поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.10.2010 Авыл

Швейцариядә тракторчы 120 мең сум хезмәт хакы ала

Мамадыш районының Иске Комазан авылы егете, танышым Илфат Мөхәммәдиев быел җәй буе Швейцариядә булды. Ул Казан дәүләт аграр университетының механика бүлегендә V курста белем ала. Уку йортыннан практика үтәргә киткән иде Илфат, 4 ай буе Швейцариядә тракторчы вазыйфасын башкарып, авыл хуҗалыгы уңышы серләрен, яңа технологияләрне өйрәнеп кайтты. Андагы тормышны мактап туя алмый. “Диплом алгач, тагын берничә елга китәргә исәп бар. Анда эшләргә дә күңелле, акча да туплап була”, – ди студент егет.

ШВЕЙЦАРИЯГӘ АКЧА ЭШЛӘРГӘ!

 

Чит илгә китеп акча эшләү егетнең уенда да булмый. Шулай берсендә ул лекциягә соңга кала, дәрескә кертмиләр үзен. Ишек янында басып торганда, дусты килә дә: “Германия, Швейцария, Голландия, Англия һәм башка илләргә – кайсына телисең, шунысына практика үтәргә барып була. Әйдә, киттек. Акча да эшләп кайтырбыз”, – ди. Озак уйламый Илфат. Бергәләшеп Швейцарияне сайлыйлар. Әти-әнисе белән дә киңәшләшеп тормый, аларга китәр алдыннан гына әйтә. Гариза язып, чит ил паспорты эшләтеп, немец теле буенча курсларга йөреп, имтиханнарны алдан тапшырып, китеп тә бара егетләр.

 

Студентлардан анкета тутырталар. Анда характеристика, кайсы тармакта эшлисең килә – барысы да тәфсилләп языла. Ә чит илдәге фермерлар шушы анкета буенча үзләренә туры килердәй студентларны берничә айга эшкә ала.

 

Илфатны Ханс исемле фермер сайлый. Ул авылда, 4 катлы зур йортның яртысында хатыны Марианна, 3 баласы белән яши, ә икенче өлешендә фермерның әти-әнисе гомер итә.

 

– Анда авыллар да шәһәр кебек: чиста, зур, өйләре дә шәп. Табигатьнең матурлыгы! Искиткеч! Таулар! Урман! Һавасы да рәхәт, – ди Илфат, соклануын белдереп.

 

“БЕР СЫЕРДАН 45 Л СӨТ”

 

Ханс авылларында иң эре фермерларның берсе санала. Әлеге немец гаиләсенең үз җире, 40 сыер, 20 ләп бозау, урманы бар. Сыерларының 25 ен савалар, 15 е ял итә. Бозаулары да гел артып тора. Мөгезле эре терлекне бездәге кебек 1-1,5 ел асрамыйлар, 4 айдан ук урнаштыралар. Ит сатып акча эшлиләр. Малны үз йортларында суярга ярамый икән, моны башкару өчен махсус урыннар бар.

 

– 4 айлык бозаулары безнең ел ярым асраган үгезләрдән күпкә симезрәк. Деликатес ясар өчен дә яшь мал иң әйбәте. Ите бик тәмле, – ди Илфат.

 

4 айлык бозау ничек суярлык булып өлгерә, дим, аптырап. Көн саен фермер һәр бозауга 25 әр литр чиста сөт эчертә. Безнең 1-2 ай гына 2 шәр литр сөт, аннары гел су эчкән бозау ничек 4 айда симерсен инде?! Өстәвенә фермер Ханс сөткә симертә торган махсус протеин да куша. Малларга ешрак прессланган соя һәм кукуруз ашаталар.

 

Сыерлары көнгә уртача 30 литр сөт бирә. Арада 45 литрга кадәр җиткерүчеләре дә бар.

 

– Монысына үз күзләрем белән күргәч кенә ышандым, – ди Илфат.

 

Бирегә ай саен махсус тикшерүчеләр килеп, контроль савым үткәрәләр. Фермада автоматлаштырылган саву системасы. Сөтне көн саен саталар. Сыерларны саву, эшчеләргә ашарга пешерү, балалар карау – Марианна карамагында. Шушы зур хуҗалыкта Ханс үзе, энекәше, хатыны һәм Илфат кына эшли.

