поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.10.2010 Дин

Ялгыз күңел

(Әлеге хикәя реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылды)

Манарадан моңлы азан тавышы яңгырады. Шәһәрнең шау-шуына ияләнеп беткән халык мәчет ягыннан килгән бу авазны ишетеп, беркавымга тынып калгандай булдылар. Тик болай басып тору озакка сузылмады: кемдер барган юлын дәвам итте, кемдер исә тукталган әңгәмәсен яңадан башлап жибәрде. Халык арасында азан тәэсиренә бирелгән кешеләр дә хәйран булып чыкты: Алары акрын гына иреннәрен кыймылдатып дога кылдылар, берничәсе намаз укырга дип мәчеткә юнәлде.

 

 Гыйбадәт кылырга ашыгучылар арасында, гадәттәгечә, яшьләр күп иде. Килүче егетләрнең яңакларын нәни генә төкләр биләп алган, алсуланып торган йөзләреннән оялчан матурлык сирпелә. Алардан ерактарак булырга тырышып, мәчет читенә сылу кызлар тезелгән. Егетләр белэн ялгыш күзләре очрашып китте исә, кызарып башларын аска ияләр яисә борылып ук басалар. ...Шулвакыт жыелган халык кемгәдер шаулашып сәлам бирергә тотынды, мәчет ишегалдын шат авазлар биләп алды. Шатлыкның сәбәпчесе: шәһәр яшьләре арасында шактый абруй казанырга өлгергән Муса хәзрәт иде. Беренче карашка 24 яшьлек бу кешене хәзрәт дип атау шактый кыен, аның ябык аксыл йөзе, сабыйларныкыдай кызыксыну белән караган зур кара күзләре Мусаны яшүсмер итеп сурәтләп куя иде. Хәзрәт мәчеткә килә килешкә ул елмаеп тирә-яктагыларга сәлам бирде, яшьләрнең көннән-көн Аллаһ йортына тартылуын сөенеп үзалдына: «Әлхәмдүлиллаһ», –диеп пышылдады. Мәчеткә кергәч, кыйблага карап озак кына намаз укыды, Аллаһны мактап тәсбих әйтеп утырды. Күпмедер вакыттан соң гамәлен тәмамлап күрше бүлмәгә юнәлде.

 

Башка көннәрдә азанны үзе әйтергә күнеккән Муса бүген өйлә намазыннан соң килгән халыкка вәгазь сөйләргә генә тиеш иде. Бу эшенә хәзрәт бик житди карый, һәрбер жөмләсен дә Коръән аятьләре яки хәдисләр белән дәлилләп бара иде. Яшьләр дә аның “булды ни булмады ни” дип түгел, ә чын күңелдән янып, Аллаһ ризалыгы өчен тырышып йөргәнен сизә, шуңадырмы, аның вәгазьләрен оеп китеп тыңлыйлар, ә соңыннан сорауларга күмергә яраталар иде. Менә бүген дә шушы җаваплы эшен башкарып чыгасы бар. Хәзрәт әрле-бирле йөренгәләп сөйлисе сүзләрен күңеленнән барлады, тавышын көйләргә тырышты. Шулай акрын гына йөргәндә кинәт кемдер Мусаның иңнәренә кулын салды. Борылып караса – каенэнесе – Альберт басып тора.

 

– Нихәл, җизни, - диде егет, ирен чите белән генә елмаеп, – Тормышлар, көнкүрешләр ничек?

 

 Альбертны кайчан булса да монда күрермен дип башына да китермәгән Муса күпмедер вакытка сүзсез калды. “Туктале, бу шул Альбертмы соң? Кайчан гына, “бәхетсез коллар сез” дип көлеп йөрүче каенэнесе үзе түгелме? Менә бит, соңлап булса да иманга килгән. Мәчеткә вәгазь тыңларга килүе инде моның. Егеткә намаз серләренә төшендерергә кирәк булыр.”

 

– Аллаһка шөкер, энекәш, үзең яхшы гына яшәп ятасыңмы?

 

– Әйбәт яшим! – Егет каты итеп тамагын кырып куйды.

 

– Күрәм, мәчеткә килгәнсең, Әлхәмдүлиллаһ! Сине монда килүеңә бик шатмын. Бүген вәгазь дә сөйләргә ниятләп торам. Әйдә, залга үтик, Альберт, бүген бик күп дин кардәшләребез дә җыелган. Син дә шулар арасына утырырсың.

 

Егет тыенкы гына көлеп алды. Аннан аптырап калган җизнәсенең җилкәсенә янәдән дәү кулларын салып, Мусаны үзенә таба тартып китерде.

 

– Җизни, мин болай гына килдем. Сине халык бик мактап сөйли. Менә сине вәгазь сөйләп торган вакытыңда күрәсем килде. Үзең дә бик яхшы беләсең, сез табынган идеаллар белән яшәмим мин. Үзеңне кол итеп тою, ирегеңне чикләү. Егет кисәк кыза башлады.Уф, нинди юләрлек. Апамны әйтмим дә инде, капчык кына киеп йөрисе калды. Бер тутырып әйтер идем инде. Моның барысына да син генә гаепле бит!

 

Альбертның сөйләгән саен иреннәре нечкәрә барды, тавышы күтәрелә төште. Егет сүзләрен тезде дә, тезде... Берзаман ачудан йөзе бүртенеп, муенында кызыл тимгелләр пәйда булды... Сулышы капкан егет үз-үзенә ”я инде, җитәр“ дигәндәй, туктап калды да, башын аска иде. Шулвакыт ул үзенең йомарланып торган йодрыгын күрде. Кара әле, кай арада төйнәлгән соң әле бу?! Аның күп сугышулар күргән, кытыршы йодрыгы, йомшак күңелле, беркайчан да тавышын күтәреп дәшмәгән, апасын өрмәгән җиргә утыртмаган хәзрәт өчен артык зур иде шул.

 

– Тынычлан, энекәш. Мәчеттә сөйләшә торган сүз түгел бу. Мусаның күзләренә өмет биргән шатлык ялкыны сүнгән иде инде. Килгәнсең икән, әйдә түрдән уз. Тик монда тавыш күтәрмик. Халык мәчеткә җан тынычлыгы алыр өчен җыела. Аларның бу теләкләрен аяк астына салып таптау хәерле эш булмас.

 

Альбертның лач итеп идәнгә төкерәсе килде. Әмма җизнәсенең нотык укуыннан тәмам гарык булган егет, я тагын башлар диеп, буйсынган халәттә, Муса артыннан залга юнәлде.

 

…Муса дин тәрбиясе алып үсмәде. Аның әти-әнисе мөселманнар шикелле әбиләр җыеп аш та үткәрмәде, мәчеткә дә йөрмәде. Ник дигәндә, аларга бу гамәлләрне кылырга муеннарында эленгән тәре ирек бирми – Мусаның гаиләсе христиан динендә иде. Киләчәктә үзенең хәзрәт булып китәсен башына да китермәгән Мусаның колагына тугач та яңгыраган сүзләр – Миша, Мишутка булды. Мәктәп яшенә җиткәч, малайны классташларының ”Я – татарин”. ”А я – русский” дигән сүзләре кызыктыра башлады. Татары, урысы, керәшене бергә гомер иткән авылда яшәүче Мишаның да алар төсле күкрәк кагып мактанып йөрисе килде. “Я тоже русский“, – диде бервакыт малай горурлык белән. Сабакташлары аны шунда ук: “Ты не русский, ты – татарин”, – диеп төзәттеләр. “Ну, тогда татарин”, – диде малай елмаеп. “Юк, син татар түгел, син – чукындырылган татар. Исемең дә Михаил бит”, – диделәр татар малайлары. Сабакташларының бу сүзләреннән соң Мишага бик моңсу булып китә иде. Ничек инде алай? Нигә аның гына төпле бер милләте юк? Үсә төшкәч, Михаил бу хакта уйламый башлады, ”мин – татар” дип йөргән дуслары үзләре үк татар сүзләрен сөйләмнәрендә кулланмаска тырышалар иде. Михаил яхшы укыды, мәктәптә алдынгылар рәтендә булды. Яшьтәшләре инде хәзер кимсетмиләр, киресенчә “брат, ты – гений” дия-дия аның белән тизрәк дуслашырга ашыгалар иде.

 

 Көннәрдән-беркөнне егетнең тормышында бер вакыйга булды. Юк, бу вакыйга һич тә кеше тормышында була торган зур вакыйгаларга ошамаган, ул кечкенә генә бер вакыт аралыгында булды, ул бик гади булды.

 

 Михаилның клубтан кайтып килеше иде. Язгы саф һаваның хуш исенә исереп барган яшь егет, кинәт егет мыскыллап көлгән ирләр авазын ишетте. Тавыш килгән якка якынлашкач, ни күрсен: егетләр Мишалардан берничә өй ераклыгында яшәгән Ләләне чолгап алганнар, төрлесе-төрле яктан кочакларга омтылалар, клубка өстериләр. Кыз аның саен бәргәләнә, җибәрүләрен үтенә, елый.

 

Мишаның тыны кысылып куйды.

 

– Нишлисез, егетләр?

 

– Сәлам, дускай. Менә бер асыл кош төн йөрергә чыккан. Без аның төнен матурларга, җанландырыга телибез, ә ул юк, тартыша, клубка да керми. Безнең кебек “текәләрдән” мондый игътибарга лаек булуына сөенергә генә кирәк бит югыйсә, юләр кызый, – диде егетләр. Берсе исә ачы итеп сүгенеп куйды. Михаилга тиз арада кызны бу юньсезләрдән коткарырга кирәк иде.

 

– Чынлап та, вакыт соң бит инде, кайтасы да киләдер. Бәлки миңа аны үземә озатып куярга рөхсәт итәрсез, егетләр?

 

“Текәләр” уйга калды. Чыннан да, бу кызыйдан барыбер рәт чыкмас. Аның җилбәзәк түгел икәне билгеле, бераз шаярып аласы гына килгән иде дә бит. Икенче яктан, Мишага теләсә кайсы вакытта йомыш төшәргә мөмкин, аның үтенеченә каршы килү – егетләр өчен файдалы түгел иде.

 

– Ярый, үзеңә тапшырабыз, - диде Рифат дигәне. - Теләсәң нишләт, братан, кыз синеке.

 

Егетләр ямьсез тавышлар чыгарып, шаулатып көлделәр.

 

...Михаил Ләләне капка төбенә кадәр озатып куйды.

 

– Рәхмәт, Миша, - диде кыз оялып. – Сиңа нинди яхшылыклар гына эшлим икән?

 

– Бернидә кирәкми, – диде егет көлеп. – Икенче юлы төнлә белән берүзең генә урамда йөрмә. Шул булыр синнән яхшылык.

 

– Минем йөргәнем юк иде дә бит. Менә бүген туганнарда озак утырганмын. Кун дисәләр дә, кунмадым, үз башыма ашкынганмын икән. Күрәчәгем булгандыр инде, – диде кыз моңсу елмаеп.

 

– Ничек инде күрәчәгең, нәрсә күрәчәгең?

 

– Аллаһ Тәгалә язган киләчәгем, Миша. Ул ни язса, шул була бит. – Кыз беркавымга уйланып торгандай булды да, нәрсәдер исенә төшкәндәй, куанып, егеткә зур зәңгәр күзләрен төбәде. – Мин синең өчен Аллаһка дога кылырмын. Бу иң зур бүләк, бу иң зур рәхмәт. Ул сине дөрес юлга күндерсен иде, адашканнар юлыннан алып чыксын иде!

 

– Ни сөйлисең син, Ләлә, һич аңламыйм, мин адашканмыни?

 

– Эһ, Миша, – кыз моңсу күзләрен җиргә төбәде. – Бу сорауга җавап табыр өчен сиңа үзем сорау бирәм, ә син уйлан, җавап табарга тырыш.

 

– Әйдә әле.

 

– Син ни өчен яшисең? Бу дөньяда яшәвеңнең сәбәбе нидә? Кем яратты сине? Кем җан бирде? Уйлан, җавап табар өчен дини китаплар актар. Ислам дине турында язылган китапларда бу хакыйкать ачылып ята, эзлисе дә юк. Кыскасы, эзлән, Михаил.

 

Ә миңа керергә кирәк, соң инде. Коткаруың өчен тагын бер кат рәхмәт.

 

Кыз саубуллашып капкага юнәлде.

 

Ләлә кереп киткәч тә, Миша китәргә теләмичә, капка төбендә йөренгәләде. Үзеннән ике яшькә кечкенә кыздан мондый җитди сораулар көтмәгән иде егет. Ислам дине ди. Әйе, Ләләне намаз укый диеп ишеткәне бар иде Мишаның. ”Аллаһ”, – ди. Һәр җөмләсенә шул сүзне кыстырыга тырыша.” Һммм, уйландырды бит әле бу җитди кыз мине.”

 

 Миша чыннан да соңгы араларда уйчанланды, күп вакытын китаплар укырга сарыф итә башлады. Улының бертуктамый белем эстәнүен күреп, Вася агай чиксез шатланды. Мишаның өстәленә өелеп торган физика, биология китапларын узганда-барганда сыйпап китә торган булды. Киләчәктә бу китаплар аның яраткан улын бөек галим итәчәкләр иде. Мишаның шундый тырыш булып үсүендә өлеше зурлыгын аңлап, сөенеп йөрде, иптәшләре белән бәллүр бокалларга шәраб салып чәкештергәндә, һәрчак улының уңышлары белән мактана торган булып калды. Тик ата кеше улының соңгы көннәрдә нинди китаплар укуын белми иде шул. Аңа әле хакыйкать ишекләре ачык түгел иде.

 

 Асылда, Миша бернинди физика китапларын да актармады, биологиясен дә читкә этәреп торды. Аңа җитдиерәк китаплар кирәк иде. Мәсәлән, философия. Тик бөек акыл ияләренең фикерләре Михаилга бер дә кызык булып тоелмады, атом яки материянең берничек тә яшәешнең башлангычы була алмаганлыгы көн кебек ачык иде. Миша Инҗилне актарырга тотынды. Хмм... күңелгә нидер тынгылык бирми... Бәлки Коръәнне укып караргадыр? Ни уйлый ул, өйгә Коръән күтәреп кергәнен күрсәләр – әти-әнисе ни дияр?! Тик шулай да... Тик шулай да ул хаклыкны үзе табарга тиеш бит! Нигә әле ул өлкәннәр кабул иткән дин буенча гына яшәргә тиеш? Аның үз акылы, үз фикере булырга тиеш. Егет, ниһаять, Коръәнне укып карарга дигән фикергә килде. Дусты Әхнәфнең әбисе диндар кеше, бәлки аннан сорап караргадыр?

 

 Әхнәф, дустының ниятен ишеткәч, аптырап карап торды да, кычкырып көлеп җибәрде.

 

– Ну братан, күрмәгәнне күрсәтәсең син! Мин нәсара(христиан) динендә дип тә тормыйсын, рәттән барысын да укыйсың.

 

– Минем барлык нәрсәдән да хәбәрдар буласым килә, дускай!

 

– Ну, аңлыйм. Бирәм, нишләп бирмәскә, укы, бәлки безгә дә соңрак акылга килергә булышырсың.

 

Миша китапны саклык белән генә тотып алып кайтты. Китапның арткы яктан башлануына аптырады. Әһә, догаларның мәгънәләре дә язылган икән!

 

Тукта әле, димәк кешеләр гыйбадәт кылырга яратылганнар? Халыкка күз салсаң, алай димәссең. Хәтта гыйбадәтнең нәрсә икәнен дә белми бит. “Сезне халык кылучы Аллаһ сезгә җирне түшәк кылды, өстегезгә күкне бина кылды, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен, төрле җимешләр, игеннәр үстерде.” Миша бу дөньяның Аллаһ Тәгаләнеке булуына ышана иде, әмма моның шулай булуын раслап язган китапны күргәне юк иде. Бу китапта - Аллаһ сүзләре! Юк, бу башка сыймаслык хәл бит. Бөек кодрәт иясенең, шушы галәмне яраткан Затның сүзләрен укып утыр әле! Бу инде сиңа үзләрен акыл ияләре дип таныткан галимнәрнең аксиомалары да, теорияләре дә түгел.

