поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.10.2010 Җәмгыять

Мактап үсендерү

Гел мактап торсаң, бала бозылачак, дип уйлый күпчелек ата-аналар. Шуңа күрә андыйлар балаларының уңышларына сөенсә дә, мактарга ашыкмыйлар. Ә менә Казанда яшәүче Гүзәл Гыйззетдинова, киресенчә, улы Эмильгә мондый сүзләрне жәлләми икән. Улының биш чит тел белүе, тырышып укуы, йөзү, бию түгәрәкләренә йөрүе, музыка мәктәбендә укуы – әнисенең үсендерә белү нәтиҗәседер дә, бәлкем.

Эмильнең тәрбияле, белемле булуы башкаларны да сокландыра. Шуңа күрә Гүзәл ханымга: "Балагызны ничек тәрбиялисез?" – дигән сорауны еш бирәләр икән. "Башкаларныкы кебек", – дип җавап бирсә дә, баланың тәүфыйклы, гыйлемгә, яңалыкка омтылучан булуында әти-әнинең өлеше бәяләп бетергесез. "Үзебез татар телен бигүк камил белмәгәч, улыбызны кечкенә чактан ук дәү әнисе, әбисенә җибәрергә гадәтләндек. Туган телнең нечкәлекләренә ул алардан өйрәнде", – ди ана кеше. Гомумән, телләр өйрәнүгә Эмильнең сәләте бар. Әле 13 яшьтә генә булса да, ул инде инглизчә иркен сөйләшә, кытай, төрек телләрен белә. Әнисе аны кече яшьтән үк чит телләрне тирәнтен өйрәнүче гимназиягә биргән булган. Инде менә быелдан, ягъни җиденче сыйныфка улларын 7нче төрек лицей-интернатына күчергәннәр. Билгеле, интернатта яшәп укыгач, аңа әти-әнисе белән атнага ике мәртәбә күрешергә туры килә. "Эмиль һәр эшен режим буенча башкара. Өйгә кайткач та, фәлән сәгатьтә дәрес әзерлим, шуны эшлим, дип әйтеп куя. Быел музыка мәктәбен тәмамлый. Һәр яктан булган инде ул безнең, күз генә тимәсен", – ди әти-әнисе.

 

 Әти-әнисенең аның өчен тырышуын малай кечкенәдән белеп үскән. Әтисе Марсель аны футбол уйнарга өйрәткән, хәзер буш вакытларында бергәләшеп балыкка йөриләр икән. Аның зурларча фикер йөртүенә, яхшы белән яманны аера, олыны – олы, кечене кече итә белүенә сөенә әти-әни. "Безнең йөзгә кызыллык килмәсен, безгә яхшы булсын өчен тырыша", – ди Нуретдиновлар.

 

* * *

 

Бала үзен-үзе хөрмәт итә белергә тиеш. Беркайчан да балага: "Син булдыксыз, җебегән, берни дә эшли белмисең", – дип әйтергә ярамый. "Син булдырасың, кулыңнан килә. Бу юлы барып чыкмаган икән, икенче юлы барып чыгар", – дияргә кирәк.

 

"Иманлы бала" китабыннан

 

* * *

 

Бала тәрбияләү җиңелме?

 

Фәндәс Сафиуллин (сәясәтче): Үзең нинди, балаларың да шундый була. Минем нәрсәгә сөенгәнемне, көенгәнемне күреп үстеләр, кимчелекләремне кабатламаска тырыштылар. Миңа караганда алар төплерәк, холыклары белән дә әйбәтрәк дип уйлыйм һәм шуңа куанып яшим.

 

Дания Исмәгыйлева (Казандагы 369 нчы бакча мөдире): Балаларны һәрвакыт игътибарда тотарга кирәк дип саныйм. Минем үземә балаларым хакына эшемне үзгәртергә туры килде. Игезәк кызларымның берсе елак булгач, бакчага тәрбияче булып эшкә урнаштым. Бергәләшеп сөйләшә, киңәшләшә идек.

