поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2010 Экология

Нурланыш алган ризык ни белән яный?

Татарстанда чәчүлек орлыкларын радиация белән нурландыру буенча тәҗрибә эшләре башланды. Быел республика бу өлкәдә пилот проекты буларак катнашты. Татарстан кырларына нурланыш алган 120 тонна орлык чәчелде. Нәтиҗәдә, аномаль корылык булуга да карамастан, гади орлык чәчелгән җирләргә караганда, тәҗрибә участокларындагы уңыш 22 процентка күбрәк булуы белән сөендерде.

Европада бу алым инде күптән кулланыла икән. Әйтик, Америкада ашау ризыкларын узган гасырның 50 нче елларында ук радиацияләштерә башлаганнар. Белгечләр фикеренчә, радиация ризыклардагы куркыныч микробларны юкка чыгара. Хәзерге вакытта Төньяк Африкада мандарин, әфлисун ише җимешләрне дә нурланыш аша үткәрәләр. Шул рәвешле аларның саклану вакыты озыная. Әмма шул ук белгечләр исбатлавынча, андый җимешләрнең мондый эшкәртүдән соң файдасы гына калмый. Нидерландта әлеге алым ярдәмендә балыкларның һәм башка диңгез продуктларының саклык вакытын озынайталар икән.

 

Нурланыш дигәннән, Чернобыльдә, Хиросимада булган вакыйгалар, алар йогынтысында туган балалар һәм мутант хайваннар турында ишетеп, укып белгәннән соң табигый бер сорау килеп туа: мондый нурланыш алган ризыкларны ашау безгә ни белән яный, киләчәк буынга аның тәэсире нинди булыр?

 

Гаммастерильләштерү программасын авыл хуҗалыгы тармагына кертүнең икътисадый мөмкинлекләре зур, әлбәттә. Нурланыш ярдәмендә уңдырышлылыкны арттырырга, төрле паразитлардан, корткычлардан котылырга була, дип раслый белгечләр. Бүген җыеп алынган бодай уңышының дүрттән бер өлеше, бәрәңгенең яртысы диярлек, итнең 30 проценты озак саклана алмыйча бозылып, череп юкка чыга. Югалтуларның төп сәбәбе – культураларның төрле корткычлар белән, ит, балык ризыкларының складларда сакланган вакытта төрле бактерияләр белән зарарлануына бәйле. Хәзерге вакытта дөнья­ның 69 илендә ризык продуктларының 80 процентын нурландыру рөхсәт ителгән. 34 илдә бу ысул даими кулланылып килә.

 

Атом-төш афәтенә каршы Татарстан җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов мондый тәҗрибәләр тирә-як мохиткә, кешеләр сәламәтлегенә зыянлы дип раслый.

 

– Гамма-стерильләштерү гамма-нурланыш бәрабәренә тормышка ашырыла. СССР чорында, мәсәлән, 80 нче еллар ахырында хайваннарга, туклану ризыкларына гамма-нурланыш үткәрү буенча тәҗрибәләр ясалган. Пущино шәһәрендәге Фәннәр академиясенең биофизика институты уздырган тикшеренүләр шуны раслаган: радиация тәэсиренә дучар булган бәрәңгедән радиотоксин бүленеп чыга, ә мондый ризыкны ашаган тычканнарда мутацияләнү күренеше биш тапкырга күбрәк күзәтелгән һәм төрле авыруларның барлыкка килүенә сәбәпче булган. Шулай булгач, нурланыш алган ризык куллану төрле авыруларга китерә, буыннан буынга күчә дип әйтергә җирлек бар, – ди белгеч.

 

Ә менә КФУның микробиология кафедрасы доценты Павел Зеленихин сүзләренә караганда, кешеләр арасында радиофобия дигән чир таралу сәбәпле, радиация сүзе белән бәйле һәрнәрсәдән куркып калу киң чагылыш тапкан.

 

– Чыннан да, нурланыш аша уздырылган һәрбер продуктта токсиннар барлыкка килә. Әмма, мисал өчен, шундый бәрәңгене пешергән очракта, токсиннар тулаем юкка чыга, – дип раслый галим. – Нурланыш бөртекле культураларны черетә торган гөмбәчекләрдән дә саклый, бактерия­ләрне үтерә. Биредә нурланышның дозасына гына игътибар итәргә кирәк, – ди ул.

 

Альберт Гарапов фикеренчә, радиациянең куркынычсыз дәрәҗәсен берничек тә билгеләп булмый. Заманында атаклы генетиклар радиациянең үсемлек генотибына нык тәэсир итүен раслаган. Азык продуктларын нурландыруга каршы чыккан белгечләр үзләренең бу хактагы борчуларын белдереп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат юллаган. Фәрит Мөхәммәтшин исә бу өлкә өчен җаваплы органнарга әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү бурычын йөкләде.

 

Әлеге проектның тирә-як мохиткә булган зарары турында белү өчен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать итмәкче идек. Кызганычка, моның өчен җаваплы бүлектә нибары бер генә белгеч булып, анысының да хәзерге вакытта авыру сәбәпле эштә булмавы аркасында, сорау ачык килеш калды. Әмма:

 

– Гамма-стерильләштерүгә караганда да икътисадый яктан отышлырак һәм экологик куркынычсызрак технологияләр бар, – ди Альберт Гарапов. – Мисал өчен, бөртекле культураларны сабан ашлыгы һәм уҗым культуралары белән аралаштырып утыртырга мөмкин. Моны кулланып караганнары булды, ул заманында әйбәт бәя дә алды. Әмма ни өчендер киң җәелеш кенә тапмады. Моннан башка минераль ашлама, пестицид кулланмыйча гына да уңышны арттыра торган куркынычсыз технологияләр дә җитәрлек. Әмма аларга карата кызыксыну юк.


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 215 | 26.10.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»