 

 Миша, укыган саен Коръәнгә якыная барды, аны кулына тотып утыру да егеткә зур рәхәтлек бирә иде. “Менә бит хаклык кайда икән! Билгеле бер тыелган гамәлләр бар, алар хәрам дип атала. Шушы Коръәндә язылган буенча яшәргә тиеш икән кешеләр. Аның буенча яшәве авыр түгел икән, ләбаса! Эчемлекләрне егет болай да кулланмый, зина кылмый.” Егетнең башка гамәлләрне дә өйрәнеп карыйсы килде. Кызык өчен, үзен сынап карар өчен. Намазны Аллаһ “һәркем кылырга тиеш” дигән. Хммм... Өйрәнмәслек нәрсә түгелдер әле. Миша Ләләдән “Намаз укырга өйрәнәбез” дигән китап алып торып, ул гамәлне үтәргә дә өйрәнде. Ураза тотасы, хаҗ кыласы, зәкят түлисе... Әлбәттә соңгы икесенә егетнең мөмкинлекләре җитми әле, әмма ураза тота ала бит! Миша көннән-көн үзен бәхетле хис итә барды, катлаулы булып тоелган тормыш аның өчен күңеллерәк тоела башлады. Әллә инде... Әллә Ислам динен кабул итәсеме? Әти-әни каршы килер инде. Әмма һәркемнең үз юлы, үз сукмагы бит. Әлбәттә, Миша тормышын үзе теләгәнчә корачак! Менә әти-әниләре дә аннан шаккатырлар! ”Бәхетле яшәүнең сере” дигән китапны көне-төне укып та, хыяллары чынга ашмавын күреп уфтанган әнисе гыйбрәт алыр! Бәлки иярерләр дә әле, кем белә бит!

 

...Ата кеше бу хәбәрдән шашып калды. Нишләтәсе бу малайны?! Кыйнаудан мәгънә юк, барыбер үзенекен эшләячәк.

 

- Ваһһабист буласың инде алайса, - диде Вася мыскыллы елмаеп.

 

- Юк, барлык мөселманнар да ваһһабист булмый, әти.

 

- Кулда мылтык, “Аллаһ әкбәр!“ дидең дә шартлату төймәсенә бастың.

 

- Әткәй, алай түгел, шартлаткан очракта үлүчеләр арасында гаепсез мөселманнар да булырга мөмкин бит. Ә мөселман кардәшеңне үтерү - бик зур гөнаһ!

 

- Кара әле улыңа, Катя. Син ни диярсең?

 

Мишаның әнисе елый-елый үксеп беткән иде.

 

- Улыымм... Мине рәнҗеттең ич! Мине елатып булса да мөселман буласыңмыни? Вася, улыбыз безне уйламый да!.

 

Улының горур басып торуын күреп, әни кеше тагын да кычкырып еларга тотынды.

 

- Елама, әни, мин сине елатырлык берни дә эшләмәдем бит! Әйтегез әле миңа, кадерлеләрем - минем берәр кайчан укымыйча яисә эчеп, сугышып йөргәнем булдымы? Беркайчан да! Шуңа күрә миңа сайлау хокукын бирегез! Минем бу дөньяны сезнең фикерегезгә ияреп кенә түгел, ә үземнең танып беләсем килә.

 

Әгәр бу юлны дөрес диеп тапмасам, кире борылырмын. Тик, зинһар өчен дип сорыйм, борчылмагыз гына, әни, син дә елавыңы туктат...

 

...Ата-ана соңгы чиктә ризалаштылар. Нишләтәсең, тормыш бит бу, эзләнсен... Мөселман булып яшәве рәхәт түгел ул, менә яшәп карасын әле! Бик тиз борылыр, акылсыз малай! Яшьлек юләрлеге белән тилереп йөрүедер...

 

 Юк, кире борылмады егет. Иң беренче эш итеп исемен алыштырды: Михаил - Мусага әйләнде. Биш вакыт намаз өстенә җомга намазы, гает, вәгазь - берсен дә калдырмаска тырышты егет. Муса хәзер яңа дуслар тапты, алар аңа элеккеге иптәшләре төсле “братан”, - димиләр, - “кардәшем”, “туганым”, - диеп дәшәләр. Һәрчак сиңа булышырга әзер булып торалар. Аларга синең рәхмәтең дә, күчерер өчен дәфтәрләрең дә кирәкми, алар яхшылыкны Аллаһ ризалыгын алыр өчен кылалар. “Менә тагын савап булыр әле, Ин шәә Аллаһ”, - диеп куаналар...

 

 Муса мәктәпне шулай бәхетле булып тәмалады. Укытучылар, бу сәләтле, тырыш егетнең мәктәпне тәмамлавына бераз гына күңелсезләнделәр, укучыларының олы тормышка аяк басуларын күреп, елап та алдылар. Ә Мусаның күңелендә өр-яңа хыял бөреләнеп килә иде: дини белем алырга кирәк аңа! Ислам дине буенча укып, күп белемнәр туплагач, хәзрәт булып китәргә! Тормышыңны Аллаһ юлына багышларга! Нинди гүзәл күренеш бит бу... Аллаһ Тәгалә дә бу эшеннән риза булыр иде... Мусага бәлки җәннәт насыйп итәр иде!

 

 Егет теләгенә иреште - Казан шәһәрендә урнашкан Россия Ислам университетына укырга керде. Муса яшы укыды, укытучылар да бу тырыш шәкертне бик яраттылар. Тик уку тәмамлангач яшь хәзрәтнең башына кайгы төште: “Кайдан эш табарга?» Ни кызганыч, егетнең укырга кергәндәге хыяллары әле томан эчендә - еракта иде. Шәһәрдә мәчетләр күп булса да белгечләрне эшкә алырлык урыннар аз икән.. Шулчак, Аллаһның рәхмәте белән, Муса өчен бер мөмкинлек ачылды: - “Оренбург өлкәсендә бер дини авыл бар. Анда синең кебек яшь хәзрәтләр кирәк икән, барасыңмы?” - диде укытучысы бервакыт егеткә. Тәвәккәл, кыю Муса өчен ара ераклыгы ни тора соң? «Әлбәттә, барам», - диде. Һәм китте дә. Менә кайда ул хыялларының чынбарлыкка ашуы! Авыл халкы бик дини икән, яшь һәм тәҗрибәсез булса да, Мусаны бик тиз кабул итте. Егет ялкынлана-ялкынлана вәгазь сөйләде, дин дәресләре үткәрде. Аллаһ кына кабул итсен! Муса бәхетле иде. Тик күпмедер вакыттан соң мондагы тормыш егеткә бик күңелсез тоела башлады. Үзе кебек яшь дуслары белән көн дә аралашып торырга ияләнгән Мусага бер белмәгән, житмәсә өлкән яшьтәге кешеләр белән генә аралашу бик кыен иде. Кичләрен ул ничек уздырырга белмәде. Муса электән интернет дигән хикмәт белән дус булды.. Тагын шул электрон “дустын” эшкә җигәсе кала инде. Егет күренмәс элемтә аша дуслары белән аралашты, дини вәгазьләр өчен мәгълүмат жыйды, икенче төрле әйткәндә, “шуның белән яшәде». Яшь хәзрәтнең һаман да көннәре үзгәрешсез үтәр иде, әмма Муса көннәрдән-беркөнне интернетта очраклы рәвештә бер дини кыз белән танышып китте. Исеме Мәдинә икән. Бу кыз төс-кыяфәткә шактый күркәм, акыллы, белемле күренә иде. Башта күңел моңсулыгын басар өчен генә язышкан Мусага, аралаша торгач бу кыз бик тә якын булып тоела башлады. Мәдинәнең аның кебек үк фикер йөртүе, урынлы шаярта белүе, тормышка җитди каравы - яшь хәзрәтнең күңелендә кызыксыну хисләре кабызды. Берзаман егет яңа танышы белән бер көн аралашмаса да моңсулана, боега башлады. Әмма бу хакта кызга әйтү турында уйламады да. «Ни мәгънә хыялланудан? Ул Казанда укый, үзе авылдан, ә мин бөтенләй еракта. Күренмәс элемтә аша гына дус булып торса да риза булырсың». Күңеленнән шулай уйласа да, Мусаның Мәдинәне бик тә күрәсе килә иде. Һәм ни гаҗәп - мөмкинлек туды да: Егетне зур йомыш белән Казанга җибәрделәр. Әлбәттә, ул кызны күрми кайтмаячак: “Шаярып, күңел кылларында уйнап алыйм әле, чынлыкта үзен шулай кыю тота алыр микән, оялып бетәр».

 

 Муса белән Мәдинә кичен очрашырга суз куештылар. Кыз нигәдәр билгеләнгән вакытка килеп өлгерә алмады. “Һи, кыланчык», - диде егет күңеленнән, - аңлыйм инде, кызлар көттерергә ярата». “Әссаләмәгаләйкем», - диде кыюсыз гына шулчак Мусага ниндидер тавыш. Егет каударланып артына борылып карады. Муса каршында алсу плащ кигән, чәчләрен ал яулык белән каплаган бер кыз басып тора иде. Ә күзләре… Юк, күзләре фотодагы күзләр түгел, бөтенләй башка, терерәк, нурлырак!. Алар оялу белән яналар, иман нуры белән ялкынланалар иде. Муса ашыгып кыздан карашын алды. Алды да күзләрен кая төбәргә белмичә йөртергә тотынды, кая карасалар да ярый, кабат очрашмасыннар гына». Вәгаләйкемәссаләм, менә очраштык та», - диде егет елмаеп. Ул үзен кулга алган иде инде. - Әйдә, кичке парк буйлап йөреп килик, һавасы гына ни тора бит!» Һәм алар киттеләр…

 

- Син мәдрәсәдә шәкертләр укытасың бугай, мина үзеңнең мөгалиллимлек эшчәнлеген хакында сөйләп жибәр әле, – диде кыз елмаеп.

 

Сүзне нидән башларга икән дип торган егет өчен бу үзе бер ярдәм иде. Шунда ук зур бер вакыйга сөйләгәндәй, кулларын артка куеп, акрын гына үзе укыткан мәдрәсә хакында сөйли башлады.

 

- Кһм... Безнең мәдрәсәдә укучы шәкертләрнең саны шактый күп. Өлкән кешеләр дә укырга килә хәтта. Картайган көннәрендә булса да укыйсылары, дини белем аласылары килә. Белсәң икән, алар мәктәп балалары яки студентлардан жир белән күк аермасы! Һәрбер мәгълүматны тырышып үзләштереп баралар, шуңадырмы – укытуы да бик рәхәт. Дәрескә аз гына соңга калдыңмы, сине үзләре үк ачуланырга мөмкиннәр. - Егет үзалдына көлеп куйды. - Ләкин балалар бала булып кала инде, шаяруны бик сөяләр. Менә алар белән катырак эшләргә туры килә миңа. Шулчак Мәдинә Мусаның сүзен бүлдереп сөйләп китте:

 

- Аңлыйм, мин дә балалар укыттым. Башта аларны яратасың, гаепләрен кичереп киләсен. Тик берзаман бу хәлгә нәтижә куярга вакыт житкәнен аңлап кырысланып та күрсәтә башлыйсың. Ә балалар инде моны авыр кичерә...

 

Егет белән кызның сөйләшер сүзләре шактый күп икән!. Тик күпме генә сөйләшсәләр дә аларның күңелләре әңгәмәдә түгел иде: күңелләр бер-берсен уйладылар.

 

«Хм, бу кыз әллә нинди сораулар биреп ташламасын тагын. Каушый төшсәм, көләр үземнән».

 

«Менә нинди икән бу Муса дигән егет! Жөмләләрне матур итеп төзергә кирәк, тавыш та ягымлырак чыксын».

 

Шундый уйлар белән яшьләр кайтыр вакыт житкәнне сизми дә калды.

 

 Кызны озатып куйганнан соң, егет күңелендә әлегә кадәр татып каралмаган хисләр хәрәкәте башлануын сизде. Нинди татлы, нинди газаплы иде алар! «Аралашыргамы, әллә онытыргамы бу кызны? Нинди мәгънәсе бар соң? Аның өчен мин нибары дус, дини сораулар буенча киңәш сораучы гына…Ә ул миңа…Чыннан да, кем сон ул миңа? Шулай ук дусмы? Юк, дусларга карата мондый хисләр кичереп булмый, әллә нинди, йөрәкне кызганмыйча өзгәләп яндыра торган бит алар”. Ник борчыла соң әле ул? Менә кабат авылына кайтып киткәч, бар да жайланыр, газаплы уйлар да баштан китәр, кабат дус булып кына аралаша башларлар. Тик барысы да Муса уйлаганча гына барып чыкмады шул: егет көне-төне кызны уйлап йөри торган булып калды. Түзмәде, аңа булган хисләрен барлап хат язды». Белмим, Мәдинә, ничек аңларсың…Үзем дә сиңа моны ничек аңлатырга белмим. Чөнки мондый хисләрне сине күргәнче беркайчан да кичергәнем юк иде… Мин сине яратам бугай... Зинһар ачуланма, яме? Мин моны әйтмичә түзә алмадым. Әллә берәрсенә сер итеп сөйлим микән дигән чакларым да булды, тик уйларым берәүне дэ эзләмичә кабат сиңа килеп терәлүен генә белде шул. Миңа нишләргә? Зинһар жавап бирмичә калма гына, көтәм”, - дип тәмамлады егет хатын.

 

 Мәдинә хатны алганда төн иде. Дустының көннән–көн сәерләнә баруының сәбәбен кыз күптән аңлаган иде инде. Муса аз гына жавап бирми торсаң да үпкәли, күңел төшенкелегенә бирелгән хатлар яза. Яисә бөтенләй жавап бирми, шул рәвешчә үзенчә жәза бирә. ”Муса, Муса… Нишләргә соң синең белән? Нигә кертергә теләмәгән килеш йөрәгемне яулап алырга тырышасың? Моның нинди нәтижәсе булыр соң? Әтием мине барыбер синең янга яшәргә жибәрмәсләр, ерак дияр. Үзең үк әйттең бит, яхшы гына эшләп китсәм, шул авылда төпләнеп калам дидең... Ә син хакыйкатьне ачык белгән килеш үзеңнекен итәргә тырышасың, хисләреңне тыя алмыйсың. Үзеңдә генә калса ярый бит әле алар, әнә минем йөрәгемә дә бер очкыны чәчрәде бугай. - Кыз авыр сулап төнге күккә карады. - Раббым, менә миңа тагын бер сынау әзерләгәнсең икән... Бәлки ул минем насыйбымдыр? Синең рәхмәтең чиксез бит. Кем белә, аның хатыны да булып куярмын әле. Ә егет үзе менә дигән -белемле, динле, чибәр... Булды, хыяллануын туктатып торсын әле, Муса хат көтә түгелме соң? Аны да йөрәген яраламаска кирәк.”

 

«Дустым, - дип башлады ул хатын, - синдә кабынган хисләрне аңлыйм, ачуланмыйм да, чөнки үзем дә сонгы көннәрдә хыял корабында йөзә башладым. Ышанычсыз кораб бу, аз гына давыл чыктымы, төпкә китәчәк. Муса, әйдә мөнәсәбәтләрне тирәнгә жибәрмик, шушы урында туктатыйк. Чөнки икебез дә бик яхшы беләбез, ара ерак, кушылу мөмкин түгел... Синнән яшергән тагын бер серем дә бар. Дуслар булырга гына ризамын, тик ярың була алмыйм, үпкәләмә, яме?»

 

 Егет өчен бу хат та бик зур куаныч иде! Ошамыйсың димәгән бит әле, хисләрен кораб белән каплаган булып кыланган. Юк, тырышып карарга кирәк! Бар да без теләгәнчә булыр, Ин шәә Аллаһ! Артка чигенмәскә генә кирәк!

 

 Ни гажәп, берничә атнадан Мусага кабат Казанга барырга туры килде. Яшьләр тагын очрашып карарга булдылар... Бу юлы Мәдинәнең имтихан биргән көненә эләкте. Кичен кыз бик арган иде инде. Тик шулай да биргән вәгъдәсендә торды - егет янына чыкты.

 

«Һммм…Үзгәргәнсен бераз, ябыккансың димме? Имтихан үзенекен итә шул”, – дип шаярткан булды Муса. Өзелеп сагынган иде кызны. Тагын да матурланган, чибәрләнгән генә түгелме сон? Тавышы күркәм, нәфис… «Казансу буена барыйк», - диде Мәдинә моңсу гына, ә үзе арганын белдермәс өчен көлгән булды. Ярый әле имтиханны уңышлы бирде, менә хәзер ял итсәң дә була инде.

