Аңа сәхнә белән хушлашу бик авырдыр, мөгаен.

 

– Чыннан да, яшь артистлар бик тиз өлгереп, арттан бастырып ук килә. Без дә шулай бервакыт үзебезгә алмаш үсеп җитүен тойдык. Бер караганда, безнең тәҗрибә зуррак та кебек, әмма алга китеш күренми. Бер урында таптанып торудан мәгънә юк бит. Булган тәҗрибәне, осталыкны яшьләргә калдырырга, аларга юл бирергә кирәк. Ә сәхнә белән хушлашу, дөрес әйтәсез, зур батырлык сорый. Балет ул – бәйрәм кебек. Ә балерина хезмәте, әйтерсең лә, канатлы бәйрәм. Әмма ул соңгы чиккә җиткерергә мөмкин. Тамашачы синең бер урында таптануңны да, түбәнгә тәгәрәвеңне дә күрмәскә тиеш.

 

– Ә аннан соң бу һөнәр ияләре гадәттә ни белән шөгыльләнә?

 

– Сәхнәдән киткәндә минем улыма 10 яшь иде. Шул ук елны урамда музыка училищесы директоры Ильяс Әүхәдиевне очраттым. Ул мине ритмика һәм бию дәресләрен алып барырга чакырды. Шулай итеп баш-аягым белән педагоглык эшенә чумдым.

 

– Димәк, сез гомерегез буе сәнгать дөньясында кайнап яшәгәнсез. Сезнең буын балеты белән бүгенгесе арасында аерма сизеләме?

 

– Миңа калса, безнең буын, авырлыклар күп булуга карамастан, бәхетлерәк яшәде кебек. Без дан казанган хореография осталары белән бер бөтен булып яшәдек, эшләдек. Сәхнәдә совет балет театрын оештыручыларны күреп хозурландык. Ә хәзер ул чылбыр ничектер өзелде кебек. Чын бию осталарына игътибар да, ихтирам да җитми. Әйтерсең лә аларның күпьеллык тәҗрибәсе үзләре сәхнәдән китүгә юкка чыга. Кыскасы, балетмейстерларга гына түгел, балетның үзенә дә, бигрәк тә татар балетына мөнәсәбәт нык үзгәрде. Минем өчен, мәсәлән, истәлекләремнең иң югары чагылышы булып 1988 елда Ленинградта хореография училищесының 250 еллык юбилее калды. Анда дөньяның һәм илебезнең барлык почмакларыннан килгәннәр иде. Без сыйныфташларыбыз белән дә очраштык. Кочаклаштык, елаштык. Үзеңә булган игътибарны күрү, сизү – нинди зур бәхет бит ул!

 

P.S. Әлфия апа бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Аның күпьеллык тәҗрибәсе дә юкка чыкмый: ул әле дә җае чыкканда мәктәп балаларын бию серләренә төшендерә. Ә бүген исә аның өчен иң кадерлесе, мөгаен, әтисе белән әнисенең истәлекләрен барлаудыр. Апас районының Тутай авылындагы Сара Садыйкова музеенда ул әле дә экспонатларны яңартып мәш килә. Яшел Үзән районының Айдар авылына – Газиз Айдарскийның туган җиренә дә эзен суытмый. Күптән түгел генә анда да музей ачылды. Бу ике районда күренекле якташларының иҗаты турында төрле кичәләр оештыручы, җыр, рәсем конкурслары үткәрүче балалар Әлфия апаларын көтеп ала. Казандагы 4 нче гимназиядә дә Сара Садыйкова музее инде алты ел эшләп килә. Әлфия апа киләсе елга Сара апаның әле моңа кадәр нәшер ителмәгән 120 җырын эченә алган китап чыгарырга җыена. "Бибисара моңнары" дип аталачак ул.


Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ | 29.10.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»