поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.10.2010 Җәмгыять

ХАТЫН-КЫЗНЫҢ ШӘРӘЛЕГЕ – КЕШЕЛЕК ӨММӘТЕ ҮЛЕП БЕТҮЕНӘ СӘБӘП

Хатын-кызны ялангач калдыруны хуп күрүче хәзерге заман модасы Европа цивилизациясен үлеп бетүгә алып бара. Хәтта үз биләмәләрендә дә ул башка этнослар көндәлек тормышта өлешчә эксгибиционизмга (җенси билгеләрнең ачык белдерелүенә) тыю булганнары белән торган саен күбрәк алмаштырыла. Җир йөзендә европалыларның урынын үз хатыннарының әхлакый сафлыгын һәм яшертенлеген саклый алган һәм шуның белән бергә шулай ук үз ир-атларын да саклый белүче халыклар алмаштыра. Беренче нәүбәттә, болар – ислам дөньясы халыклары.

Ирләрдә җенси теләк кузгатучы хатын-кызның күркәмлеген күзгә бәрелеп тора торгандай итүне “җенси тетрәнү” булдыру рәвешендә карарга мөмкин. Шуның аркасында импотенциягә һәм яман шеш авыруларына китереп җиткерүче “җенси яктан читкә кагылганлык”ның катлаулы эчке организм комплексы башлана. Бу хакта күренекле табиб, академик Л. А. Китаев-Смык үзенең “Стресс психологиясе. Стрессның психологик антропологиясе” («Психология стресса. Психологическая антропология стресса») дигән фундаменталь монографиясендә яза.

 

“Кулланылыш җәмгыяте” өстенлек иткән илләрдә соңгы дистә елда хатын-кызларның нәфислеген, фәнни тел белән әйткәндә, икенчел җенси билгеләрен басым ясап күрсәтүче һәм ялангачландыручы мода буенча тегелгән кием-салым нормага әйләнде. Хатын-кызның шәрә корсагы һәм кендеге, түбәндәрәк ни барлыгын дәлилләүче символ сыман баш катыргыч гадәтилеккә әйләнде, тәнгә сыланып торучы йомры формалар, җилбәгәй ачып җибәрелгән муен һәм күкрәк тирәсендәге зур изүләр күңел аздыра, ярсыта... Физиологик күзлектән чыгып караганда, боларның һәммәсе дә – ир-атларда көчле җенси теләк уятучы сексуаль сигнал.

 

Һәрбер ярсыну теләккә китерергә тиеш: табигать тарафыннан салынган механизмы шундый. Ир белән хатын арасындагы эрос – нәсел булдыру коралы, ул үзенең барлык очракларында да организмга рәхәтлек бирә һәм файдалы. Нормаль эротик аралашуның һәм уңышлы җенси мөнәсәбәтләрнең искиткеч уңай тәэсире барлыгын без яхшы беләбез. Шуңа күрә дә, аерым алганда, традицион диннәр өйләнешүне һәм ирле-хатынлы булып яшәүне хуп күрә.

 

Әгәр дә ярсыну еш кузгалса һәм нәтиҗәсез булса, күзаллауларга кысрыклап чыгарылып, аңлаудан туктый. Урамда, офисларда, шәһәр транспортында хатын-кызларның күркәмлегенә ир-атлар еш тап булса, алар үзләренең җенси хискә бирелү омтылышын хәтта сизүдән дә туктый. Әмма ир-егетләрнең аңына кереп урнашкан җенси ярсыну канга андроген җибәрүен дәвам иттерә, әмма инде онкологик яктан зарар-зыян китерми торган күләмдә, ә концероген дозировкада “бәхетсез аталыкны яраксызга чыгару”ның эволюцион механизмнары катнашып китә.

 

Шәһәр кешесе уртача алганда мондый сигналларга көнгә 100-200 тапкыр тап була. Нәтиҗәдә, еш ярсынып та, канәгатьлек алмаган ир-ат үз организмында эчтән куәтле, җимергеч, концероген һөҗүм ала һәм ул яман шеш авыруына илтеп җиткерә.

 

“XXI гасырның күп кенә хатыннары үзләренең ялангач аяклары һәм ачык изүләре белән ир-атларның сәламәтлегенә кабер казый. Топик киеп очрашуга барган һәрбер чибәркәй бары тик берәүне – бәхетле, ә барышлый ун ир-атны инвалид итә. Стриптиз биеп йөрүче кызларны инде, гомумән, Көнбатыш цивилизациясен чиргә сабышкан ир-атлар җәмгыятенә әверелдергән “күпләп юк итү коралы” дип санарга мөмкин”, – ди “Әссәлам” газетасы хәбәрчесе белән үткәргән әңгәмәдә Л. А. Китаев-Смык.