 

 Бигрәк гүзәл дә соң бу тын елга! Хәйләкәр дә икән үзе: тыныч кына утырган булып яшь парларның серләшүләрен тыңлый ул! Әнә ерак та түгел бер егет белән кыз бер-берсенең кочагына сыенды, бу юлы инде елга аларны күзәтә иде. Ә Муса белән Мәдинә андый мөнәсәбәтләрдән шактый еракта, кыз хәтта егеткә кулына кагылырга да рөхсәт бирмәде. Ышанасың икән, Аллаһ Тәгалә тыйган гамәлләрдән тыелырга кирәк! Башкалардан үрнәк алу бу очракта ялгыш булыр иде..

 

 Алар моңсу гына елгага карап утырдылар. Шулчак Муса нәрсәдер исенә төшкәндәй сикереп торды: «Ә мин бер хикмәт алып килдем».

 

- Нинди хикмәт ул?

 

- Зәм-зәм суы. Шушы суны бисмилла әйтеп, Аллаһтан ярдәм сорап эчсәң -теләгең кабул булыр, Ин шәә Аллаһ. Дөресрәге, теләгебез. Башта мин синең эчүеңне телим. Кыйблага кара.

 

Мусаның бу мизгелдә күзләре дөрләп яна, әйтерсең лә Мәдинә шушы суны эчеп жибәрер дә иртәгә инде алар бергә дә булырлар кебек тоела иде. Кыз су тулы шешәне кулына алды. Кыйбланы эзләп тапты.

 

- Ни диясе әле?

 

- Күңелеңдә йөрткән теләгеңне телә. Без бергә булсын өчен.

 

Мәдинә күзләрен йомып кат-кат теләкләр теләде. Иреннәренә салкын суны тидерде. Су - гажәеп тәмле иде.

 

- Хәзер синең чират.

 

Муса суны ихлас күңелдән теләкләр тели-тели эчте. Кыз аңа сокланып карады “Минем белән буласы килә бит бу егетнең, минем белән гаилә корасы, балалар үстерәсе килә. Әлхәмдүлиллаһ, кемдер синең белән гаилә корырга тели икән - бу бит бик зур бәхет. Аллаһ Тәгалә ярдәменнән генә ташламасын. Бергә булырбыз әле, Аллаһ Теләсә».

 

 Зәм-зәм суы белән сыйланганнан соң да егет белән кыз кайтырга ашыкмады. Акрын гына тынып утырган елганы күзәттеләр алар. Дөресрәге, елга аларны сихерләде булса кирәк.

 

«Мин кайчак уйлап куям, – диде Мәдинә, - менә бу елга бик гүзәл, бик матур. Ләкин ул үзенең чисталыгын, садәлеген саклый алмый. Чөнки көнгә әллә ничә тапкыр аның өстенә чүп ыргыталар, пычраталар. Шулай гел пычрата торгач ул үзенең суы бозылганына игътибар да итми башлый, үзен һаман да шулай матур булып калырмын дип уйлый. Бер караганда, кеше жаны да шулай бит. Кешеләрнең безне мактауларына күнегәбез, чыннан да шулай бит диеп уйлап, үзебезне гөнаһсыз, һәрчак дөрес юлда диеп хис итә башлыйбыз. Ләкин жаныбызга кер кунмый калмый шул. Көн саен без төрле кешеләр белән очрашабыз, төрле хәлләргә юлыгабыз. Ә ул вакыйгалар безнең күңелебезгә булган тәэсире чиксез зур. Ярый яхшы тәэсир булса… Әмма аларның күбесе иманны зәгыйфьләндерә, гарипләндерә торган бит… Тик аны сизмибез, һәркөн җаныбызның чисталыгын, пакьлеген тикшереп торасы урынга башкалардан гаеп эзли башлыйбыз. Әлбәттә, бу елга гаеп эзләми, әмма акрын гына пычрануын дәвам итә.”

 

Муса күзләрен бер ноктага төбәгән хәлдә кызның сүзен дәвам итеп китте.

 

- Елга, елга… Бу төшенчә миңа күнел халәте белән бер. Жаның тыныч булганда - тын гына су агышы, ачуланганда елга дулкынлана сыман тоела мина.

 

Кыз елмаеп егеткә карады:

 

- Күңелең матур синең, Муса. Сокланырлык, Әлхәмдүлилләһ!

 

- Һмм… Синеке дә… Жир йөзендә күпме могҗиза. Аллаһ Тәгалә барлыкка китергән могҗизалар! Син дә, мин дә Аллаһның могҗизасы, бөек иҗаты! Шулкадәр камил затны - кешене тагын берәр җан иясе барлыкка китерә аламы?! Юк, бит…

 

- Ә мин кояшка сокланып карыйм, гүзәл дә соң. - Мәдинә батып баручы кояшның соңгы нурларына иркәләнгән кебек кулларын сузып җибәрде. Муса аның бу гамәленнән кызык табып көлә башлады.

 

- Әйе, гүзәл. Син миңа шушы кояш кебек якын..

 

- Ничек? - Кыз аптырап егеткә караган иде, егетнең дә аңа томырылып карап торуын күргәч, оялып башын аска иде.

 

- Ничекме? Ул матур... Синең кебек... Икенчедән, ул һәркемгә кирәк булган кебек миңа да кирәк. Көн дә, көн дә... Син дә шулай… Минем янымда учак яки шәм янып торырга мөмкин, әмма алар якында булса да минем кулларымны җылытырлык көчләре житми, бары яндыралар гына... Ә кояш еракта булса да җылыта, иркәләп, яратып, назлап җылыта! Безне аерган юллар күпме генә озын булмасыннар, синең ялкының, синең сүзләрен, тавышың, һич булмаса фотосурәтең миңа яшәргә көч бирә, дәртне арттыра. Ә янымда күпме кешеләр булырга мөмкин… Тик алар син биргән җылыны бирә алмыйлар…

 

Мусаның хисләнеп сөйләвеннән Мәдинә беркавымга онытылгандай булды. Аңына килгәч үзенә карап торучы егетнең яратулы карашына ни диеп җавап бирергә дә белмәде.

 

- Рәхмәт, - диде кыз кызара төшеп.

 

…Алар кайтканда кояш инде баткан, шаян йолдызлар гына бер-берсен уздыра–уздыра егет белән кызны күзәтә иделәр. Кайчандыр Мәдинәнең йөрәгенә очып кунган сөю кыйпылчыгы хәзер инде кызны тулысы белән үзенә буйсындырган иде.

 

- Әтиең аңламый калмас, Мәдинә… Аның да кайчандыр безнең кебек яшь чагы булган бит. Ул да сөйгәндер-сөелгәндер. Без - бер-беребезгә туры килә торган парлар бит. Тагын бер ел гына көтсәк без бергә булыр өчен барлык юллар да ачылыр иде, Аллаһ Теләсә.

 

- Син хаклы… Мин аңлатып карармын… Тик син сабыр ит, ярыймы?

 

- Әлбәттә! Күпме кирәк булса, шулкадәр көтәрмен. Бу соңгы күрешүебез булмас дип ышанам!

 

- Күрешербез! Зәм-зәм суын эчкәндә мин ни өчендер «Бу соңгы күрешүебез булмасын иде», - дип теләдем. Кыз сәгатенә күз төшереп алды да дерт итеп китте: «Соң инде, Муса. Мин керәм, ярыймы?»

 

- Ярый, Мәдинә, - диде егет. Аңа бу вакытта бик тә моңсу һәм рәхәт иде. Тормышы зур үзгәрешләр алдында тора бит. Ниләр әзерләнеп көтә икән аны киләчәге? Ни булса да, ул теләгәнчә генә булсын инде. Аллаһ ярдәменнән ташламасын!

 

Яшьләрнең соңгы очрашуларыннан соң бер айлап вакыт үтте. Мәдинә, имтиханнарын уңышлы тапшырып, авылга - әтисе янына кайтып киткән иде инде. Яшь йөрәкләрне бары тик күренмәс җепле интернет кына «кавыштырып” торды. Кыз егетнең вакыйгаларны ашыктыра башлавыннан бик курка иде. “Юк, әти белсә, миңа көн күрсәтмәячәк... Әти Муса хакында, Муса әти хакында белми. Кызык... Нинди ерак кешеләр алар. Икесе - ике төрле. Мусаның әтисеннән күпкә хәерлерәк кеше икәнен белә кыз. Шуңа егетне югалтудан бик курка иде. Мәдинә дәшми генә бакча ягына юнәлде. Гадәттә, кыз авыр вакытларында чыгып күңелен бушата торган урын бу. Чәчәк түтәлләре янына чүгәләп йөзен куллары белән каплавы була: Йомшак дусты – Актәпи «Ни булды?»дигәндәй йөгереп янына килеп җитә. Бүген дә нәкъ шулай булды: Песи кызның яшькә чыланган йөзен нәни тәпиләре белән капшады, йомшак тавыш белән бер-ике тапкыр «Мияу» дип кычкырып куйды. «Миңа авыр» -диде Мәдинә «дустына» җавап итеп. «Нигә?” - дигәндәй песи тагын бер кат мияулап алды. Кызга чиксез кыен иде, ул бу нәни җан иясен кочагына кысып үксеп елап җибәрде…

 

 Мәдинә өйгә кергәндә караңгы иде. Ул соңгы намазын укып алды да йокларга теләү нияте белән урын җәйде. Тик никадәр генә тырышмасын, күзенә йокы кермәде. Акрын гына җирне үз кочагына алган төн шыксыз караңгылыгы белән кызның тынгысыз йөрәгенә шом салды. Җитмәсә урамда салкын җил исә. Агач ботаклары, әлбәттә, бу күренешкә тыныч кына карый алмый: шык-шык итеп булмә тәрәзәсен “шакый». Күрше бүлмәдә уфылдап авыр сулыш алган тавыш ишетелә. Әтисе дә һаман йокламый икән әле. Бәлки авырып киткәндер?! Мәдинә Габдулла абзый йоклаган булмәгә атлады. Кызының аяк тавышларын ишетеп ата кеше торып ук утырды, утны яндырды. Ахрысы, ул берәр нәрсә булган диеп борчыла иде.

 

- Әтием, мөмкинме?

 

- Нигә йокламыйсың? Ни булды?

 

- Берни дә булмады. Менә син йоклый алмаганга кердем. Кыз әтисенең сулып калган йөзенә текәлде: картайган әтисе, йөзендәге жыерчыклар көн-көн күбәя бара.

 

 - Берни булмады... - Габдулла кызына аркасы белән борылып ятты. - Утны сүндер дә, чыгып йокла. Болай башка төнлә керәсе түгел.

 

Ата кеше кулында нидер яшерә иде. Әһә, телефон... Мәдинәнең тәне эсселе-суыклы булып китте. “Тагын сөяркәләренә шалтырата!” Кызның күзләрен яшь элпәсе биләп алды. Үзен белә-белгәннән бирле әтисенең шундый тәртипсез тормыш алып баруы, хатын-кызларга тыныч кына карый алмавы Мәдинәнең йөрәгенә энә булып кадала иде.

 

 - Син чыгасыңмы, юкмы? - Габдулланың кырыс тавышы кызны сискәндереп җибәрде.

 

- Юк, чыкмыйм.

 

- Ничек инде, чыкмыйсың?

 

 - Синең сөяркәләрең белән сөйләшкәнне тыңлап торасым килә!

 

Кызыннан мондый сүз көтмәгән ата кеше урыныннан сикереп торды. Мәдинә башта куркып калды, аннан тизрәк әйтеп бетерим дигән төсле тезеп китте:

 

- Әткәй, син нигә безне шулай җәзалыйсың? Мин бит кыз бала, иптәшләрем алдында синең өчен оят миңа. Әниебез исән вакытта ук хатын-кызлар артыннан чабырга тотындың. Әгәр берсен сайлап, гаилә корсан, мин шат кына булыр идем дә бит. Ә Альбертка күз салганың бармы синең? Аның укуына, тәртибенә? Син контроль ясамаганга шундый көнгә төште бит ул.

 

Габдулланың кызы әйткән сүзләреннән күзләре зур булып ачылды, караватта яткан мендәрне алып Мәдинә басып торган якка ыргытты.

 

- Эзең дә булмасын! Ычкын! Сине кем ашатып-эчетеп үстергән? Кем киендергән? Альбертның шундый булуына минем ни гаебем бар? Ул үзе мәгънәсез бит! Мин ничек йөрисен, кем белән йөрисен үзем белермен! Оятсыз син! Мин сине беркайчан да акчага мохтаҗ итмәдем, ни теләсәң шуны алдым. Тагын ни кирәк?

 

Мәдинә күз яшьләренә тулы ирек бирде.

 

- Син кирәк миңа, әти, син кирәк!

 

- Ничек инде мин? Тагын нишләтер идең мине?

 

- Альбертка да, миңа да синең игътибарың кирәк, әткәем! Без гомер буе синең яратуыңа мохтаҗ булып яшәдек. Хәзер дә мохтаҗбыз...

 

- Мәдинә, бар, чыгып кит!

 

- Китәм! Хәерле төн, әти!

 

 ...Кыз төне буе елап чыкты. Аның хәлен урамдагы көзге җил генә аңлады булса кирәк. Ул башта төңге яңгыр шавыннан калышмаска тырышып, исте дә исте. Берзаман яңгыр тынып калды. Җил исә кызга ялгыз түгеллеген белдерергә теләгәндәй, агач ботакларына тәрәзләрне ныграк шакырга боерды…

 

 Иртән Мәдинә йокысы туймыйча уянды, төнге елаудан соң аның күзләре кып-кызыл булып калганнар. Ул бүген Мусага хат язарга тиеш иде. Интернет челтәрен ачып җибәрүгә кыз эшенә тотынды.

 

 - Әссаләмегаләйкем, Муса! - дип башлады ул сүзен. – Ничек кәефләрең? Муса, син мине гаепләрсеңме, аңларсыңмы, тик мин сиңа үз уйларымны язам. Тормышымны язам. Чөнки мине башкача аңлау мөмкин түгел. Минем холкымны, үз-үземне тотышымны бары үткәнем генә сөйли ала. Аңа, үткәнемә сүз бирәм.

 

 ...Мин кайчандыр дөньяга ал күзлек аша караучы нәни кызчык идем. Җылы өй, тәмле сый, әти-әни мәхәббәте, кечкенә энем... Тик көннәрдән беркөнне минем бәхетле тормышымның бик зур өлеше кителде - әнием энем белән мине ятим калдырып бакыйлыкка күчте... Ул вакытта безгә шундый кыен булды… Бөтен авыл халкы кызганып карап: “Әй балалар, әнисез калдыгыз шул. Хәзер бердәнбер кешегез - атагыз гына калды инде. Менә аңа зур җаваплылык йөкәләнә. Ай-һай, зур җаваплылык”, - дияләр иде. Ул вакытта бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп җитмәсә дә, еллар үткән сан мин аларны ныграк аңлый бардым. Ә әти… Әти хакында: “фәлән хатын белән очраша икән”, - дигән сүзләр ешрак йөри башлады. Без әтием белән беркайчан да ихлас күңелдән сөйләшеп утырганыбыз булмады… Аның барлык әйткән сүзе: «Тырышып укы, тәртипле бул, мин сине кеше итәргә тырышырмын», - иде... Тик ни генә әйтсәң дә, берәү дә мондый коры максатларга буйсынып кына яши алмый, аңа хыялланырга, кемнең дә булса яратуын, һич булмаса ачулануын ишетергә кирәк... Менә шулай ялгызлыктан кая качарга белмичә йөргән көннәрнең берсендә мин мәчеткә сәдака салырга кердем... Кердем дә… Андагы чисталык, садәлекне күреп беркавымга аңсыз калдым... Анда - матурлык иде... Анда нур бар иде... Илаһи нур... Бу нур шулкадәр җәелгән ки, хәтта мәчет эчендәге кешеләрнең йөзләренә төшеп үзенең балкышын сибә, әйткән сүзләре дә аңа буйсынгандай, колакны иркәләп, нурланып чыгалар… Кем өчендер бу көлке булыр иде, әмма мин шул көннән соң бу нурны күрер өчен булса да көн саен мәчеткә килә башладым. Намаз укый белмәсәм дә кешеләрнең укыганын күреп, томырылып карап тора идем. Нинди бәхетле алар! Аллаһ Тәгалә каршына басып көн саен догалар укып кара әле син! Күпме көч алып, күпме савап алып кайтып китә алалар алар моннан. Бер килүемдә минем беръялгызым басып торуыма сәерсенептерме, яныма бер әби килеп басты. Мин инде каушый төшеп бу әбигә ни өчен килүемне әйтергә әзерләнә башлаган идем - кинәт ул йомшак куллары белән минем җилкәмә кулын салды. «Кызым, намаз укырга өйрәтермен, менә бу китаптагы догаларны өйрәнә башла». Каян белгән ул минем куңелемнең шундый теләк белән януын?! Мин акрынлап әбекәй ярдәмендә намазга бастым, укыган саен тормышның мәгънәсенә төшенә бардым. Әтием башта бик озак тарткалашса да, соңыннан намаз укуыма риза булды. Шәһәргә киткәч инде яшәү рәвешем тагын да жайланды, мин нәкъ үзем кебек мөселман яшьләре белән аралаша башладым. Үз-үзеңне ялгыз һәм кирәксез итеп хис итү тойгысы миндә күптән сүнгән иде инде...