 

Алсу Мөхәрләмова (15 бала анасы): Кечерәкләренә абый-апаларыгыздан үрнәк алыгыз дип өйрәтәм. Үземдә кырыслык юк, ана күңеле андый булырга тиеш тә түгелдер ул. Шуңа күрә бераз булса да әтиләреннән, абыйларыннан шүрләсеннәр, дим. Өстәл төеп кычкыру яки кыйнап үстерү безнең гаиләгә хас нәрсә түгел. Тел белән аңлатуың күпкә үтемлерәк. Кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә тырышабыз.

 

Энгель Хәсәнов (табиб-эндокринолог): Безнең балабыз берәү генә, оныгыбыз бар. Шәхсән үзем гаиләдә кимендә икәү булырга тиеш дип саныйм. Чөнки бер генә бала иркәрәк үсә. Мин үзем кешегә нотык сөйләргә дә, аны үзем тыңларга да яратмыйм. Шуңа күрә кызыма мораль укымадым. Күбрәк яхшы гамәлләр кылып, бала шуны күреп, аңлап үссен, дигән фикердә тордык.

 

Сергей Криницкий (балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары): Коръән нигезендә тәрбия биргәндә башка бернинди алымнар да кирәкми.

 

һәр ил үзенчә...

 

Америкада: Океан артындагы халык балаларын кечкенәдән үк мөстәкыйльлеккә өйрәтеп үстерергә тырыша. Шуңа күрә америкалылар балаларына иркенлек бирүдән курыкмыйлар. Әмма бу әле ата-ана үз өстеннән җаваплылыкны төшерә дигән сүз түгел. Биредә тәрбия процессына хөкүмәтнең тыкшынуы зур. Баланың теләсә нинди шикаяте ата-ананы судка илтергә мөмкин. Шуңа күрә кулланылган җәза урынлы һәм акланылган булырга тиеш. Америкада баланы үз-үзенә инандырып тыңлатсалар, бездә исә моңа психологик яки физик яктан тәэсир итеп ирешәләр. Ата-аналар сабыйларын бакчага бирергә ашыкмыйлар. Бу адымны балачактан мәхрүм итү дип саныйлар. Америкада иҗади, стандарт булмаган фикер йөртә торган шәхесләр тәрбияләнә.

 

Япониядә: Бездәге ата-аналар балаларына: "Син үзеңне начар тотасың", "Мин сине тагын бер кисәтәм", – дигән сүзләрне еш әйтсә, японнар кисәтүне хупламый. Әгәр бала хәтта кибетнең ап-ак ишегенә зур итеп фломастер белән язып куйса да, аңа каты кагылмыйлар. Сабыйга 5-6 яшькә кадәр бар да рөхсәт ителә. Кечкенәдән үк коллективка буйсынып үсәргә өйрәнгән японлы өчен иң куркынычы – "Әгәр син шулай эшләмәсәң, синең белән дус булмаячаклар!" – дигәнне ишетү. Хезмәткә өйрәтү, "башкалардан аерылып торма!" принцибы японнарны эш сөючән, әдәпле, тыңлаучан хезмәткәр итә.

 

Франциядә: Эш урыннары кадерле саналган илдә французлар сабыйларын бакчага бик яшьли бирә. Бакчада балага өйдәге мохит тудырыла: нәниләрне еш ашаталар, йоклату тәртибе дә өйдәгечә саклана. Тәрбиягә әби-бабайны катыштырмыйлар. Алар оныкларын урамда ял иттерә, дәресләргә илтеп куя.

 

Германиядә: Һәр ата-ана өендә балалар бүлмәсе булдыра. Ә башка бүлмәләрдәге әйбергә рөхсәтсез кагылмаска, башка караватларга ятмаска тиеш. Телевизорны да билгеле вакытта гына карарга ярый. Гаиләдә сабый туган икән, ул инде әнисенә ияреп теләсә кайсы чарага бара ала. Гозерең белән дәүләт учреждениеләренә барган чакта да, берсүзсез кабул итәчәкләр.

 

Италиядә: Дөньядагы иң җитди ата-аналар биредә яши. Яшүсмерләр күп нәрсәне якыннарының рөхсәтен сорамыйча эшли алмый. Моны белгечләр католик традицияләрнең көчле булуы белән аңлата.

 

Канадада: Монда ата-аналар сабыр һәм демократик булулары белән аерылып тора. Алар балаларына ирекне теләгәнчә бирә.

 

Кагылып ярат!

