поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.10.2010 Милләт

Татар китабы ниләр күрми?

25 октябрь - халыкара мәктәп китапханәләре көне.

Самарага ике көнлек гастрольләр белән килгән Салават Фәтхетдинов үзенең концерт программасын туган телебезгә һәм Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен язуына 100 ел тулуга багышлаган иде. Эстрада җырчысы да бу теманы күтәргәч, без, татар газетасы, ничек читтә калыйк ди инде?  Бу проблема турында язган күренекле татар язучысы Мәдинә ханым Маликованың «Шәһри Казан» газетасында дөнья күргән «Китаплар язмышы – милләт язмышы» дигән күләмле язмасы да этәргеч ясагандыр, мөгаен.

Самара татарларының күпчелеге - шәһәргә тирә-як авыллардан килеп урнашкан кешеләр. Шуларның балаларының кайберләре ана телләрен бөтенләй белми икән бит. “Өйләрендә татар теле хөкем сөргән гаиләләрдә генә балалар ана телендә сөйләшәләр”, - дип әйтәбез дә, үзебез үк шикләнеп куябыз. Шул хәтле үк татарчамы икән соң ул тел? Күп очракта бала татарча аңлый, әти-әнисенә бер-ике гади җөмлә белән җавап бирә ала, телебезне ватып-җимереп, акцент белән, күп сүзләрне русчалатып сөйләшә. Бик сирәге генә саф татар телендә иркен фикер йөртә ала.

Ник соң бу шулай булып куйды әле? Озак еллар «Бердәмлек» татар газетасында эшләү дәверендә шундый фикергә килдем: телебезнең камиллеге, сыйфаты матур әдәби телдә язылган китаплар укудан һәм чиста татар сөйләмен ишетеп үсүдән килә. Чиста татар сөйләме үрнәге итеп Казан телен алсак, Самара өлкәсендә сөйләм алай ук матур түгел. Камышлы, Усман, Байтуган татарлары татарстанлылар теленә  якын телдә сөйләшәләр, кайбер интонацияләре генә аерманы күрсәтә. Похвистнево районының Гали авылында яшәүчеләр дә йомшак, тәмле телле халык. Ә менә Камышлыдан ерак та булмаган Иске Ярмәк авылы татарларының теле инде “к”, “ч” хәрефләрен русчалатып, каты иттереп әйтүләре белән аерылып тора. Мәчәләй авылында да “ч” хәрефен бик үзенчәлекле итеп, “ц” кебек әйтәләр.

Самарага якынлашкан саен татар теле төрле үзенчәлекләргә “байый” бара. Красный Яр районы Кызылсу авылы халкы, мәсәлән, бөтенләй Ульян, Пенза мишәрләре кебек сөйләшә, алардан якын гына булган Тупли авылы татарларының да үзләренә бертөрле сөйләме бар. Игътибар белән тыңлаган кеше бер авыл кешесен икенчесеннән сөйләме буенча бик ансат аера алыр иде. Менә шундый татарча “микс”ка Самарада тагын татарчаны яхшылап белмәү дә килеп кушыла.

Татар теленең үз сүзләре яки күптән үзләштерелгән, аңлаешлы гарәп алынмалары була торып та, кирәксезгә рус сүзләре куллану безнең якларда киң таралган. Туган телебез бозыла бара, күп кенә сирәк кулланыла торган сүзләрне балаларыбыз гына түгел, олылар да аңламый. “Татар теленең тарихына күз салсак, әдәби татар теленең ХХ гасырда гына урам теленә әверелүенә инанырга була. Кол Галидән Габдрәхим Утыз Имәнигә кадәр 525 ел узган, тел сизелерлек үзгәреш кичермәгән. Утыз Имәнидән Тукайга чаклы 125 ел вакыт үткән, тел сакланган. Ә Тукайдан соң, дөресрәге Октябрь Революциясеннән соң, без Тукайны тәрҗемәсез аңламый башладык”,  - дип яза Рәсим хәзрәт Хәбибулла.

Бу халәттән чыгуның тик бер генә юлы бар - татар телендә язылган классик әсәрләр  уку. Моңа  аеруча басым ясыйм, чөнки шундый көнгә калдык - кем бераз каләм кыймылдата, кем акча таба ала – шул үзе язган әсәрләрен китап итеп бастырып чыгарырга хокуклы дип саный. “Сам себе режиссер”га цензура да, әдәби редактор да, корректор да кирәкми. Матур тышлыкка төрә дә, китабын сатуга куя. Ә әдәби татар теленә сусаган кеше мондый китапка юлыга калса, кәефе бермә-бер төшә, әлбәттә. Чөнки укучы китапны энҗе сүзләр тезмәсе, гыйлем чишмәсе эзләп ача, ә нәтиҗәдә хата өстенә хата, төзелеше дөрес булмаган җөмләләр, җитлегеп бетмәгән фикерләр таба. Бу хәл татар китабының үзкыйммәтен төшерә, әсәрләр уку теләген кайтара.

