поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.10.2010 Мәдәният

Күңелебез бизәкләре

Нижгар төбәге татар мәктәпләрендә милли тәрбиягә шактый зур әһәмият бирелә. Мәсәлән, Сергач районының Кочко-Пожар урта мәктәбе базасында берничә ел инде милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, халык аваз иҗатын саклау һәм үстерү буенча эксперименталь мәйдан эшли (җитәкчесе – директорның тәрбия буенча урынбасары Эльмира Абдрахманова). Биредә башка мәктәпләр катнашы белән төрле милли-мәдәни чаралар уздырыла. Бүтән мәктәпләрдә дә ачык чаралар оештырыла. Печә мәктәбендә балага исем кушу йоласын бик матур, эчтәлекле итеп әзерләгәннәр иде, Шөбиледә гаилә бәйрәмен укучылар әти-әниләр белән бергә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кызганыч, быелдан бу мәктәпләр башлангыч итеп кенә калдылар.

Ә Кочко-Пожар, Камка, Грибан урта мәктәпләрендә укучыларны милли рухта тәрбияләү өчен, югарыда әйткәнемчә, күп эшләнә. Менә 18 октябрьдә Камка мәктәбендә район урта мәктәпләре директорларының тәрбия буенча урын-басарлары өчен “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән темага семинар уздырылды. Анда район методкабинеты белгече Т.Н.Иванова, Кочко-Пожар, Грибан, Богородское, Лопатино урта мәктәпләре вәкилләре катнашты. Кунак-ларны хөрмәтләп каршы алганнан соң, директор урынбасары Галина Курмаева слайдлар ярдәмендә милли-патриотик тәрбиянең юнәлешләре, максатлары турында сөйләде. Аннары 8-11 класслар укучылары “Каз өмәсе” кичәсен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу тамашаны карарга әниләр, әбиләр дә җыелган иде.

 

 Залны борынгы авыл өе итеп бизәгәннәр. Чаршау артында карават, карават янына бишек элгән. Зур мич, сәкеләр, чиккән өстәл япмалары... Халык аваз иҗатын туплау, өйрәнү, саклау буенча биредә укытучылар Нурия Сәинова, Гөлнур Мангушева, Хасибә Хамзина күп эшлиләр. Алар моннан биш-алты еллар элек укучылар белән өйләргә кереп йөреп әүвәлге киемнәр, көнкүреш әй- берләре җыйганнар, өлкән яшьтәгеләрдән җырлар, әйтемнәр, такмаклар, кич утырганда уйналган уеннарны язып алганнар. Һәм фольклор кичәләре уздырганда барысын да кулланалар, балаларның күңеленә һәм хәтеренә сеңдерергә тырышалар. Укучылар әти-әниләре, апалары белән бергәләп өс киемнәре тегәләр, калфаклар, алъяпкычлар чигәләр. “Каз өмәсе”н күрсәткәндә дә өсләрендә үзләре теккән киемнәр иде.

 

 Бәйрәмне башлап татар теле укытучысы Гөлнур Мангушева Камка халкына гына хас булган гореф-гадәтләр, йолалар, җирле мишәрләрнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Аннары “Каз өмәсе” күренешен күрсәттеләр. Кызлар әүвәлге җырлар җырлап кагырчын сыердылар. Әби өенә күрше рус авылыннан дус карчык кунакка керде. Алар үзара үткәннәрне искә алып сөйләштеләр. Бу рольләрне оста итеп Мангушева Гүзәл һәм Какушкина Гүзәл башкардылар.

 

 Әбекәйләр киткәч, кич утырырга кызлар янына егетләр килде. Җырладылар, биеделәр, каеш сугу, былаука (биредә йөзек салыш түгел, былаука салыш булган) салу кебек уеннар уйнадылар. Барысы да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Моңа укытучылар Г.Курмаева, Г.Мангушева, Х.Хамзина зур көч куйганнар, барлык мәктәп коллективы да тырышкан, әлбәттә. Авылдашлары да якта калмаган: гармунда авыл агае Рәшит Сафаров уйнады, Әнисә Царбаева белән алар такмаклар да башкардылар.

 

 Бу бәйрәмгә Түбән Новгородтан “Туган як” милли-мәдәни үзәге рәисе ярдәмчесе, “Туган як моңнары” ансамбле җитәкчесе Дамир Фәйсханов та иҗатташы Марат Муллин белән килгән иде. “Халкыбызның йолаларын саклауга зур көч куйган өчен укытучыларга зур рәхмәт. Бүгенге кичәдә катнашучы балалар, әлбәттә, туган авылыбыз йолаларын онытмаслар һәм кая гына яшәсәләр дә үз бала-оныкларына рухи мирас итеп тапшырырлар”, – диде Дамир үз чыгышында. Аннары алар Марат белән берничә җыр да башкардылар.

 

 Мәктәптә авыл тарихын чагылдырган музей-бүлмә бар. Андагы бай экспонатлар белән мәктәп директоры Р.Абубякиров таныштырды.

 

 Татьяна Николаевна, бүтән кунаклар мәктәптәге фольклор бәйрәменә югары бәя бирделәр. “Иң мөһиме – балаларның актив катнашуы. Ә аларның зур теләк белән рольләрен башкаруларыннан милли рух бөркелеп тора. Камка мәктәбендә, бүтән татар мәктәпләрендә дә милли тәрбиягә зур әһәмият бирелә, һәм алда да шулай булыр дип ышанам”, – диде Т.Иванова.

 

 “Милләт ул горурлык түгел, ә ата-бабаларыбыз телен, мәдәниятен саклау һәм аны балаларыбызга мирас итеп бирү бурычы”, – дигән башкорт галиме Роберт Нигъмәтуллин. Нижгар татар мәктәпләрендә бу изге бурычны үтәү өчен күп эшләнә һәм авылда мәктәп булган очракта милли тәрбия рухы сакланыр.

 

Автор фотосы.


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 43 | 22.10.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»