 

 Казанга килгәч, иманым да ныгыды булса кирәк, мин яулык кию хакында уйлана башладым. Әмма ничек? Әтием белсә, миңа көн күрсәтәчәк иде. Ул Аллаһның берлегенә ышанмый. Гомумән, ул бернигә дә ышанмый: мәрхәмәтлелек, ярату хисләре аның өчен шулай ук юк иделәр. Ул бары тик акчаның бәхет китерәчәгенә ышанды, ул бары хатын-кызлар матурлыгыннан гына тәм тапты... Тик минем бик тә Аллаһ кушканча киенәсем килә иде. Озак уйлый торгач, шундый карарга килдем: шәһәрдә мөслимә булып киенеп йөрим дә, авылга кайтканда гадәти киемнәр киеп кайтам. Әлбәттә, син болай дөрес түгел диярсең... Тик минем Аллаһ ризалыгын алырга сусап яшәгән күңеле өчен бу да зур шатлык иде.

 

 Шулай “ике төрле” булып яшәп ятканда тормышыма син килеп керден. Дөресен әйтим, синең фотоң мине беренче күрүдә үк әсир итте. Син чибәр идең, син акыллы, иманлы идең. Күңелемнең әллә кайсы почмагын: “бу егет сине барлык авырлыклардан коткарачак”, - дигән уй яндырып узды. Шул көннән соң без синең белән еш аралаша башладык. Муса, син минем дини киемнәремә алданып йөрдең, икенче көнне үк аларны салып, авылга кайтып китүемне белми идең! Кичер мине, мин ялганчы! Мин куркак җан!

 

 Икенчедән, әтием сине, син әтиемне кабул итмәячәксез. Сез, гомумән, капма-каршы кешеләр. Кабул итмәгәч, еракка җибәрмәячәк тә инде ул мине. Син: “Нигә юньсез әтиеңне тыңлыйсың?” – диярсең. Чөнки бу дөньяда кеше ата-анасының ризалыгын алырга тиеш, дустым...

 

 Соңгы сүзем шул: әйдә башка аралашмыйк, икебезгә дә шулай яхшырак булыр. Хуш!

 

...Муса хатны күз яшьләре аша укыды. Керсез, чиста хыялларының бер минутта шулай чәлперәмә килүен күрүе бик кыен иде шул аңа. Кызга: “Бераз гына сабыр итик, барысын да үзем җайлыйм” - диде. Мәдинә дә: “Ярар”, - дигән булды... Яшь егетнең соңгы араларда тынгысызланып йөрүен сизгән, Сәет хәзрәт түзмәде, сорарга булды:

 

- Муса, ни булды сиңа соңгы араларда? Нигә борчыласың? Казаннан кайтканнан бирле йөзеңдә нур калмады. Әллә берәр борчуың бармы?  Әйт, бәлки ярдәм итә алырмын.

 

Үзеннән 20 яшькә өлкән хәзрәтнең аталарча кайгыртуы егетнең күңелен тагын да йомшартып җибәрде. Ул Мәдинә белән булган барлык вакыйгаларны да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

 

- Һммм... Алай дисең... Аллаһның сынавы, әлхәмдүлиллаһ... Ул кызны андый ата янында тоту белән дә бик килешмим мин. Хатын-кыз болай да хисчән, ярдәмгә мохтаҗ була - аны якларга акыллы ир кирәк. - Сәет хәзрәт чал куна башлаган сакалын сыпырып алды, - Нишләргә җыенасың, Муса?

 

- Белмим. Казанга кайтып урнашырга кирәк миңа.

 

- Яхшы фикер... Әмма эш таба алырсың микән, ай-һай!

 

- Бүген үк Казандагы дусларым белән элемтәгә керәм. Мәчетләргә имамнар кирәк булмый калмас әле.

 

- Аллаһтан ярдәм сора! Сөйләгәнең буенча, кызың иманлы күренә. Үзеңнең бәхетең өчен тырыш.

 

Мусага кинәт рәхәт булып китте.

 

- Сәет хәзрәт, син мине тынычландырдың.

 

Өлкән хәзрәт елмаеп, Мусаны аркасыннан сөйде.

 

- Кайчакта безгә кечкенә генә авырлык та зур күренә. Сабыр ит, кардәшем, бар да үз урынына кайтыр, сабырлыгыңны гына җуйма.

 

- Шулай булсын инде, хәзрәт.

 

 Юк, барысы да тиз генә үз урынына кайтмады әле. Муса таныш-белешләре буенча Казанда эш эзләде, алган хезмәт хакын юкка-барга сарыф итмәскә тырышты - ул үзенең тормышын корырга әзерләнә иде. Мәдинә генә көтсен, башкага кияүгә чыга күрмәсен!

 

 Егет юкка борчыла иде, Мәдинә башканы күңеленә дә кертмәде. Үзе егеткә: “Аерылышыйк”, - дип хат язса да, аны яратты, аны көтте. Кыз намаз ахырында һәрчак Аллаһтан Мусаны насыйп итүен сорап дога кылды, гаилә мәсьәләсе хакында сүз чыкса, Мусаны уйлап, хыялларга бирелде. Дөреслектә, егетнең түгел, киресенчә, кызның ялгыз калуына куркыныч яный иде. Ә бу хәл болайрак булды.

 

 Мусаны көтмәгәндә генә авыл советы рәисе кичке ашка чакырды. Хәзрәтнең аптыраулы карашына: ”Йортыбызда күптән Коръән укыткан юк, сез килеп укып китмәссезме дим, Муса хәзрәт“, - дигәч, каршы килергә уңайсызланды егет. Ярый барсын, үзенә дә савап булыр әле.

 

 Муса килгәндә өйдә тәмле ризык исе таралган иде. Хуҗаның хатыны белән кызы чаба–чаба өстәлгә ризыклар ташыйлар, хуҗа үзе үтереп Мусаны табынга кыстады:

 

- Рәхим итегез, Муса хәзрәт... Әйдәгез утырышыйк, кая кызым, син дә утыр.

 

Шулвакыт хәзрәт кызның тиешенчә киенмәвенә игътибар итте. Авыл халкы арасында дини кануннар белән яшәмәгән гаиләләр барлыгын Муса чамалаган иде инде. Кыз тез тирәсе итәк кигән, кофтасы ачык изүле, чәчләре матур итеп таралган, үзеннән баш әйләндергеч хушбуй исе бөркелә.

 

- Кһм... Кәрим абый, Коръән укыганда кызыгызның дөрес киемнән булуы шарт. Тәненең шәрәлегеннән оялып, фәрештәләрнең төшмәве ихтимал.

 

Мусаның сүзләреннән рәис каушап калды, бер кызына, бер хәзрәткә карады.

 

- Шулай дисеңме, кем... Кызым, бармы каплаулырак киемнәрең?

 

Кыз сүзсез калды. Андый киемнәр киеп чыкса, хәзер бөтен матурлыгы югалачак. Болай утыру да рөхсәт ителми ди... Бәлки соңрак чыгаргадыр?!

 

- Әти, ачуланмасагыз, мин уку барышында кереп торыр идем. Соңрак, ашларны керткәндә чыгармын. Хатын-кызга тыйнак булу кирәк инде, - Кыз килешле итеп елмаеп куйды. Хәзрәт “ярар” дигәндәй баш какты.

 

 Муса озак итеп Коръән укыды. Аллаһтан кабул итүен сорап, дога кылганнан соң өстәлгә аш чыгардылар. Әлбәттә, кыз сүзендә торды - йөгерә-йөгерә аш ташыды. Шулай ашап-эчеп утырганда Кәрим абзыйның телефоны шалтырады. Хуҗа “мең кат гафулар“ үтенеп, чыгу юлына юнәлде. Хәзрәт күтәрелеп караган иде, аптырап китте: хуҗаның хатыны да юкка чыккан, үзе дә һаман күренми, Муса кыз белән беръялгызы калган иде. Егет аңа карамаска тырышты, өстәлгә куелган ризыгын ашады да ашады. Кыз аның каршына ук килеп утырды да сүз катты: “Сез нигә шулай аз ашыйсыз, хәзрәт?!“ - Ул да булмады бер зур ит кисәген алып егеткә сузды. - Алыгыз әле, яхшылап ашагыз”.

 

Муса да җавапсыз калмады: “Рәхмәт бик зур, мин үзем алып ашыйм, кире тәлинкәгә куегез”.

 

Кыз аның саен үҗәтләнде: “Сез бигрәк кире икән! Әйтегез әле, сезнең кызыгыз бармы? Минемчә, юктыр. Чөнки сезнең кебек чибәрләрне бик азлар гына үзенә карата ала, - Кыз Муса янына елышып утырды. Ул гына җитмәде булса кирәк, турыдан-туры сорау бирде - Әйтегез әле, мин ошыйммы сезгә? Мин намаз укый беләм бит. Менә сез дә булгач, бәлки ныклап керешеп китәр идем. Миңа сезнең кебек акыллы, тәрбияле кеше кирәк. Дөресен әйтимме, мин сезне яратам, килгәннән бирле яратам инде. Ә сез? Бәлки мин дә сезгә ошыймдыр?! Ник дәшмисез? Әллә ошамыйммы?“ - кыз егетнен муеннарын сыйпарга тотынды. Мусаның бу кыланышларга түзәр әмәле калмаган иде, ул урыныннан сикереп торды да, кулындагы тастымалын өстәлгә атып бәрде: “Тәртипле, акыллы кешеләр белән бергә булу өчен, иң беренче, үзең тәртипле булырга кирәк, үскәнем!” - Китәргә дип, ачу белән ишекне ачып җибәргән иде, егет хуҗага килеп бәрелде. “Муса хәзрәт, әллә китәсез? Әле ачуландыгызмы?! Туктагыз әле, һич булмаса озата чыгыйм үзегезне”. Муса рәискә аулакта ниләр булганын, кызның кыланышларын сөйләп торуны кирәк дип тапмады. Ул тынычланган иде инде. Тик үз-үзенә сүз бирде: бүтән бу йортка ике аякның берсен дә атламаска! Кәрим абзый, озата чыгышлый егетне аркасыннан сөеп куйды. “Муса хәзрәт, бик яратам шул сезне! Кызым да сезнең өчен үләргә тора. Минем кызым ничек сезгә? Әллә дим... Әллә гаилә төзеп карыйсызмы? Минем тормыш җиткән, машина да, йорт та миннән булачак. Ул үзе бик ярата инде сезне...”

 

 Тыныч кына барган Мусаның бу сүзләрдән чыдап булмаслык итеп ачуы кабарды, зур, кара күзләре тагын да зураеп, рәискә текәлделәр. “Кәрим абзый... - хәзрәткә тынычланырга кирәк иде, каты бәрелергә ярамый! – сезгә сүзем шул: чакыруыгыз өчен зур рәхмәт, Аллаһ укылган догаларыбызны кабул кылсын. Әмма... Әмма миңа башка кызыгыз турында сүз башламагыз! Онытыгыз! Сез мине аңлагансыздыр дип уйлыйм...” Хуҗаның егетне болай ачулы итеп күргәне юк иде әле. “Менә сиңа мәми авыз! Йомшак дип йөр син аны... Кызны әйтәм, тәки үзенә карата алмаган, - Сөйләшсен, үзенә каратсын дип, урамда шалтырамаган телефонны тотып торып, катып беткән иде бит Кәрим! Хатыны да күршеләргә кереп качкан иде. -..Һммм... Булмады әле бу... Машина да, өй дә кызыксындырмый бу тилене! Сукыр тиеннәргә эшләсә эшләячәк, тик минем кыз янына килмәячәк инде бу. Әллә аның хакындагы гайбәтләрне ишетте микән?! Авыл халкын да әйтәм, бигрәк явыз, кызының шәһәр егетләре белән булган төнге шаяруларын кайдан белгән, икенче көнне үк рәискә кул астындагылар кыек карый башлады. Менә юньле-рәтле кешегә кияүгә бирәсе иде бит! Сүзе дә бетәр иде... Булмады инде, каһәр...”

 

 Муса бу төнне озак йоклый алмады. Башта кызның кыланмышыннан, хуҗаның тәкъдимнәреннән гарьләнеп ятты-ятты да, акрын гына күзләрен йомды... Ә күзалдында кабат Мәдинә басып тора. Ап-ак күлмәктән, башына килешле итеп яулык япкан, күзләрендә шатлык, яшәү очкыннары... Имеш, бу аларның туе икән... Кыз егеткә текәлеп карарга әле дә ояла, күзләр очрашкан саен кызарып башын аска ия. Ә өстәл тирәли Мусаның дин кардәшләре-дуслары тезелгән, имеш... Алар бу яшь парларга матур-матур теләкләр әйтәләр, Аллаһтан алар өчен бәхет сорыйлар... Күңелле, рәхәт... Төшнең шушы урынында Муса уянып китте. Уянды да үзалдына елмаеп куйды. Егет инде ничә көн рәттән шушы төшне күрә. Әлхәмдүлиллаһ, тизрәк кайтуга булсын... Мәдинә көтә-көтә саргаеп беткәндер, очрашасы килә, эһ... Урамда тын иде. Күк йөзендә ник бер болыт кисәге булсын. Дөньяда бары ай һәм шаян йолдызлар гына калган диярсең - иксез-чиксез күкне буш урын калдырмаска тырышып, камап алганнар. Үзләре саклык белән генә җемелдиләр. “Егетне уятмыйк, йокласын”- дияләр иде ахрысы. Тик “яшь йөрәкнең” әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп, төнне ничек үткәрергә белмичә ятканын күрми иде шул алар, белми иде...

 

 Соңгы араларда Мәдинә энесе өчен тагын да борчыла башлады. Урта мәктәпне тәмамлап, яңа гына шәһәргә белем алырга килүче Альберт, юньсез кешеләргә иярепме, бөтенләй юлдан язды. Ә беркөнне аларның йортларын тентергә килделәр. Ниндидер складтан приборлар урланган һәм караклар арасында Альберт та булган, имеш... Күпмедер вакыттан соң, кыз акылы белән моңа ышанса да, йөрәге кире кагырга теләде. Ничек инде? Минем энем-күз нурым каракмы? Аның бит бөтен әйбере бар, нигә аңа ул иске приборлар кирәк булыр икән?! Альбертның бу эшкә бөтенләй катыш булмавы ачыкланды. Мәдинә бу хәбәрдән тынычланып калды. Ә беркөнне ул яңалык ишетте. Яңалыкның да ниндие генә әле! Аны ишетү Мәдинәгә күптән кирәк иде, ничә айлар ул бү сүзләрне ишетергә хыялланып яшәде бит! Муса кайтачак ди! Казанның бер мәчетенә имам-хатыйб итеп алырга уйлыйлар икән үзен. Менә бит, Аллаһ ялваруларыбызны ишеткән! Хәзер инде әти дә каршы килеп тормас. Альберт кына тәртипкә керсен иде, болай йөрсә, тиздән упкынга тәгәрәве дә ихтимал. Мәдинә соңыннан энесе белән ачыктан-ачык сөйләшергә карар кылды. Альберт аңа барысын да сөйләр, бушаныр дип өметләнде.

