поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.10.2010 Мәдәният

БЕРЕНЧЕ «ДО»НЫ КЕМ ӨЙРӘТӘ?

«Алло! Привет! Мин әле бу. Алиюша белән Алишка килгән идек әле. Слушай, кайсы кружокка бирергә икән? Синеке кайсысына йөргән иде әле? Шундамыни? Карап-карап торам да, аңа кеше аз язылган кебек…» Алиш исемендәге балалар иҗат сараена Ачык ишекләр көненә баргач ишеткән сөйләшү бу. Бер ханым баласына шулай шөгыль сайлады… Базарда бәрәңге сайлаган кебек, әйеме? Бала күбрәк язылганы яхшырак булырга тиеш, янәсе… Кайсы түгәрәккә бала күбрәк язылган – шунда барабыз, без башкалардан киммени?!

Ачык ишекләр көнендә Алишка җыелган халык! Мәктәпләр үзе эчендә сәнгать һәм музыка мәктәпләре, төрле студияләр, түгәрәкләр ачып, балаларның дәрестән тыш вакытын тулысынча «яулап» алырга тырышсалар да, заманында үзләре йөргән данлыклы пионерлар сарайларын истә тотып булса кирәк, ата-аналар балаларын төрле иҗат үзәкләренә алып килергә тырышалар. Аларның бу «ностальгиясе» мәктәп бюджеты өчен «плюс» түгелдер дип беләм. Чөнки мәктәпкә дә, әлбәттә, балалар бакчаларына да, өстәмә белем биреп, өстәмә акча эшләргә кирәк, ә гаилә бюджетының балаларга өстәмә белем өчен каралган өлеше дә, баланың башы һәм вакыты да резинадан ясалмаган. Димәк, конкуренция.

 

Әйдәгез, күзәтик әле – киләчәкнең халык артистлары, сәнгать эшлеклеләре кайда үсә микән? Киләчәктә таныласы биючеләр беренче балеткаларын кайда кигәннәр дә, ат казанасы җырчыларга беренче «до»ларын, «ре»ларын, «ми»ләрен кем өйрәтә икән?

 

Бераз статистика: Татарстанда 2009-2010 уку елында Мәдәният министрлыгына караган 103 музыка мәктәбе, Мәгариф һәм фән министрлыгына караган 64 сәнгати–эстетик юнәлешле мәгариф учреждениесе (болар – гомумбелем бирү мәктәпләре каршындагы музыка мәктәпләре һәм балалар сәнгать уку йортлары) бар иде, болардан тыш мәктәпләрдә төрле студияләр, ансамбльләр, түгәрәкләр булуын да исәпкә алсаң, безнең балаларның байтагы музыка белән шөгыльләнә икән бит. Мәгариф системасы статистикасына караганда буенча гына да – ел башына 30 мең 268 укучы өстәмә белем ала.

 