Әйе, язучылар бар. Укучылар да бар, ди. Тик менә Татарстаннан читтә яшүче әдәбият сөючеләргә сыйфатлы китап табуы бик читен була башлады. Бар иде заманалар, татар китабын ерак тарафларга илтеп җиткерү югары җитәкчеләрнең бурычы итеп куелган иде. Минем әни, рус теле укытучысы, Камышлыга яисә Кләүлегә барса, сумка тутырып китаплар алып кайта иде. Рус классиклары китаплары арасыннан Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалимнәрның шигырь җыентыклары килеп чыккалый иде. Татарлар яши торган төбәкләрнең китап кибетләрендә һәм китапханә киштәләрендә ул вакытларда “Татарская литература” дип язылган махсус урын була иде бит. Хәзер инде ул чакларны сагынып сөйләргә генә калды.

СССР таркалгач, милләттәшләребезне үз ана телендә рухи азык белән тәэмин итү системасы юкка чыкты, язучы белән укучы арасындагы күперләр ишелде. Менә инде ике дистә ел узып китсә дә, алар торгызылмады, яңалары корылмады.

Аның каравы, илдә китап сәүдәсенең яңа системасы калкып чыкты һәм үсеп килә. Кибетләр, шул исәптән китап кибетләре дә, хосусый милек, чөнки хөкүмәт алып-сату белән шөгыльләнми. Кибет хуҗалары сатудан алынган табыш хисабына яшиләр, ә татар әдәбияты алар өчен отышлы товар түгел.

Беренче елларда “Бердәм-лек”  газетасы редакциясенең сату бүлеге дә, башка татар эшмәкәрләре дә Татарстанда чыга торган матур әдәбиятны алып кайткалыйлар иде. Тора-бара әдәби китаплар, ислам темасына багышланган брошюралар белән алышты-рылды. Инде карыйм, алары да юкка чыгып, СD, DVD дисклары гына сатуда калды хәзер. 

Димәк, китап сөючеләргә матур әдәбият эзләп китап-ханәләргә генә мөрәҗәгать итәргә кала. Самара шә-һәрендәгеләре безнең өчен өметсез. Анда татар китаплары бөтенләй юк. Тик  “Яктылык” татар мәктәбе һәм Халыклар дуслыгы йорты китапханәләрендә  генә та-тар телендәге әдәбиятны табып була. Шәһәр җирендә татарча басма укыйсыгыз килә икән, “Казан утлары”, «Идел», “Сөембикә” кебек калын журналларга язылырга кирәктер, мөгаен.

Ә районнар һәм авыл-ларыбыз китапханәләре хәленә килгәндә, китаплар фонды туксанынчы еллардан бирле бөтенләй тулыландырылмаган. Ниһаять, былтыр, егерме елга беренче тапкыр, өлкә хөкүмәте район китапханәләренә китап алу өчен акча бүлеп биргән. Камышлы районына тигән 42 мең сумга укучы балалар өчен китаплар кайтарылган. Әлбәттә, рус телендә. Ә менә татар телендәге матур әдәбиятка әлегә чират җит-мәгән, күрәсең.  Камышлы район китапханәсе методисты Гөлүсә Әһлиуллинаның сүз-ләренчә, ике ел элек җирле авторлар үз инициативасы һәм акчаларына нәшер ителгән Фәния Кәримованың һәм Әсгать Шәрәфиевнең китаплары китапханәләргә килеп эләккән. Шуның белән вәссәләм. Китапханәче бераз уйлап торганнан соң:

- Туксанынчы еллар башында кемдер бераз акча биргән иде. Китапханәчеләр үзләре Казанга барып, шу-ңа татар китаплары алып кайттылар. Кызганычка, кем акча биргәнен әйтә алмыйм, мин ул вакытта бала белән өйдә утыра идем. Менә шул китаплар һаман кулдан кулга йөриләр әле. Ә хәзер Казанда нинди яңа китаплар бастырылганын да белмибез, - дип хәтерен яңартты. - Райондагы ун китапханәдә  барлыгы 7115 татар китабы санала. Даими китап уку-чыларыбыз аларны яттан беләләр, шуңа күрә яңаларын сорап йөдәтәләр. Әмма без аларга берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Массакүләм матбугат чараларын яздырып алырга гына да акчабыз юк бит. Былтыр кызлар белән үзебезнең 3,5 мең сум хезмәт хакыннан кушылып, район газетасына язылган идек, ә менә “Бердәмлек”кә языла алмадык...»