 

 Альберт әнисенең үлемен авыр кичерде. Бу хәлдән соң ул үзен башкалардан ким итеп тоя иде, кемнеңдер җәлләвен күрсә, бөтенләй котырына башлый. Ул мескен түгел! Аның әтисе, апасы бар! Мәдинә апасы сабыр булырга тырыша, Альбертка гел күңелле нәрсәләр сөйли. Вакыты булдымы - малайны җитәкләп әрәмәлеккә алып чыга. Алар икәүләшеп кошлар сайравын тыңлыйлар, җиләкләр җыялар. Мәдинә китапханәдән кызыклы китаплар алып кайта, башта үзе укый, аннары мавыктыргыч итеп энесенә сөйли. Тик Альбертның күңеле китапларга ятмады шул. Аның тизрәк зур үсәсе, әтисе кебек матур машиналарда йөрисе килде. Хыялы тормышка ашты да: Альберт югары сыйныфларга якынлашканда Габдулла абзый аңа өр-яңа чит ил машинасы алып бирде! Үсмернең башы күккә тиде: Менә кайда икән ул бәхет! Кызлар Альбертка карата игътибарларын арттыра төштеләр, чибәррәкләре үзләре бәйләнә башларга да күп сорамый иде. Тик егетнең күзе баш әйләндегеч сылуларга түгел, ә үзен шактый җитди тоткан, Альбертны бар дип тә белмәгән Айсылуга төште. Түзмәде егет, кызга үзе башлап хат язды. Артыннан калмый йөри торгач, гашыйк егет теләгенә иреште: Альберт белән Айсылу очраша башладылар. Егет бик бәхетле иде! Ул күпмедер вакыт әнисенең үлемен, апасының мәктәпне тәмамлап Казанга киткәч, күңелендә янган сагыну хисен оныта төште. Йөрәгендә таш булып торган яраны Айсылуга булган мәхәббәт акрынлап дәвалады, шифа бирде. .

 

...Кышкы кичләрнең берсендә, концерттан соң егет, гадәттәгечә, сөйгәнен озата китте. Бигрәк матур да соң кар яву күренеше! Бар җиһанны аклыкка–сафлыкка күмеп күктән гүзәл бөртекләр коела... Серле бер рәхәтлек астында изрәп утырган төнге авыл, як-як булып тезелеп киткән йортлар, сирәк кенә очратырга мөмкин булган агачлар –бар да елмаешып гашыйкларга төбәлгәннәр. Әйтерсең лә көттереп кенә яуган ак кар аларга күптән кичермәгән рәхәтлек алып килгән һәм алар шул рәхәтлекне яшьләр белән уртаклашырга теләп, шатланып карыйлар... Бу матурлык Альбертның мәхәббәттән янган күңелен тагын да шашындырды, ул хисләрен тыя алмыйча, Айсылуны күтәреп алып, зыр-зыр итеп әйләндерергә кереште. Кыз чырылдап кычкырып тотынды:

 

- Альберт, төшер дим! Төшер! Башым әйләнә!

 

- Әйләнсен, Айсылу! Гашыйкларның башы гел әйләнеп торырга тиеш! Яратам мин сине!

 

- Төшер, Альберт, - Кызның тавышы, гадәттәгедән җитдиерәк, салкынрак чыкты. Айсылу егет кулыннан ычкынуга, башын ике кулына кысып тынып калды.

 

- Гафу ит мине, Айсылу... Хәлең начарланыр диеп уйламаган идем.

 

- Юк, бар да яхшы, Альберт. Кыз нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, таптанып тора башлады. Аяк астында ялтырап яткан карлар” Нигә безне болай таптыйсыз?” - дигән кебек, шыгыр-шыгыр килделәр.

 

- Син миңа нидер әйтергә телисе бугай, Айсылу?

 

- Юк, берни дә.

 

- Кыз башын аска иде. Альберт аның иелгән башын күтәрде: Айсылуның күзләрендә яшь иде.

 

- Әйт миңа, ни булы? Нигә яшерәсең? Нигә җанымны телгәлисең?

 

 Егет үзенең кыза башлавын сизде.

 

- Берни түгел дим. Без... Без синең белән бергә була алмыйбыз, Альберт.

 

Егетне аңы бу яңалыкны кабул итәргә әзер түгел иде әле. Ул акылыннан шашар дәрәҗәгә җитте.

 

- Ничек инде? Нигә булмыйбыз? Синең башка егетең бармы? Я, әйт, нигә дәшмисең?

 

- Теләмәгәнемне әйттермә миңа. Аннары үзеңә авыр булачак.

 

- Әйт диләр сиңа! - Альберт кызны җилтерәтеп атты. Айсылу капка читенә өелгән көрткә егылды. - Син мине алдалап йөрдеңме? Үтерәм, кем ул?

 

- Мин сине алдаламадым. Кем дип белдең мине егет өстенә егет тотарга? Дөресен беләсең киләме? Әйтәм, яшермим. - Айсылуның егетнең дорфа кылануына җен ачуы чыккан иде. Белсен, нигә җәлләп торырга мондый кешене?

 

- Әтиең сәбәпче. Әнием минем синең белән йөрүемә каршы. Чөнки әтиең күп хатыннар белән мавыга, бозык юлда йөри. Андый кешенең баласы да шундый тәрбия алып үсә. Җитмәсә, геннар да үзенекен итә. Әлбәттә, барлык очракларда да алай түгелдер, тик мин куркам. Киләчәгем өчен куркам.

 

- Нәрсә дидееең? Кабатла әле... - Кызга сүзләрен кабатларга кушса да, егет үзе бу вакытта берни ишетерлек түгел иде инде. Ул көчле куллары белән Айсылуның янып торган йөзенә чабып җибәрде.

 

Ниһаять, Мәдинә белән Муса очраштылар! Ул вакыттагы хис-кичерешләрне әйтеп, аңлатып бетерү мөмкин түгел иде. Егет кызга күп итеп бүләкләр алып кайткан. Алар, элеккеге гадәт буенча, су буенда йөрделәр. Сөйләштеләр, көлештеләр... Шулай йөргәндә, кинәт Муса барган җиреннән туктап, кыз каршына килеп басты.

 

- Туташ... Кһм... сезгә сүзем бар иде. Дөресрәге тәкъдимем... Кире кага күрмәгез, мин сезсез яши алмам. – Егет кыланып, йөрәген тотып куйды.

 

Кыз аның ниятен аңлап алган иде инде. Сөйләшүнең шулай шаяру рәвешендә баруыннан көлеп, Мәдинә башын тоткан булды.

 

- Белмим, белмим, ни дияргә дә... Риза булыргамы-булмаскамы...

 

- Риза булыгыз, туташ. Мин сезне дөньядагы иң бәхетле хатын итәрмен... - Егет бу сүзләрне юри, пафос белән, тантаналы рәвештә әйтте.

 

- Хммм... Иң бәхетле дисез... Ярый, сынап карарга кирәк, димәк...

 

- Димәк сез риза, туташ?

 

- Ризамын... - Мәдинә әле генә тудырган кыланчык кыз образыннан үз хәленә күчте. Күпме айлар көтеп алган бу тәкъдимне ишеткәндә, хис- кичерешләрне тыю авыр иде шул, кыз шатланганын яшерергә теләп, оялып башын аска иде. Әмма юкка! Бәхетеннән күңеле тулып, эченнән генә Раббысына дога кылып торучы Муса үзе дә Мәдинәнең хис-хичерешләрен күзәтер дәрәҗәдә түгел иде.

 

* * *

 

 Ата кеше кызының кияүгә чыгарга җыенуын белгәч, шатланып куйды. Егетнең кем булу белән кызыксынды, аның белән танышырга теләвен әйтте.

 

- Тәәк... Туйга күпме акча кирәк булыр икән? Ит, җиләк-җимеш, яшелчә, шәраб... Мәдинә аны бүлдерде:

 

- Юк, әтием, без туйны шәраб белән үткәрмибез. Муса - хәзрәт. Ул дини кануннарны бозарга теләми. Мин үзем дә шулай... Әтием, мин кияүгә мөслимәләрчә, тәнемне ябып чыгарга телим.

 

- Нәрсә? - Габдулла абзыйның гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачылды. Кызының намаз укуын белсә дә, бу дәрәҗәгә килеп җитәр дип уйламаган иде әти кеше.

 

- Хәзрәт икән - мәчеттә үз кануннарын кертер. Монда мин хуҗа! Мине халык алдында рисвай итәргә телисең мәллә?

 

Мәдинә, әтисенең шашкан йөзенә тыныч кына карап торды да, сөйләп китте:

 

- Әтием, мин сиңа бу хакта күптән әйтергә тиеш идем инде... Мин шәһәргә укырга киткәннән бирле яулык бәйлим. Ә син янга кайтканда сала идем. Хәзер инде мин мөстәкыйль тормышка тагын да зуррак адым ясарга җыенам. Үземчә хәл итәргә хакым бардыр...

 

Габдулла абзый кызының яңагына сугып җибәрде:

 

- Әле син шулаймыни, кабәхәт кызый? Алдакчы! Ашаган тәлинкәсенә төкергән мәче! Миннән качып, төренеп йөрүең генә җитмәгән, аракысыз туй үткәрергә сорыйсың! Мин “Моңа бер дә юньле кеше карамый микәнни”, - дип уйлап йөри идем, менә хәзер аңладым: андый киемнән кем карасын инде сиңа?! Хәзрәткә кияүгә чыга имеш, яулык бәйли имеш... Бәйләрмен менә мин сиңа! Әле намаз укырга рөхсәт биргәнемә рәхмәт әйт! Киен, хәзер синең белән бер җиргә барабыз!

 

- Кайда? Мин беркая да бармыйм!

 

- Кияүгә чыгасың килсә барырсың!

 

Кыз каршы килмәде, киемнәрен тиз генә алыштырды да машинага чыгып утырды. Ярсыган Габдулла абзый машинасын бөтен көченә куйды. Авылны чыгып, басу буйлап бераз баргач, ата кеше машинаны күрше рус авылына юнәлдерде. Алар чиркәү янына туктадылар.

 

- Әти, ни калган безгә монда?

 

Мәдинә куркып калган иде.

 

- Әйдә минем арттан. - Габдулла абзый кызын чикәүгә алып керергә теләде. Карышып торуын күргәч, кулыннан өстерәп христиан гыйбадәтханәсенә алып керде.

 

Чиркәүдә аларны поп каршы алды. Зур кара күлмәк кигән, көрәк сакаллы бу кеше ата белән кызга сораулы караш ташлады.

 

- Менә минем кызның христан динен кабул итәсе килә иде.

 

- Әлбәттә, мин бик шатмын. Поп елмаеп куйды, - Кызым, исемең ничек?

 

Мәдинә аның соңгы җөмләсен ишетмәде дә.

 

- Юк, асыгыз-кисегез, мин үз динемдә калачакмын.

 

Габдулла абзый кызына сугып җибәрде:

 

- Тик кенә тор, синең фикереңне сорамыйлар монда. Изге ата, нәрсә дип әйтәсе?

 

Поп аларны Гайсә (г.с.) ясалган портрет янына алып килде.

 

- Гайсә - Аллаһ дип әйт, кызым!

 

Мәдинә үзе дә сизмәстән, ямьсез тавыш белән кыкырып җибәрде:

 

- Сез нәрсә?! Сез беләсезме ни әйткәнегезне? Аллаһ – бер. Аңа тиңдәш башка зат юк. Ә Гайсә(г.с.) – аның илчесе, пәйгамбәре була.

 

 Попның бу сүзләрдән соң бик нык ачуы чыкты. Йөзе кызарып чыкты, каты-каты итеп тамак кыра башлады. Аның бу халәтен күреп, ата кеше ни әйтергә дә белмәде. Күпмедер вакыт шулай аптырап басып торганнан соң, поптан гафу үтенеп, тизрәк чыгып китү ягын карады...

 

Мәдинә тынычланып калды. Аллаһка шөкер, бу сынауны да үтте. Хәзер кайтып бер гыйбадәт кыласы иде! Тик Габдулла абзый кайтырга уйламады да: ул машинасын өченче авыл тарафына куды. Бу авылда аларны гүзәл манаралы мәчет каршы алды.

 

- Уфф, - дип җиңел сулап куйды, Мәдинә. Ярый, чиркәү түгел әле. Бу юлы аны өстерәп алып керәсе булмады - ул үзе керде. Мәчеттә бер яшь мулла Коръән укып утыра иде. Габдулла абзый аңа сәлам биреп тормады - туп-туры эшкә күчте:

 

- Менә бу кыз Ислам динендә. Аны бу диннән чыгарыр өчен нишләтергә кирәк?

 

Яшь хәзрәт аптыравыннан әле Мәдинәгә, әле Габдулла абзыйга карады.

 

- Без берни дә эшли алмыйбыз, абый кеше. Безгә Аллаһ андый хокук бирмәде. Кешеләр бары тик бер-берсен дингә чакырырга гына хокуклы, чыгарырга түгел. Ә ни өчен әле сез кызыгызны диннән чыгарырга телисез? Бу начармыни? Балагыз дөрес юлда димәк. Сез үзегез нинди диндә?

 

- Тьфү, нинди диндә булыйм мин?! Мин үз-үземә генә ышанам! Габдулла абзый кызына янады - Белеп тор, мин сине барыбер үземчә итеп кияүгә бирәм. Хәзрәтең алай теләми икән - китәр, бетмәгән монда аның ише вак-төяк!

 

...Озак вакытлы тарткалашудан соң, әти кеше үзенекен итте - туйны ул теләгәнчә уздырырга булдылар.

 

- Без икебез дә моны теләп эшләмибез, Мәдинә, сабыр бул! – Муса булачак хатынын шулай дип тынычландырырга тырышты. - Гаилә корып кына җибәрик, беркем дә безнең белән идарә итә алмас.

 

 Туйга кемнәр генә чакырылмаган иде! Мәдинәгә чыбык очы гына туган тиешле булса да, Габдулла абзый барысын да чакырды. Килсеннәр, күрсеннәр ничек яшәгәннәрен! Үзе Казаннан күптән түгел генә танышкан хатынын алып кайтты. Миләүшә күрер күзгә бик чибәр, сөйкемле, ирнең сулаган сулышына гына тора. Туганнары хатынсыз калганнан бирле Габдулла өенә эзне суытканнар иде. Бүген исә теләмичә генә булса да, туганлык хакын хаклап җыелганнар, килми калмаганнар. Һәрхәлдә Габдулла шулай уйлый иде.

 

 Мәҗлестә Мусаның әти-әнисе - Василий белән Екатерина да күз өстендәге каш булдылар. Вася агай улының тормышта үз урынын табуына бик шат иде. “Тыңламады, малай, тәки үзе теләгән юл буенча китте. Ярар инде, нишләтәсең, иң мөһиме – бәхетле генә булсын”.

 

 Кода-кодагыйлар башта бер-берсен өнәп бетермичә генә күзәтеп утырсалар да, соңыннан якынаеп киттеләр. Ул гына да түгел: Василий белән Габдулла абзый кочаклашып, җырлар җырладылар, хатыннар да уртак тема тапты булса кирәк, чырык-чырык көлә–көлә нидер сөйләштеләр, номерлар алыштылар.

 

 Тамада, иң беренче итеп, сүзне ата-аналарга бирде. Василий белән Катя теләкләр теләделәр, киленне бик ошатуларын белдерделәр. Чират - Габдула абзыйга җитте. Ул шәраб тулы бокалын тотып сүз башлады:

 

- Хәерле кич, кадерле кода-кодагыйлар, туганнар, дуслар!

 

 Бүген минем иң шатлыклы көнем - бердәнбер кызым Мәдинә кияүгә чыга. Аллаһыга шөкер, Муса да бик акыллы, төпле. Әнисе үлгәннән бирле күңелемдә булган бушлыкны шушы кызым тутырды. Ул бик тырышып укыды, Альбертка яхшы апа булды. Мин үзем дә бөтен эшемне аның белән киңәшләшеп эшләдем, аның фикеренә колак салдым. Минем тормышым мәрхүм хатынымнан калгач, бик кызыксыз үтте. Тик мин сабыр иттем, матур көннәр киләсенә ышандым.

 

 Габдулла абзый шушы урынга җиткәндә кемдер пырхылдап көлеп куйды. Янәшә өстәлләрнең берсендә куллары белән авызын томалаган хәлдә, кычкырып көлүдән чак кына тыелып, исерек Альберт утыра иде. Ата кеше аңа ямьсез итеп карап куйды. Үзе тостын матур сүзләргә төрә-төрә мәҗлестәге халык өстенә яудырды да, бокалын югарырак күтәреп куйды: “Ә хәзер яшьләрнең бәхете өчен бәллүр бокалларны кулга алыйк!”