Башкалабызның музыкаль белем бирүче иң дәрәҗәле уку йортыннан – шәһәр үзәгендә урнашкан П.Чайковский исемендәге 1нче музыка мәктәбеннән башлыйк. Ул биредә София Гобәйдуллина укыган булуы белән дә дан тота. Гаҗәеп традиция: үзе монда укыган ата-ана баласын, һичшиксез, шушында китерә икән. Баладан музыкант ясау максаты куелмаса да, аның музыка мәктәбендә укуы әһәмиятле дип уйлыйм. «Без теләсә кайсы баланың мөмкинлекләрен ачып, аны үстерә алабыз, нигезле академик белем бирәбез, - ди Казан шәһәренең П. Чайковский исемендәге 1нче музыка мәктәбе директоры Я.И. Туркенич. – Әлбәттә, искиткеч талантлы, өметле балаларга күбрәк игътибар ителә. Чөнки мин музыкант булып туарга кирәк дигән фикердә торам, бөтен баладан да Моцарт ясап булмый. Андый үзенчәлекле сәләт сизелмәсә дә, безгә килгән бала югалмый. Чөнки сәхнәдә цензура калмады, матбугатта коммерция өстенлек итә, акча түләп теләсә кемне сәхнәгә чыгарып була шуңа күрә балаларыбызны зәвык тәрбияләп кенә коткара кала алабыз». Сыйфатлы белем кыйммәтле товарга әйләнгән заманда ТР Мәдәният министрлыгына караган музыка мәктәпләрендә укуның бик арзан булуын да әйтү урынлы булыр. Әйтик, фортепьянога өйрәнү өчен аена 231 сум түләргә кирәк, махсус хор бүлеге – 121, ә трубада уйнарга өйрәнү өчен нибары 59 сум. Шул бәягә хор да, сольфеджио да керә. Беренче класс программасын бирүче әзерлек төркеме генә бераз «кыйммәтрәк» – 330 сум. Күрәсез, бөтенләй «юк» бәяләр. Хәтта, музыка коралының бәясен кушсак та (өйрәнү өчен тотылганны да алырга була), артык «тешләми». Димәк, балаларыбызның көннәр буе экраннар алдында утырып «бозылып бетүендә» телевизорга – мәгънәсез мультик, компьютерга кирәксез уеннар «тутырган» «кемнәрдер» түгел, ә балабызны каядыр йөртергә вакыт һәм мөмкинлек тапмаган үзебез гаепле түгелме соң?

 

Алда телгә алынган А. Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда да балага 6 яшь тулгач, аны җырларга да, биергә дә, рәсем ясарга да бушка өйрәтә башлыйлар. Аңарчы – түләүле. Һәм арзан түгел. Әйе шул, «Минем балам өч яшьтән җырлый, дүрт яшьтән бии», дип мактану мөмкинлеге кыйммәтле рәхәтлек, җәмәгать.

 

Кемдер «Бушлай сыр капкында» гына дигән мәкаль белән килешә икән, рәхим итсен, ата-ананың калы-ы-ы-ын кесәсеннән акча алырга әзер урыннар байтак. Шәһәр үзәгендәге бер иҗат үзәгендә баланың бер дәресе 200-300 сум тора. Белүемчә, заманында Puma буларак танылган Римма хәзер шунда шөгыльләнә. Джаз өйрәнә ди. Мондый затлы-кыйммәтле үзәкләр башкалабызның башка районнарында да, республикабыздагы шәһәрләрдә дә җитәрлек. Сорашкаласаң, табарга була – баланы өйгә килеп «Созвездие-Йолдызлык» кебек конкурсларга әзерләүче педагоглар да бар. Бер дәрес 300 сумнан башлана ди.

 

Нигезлеме-нигезсезме – сабыйларыбызның күбесе артист булырга хыялланып үсә – бу һич тә начар түгел. Аларның талантын ачу өчен конкурслар да бар. Дөрес, аларның «Созвездие-Йолдызлык» кебек эстрада юнәлешен алганы гына аеруча популяр. Башкалары тыйнаграк үтә. Хәер, быел «Татар моңы» кысаларында «Яңа гасыр» каналы үткәргән «Җырлы-моңлы балачак» конкурсы да шактый кызыксыну тудырды булса кирәк. Әмма болар, алда әйткәнемчә, эстрада юнәлеше. Мин, ана буларак, баламны шоу-бизнес дигән иттарткычка кереп, фарш булып чыгуын теләмәс идем. Нигә аның ныгымаган тавышын көчләргә? Нигә үз вакыты белән алланганын-балланганын көтмәскә? Баласын интектереп музыка мәктәбенә йөрткән, ачулана-ачулана фортепьянода уйнарга өйрәткән ата-аналардан көлсәләр көлсеннәр, мин шул «көлке» ата-аналар армиясендә.