 

Шунысы кызык: хатын-кызларда “сексуаль стресс” аркасында килеп туган яман шеш авырулары ир-атларда була торганнардан үзгәрәк сыйфатларга ия. Хатын-кызлар онкологиясенең төп сәбәбе (күкрәк бизләрендәге аналык һәм күкәйлекләрдәге зарарсыз һәм яман шешләр) – җенси аралашу (сексуаль актлар) белән шөгыльләнеп тә, бала тапмау һәм имчәк баласын имезмәү белән бәйле. Хатын-кызларның катлаулы, эчке организмнарындагы структуралар бала тапмауларының һәм имезмәүләренең нәсел калдыруга сәләтсез икәнлекләренә сигнал буларак кабул ителә. Имеш, әлеге структура – гаиләдә, этнос өлкәсендә ир-атларның сексуаль потенциалын файдасызга читләштерүче кирәксез артык йөк. Биологик эволюция тарафыннан булдырылган популяция селекциясе механизмнары хатын-кызларны бала табуга сәләтсез кыла, әмма ир-атларны җенси яктан “сарыф итүче” хатын-кызларны бракка чыгара.

 

Ир-атларда – “сыра корсаклары”, ә хатын-кызларда билнең булмавы ир-атларда сексуаль уңышсызлыкка таруның стрессоген билгеләре булып санала. Бу – гәүдәнең эротик булмавын арттыра. Медицина статистикасы тарафыннан миокард инфаркты булу ихтималы белән билнең юанлыгы арасында турыдан-туры бәйләнеш барлыгы исбатланган. Күрәсең, шәхеснең үз кавемен, сексуаль арттыруда катнашмавы торган саен аның эротик яктан җәлеп итүчәнлеген киметә бара һәм соңыннан аны ырудан “бөтенләй сызып ташлый”.

 

Шәрәлекне һәм эротизмны гадәткә керткән, җәелдергән халыклар, этнослар (борынгы греклар, римлылар һ. б.) юкка чыккан һәм алар үлеп беткәннәрнең бары тик исемен һәм өлешчә телен саклап калган башка халыклар белән алыштырылган. Антик чор грекларын һәм римлыларны колачлап алган сексуаль азгынлык, ялангач тән культы, мөгаен, аларның бетү сәбәпләренең берсе булгандыр. Хәзер әлеге катлаулар тарих картасыннан юк ителгән. Әле шунысы бар: алар сугыш хәрәкәтләре аркасында түгел, ә эчтән җимерелгәннәр. Ә инде Содом һәм Гоморра шәһәрләрендә яшәүчеләр хакында Инҗилдә һәм Коръәндә язылганнар – күпсанлы мисалларның берсе. Алар табигать законнарын бозып һәм аның табигый механизмнарын җимереп, үз-үзләрен юкка чыгару юлыннан киткәннәр. Сүз уңаенда, “содомизм”, гомосексуализм – шул ук гедонизмның иң югары дәрәҗәдәге чагылышы, киемсез, шәрә йөрүгә илтүче җенси теләкнең өстенлек итүе.

 

Әмма үзләренең борынгы бабаларының традицион кыйммәтләрен саклаучы халыклар да әле яши. Барыннан да элек, болар – мөселман халыклары, әмма үз вакытында хәзерге славяннарның да нәсел-ыруы нәкъ шундый булган. Россиядәге барлык халыкларда да әле XIX гасырда да хатын-кызларның киеме гәүдәне иркен итеп капларлык, озын итәкле күлмәкләрдән, сарафаннардан һ. б. торган. Әлеге кием ачык төстә, бәйрәмчә, күптөрле төсле (күп очракта кызыл төс өстенлек иткән) булган. Алар, хатын-кызларны матурайтып, үзләренә ир-атларны караттырган, әмма эротик хисләр уяттырмыйча, берничек тә гәүдәгә сыланмыйча һәм һич кенә дә хатын-кыз күкрәген ассызыкламыйча. “Абайламый калу, махы бирү” дигән борынгы рус гыйбарәсен искә төшерик, ягъни уйламаганда гына яулык салу, чәчне чыгару – бу инде “ялгышлык җибәрүне, ахмаклык эшләүне аңлаткан һәм аны тиз генә төзәтергә кирәк булган”. Борынгы рус фрескаларына (штукатурка өстенә төшерелгән бизәкләр), иконаларга һәм кулъязмаларга, узган гасыр ханымнарының портретларына, крестьян хатын-кыз образларына игътибар итик – әхлакый сафлык бөркелеп торган матур хатын-кыз киеме культурасын күрербез. Дини традицияләргә таянган барлык халыкларда да кием-салым культурасы шундый булган. Үз хатын-кызларының гыйффәтлеген, әхлакый йөзен саклап, җәмгыять бер үк вакытта үз ир-атларының да сәламәтлеген саклаган.

 

Хәзер матурлык белән сәламәтлек арасындагы кулай нисбәтне кайтару, кием-салымның нәрсәгә кирәклеген дөрес аңлау өчен моданы чак кына артка, традицион формаларга кайтарту кирәк. Шул чакта барысы да гадәттәгечә, без теләгәнчә булачак, дип раслый галимнәр.

 

(www.psyfactor.org сайты мәгълүматлары файдаланылды)


Нияз САБИРҖАНОВ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»