 

Тәрбиягә авыр бирелә торган балаларның ата-аналары өчен киңәш­ләрне башкалабызның "Гармония" психотерапия үзәге психологы Рәйсә Нуриева бирә:

 

– Ата-аналар балаларының ялкау, кызып китүчән, озак уйлый торган булуыннан зарлана. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хисси үсешләрендә проблемалар булса, алар теге яки бу әйбер белән шөгыльләнгәндә үзләрен игътибарсыз тоталар һәм материалны начар үзләштерәләр. Шулай ук өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралаша белмиләр, үзара каршылыклар килеп чыга.

 

Кызганыч, гадәттә, өлкән кешеләр күп очракларда балаларның тәртибен аңламыйлар, аны сүгәләр, җәза бирәләр, шул рәвешле аның хәлен тагын да кыенлаштыралар. Югыйсә ярату, иркәләү, аның турында кайгырту – бала өчен кирәк булган төп нәрсәләр. Әгәр бала шуны вакытында алмаса, аның тәртибендә кимчелекләр яки тискәре үзгәрешләр тагын да булачак.

 

Кече яшьтәге мәктәп балалары бик хисчән һәм тотрыксыз. Үзләренең тойгыларын йөгәнли алмыйлар, кәефләре еш кырыла. Күбрәк сүккән саен эшләре начаррак бара. Нәтиҗәдә ул даими тетрәнү белән яши. Баланың бер эшкә дә кулы бармый һәм ул үзен ничек бар шулай кабул итүчеләр һәм аны аңлаучылар янына ияләшә. Ә андый җир – урам. Ун-унбиш яшькә кадәрге чорда аларга яшьтәшләренең фикере ата-аналарныкына караганда да мөһимрәк. Яшүсмер иптәшләренең фикеренә мохтаҗ. Аның тормыш үзәге уку өлкәсеннән аралашуга күчә. Баланың олыгаюыннан куркырга кирәкми, бары тик дөрес итеп тәрбияләргә генә кирәк.

 

Балаларны аңлау, аларга ярдәм итү өчен, аларның хисси "җитешсезлекләр"енең төп сәбәпләрен ачыкларга онытмагыз. Моңа өйдәге тормышның нинди булуы да йогынты ясый. Шулай ук хисси яктан нормаль булмаган балаларның үзләренә биргән бәяләре һәрвакыт дөрес булмый (ул түбән йә югары, йә каршылыклы). Мисал өчен, Айраттан, син нинди бала, дип сорагач: "Ачуланганда әтием мине сүгә һәм, син начар малай, дип әйтә, ә дәү әниемнән гел яхшы сүзләр генә ишетәм. Шулай булгач, мин бераз яхшы, бераз начар", – ди.

 

"Авыр балалар", гадәттә, артыграк борчыла. Шуңа да андыйларга гаиләдә шелтә сүзләрен азрак кулланырга тырышыгыз. Аларның кечкенә генә уңышларын да зурайтып күрергә, мактарга, күңелен күтәрергә онытмасагыз иде.

 

Уңышсызлыклар өчен сүкмәгез, ә уңышлары сөенечкә әверелсен. Тәртибенә объектив бәя биреп, бергәләп (начар якларын күрсәтмичә) анализлаганда гына балада үзен бәяләү сәләте туа ала. Ата-аналарның төп максаты – баланы тетрәнүдән чыгару, ә аннары аның белән уртак тел табу. Баланың аралашуга теләге барлыгын ата-аналар вакытында сизәргә һәм бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тиеш.

 

Америка психотерапевты Р.Кемпбелл болай дип саный: "Ата-аналар баланың "хисси савыт"ын тутыру өчен, баланың яшенә карап иң нәтиҗәле ысулдан куллана алалар – бу күз карашы һәм физик контакт. Вакытын белеп баланы ипле генә башыннан сыйпау, кочу, иркәләү, кулларыннан тоту аның сезгә булган ышанычын арттыра, баш миен тынычландыра. Сыпыруга мохтаҗ булган балалар бик сизгер була. Шуңа күрә кагылу аша тынычландыручы, "кагылу тәрбиясе" кебек алымнарны юкка гына кулланмыйлар.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 219-221 | 30.10.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»