 

– Фермер куян белән тавыклар да асрый. Соңгыларын да, бездәге кебек, әллә ничә ай буе үстермиләр, иртә суялар. Шуңа итләре бик йомшак, тәмле, – ди Илфат.

 

Биредә фермерларга игътибар, ярдәм зур.

 

“МОНДА БУШ ҖИР ЮК”

 

Илфат тракторчы булып урнаша. Печәнне чәчә, аны чаптыра, төяп алып кайта... Җәй буе кырдан кайтып керми. Биредәгеләр кулга сәнәк тотмый. Рәхәт! Фермер печәнне техника ярдәмендә лапаска кертә. Эш күп, әмма эшчеләр армый. Трактор арбасыннан печәнне зур сәнәк ала, җилләткечтә киптерә, икенче урынга күчереп куя. Кирәкле төймәләргә генә басып торасы. Махсус тасма ярдәмендә печән лапаска озатыла.

 

– Хансның 40 гектар җире бар. Монда җир кадерен беләләр. Буш урын табам димә. Таулардагы печәнне дә чабып алалар хәтта. Бездә кайбер авылларда чүп үләне арасында бер-ике арыш табарга була, ә анда шушы 40 га чәчүлектә ике алабута көчкә очратырсың. Җирне шулхәтле тәрбиялиләр. Вакытында бөтен чараны күрәләр, – ди Илфат.

 

Ханс бодай, кукуруз, арыш, клевер һәм люцерна үстерә. Печәнне бераз үскәч тә чабып алалар. Алай файдалы матдәләре яхшырак саклана, витаминга бай була. Быел, мәсәлән, 15 майда беренче кат печәнне чабып алганнар. Бездәге кебек, картаеп ятуын көтмиләр, сезонга 4-5 тапкыр җыялар. Яңгырлар да әйбәт яуган, шуңа фермерның печәне бик уңган. Прессланган бер бәйләмен ул 12 франкка (380 сум – ред.) саткан.

 

– Техниканың барысы да мин килгәндә яңага алыштырылган иде. 4 ай буе яңа тракторда эшләдем. Кырларга, бераз гына яңгыр яумый торса, су сиптерәләр. Кайсы урынга күпме кирәк – техника барысын санап эш итә. Ашламаны да шулай миллилитрына кадәр төгәл исәпләп сиптерәләр, – ди Илфат.

 

Хансның тагын 4 га урманы бар. Авылда өйләргә газ кертелмәгән, шуңа утын ягып җылытасы.

 

“БИРЕДӘ АКЧА ЭШЛӘРГӘ БУЛА”

 

Илфатка Швейцария бик ошаган. Киләсе елга да барырга планлаштыра.

 

– Биредә һәр җирдә пөхтәлек хөкем сөрә. Сукбайлар да күренми, аларны махсус пансионатларга урнаштыралар. Бөтенләйгә калмас идем, әмма китеп берничә ел торасым килә. Тракторда эшләп тә хәйран акча туплап була. Дөрес, анда әйбер кыйммәт. Әмма бик еш акцияләр үткәрәләр. Шул вакытта кирәк-яракны арзанга алып була.

 

Кызганыч, технологияне өйрәнеп, бар серләрне төшенеп, немец телендә бераз шомарак сөйләшә башлагач кына килешү вакыты тәмамланды, кайтыр чак җитте, – ди Илфат.

 

Әлбәттә, фермерларга Русия студентларын эшкә чакыру отышлы. Җәй буе бөтен эшне үзе һәм бер ярдәмче егет башкара. Швейцариялеләр эшләсә, аларга күбрәк түлисе. Биредә тракторчылар 4000 франк ала (126 мең сум тирәсе). Ә студентларга ул 2500 франк түли. Иминиятләштерү, яшәр урын, ашау һәм башкаларга тотып калып, кулларына 1000-1200 франк бирә. Безнең егетләр анысына да риза. 4 ай дәвамында шактый җыела ул. Дөнья күрү, тәҗрибә туплау үзе ни тора! Мин дә кызыктым әле. Трактор йөртү таныклыгын алмый булмас, ахры.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 28 |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»