|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2010 Шоу-бизнес
“Генераль репетиция”8нче һәм 9нчы ноябрьдә Казанда – гаҗәеп концертлар! Татар эстрадасының иң якты йолдызлары бер сәхнәдә чыгыш ясый.
Ноябрь башында "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе тамашачыларын Яңа ел тамашасында катнашырга чакыра. Традиция буенча, көз көне төшерелә торган тамаша Яңа ел төнендә күрсәтеләчәк. "Генераль репетиция" дип аталган концерт "Пирамида" концертлар залында уза. Тамашаны "Мунча ташы" юмор театры артистлары Гамил Әсхәдулла белән Рөстәм Хәсәнов һәм Камал театры актрисасы Гөлчәчәк Гайфетдинова алып бара.
"Генераль репетиция" – чын йолдызлар яңгыры! Үзегез карагыз: Татарстанның иң популяр җырчылары бер сәхнәдә чыгыш ясый:
– Салават, – Зәйнәп Фәрхетдинова, – Айдар Галимов, – Зөфәр Билалов, – Венера Ганиева, – Рәсим Низамов, – Резидә Шәрәфиева, – Зөфәр Хәйретдинов, – Зөһрә Шәрифуллина, – Нәфкать Нигъмәтуллин, – Гүзәл Уразова, – "Казан егетләре" төркеме, – Лилия Муллагалиева, – Җәвит Шакиров, – Айгөл Бариева, – ИлСаф, – Алсу Әбелханова, – Вил Усманов, – Зөлфия Шакирова, – Рөстәм Закиров, – Бәширә Насыйрова, – Равил Галиев, – Дилә Нигъмәтуллина, – Илдар Хәкимов, – Иркә Гайнемөхәммәтова, – Филүс Каһиров, – Илсөя Бәдретдинова, – Зиннур, – Эльвира Хәйруллина, – Илназ Минвәлиев, – Ләйсән Хафизуллина, – Булат Нигъмәтуллин, – Зөлфия Минһаҗева, – Тамчыгөл, – "Рәхәт-Лукум" төркеме, – Альбина Апанаева, – Марат Фәйрушин, – Энҗе Шәймурзина, – "Фәрида-Алсу" дуэты, – Нурзадә һәм башкалар!
Концертлар 18 сәгатьтә башлана. Билетлар – (843) 5-700-700 телефоны буенча.
Елның иң күркәм тамашасында сезне көтеп калабыз!
|
Иң күп укылган
|