 

 Кунаклар “браво” диеп шаулатып кул чапты, кемдер башын чайкап, авыр итеп сулап куйды. Ә өстәл түрендә утырган Мәдинә белән Муса өчен бу теләкләр, котлаулар барыбер иде. Әтисенең ялганга төрелгән сүзләреннән соң, кызның гайрәте чикте, бигрәк тә Аллаһны танымаган килеш, икейөзләнеп, аңа рәхмәт әйткән булып кылануы Мәдинәне ярсытты, ул ачудан кызарган йөзен кайда куярга белмәде. Аның хәлен сизгән Муса хатынын тыныландырырга ашыкты:

 

- Түз, кадерлем. Әнә минекеләргә дә кара, шәрабны су урынына эчәләр бит. Безгә бары тик алар өчен Аллаһтан мәрхәмәт, иман сорарга гына кала.

 

Муса шулай диде. Әмма бу вакытта күңеленең ничек парә-парә килгәнен үзе генә белде кияү. Читтән уйлап караганда, егетнең тормышы бик шома барырга тиеш иде кебек. Муса укуны тәмамлауга дөньяви фәннәр буенча белем алырга, яхшы эшкә урнашырга, нәсара динендәге кыз алырга... Тик юк, егет алай итмәде, ул киләчәген үзе катлауландырды. Иң беренче әти-әнисе белән әллә нинди аңлатып булмаслык конфликт урнашты, икенчедән, дини уку йортына керде, эш дип күз-күрмәгән авылга барып урнашты, күп борчулар аша килгән кызга никахлашты... Тагын, тагын... Әмма Мусаның күңелендә әйтеп бетермәслек ләззәт, тынычлык бар иде... Бу хисләрнең барысын да аңа Бөек Аллаһ иман аша бирде... Раббысына булган мәхәббәт, тормыш авырлыкларының махсус сынау өчен бирелүен аңлау, киләчәк тормышыңның тагын да матуррак булачагына ышану - менә нәрсә яшәтте аны, менә нәрсә бәхетле итте. Тик нигә соң бүген шундый көчле кеше, ихтыярсыздан имансызлар корган табында утыра? Нигә ул мөселман кардәшләрен җыеп туй уздырудан мәхрүм? Аллаһ насыйп итәчәк хатын-кыз белән кушылу көнен шулай күз алдына китергән идемени сон ул? Муса янәшәсендә утырган кәләшенә карады. Мәдинә иң башлары ачык күлмәк кигән, чәчләре матур итеп көдрәләнгән, көдрәләр гүзәл ак чәчәкләр белән бизәлгән. Ни гаҗәп: бүген Мусага ул чәчәкләр күркәм күренмәде, алар ялган матурлыкка корылган бу дөньяга ярарга тырышып, купшы булырга тырышып утыралар кебек тоелды. Эх, Мәдинә... Муса бүген аның чәчләрен, гүзәл ак тәнен тәүге кабат күрде... Күпме вакыт кызның “ярым яулыклы“ булып яшәвен белмәде бит ул! Юк, аның хатынына һич тә ачу-үпкә белдерәсе килми... Әнә бит, болай да Мусаның сәер итеп карап алуын сизеп, кызарып башын аска ия. “Гафу ит мине, - янәсе... Эх, кадерлем, ничек сине гаеплим ди инде мин?! Әтиеңнең капризларын, “мин теләгән күлмәкне алмасаң фатихам булмас“, - дигән мәгънәсез шартларын әллә белмәдем дип уйлыйсыңмы?! Син минем каршыңда үзеңне гаепле итеп тойма, бары Аллаһ кына җәза бирергә хаклы... Тик безнең моңсуланып утыруыбызга кем гаепле соң? Нигә башкалар шау-гөр килеп бәйрәм итәләр? Әллә соң Муса үзе гаеплеме? Нәрсәне дөрес эшләмәде ул? Хәер, динле динсезлеккә корылган җәмгыятьтә яши торып, кемнәндер гаеп эзләп утыру үзе юләрлек түгелме соң?! Әйе, бу гөнаһлы дөньяда үзе кушканча яши башлар өчен аңа әле бик күп тырышырга кирәк... Шунсыз бу гамьсезләр, мәгънәсезләр белән көрәшеп булмас...

 

- Безгә “әче“ кычкыралар. Нишлибез? - Мәдинә Мусаны тирән уйларыннан бүлдерде.

 

- Йом күзләреңне. - Муса сак кына итеп, яратып Мәдинәне иреннәреннән үбеп алды. Ул инде тынычланган иде.

 

- Бокалларны күтәрегез, кияү белән кәләш! Бәхетегез шәраб төсле тулып ташсын! – бу бәйрәм тәэсиренә тулысынча бирелеп беткән тамада тавышы иде.

 

- Юк, без эчмибез. - Яшьләрдән мондый җавап көтмәгән тамада аптырап карап торды. Тик тиз арада, үзен кулга алып, бәйрәмне дәвам итә алды - аңа туктап калырга ярамый иде. Мәдинә белән Мусаның кеше тормышында бер генә тапкыр була торган иң матур, иң сәгадәтле мизгелләре шулай үтте...

 

* * *

 

Мәдинә, туй мәшәкатьләре белән йөреп, энесе белән һаман сөйләшә алмый килде әле. Бүген бигрәк тә җае чыгып тора: апасы белән җизнәсенә кунакка килгән Альберт Мәдинә белән ялгыз гына калды, Муса мәчеткә киткән иде. Мәдинә чәй кайнатты, өстәл әзерләде. Апасының кат-кат чакыруларыннан соң, Альберт ялкау гына телевизорны сүндереп, аш бүлмәсенә чыгып утырды. Мәдинә акрын гына сүзне башлый торырга дип кирәк тапты:

 

- Альберт, укуын барамы соң? Быел имтиханнарыңны яхшы бирерсең дип ышанам инде. Начар юлга керә күрмә, ярыймы? Мин борчылам синең өчен.

 

Энекәш сүзне шундук бүлдерде:

 

- Апа, все будет ок, нигә борчыласың, ә? Менә мин монда синең өчен борчылам әле. Җизни кияүгә алу белән, әйбәтләп яулык эченә төреп куйды үзеңне. Мин бер дә риза түгел моңа, апа. Аллаһка ышанам, тик ул яулык ябу законнары элек заманда гына булган бит. Һәзер без 21нче гасыр балалары, без ирекле, безнең башыбыз эшли. Ул замандагы кара хатыннар түгел ич инде син, апа! Әйдә сал син боларны, азаплама үзеңне. Я, ачуымнан җизнинең борын төбенә менеп төшәрмен.

 

- Җитте, Альберт! – Мәдинә боерулы тавыш белән энесен туктатты. Монда сүз синең турында бара әле. Минем гаиләм корылган, дипломым бар. Менә синең белән нишләрбез без? Ни укуың, ни тәртибең дигәндәй... Әтине тыңламыйсың инде син, хет мине тыңласаң иде... Йөрәгемнең ярасы бит син! “Мәдинә тыелып кала алмады, кычкырып елап җибәрде. Апасының гел тешен кысып, сабыр иткән хәлдә күреп ияләнгән Альберт әллә нишләп китте. Нәрсә булган бу апага?! Җизни үзгәрткән моны! Нервлы, калтырана торган хатынга әверелдергән! Егет өйдә озак юанмады, тиз генә костюмын алды да, рәхмәтен дә әйтергә онытып, ишеккә юнәлде. Шул көннән Альберт башка кунакка килмәде. Ара-тирә Муса эшләгән мәчеткә кереп, җизнәсенең вәгазь сөйләгәнен тыңлап утыргандай булды. Юк, ул аның нәрсә сөйләгәнен аңламый да, ә болай, кая барып бәрелергә белмәгәнлектән килеп керә. Керә дә, күзләрен еракка төбәп, уйланып утыра. Кеше китә башлагач, ул да китә. Башкаларның вәгазьдән соң иман яктысы белән янган күзләре янында, Альбертның күзләре сүнгән шәмгә тиң... Юк, ул янып беткәнгә яки җил өргәнгә сүнмәгән. Аның януын күреп, берәү дә куанмаганга, яныннан илтифатсыз гына узып киткәнгә рәнҗеп сүнгән шәм бу. Никтер 19ы да тулмаган егетнең күзләре шулай карый, шулай күренә иде.

 

* * *

 

Альберт бүген авылга кайтырга тиеш иде. Шәһәрнең иң зур супермаркетларының берсенә кереп, азык-төлек җыйды да машинасын кабызырга китте егет. Шулвакыт, ишекне ачып керим дигәндә генә, арттан ниндидер тавыш ишетелде. Борылып караса, каһәр төшкере, тагын шулар тора... Берсе – таза гәүдәлесе спорт костюмы кигән, ара-тирә башын шыгырдатып, әйләндереп ала. Икенчесе - нечкә беләкле, кара күзлекле. Кулында тәсбих. Ул аның төймәләрен җитез генә тартып-тартып ала, авызындагы сагызын шартлатып алырга да онытмый. Өченчесенә карарга да куркыныч: кыйнаудан йөзе кап-кара булып көйгән бер кеше басып тора иде. Болар - Альбертның кайчандыр бик якын булган җан дуслары. Инде котылдым дигәндә генә, тагын эләктереп алдылар. Кабәхәтләр... ”Мин акча ясаучы машина гына бит сезнең өчен, тфьү! Ә мин сезгә чын дуслар дип ышанган идем”. Шулвакыт таза гәүдәлесе алгарак чыгып басты:

 

- Сәлам, братан, ничек хәлләр? Безне көтмәгән иден бугай?

 

Теге калган икесе ярарга тырышып, кычкырып көлгән булдылар.

 

- Сәлам. Сезне күптән күргән юк, бераз аптырадым да.

 

Таза гәүдә кисәк җиргә төкереп куйды:

 

- Аһ син, эт баласы! Безне алдалап качырмын дидеңме? Нәрсә, бер дә акча чыгарасы килмиме? Без синең белән башкачарак килешкән идек, әйеме? “Качсаң - үлем була” – дидек. Ә син нигә качтың? Гәүдәңне этләргә турап атканны көтәсең мәллә?

 

Альберт куркудан калтырана башлады: бу кабәхәтләрдән барысын да көтәргә була иде.

 

- Тәк, брат, яшисең киләме?

 

“ Тоткын” әйе дигән сыман башын селкеде.

 

- Бик яхшы. Безнең дә сине үтерергә кул бик кычытып тормый. Әгәр дә бер эшне эшләп бирсәң - туйганчы яшәрсең... Ок? Ә эш болайрак - Таза егет як-ягына карана-карана Альбертны читкәрәк алып китте:

 

- Тыңла. Беркөнне синең яныңа әтиең килгәнен күрдем. Машинасы ай шәп малай! Шундук ул машинада йөрисем килә башлады. Туктале, минәйтәм, дустымның әтисе ич бу дим, алып бирер әле, нигә бирмәсен? Кыскасы, менә шул, братан, бүген авылыңа кайт та, шул машинаны алып кил. Үтәмәсәң - бел аны, үзеңне генә түгел, бөтен якыннарыңны үтереп бетерәбез. Аңладың? Олы юлга үзең чыгарырсың. Без шунда көтәрбез. Хәзер китә аласың.

 

 Альберт, аңгырайган хәлдә, көчкә машина ишеген ачып, кереп утырды. Киткәндә аңа “җан дуслары” астыртын елмаеп, кул болгадылар, “көтәбез” дип кычкырдылар.” Эт җаннар! Әтинең машинасын урларга! Үз әтиеңнекен! Әйе, ул мине яратмый, үзе йөремсәк тә ди... Тик барыбер... Эһ, ник авылдан ул машина белән килгән инде әтисе?” - Менә хәзер улы ике ут арасында калды...

 

 Егет машинасын бар көченә куып кайтты. Капка төбенә тузаннар туздырып кайтып туктаган машинаны күреп, Миләүшә йөгереп чыкты. Аны күргәч, Альбертның чырае сытылды: ”Кеше көлкесе, туган өеңә ял итәм дип кайтасың, анда да йөрәк бу бозгыч чабарга тотына”. - Егет Габдулла абзыйның өйләнүен кабул итә алмады. Әллә каян күренә инде, картайган әтигә яшь хатын нәрсә өчен кияүгә чыгар икән? Әлбәттә, акча, йорт кирәк. Аларның йорты. Апасы белән бергә үскән йорт. Әниләренең соңгы сулышын алган йорт. Менә нәрсә кирәк ул хатынга! Ә әтиләре шуны аңламый, авыз суларын корытып ”Миләүшәм” дип өзгәләнеп тора!

 

- Әти кая?

 

- Исәнме, үскәнем. Нигә исәнләшмисең? Әтиең өйдә, әле син кайтканны белми дә. Әйдә өйгә кер, - хатын елмаеп куйгандай итте.

 

Улының кайтканын күреп ата шатланмады. Чөнки егет һәр кайткан саен клубтамы, өйдәме - давыл ясап китә. Бүген ни әзерләгән икән инде?! Коры гына исәнләшеп алганнан соң, чәй эчәргә утырдылар. Альберт күчтәнәчләр алып кайткан иде. Габдулла абзый Мәдинәнең тормышын сорашкан булды, Мусаның хәлләрен белеште. Егет җизнәсенең дини эшчәнлеген сөйли башлагач, ата кулын гына селтәде. Юкны бушка аударып йөри, янәсе...

 

 Кич җитте. Ата белән яшь хатын йокларга яттылар. Альберт ишегалдына чыкты. Җәйге саф һава, эһ! Өй артында агачта өздереп-өздереп сандугач сайрый. Аңа берни кирәкми, ашарына ризык, эчәренә су, кунып сайрарга агач, җылы төн булса ул шуңа риза. Ә Альбертка нәрсә җитми соң? Нигә ул бүген үзе теләмәгән җинаятьне эшләргә мәҗбүр? Нигә апасының барысы да җиңел бара, ә Альбертның бар да катлаулы? Егет, гомер булмаганны, Мәдинәдән көнләшеп куйды. Юк, әллә нинди булды шул Альбертның тормышы. Менә хәзер әтисенә хыянәт итәргә тора. Егет ике кулы белән башын кысты. Уф, авыр, авыр... Кайда барыйм, кайда башымны салыйм? Кинәт, егет Айсылуны исенә төшерде. Эһ, ничек яратты бит ул аны! Булмады бит, бергә булып булмады... Әти... син генә аердың! Син генә аердың безне! Мин хәзер ялгыз, ә син яшь хатының кочагында ятасың! Җаның тыныч. Менә хәзер тыныч булмас. Менә хәзер бозармын! Үч алыр вакыт җитте, әти! Һәр нәрсәгә җавап бирергә кирәк!

 

 Альберт әтисенең машинасын гараждан чыгарып, үзенең күп бәрелүләр күргән машинасын аның урынына кертеп куйды. Өйдәгеләр ишетмәделәр. Ишегалдындагы Актырнак кына төне буе йоклый алмады. Дымлы, моңсу күзләрен капкага төбәп хуҗасының кергәнен көтте дә көтте, тик хуҗасы гына күренмәде. Этнең күзләренә акрын гына йокы пәрдәсе элеп, алсу таң атты...

 

* * *

 

Иртәгесен Габдулла абзый машина ачкычын табалмый тәмам җәфаланды. Кайда гына калдырды икән соң? Мөгаен, машинасын бикләмәгәндер әле. Бу араларда онытылып, еш ачык калдыра башлады бит. Ир, йокылы-уяулы, ишегалдына чыкты. Гараж ишеге ябык, тик бикләнмәгән. Габдулла абзый, киерелеп, гараж капкасын ачып җибәрде. Тимер ишекләр теләр-теләмәс кенә ачылдылар. Шулчак атаның йөрәге “жу” итеп китте - аның өр яңа, кыйммәтле машинасы урынында, улының таушалган машинасы тора! Габдулла абзый хәлсезләнеп, гараж стенасына сөялде. Аңа хәзер ничек тә булса егылмаска кирәк иде... Абзыйның иреннәре кипте, башы әйләнде. Бераз хәл җыеп торгач, ул озын гәүдәсен көчкә сөйрәп, өйгә - Альберт йоклаган бүлмәгә керде. Егет урынында юк иде... ”Уйлаган идем, белдем шул буласын, үтерәм, яшәтмим мин аны” - ата кеше эченнән шундый сүзләр пышылдады. Аның аптырап йөргәнен күреп, Миләүшә уянып китте.

 

- Ни булды, кадерлем?! Нигә ишекле–түрле йөрисең, йокларга ирек бирмисең бит, - диде ул назлы тавыш белән.