Мин шулай ук Похвистнево район китапханәсенә дә шалтыратып, хәлләрен сораштым. Анда да татар китаплары юк, үзәктән милли басмалар белән тәэмин итү дә каралмаган икән.

- Гали авылына спонсорлар татар китаплары кайтар-ганын ишетеп беләбез, ә Яңа Мансур һәм Мәчәләй авыллары китапханәләре совет заманындагы китаплар белән әле дә яши,  - дип җавап бирделәр анда.  -  Район китапханәсенә быел егерме елга беренче тапкыр  акча бирелде. “Метида” китап кибетенә барып, рус телендәге кирәк китапларны сатып алып кайттык. Фондыбыз шулай ел саен яңара торса да, шатланабыз инде.

Гали авылы китапханәсенә шалтыратып тормадым, барысын да үзем күреп кайтырга булдым. Анда да башка татар авылларындагы хәл дисәм,  бик аз ялгышырмын кебек. Ник аз гынамы?

- Гали авылында милли җанлы эшкуарлар бар, - дип сөйләде миңа китапханәче Фәһимә Зарипова. - Былтыр безгә эшкуар Расих Латыйпов - 5 мең, тегермән тотучы эшкуар Рамил Мостафин 5 мең сум акча бирделәр. Шушы 10 меңгә былтыргы Сабантуйга Казаннан килгән китап сатучылардан татар китаплары сатып алдым. Шул 40 - 50 китапны укучыларыбыз дөр килеп укыдылар. Китапханә иске китаплар белән укучыны үз тирәсендә тота алмый шул. Менә 60 - 70нче елларда без яратып укыган Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәрен яңадан укып чыккан идем - элек су кебек йоткан китап  хәзер актуальлеген югалткан, укырга кызык түгел... Һәр заманның үз китабы була, шуңа күрә һәр елны китап фондын яңартып тормасаң, заманадан арта калуыңны көт тә тор.

Көндәлек матбугат чара-ларына да языла алмыйбыз. Эшкуарларыбыз Камил Исха-ков, Сәйфулла Маннанов биргән садака акчаларын “Похвистневский вестник”, һәм “Волжская коммуна” газетасына язылу өчен тоттык, башкаларына җитмәде. Ә татар газета-журналлары безнең китапханәне күптән инде читләп узалар...

Менә шундый күңелсез хәлләр. Камышлы белән Похвистневода бу шулай булгач, башка районнарга шалтыратып та тормадым. Китапханәдә татар китабы таба алмаган, татар телендә көндәлек матбугат укымаган татардан нинди тел байлыгы көтәргә була инде?  Телнең сафлыгы, камиллеге турында сүз куерту бөтенләй урынсыз кебек күренә. 

Алай да, компьютер хөкем сөргән заманда аптырап утыру бер дә килешмәс иде. Аптырасагыз да, йөдәмәгез әле, туганнар! Интернетның tatarlar.ru сайтына керегез дә, җаныгыз теләгән китапны табып алып укыгыз. Дөрес, яңа гына кибеттән кайткан, типография буявы исе аңкып торган, матур-матур рәсемнәр белән бизәлгән, кыштырдап торган китап түгел инде ул. Шулай да, китап сөюче өчен үзенә күрә бер юл. Һәркемгә ачык юл.

Тик барыбер, яңа татар китапларын укучыларга җиткерү эшен ничек тә юлга саласы иде бит. Кулыңа яңа гына нәшрияттан басылып чыккан үз телеңдәге китапны алып уку – нинди бәхет бит ул! Ә интернет кына бу бушлыкны әле озак тутыра алмаячак. Татар китабына, татар теленә булган соңгы мәхәббәт хисләрен аяк астыбызга салып таптамас өчен Татарстан хөкүмәтенең дә, җирле милли оешмаларыбызның да көчле теләге кирәк.

 Фотода: Гали  авылы Мәдәният саре директоры Асия ӘҺМӘДИЕВА (сулдан уңга), китапханәчеләр Роза КАЮМОВА һәм Фәһимә ЗАРИПОВА. 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»