 

«Ноталар илендә» вәзгыять шулайрак. Инде бию дөнясына күз төшерик. Кыз бала тәрбияләүче һәр ата-ана баласы азмы-күпме бии белергә тиеш дип саный. Мин дә шулай уйлап, шактый ишекләрне «шакып» карадым. Дөресен әйтим, баланы биетү җырлатуга караганда шактый кыйммәт тора икән. Әйтик, Казан хореография училище атнага бер тапкыр сәгать ярым биеткәнгә 850 сум сорый, атнага ике биеткәндә бәя меңнән шактый узып китә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә менә дигән «Юлдаш» балалар төркеме бар. Алар «Йолдызлык» фестиваленең лауреатлары да булдылар. Бәяләре училищеныкына караганда бераз арзанрак. «Дорога из города» эстрада биюләре театры да балаларны биергә өйрәтә. Атнага ике тапкыр дәресләр 600 сум тора ди. Былтыргыдан фәлән сумга арткан. «Казан» милли мәдәни үзәгендә дә бию төркеме бар дип укыдым үзәкнең рәсми сайтыннан. Дөрес, күрсәтелгән номерда телефонны алып җавап бирүче табылмады. Алда телгә алынган Алишта да биетәләр. «Алишевец» студиясе мәктәпкәчә яшьтәге балаларны – 1200 сумга биетә, мәктәп укучыларын – бушка. Спорт-бал биюләре дә арзан тормый. Кыскасы, биергә теләгән һәм акчасы булган кешегә биергә урын күп. Бию өчен махсус костюм, чешки-балеткалар, махсус келәм кирәген дә санасаң… Тагын шунысы бар – бала бии икән, ул кайдадыр чыгыш ясарга тиеш. Бу аңа стимул. Төрле мәдәният сарайларында, балалар иҗат йортларындагы бию студияләре, гадәттә, андый мөмкинлекне тудыра. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә үзенең Казандагы концертларында «Юлдаш» балаларын сәхнәдән әйләндереп чыгара. Хореография училищесы андый мөмкинлек бирми, әмма балалар алдына чын профессионаллар кебек зур таләпләр куеп өйрәтә. Балагызны профессиональ биюче ясау максаты куймагансыз икән, җиңелрәк урын сайларга киңәш итәм. Без училищеның «Нәни аккошлар мәктәбе»ндә бер ел да укый алмадык – ташладык.

 

Биюне баланы бераз формада тоту дип аңлаучы ата-аналар өчен модель агентлыкларының мәктәпләре дә кулай булыр. Казанда алар тагын бардырмы-юктырмы, быел өчесе сентябрь аенда нәни модельләр мәктәбенә укучылар җыйды. Бәяләре бөтенесенеке бер чама – атнага бер тапкыр берничә сәгать шөгыльләнү – 1 мең сумнан артыграк. Программада хореография дәресләре дә бар дип ышандыра оештыручылар. Бөтен чакырган җиргә «борын тыгарга» яратучы буларак, берсенең кастингына без дә барып караган идек, сәүдә үзәге уртасына подиум ясаганнар да, шунда балаларны йөртергә кирәклеген күргәч, борылып китеп бардык. «Минем кызымның урыны подиумда түгел», – дидем.

 

Хәер, бию белән җырдан тыш «артистлану» мөмкинлеге бар бит әле. Әйтик, бик күп мәктәпләрдә, иҗат үзәкләрендә драмтүгәрәкләр эшли. Алда телгә алынган Алиштагы театр студиясен хөрмәтле педагогыбыз Фирдания Исмагилевна һәм мөхтәрәм артистыбыз Хәлил Мәхмүтов җитәкли. «Тукай шигырьләреннән башлыйбыз» дип Хәлил ага. Камал театрының иң талантлы актрисаларының берсе – Ләйсән Рәхимова театр студиясеннән үк кабынган якты йолдыз.

 

Нәтиҗә: Казанда һәм шәһәрләр яки район үзәкләрендә яшәүчеләр өчен баланы сәнгатькә һәм мәдәнияткә якынайтып үстерү, «аппетитың» зур булмаса, әлегә зур чыгымнар сорамый. Һәрхәлдә, спортка караганда арзанрак. Баланы музыкага өйрәтү, җырлату һәм биетү «аны сәхнәгә пропискага керттем» дигән сүз түгел бит әле. Күңеле – җырлый икән, җырласын, бии икән – биесен…



Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»