 

Шашып калган Габдулла абзыйны бу сүзләр тагын да тилертеп җибәрде, ул караватта яткан хатынына кычкырырга тотынды:

 

- Син дә ачуымны китереп торма әле! Машинаны эзләшер идең ичмасам. Әнә, гаражга чыгып кара, минем машина урынында теге юньсезнең машинасы балкып утыра анда!.

 

Миләүшә ничек торганын да белмәде. Альбертның да өйдә булмавы ачыклангач, хатын нәфрәтле күзләре белән иренә төбәлде:

 

- Күпме әйттем мин сиңа, кайтмасын, йөртмә ул малаеңны бу тирәдә дип. Инде машинаң күптән сатуда торадыр. Әле безнең дә башны бетерә ул! Хәзер Казанга шалтырат. Мәдинәләрдә качып ятмый микән? Туганнарында түгелме?

 

Альбертны таба алмадылар. Хәер, ул качмады да. Көне буе машинаны кабул иткән иптәшендә ял итеп ятты, кичкә таба сыра эчеп керде. Вакыт төнге унберне ваклый башлагач кына, егет йортына таба кузгалды. Кайтып җиткәч, ишекне ачыйм дип ачкычны тыгуы булды -ишек үзеннән-үзе ачылып китте. Баксаң, өй ишеге бикләнмәгән дә икән бит. Әллә кешеләр дә бар инде, сөйләшкән авазлар ишетелә... Альберт ялгышмады - зал ягында аның кайтканын көтеп, әтисе, үги әнисе һәм берничә милиция хезмәткәре утыра иде.

 

* * *

 

 Мәдинә ул көнне теләмичә уянды. Уянды да бүген булачак вакыйгаларны, хәлиткеч минутларны күз алдына китереп ятты. Я Раббым, бу көннең тууына караганда тумый калуы мең өлеш артык бит! Бәхетсез көн, газаплы көн булачак ул! Бүген аның энесен хөкем итәчәкләр! Кем диген әле, газиз әтиләре бит. Ниләр булды?! Нигә болай килеп чыкты соң әле?! Энекәше бер карак кешегә ошамаган иде бит! Әллә инде юлдан язуы шул дәрәҗәгә җиткердеме?! Мәдинә чыланырга өлгергән күзләрен сөртеп алды, торып киенә башлады, чәчләрен тарады. Аңа соңга калырга ярамый, чөнки ул да судка гаепләүче якның кызы һәм гаепләнүченең апасы буларак чакырылган иде.

 

 ...Менә суд залы. Аның яраткан энесе һәм әтисе - судның төп геройлары бүген. Ата кеше улын гаепләп нидер сөйли, вакыт-вакыт стакандагы суны йотып ала. Тамагы кибә бугай бичараның, каты итеп кырып-кырып куйгалый. Гаепләнүче өстәле артында энесе утыра. Аның янәшәсендә якларга торган адвокаты да юк, гомумән, аңа барыбер булса кирәк. Егетнең ябык, аксыл йөзен сакал баскан, күзләре, әлеге күренешкә битараф булып, әллә кая - бер бушлыкка төбәлгәннәр. Иреннәре юләр бер елмаю белән елмаялар. Әллә акылыннан шашкан инде? – Мәдинәнең йөрәге дерт итеп китте.

 

- Димәк, сез - Хәсәнов Альберт - үзегезнең гамәлегезне кире какмыйсыз?

 

- Һмм... Ничек дип әйтим... Әйе, үзем урладым... Әтинең үз өлеше дә бар әле урлауда...

 

Габдулла абзый сискәнеп китте: Ни сөйли ул юләр малай?

 

Судья бу сорауга тукталырга дип кирәк тапты:

 

- Нигә әтиегезнең дә өлеше бар дип саныйсыз? Ул үзе биреп җибәрдеме әллә?

 

- Юк, әти бирәме соң?! Мине сөйгән кызымнан аерды ул.

 

Габдулла янында утырган Миләүшә әллә нишләп китте: әллә мине яраткан инде бу егет?!

 

- Бу хәл мин мәктәптә укыганда булды. – Альберт күп еллар элек булган вакыйганы, бүген күргәндәй озаклап сөйләргә тотынды. Мәдинә ул сөйләгән саен хәлсезләнә барды, кычкырып еламас өчен каты итеп иреннәрен тешләде, яшь чыгармасын диеп нык итеп күзләрен йомды -әмма тыелу мөмкин түгел иде, ул йөгереп суд залыннан чыгып китте. “Я Раббым, нинди хурлык, нинди гарьлек! Балаларына шундый газаплар тудырсын өчен әтигә кияүгә чыктыңмыни соң син, әни? Әллә инде иреңне шушы суд залында оятка калдырыр өчен малай тудырдыңмы? Газиз Аллаһым, сабырлык бир, сабырлык бир, сабырлык бир! Мәдинә тәрәзә төбенә сөялгән хәлдә елады да елады. Әнием... Синең үлгәнеңә күпме еллар була, минем үсмер чорым, яшьлегем синсез үтте. Әмма мин һаман да күңелем белән синең үлемеңә ышана алмыйм. Син читтән күзәтеп, ”Минсез нишлиләр икән болар?” – дигән кебек тоела миңа. Күргәнеңчә, гаиләбез таркалды, әнкәй, безне җыеп торырга син кирәк! Мәдинә балачагындагы гүзәл мизгелләрне исенә төшерде. Әле дә хәтерендә, бер җәйдә аларның әнкә песиләре җиде песи баласы китерде. Шундый матурлар, шундый йомшаклар! Хәтта әниләре Нурия дә аларны сөйми түзә алмады: бер соры төстәгесен кулларына алып сыйпады, муенын иркәләде. Бу күренешне күреп, Мәдинә белән Альберт бик сөенделәр - алар да әниләре артыннан кабатлап, калган песи балаларын да сыйпадылар, муеннарын кашыган булдылар. Шулай шатланышып яшәп ятканда, әнкә песи кинәт юкка чыкты. Бер көн кайтмады, ике көн, өч көн... Нәни песиләр әниләрен әй көттеләр, әй көттеләр. Тик песи күренмәде. Мәдинә аларга аш ашатты, сөт чыгарды. Кечкенәләр теләр-теләмәс кенә ашадылар, гел бергә җыелышып, боегып утыра торган булдылар. Аларны күреп, Мәдинәнең күзләренә яшь тулды:

 

- Әнием, аларга авыр бит, әйеме? Алар елыйлар бугай, әнә Актүшнең күзләре яшьле.

 

- Бардыр, кызым. – Әни кеше нәни кызын кочагына алды - Менә күрәсеңме, һәркем өчен дә әни шулай кадерле була. Кешеләр өчен дә шулай... Әнине беркем дә алыштыра алмый. Әни - баланың иң якын кешесе, кызым. Бу минутта ана баласын тагын да кысып кочаклады, йомшак чәчләрен сыйпады. Мәдинәгә шундый әнисе булганга рәхәт, бик рәхәт иде.

 

...Бу вакыйганы искә төшергәч, Мәдинә тагын да үксеп еларга тотынды. Урамда яңгыр ява иде. Тамчылар тәрәзә пыяларына шап итеп килеп бәреләләр дә, ихтыярсыздан, бер-берсен уздыра-уздыра агып төшәләр. Мәдинә кулларын пыялага куйды. Салкын, рәхәт... Эһ, урам тәрәзәсенә бәреп яуган тамчыларның салкынын тойсаң икән! Минем күңелемә кирәк сез, тамчылар! Минем янган йөрәгемә кирәк сез! Мәдинә куллары белән тәрәзә аркылы булса да, әлеге тамчыларга кагылырга теләде. Әмма салкын пыяла бу эшкә рөхсәт бирмәде. Яшь хатынның дымлы куллары гына, килешергә теләмәгәндәй, салкын пыяла буйлап, шуыштылар да шуыштылар.

 

* * *

 

Альбертны биш елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Габдулла абзый гаиләсе хәзер тынычлап калгандай булды. Бигрәк тә Миләүшә шатланды: атаның карак улына хәер-фатихасы юклыгын, шул сәбәпле, йортны да аның исеменә яздырмаячагы көн кебек ачык иде. Менә Мәдинә бар-барын... Ул йомшак кыз, аны ничек тә булса ризалатып булыр, ире дә бик тарткалаша торган кешегә ошамаган. Тик Мәдинә Миләүшәне соңгы арада борчый башлады. Дөресрәге, аның бетмәс-төкәнмәс шалтыратулары. Шалтыраткан саен кыз әтисенә Альбертны төрмәдән чыгаруын үтенеп елый, аның көннән-көн юләрләнә баруын сөйли. Иренең балаларына бирешүеннән бик курка иде Миләүшә. Бу Мәдинәсен дә әйтер идем, һаман үз сүзен сөйли. Имеш, энесе теләп урламаган, аны мәҗбүр иткәннәр... Ялган инде болар.

 

Шундый тынгысыз көннәрнең берсендә, Мәдинә белән Муса әтиләре янына кайтып төште. Миләүшә күрше авылга кунакка киткән иде. Хәл-әхвәл сорашып, чәйләп алгач, Муса мәчеткә - икенде намазы укырга китте. Кыз белән ата беръялгызы калды. Альберт мәсьәләсен күтәрү өчен менә дигән вакыт иде бу.

 

- Әтием, Альберт көннән-көн сула, берни ашамый. Сөйләшүе дә әллә нинди шунда. Ул акылыннан язган бугай.

 

- Димәк, юләрләр йортына күчерергә кирәк булыр, дәвалансын.

 

- Әти! – Мәдинәнең күзләреннән яшьләр тәгәрәде - Үзең уйлап кара, дәвалана аламы ул анда? Аңа гаилә җылысы кирәк. Ярату кирәк. Син төрмәдән чыгарырга булышсаң - без аны Муса белән үзебездә яшәтер идек.

 

Ата кеше көлеп куйды:

 

- Шуннан? Әллә аны рәтләнер дип уйлыйсыңмы? Аның тилерүенә ышанмыйм мин. Хәйләкәр! Син беркатлы сабыйны шулай алдый ул! Әмма мине алдый алмас!

 

- Әткәем... Зинһар, чыгар аны кире. Аллаһ хакына димим, чөнки син барыбер Аның барлыгына ышанмыйсың, хет әни хакына ярдәм ит! Хәтерлисеңме, ул сиңа үлгәндә ”Балаларга зинһар терәк бул, ялгышсалар ачулана күрмә, кичерә күр” – диеп үлгән иде. Хәтерлисеңме?

Габдулла абзый уйга калды. Хәтерли. Хәтерләмиме соң?! Нуриясенең хәлсез кулларыннан үпкәндә, хатын зур күзләрен көч хәл белән ачып болай диде:

 

- Габдулла, бергә яшәгәндә күп кайгылар күрсәттең. Ул йөргән хатыннарыңа да, сиңа да үпкәләмим, хәзер кичердем инде. Тик зинһар балаларны ташлама, аларга карата игътибарлы була күр! Яратуыңнан, назыңнан мәхрүм итмә. Бала-чага ялгышмый тормый, аларны аңларга тырыш. Мәдинәнең кыз бала булуына эчем поша, юньле бәндәләр насыйп итсен иде Раббым! Альберты кызу канлы, сиңа ошаган. Менә аны юлдан язар дип бик куркам.

 

Габдулла аны тынычландырырга тырышты:

 

- Син нәрсә инде, кадерлем? Ул хатыннар белән оялтма инде, үземә дә кыен бит. Балалар үсәр алар. Мин яхшы акча табам. Менә сине яшәтәсе иде бит...

 

- Бу мөмкин түгел, Габдулла... Йөрәгемнең нинди хәлсез икәнен үзең беләсең... Аның ни сәбәпле авырта башлавын да яхшы беләсең... Шуңа күрә, үзеңнең балалар һәм минем алда булган җаваплылыгыңны онытма. Бел - син әни дә, әти дә булып каласың..

 

...Нурияне җирләгәннән соң, бу сүзләрне гел уйлап йөрде Габдулла. Ятимнәрен юатырга тырышты, чәчләреннән сыйпап йоклатты. Тик вакыт үтү белән, һәрнәрсә үз урынына урнашты, яралы йөрәкләр ямалды, күздәге яшьләр кипте. Үч иткәндәй, Габдулла тормышына тагын яңадан-яңа хатын-кызлар килеп керә башлады. Юк, берсенә дә өйләнергә теләмәде ул. Болай рәхәт бит. Хатының каршында җаваплылык та юк. Тик соңгысы гына капкынга эләктерде үзен - Миләүшә башәйләндергеч гүзәллеге, нәфис тавышы белән үзенә каратты да куйды. Ничек өйләнгәнен дә сизми калды ир кеше.

 

- Әтием, мин җавап көтәм!

 

Ата кеше уянып киткәндәй булды.

 

- Һмм... белмим, уйлыйм әле...

 

- Әти, бүгеннән энем өчен үзем җавап бирермен. Тик зинһар чыгар гына. Бу хакта Миләүшәгә әйтә күрмә. Ул белми дә калсын. Чөнки белсә - сиңа тынычлык бирмәс.

 

...Соңгы чиктә ата ризалашты. Тик үзенең таләпләрен дә куярга онытмады:

 

- Бүгеннән монда эзен дә атламасын! Сез дә бик кайтырга тырышмагыз! Миләүшә кайтканыгызны яратмый бер дә. Аннан атна буе ызгышабыз. Хәтерең калмасын, син сораганны үтәдем инде мин.

 

- Әлбәттә, әткәй... Мәдинә дымлы күзләрен балкытып елмайды. Бу минутта аны, бер яктан, энесенең иреккә чыгу шатлыгы канатландырса, икенче яктан, әтисенең ”кайтмагыз” дигән сүзе көйдерә иде.

 

* * *

 

 Альберт, төрмәдән туры Мусаларга кайтты. Җылы өй, тәмле ризык, елмаю-көлүләр... Муса белән Мәдинә үзара шаярткалап сөйләшәләр, Альбертка төрттереп алырга да күп сорамыйлар. Гомумән, бу йортта башка төрмә турында сөйләшмәделәр, бөтен сүз дә киләчәктәге хыяллар хакында гына барды. Мусаны Суриядә яшәүче мөселман дусты кунакка чакырган, имеш. “Өчегез дә килегез, өем киң, гаиләм тату“ дигән... бер рәхәтләнеп ял итеп кайтырлар иде менә. Ир белән хатын бер-берсен уздыра-уздыра гөрләшәләр, шул арада Мәдинә пирог пешереп ала, тагын табын әзерли башлый. Аның һәрбер хәрәкәтеннән Муса кызык табып көлгән була. Мәдинә ”Аһ, сине!” дигән булып аны ачуланып ала...

 

 Әмма Альберт алар тудырган атмосферага кереп китә алмады. Күзләрен бер ноктага төбәгән хәлдә уйланды да уйланды. Нишләргә аңа хәзер? Тормышын ничек башларга? Бу апа белән җизни ташламас та... Ни уку, ни эш, ни гаилә... Егет төрмәдән соң акрынрак фикер йөртә торган булып калган иде. Сүзләрен дә, элеккеге кебек тиз-тиз сөйләми, авазларны суза төшеп сөйли... Әллә кыйнаганнар инде?! Ул үзен кеше буларак түгел, ә бары бер тереклек иясе итеп кенә тоя. Ул хәзер кеше түгел, аңа хәзер барыбер. Хәер, теге вакытта да шулай булды бит. Тотсыннар, төрмәгә япсыннар - аңа барыбер иде. Шуңа күрә ул машинаны биреп җибәрүгә, үзе дә калага баручы автобуска утырып китте. Монда ул үзенең ирекле тормышы белән саубуллашып барды, балачагын уйлады... Ул башка кайтмас инде, соңгы күрүедер туган ягын. Егет сумкасыннан таблеткалар чыгарды. Теге кабәхәтләрнең берсе, “авыр булганда, эчәрсең” диеп чалбар кесәсенә тыгып калдырган иде. “Дару” капкач, Альберта тагын да рәхәт булып китте. Никтер, аның башка кайгырып утырасы килми иде. Һәм кайгырмады да. Төрмәдә генә егет әлеге даруны кабат эчә алмады, ул булмагач тилерде, шашты. Наркотик матдә канга таралырга өлгерсә дә, Альбертның яшәү мөмкинлеге бар иде әле. Аны дәваладылар. Менә хәзер сәламәт ул. Тик кайсы юлны сайларга? Кабат элеккеге юлны дәвам итеп, үзеңне, шул рәвешле, юкка чыгарыргамы? Әллә тормышны яңадан башларгамы?

 

 Төн җитте, барысы да йокларга яттылар. Альберт кына йоклый алмый җәфаланды. Бер сәгать үтте, ике, өч, дүрт... Берзаман кемнеңдер кыштыр-кыштыр киенгәне ишетелде. Җизнәсе төнге намазын укырга торган булса кирәк. Менә хәзрәт тәһарәт алды, кыйблага карап намаз укырга тотынды. Альберт, аны яхшырак күрер өчен, акрын гына ул укый торган бүлмәгә керде. Менә җизнәсе тезләренә таянып нидер укыды да, җиргә тезләнеп, башын намазлыкка каплады. Пышын-пышын нидер укый, бераз торып утыра да тагын ята. Шулай дәвам итте. Менә Муса намазын тәмамлады, кулларын күтәреп, дога кылырга тотынды, Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорый башлады:

 

- Рәхмәтле бер Аллаһым, кылган намазымны кабул кылсаң иде. Дөньяларга иминлек, тынычлык бир, бәла-казалардан үзең сакла. Әти-әниемнең күңеленә иман нурлары салсаң иде. Мин алар өчен бик борчылам, Раббым, аларның җәһәннәм утында януын теләмим. Әй Аллаһым, эшемдә уңышлар бир, гаиләм тату, тыныч булсын. Мәдинәгә саулык-сәламәтлек, сабырлык бирсәң иде. Соңгы сулышыбызга кадәр, синең тугры колларың булып яши алсак иде.

 

Әй Раббым, Мәдинәнең әтисе Габдулланың күңеленә дә иман нурлары салып, аны динсезләр арасыннан аерып алсаң иде.

 

Әй Аллаһым, Габдулла улы Альбертка да мәрхәмәтле булсаң иде. Аның күңелендәге ямьсез уйлар урынына, матур уйлар тудырсаң иде. Башка ялгышлар эшләмәсен, гөнаһ эшләр кылмасын иде. Әй Раббым, аның иманын арттыр, күркәм холыклы кыз насыйп ит.

 

 Әй шәфкате чиксез булган Аллаһ, һәммәбез дә Синең яраткан колларыңнан була алсак иде. Зинһар безне туры юлдан алып бар, шайтан юлына иярүдән Үзең сакла. Әй Аллаһым, биргән нигъмәтләреңә меңнән-мең шөкер, Аллаһ әкбәр! - Муса тәмам итеп, йөзен сыпырып куйды. Намазлыгын җыеп, матур итеп төрде. Шулвакыт, бүлмәдән чыгам гына дигәндә, ул кемнеңдер мышык-мышык елаганын ишетте. Тавыш ирләрнекенә ошаган, я Раббым, әллә каен энесе инде?! Муса кабалана-кабалана тавыш килгән якка килгәч, ни күзе белән күрсен - бүлмә читендә, ишеккә эленгән пәрдәләрне йөзенә каплап, сыгыла төшеп Альберт елый иде.

 

* * *

 

Бүген Муса халыкка ”Мөселман гаиләсе нинди булырга тиеш?” дигән темага вәгазь сөйләде. Сүзен тәмамлап, халык белән хушлашканда кичке дүрткә якынлаша иде инде. Шулчак, хәзрәт янына йөгерә-йөгерә Альберт килеп җитте.

 

- Җизни, апа безне көтә-көтә көтек булгандыр инде. Авылга кайтырга соңга калабыз дип борчыла ул.

 

Муса акрын гына чалмасын салып куйды, чәчләрен тарады. Чынлап та, кай арада кич җиткән диген.

 

- Ул дөрес әйтә. Синең эшләрең беткәндер бит? Икенде намазын юлда туктап булса да укырбыз. Соңга калырга ярамый, Альберт, киттек.

 

Алар Мәдинәне алырга дип өйгә кайттылар. Хуҗабикә табын әзерләп куйган, үзе бертуктамый йөренә.

- Сез, егеткәйләрем, нигә телефоныгызны алмадыгыз? Мин берәр хәл булгандыр дип борчылып беттем. Ярар, Муса вәгазь сөйләгән ди, син ник алмадың, Альберт?

 

- Апа... мин ни... ишетмәдем. Егет, ит ашаганда тотылган мәче кебек куырылып торды да, елмаеп куйды.

 

- Их, сезне... Әйдәгез, тизрәк ашагыз. Муса, аш салыйммы?

 

- Юк, кадерлем, мин тук, Аллаһка шөкер. Авылга ашыгырга кирәк.

 

- Нигә син шулай пырдымсызланасың? Хәтта юньләп ашамыйсың да. Болай ярамый инде, бераз үзеңне дә карарга кирәк. - Мәдинә иренә кайгыртучан караш ташлады, ул чыннан да Муса өчен бик борчыла иде.

 

- Алай димә, кадерлем. Бер минутны да бушка уздырырга ярамый. Мин үзем өчен, гаиләм өчен, динем өчен тырышырга тиешмен. Ашауга килгәндә, борчылма, ач йөргәнем юк минем. Алай да... бик тәмле ис чыккан... Кһм... Ашамый булмас ахрысы. Ирләр табынга утырыштылар.

 

Муса машинада куып йөрергә яратмый. Акрын гына, уйлый–уйлый, киләчәккә планнар корып кайта. Аның бу гадәтен белгәнгә, Мәдинә аны юлда сөйләштерми. Уйлансын, кешегә бераз үз уйлары белән ялгыз калып, ял да итәргә кирәктер бит. Тик бүген хатынның сөйләшәсе килде. Аның бу теләген сизеп, Муса төрттереп куйды:

 

- Кадерлем, әйтер сүзең бар ахыры.

 

Җизнәсенең сүзләре Альбертка бик кызык тоелды. Апасының нишләргә белмичә кайтуын күреп, аның күптән көләсе килеп утыра иде инде. Ул кычкырып көләргә тотынды.

 

- Нигә көләсең, Альберт?

 

- Кызык ич. Әйдә безнең арага кереп утыр, чөкердәшеп кайтырбыз.

 

- Болай да сөйләшергә мөмкин. Син бер дә кеше йөрткән машинага утырып кайтырга яратмый идең бит әле, ничек чыдыйсың?

 

- Хмм... Апа белән җизни арасында кечкенә малай булып, иркәләнеп кайтуы - үзе бер рәхәт бит... Бу сүзләрдән өчесе дә гөрелдәтеп көлделәр. Тик егетнең шаярып әйткән сүзләрендә хаклык юк түгел иде. Альберт, кинәт моңсуланып, тәрәзәгә карады.

 

- Әти белән күрешәсем килми минем.

 

 Бу сүзләрдән Муса белән Мәдинә аптырап калдылар. Әле генә шаяруга корылган сөйләүшү хәзер инде җитди төс алды. Мәдинә ашыгып, егетне битәрләргә тотынды:

 

- Ни сөйлисең син, энем? Син әтинең машинасын урладың, ә ул сине шул килеш тә төрмәдән коткарды. Оят түгелме сиңа? Өйгә кайткач, авыз-борыныңны салындырып йөрисе түгел, өстәвенә, әти авырый да.

 

- Динсез безнең әти. Ул Аллаһка ышанмый. Димәк, киләчәктә аны җәһәннәм көтә. Шулай бит, җизни? - Альберт, тыныч кына кайткан Мусага текәлде. Ир, юлга текәлгән хәлдә, сөйли башлады:

 

- Дөреслектә, без динсезләр белән көрәшергә тиешбез. Аллаһ изге китабында шулай ди. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы бар: Габдулла абзый - сезнең әтиегез. Начармы ул, яхшымы, динлеме, динсезме - ул сезне үстергән кеше. Сезнең алда әтиегезнең хакы зур. Сез бу дөньядан аның ризалыгын алып китәргә тиешсез. Өченчедән, сабыр булырга кирәк. Менә уйлап кара, Альберт, син кайчандыр үзең дә дин тотмый идең, мәчеткә кереп, мине кыйнап чыгасың килгән вакытлар да булгалады. Акрынлап, ник кергәнеңне аңламасаң да, минем вәгазьләрне тыңлый башладың. Бу - синең күңелеңдә иман бөреләнә башлаган вакыт булган. Күңелең дәва эзләп алып керә иде сине. Тик синең кирелегең барысын да җимерде, эчеңдәге әллә нинди начар хис синең бу юлга керүеңә каршы килде. Шуңа озак вакыт адашып йөрдең, гөнаһ артыннан гөнаһ кылдың... Тик Аллаһның рәхмәте белән, син бүген дөрес юлга басып киләсең, киләчәктә тагын да күркәм холыклы мөселман булып китәрсең дип ышанам. Кем белә, бәлки әтиегез дә Аллаһны таный башлар? Күңеле иман нуры белән тулыр? Безгә Раббыбыздан ярдәм сорарга, сабыр итәргә кирәк. Ә Аллаһ мәрхәмәтле, барчабызны ишетеп, күреп тора.

 

 Апа белән энекәш Мусаны тын калып тыңладылар. Башка беркем дә сорау да бирмәде, сөйләшмәде дә. Хәер, тагын ни дип сорыйсың, Муса аларга барлык хакыйкатьне ачып биргән иде бит инде.

 

* * *

 

 Соңгы арада Габдулла абзый нык кына чирләп китте. Баш әйләнү, йөрәк хәлсезлегенә түзәр идең әле, бил сызлавы һич тынгы бирми. Берзаман, абзый бөтенләй урыныннан тормас булды, кайчан карама, билем кузгала дип, җылы урынын саклап тора башлады.

 

 Ире чирләп киткән көннәрдә, Миләүшә чын күңелдән авыруны кайгыртып йөрсә дә, тора-бара туя башлады. Ул гына да түгел - Габдулла абзый ашарга сораса - пешерергә вакытым юк дип авызын турсайтып куя, күптән инде кино-концертка барган юк дип зарлана.

 

 Аның бу кыланмышына Габдулла абзый бик аптырады: Ничек инде ирең авырып ятканда аны тәрбияләмисең? Мин сәламәт вакытта гына кирәкмени аңа? Ирнең үзен кызганудан күзенә яшьләр килде. Беркемгә дә кирәкми бит ул хәзер. Ялгыз ул, ялгыз, балалар да кайтмый хәзер әнә. Теге вакытта әйткәнне истә тоталар инде болар. Һәй, хәзерге акылы булса, бу Миләүшәдән куркып торыр идеме соң ул? Имеш, яратмый. Яратмасын. Габдулланың үзен дә яратмый бит хәзер. Белеп тора: йорт малайга яздырылган дисәң, иртәгә үк китәчәк ул.

 

 Шулай тирән уйларга бирелеп ятканда, капка төбенә машина килеп туктады. Габдулла абзыйларга күптән машина килгәне юк иде инде. Миләүшә, аптырап, тәрәзәдән карады. Карады да, ап-ак йөзе кап-кара булып көйде, юка иреннәре тагын да нечкәрә төштеләр.

 

- Балаларың кайткан.

 

Хатынның бу сүзләре салкын гына чыкса да, иргә алар бик матур, бик назлы булып ишетелделәр. Ул кабалана-кабалана юрганын рәтләргә кереште, киемнәрен төзәткәләп алды. Миләүшә дәшми-тынмый гына киенә башлады. Аның бу гамәленә Габдулла абзый бик аптырады:

 

- Син кая барасың? Кунакларга чәй әзерләмисеңмени?

 

- Мәдинә әзерләр инде. Мин бүген дус хатынымда кунам. Үзегез генә сөйләшеп утырыгыз. Алайса мин барыбер артык сезнең яныгызда.

 

 Юк, Миләүшә үзен бу гаиләдә беркайчан да артык итеп тоймады. Киресенчә, ул Мәдинә белән Альбертка үзенең тулы хокуклы икәнен күрсәтергә теләде, әтиләре тулысы белән аныкы - бары Миләүшәнеке генә иде. Менә бүген аның бу “җаны сөймәгән” кунакларны сыйлап утырасы килмәде. Соңгы арада бер эшкә дә ярамый башлаган ире генә җитмәгән, болары кайтып төште...

 

 Берзаман ишектә шау-гөр килгән тавыш ишетелде. Иң беренче Муса керде. Керде дә, ягымлы итеп хуҗаларга сәлам бирде, кечкенә бүлмәдә яткан Габдулла абзыйны күреп, аның янына килеп утырды, хәлләрен сорашты. Бабай кеше беренче тапкыр киявенә сокланып карады: кара әле нинди күркәм кеше икән бит ул! Күпме, кагуларга карамастан, кайтуын дәвам итә, балакай, берәү булса, күптән кызын ташлап киткән булыр иде инде.

 

 Муса артыннан, ишектә Мәдинә күренде. Кыз алсу күлмәк кигән, чәчләрен яулык астына яшергән.

 

- Нихәл, әти? Билең һаман сызлыймы?

 

- Сызлый шул, эчмәгән дару калмады. Хастаханәдә ятып чыкмый булмас инде. Ата кызын бик сагынган иде:

 

- Кая, кочаклыйм әле бер, кызым.

 

- Әлбәттә. Мәдинә, елмаеп, үзе үк әтисен кочаклап алды. Кочаклашканда, Габдулла абзый кызның гәүдәсенә ниндидер гадәти булмаган күренеш сизде:

 

- Кызым, әллә... Әллә онык алып кайтасыз инде безгә? Мәдинә белән Муса оялып кына бер-берсенә карадылар да,башларын аска иделәр.

 

- Әйе, әткәй. Кыз диделәр.

 

- Бик хуп, бик хуп... Ата кешенең кинәт күңеле тулып китте. Ул үзен кемгәдер кирәк итеп хис итте. Күптән тойганы юк иде бит инде мондый рәхәтне. Әллә бөтенләй тоймадымы?

 

- Исәнме, әти!

 

Ишектә озын буйлы, төз гәүдәле Альберт күренде. Егет “кһм” дип тамагын кыргалады, кая куярга белмәгәндәй, кулын чалбар кесәсе тирәсендә йөртте.

 

- Әйбәт, улым! Ничек үзең? Атаның чыннан да улының нинди хәлдә икәнен беләсе килгән иде. Мәдинә ”шашкан ул” диеп үк киткән иде бит.

 

- Минем дә яхшы. Билең каты авыртамы? Егетнең сораулары шулкадәр гади, кыска булуларына карамастан, әтисе белән мондый тонда сөйләшеп өйрәнмәгән Альберт өчен чиксез кыен иде.

 

- Нык шул. Озаккамы сез?

 

- Без өч көнгә кайттык. Мәдинә чытлыкланып көлеп алды. Ата аңа җавап итеп тыныч кына елмайды. Өч көн, өч төн балаларың яныңда була дигән сүз бит әле. Ә кайчакта, бер минутны да үткәрә алмый азапланасың. Туйганчы сөйләшеп утырып була дигән сүз бит инде бу. Шулай гына була күрсен.

 

 Урамда кара төн үзенең җәймәсен каплап өлгергән иде инде. Менә берзаман берәм-берәм утлар сүнә башлады. Акрынлап бөтенесе дә сүнеп бетте. Бары урам читендәге бер йортта гына төне буе берөзлексез ут балкыды. Аның эчендәге кешеләр бүген йоклап торуны кирәк дип тапмадылар: сөйләштеләр дә сөйләштеләр булса кирәк. Хәер, ул кешеләрнең күңелләре бу сөйләшүгә күпме еллар сусап йөргән иде бит. Менә хәзер, теләгең чынга ашкан мәлдә генә, кара төн килде дип, ничек йокларга ятарга мөмкин инде?! Төн дә үзенә буйсынмаган өчен аларга үпкәләми, киресенчә, шатлана гына. Бу адәм балалары кайчандыр үзләрен ялгыз хис итеп, елый-елый үзенә сыенганда, күпме юатырга теләгән, әрнегән иде бит ул. Хәзер алар бергә, алар ялгыз түгел. Тыйнак төн акрын гына - кара юрганына тезелгән энҗе-йолдызларын җыеп алды да, еракка - башка җирнең күген караңгылык белән каплап, тыныч төннәр, сихәтле йокылар бүләк итәргә китте. Ә төннән соң, акрын гына таң атты. Күрәсең, аның да бу бәхетле өйне күрәсе, назлы җилләре белән сыйпыйсы, хуш исле һавасы белән хушландырасы килә иде.


Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»