поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.10.2010 Җәмгыять

ОЛЫ ҖАНЛЫ ИДЕ

Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов 13 октябрьдә туган. Аның безнең арада юклыгына ышанасы да килми. Бигрәк олы җанлы, якты күңелле кеше иде. Еш кына аның белән бәйле истәлекләремне күңелдән барлыйм.

“Тәүге ярым, күңелеңдә матур килеш калыйм”

 

Мөдәррис Әгъләмов сөйләгән бу хатирә һич тә күңелдән чыкмый. Соңгы очрашуыбыз, соңгы сөйләшүебез булган икән... Шуңа микән, һәр әйткән сүзе истә.

 

...2005 елның язы иде. Яңа шәһәрдәге 22 нче мәктәптә очрашу үткәрдек. Шуннан соң Мөдәррис ГЭС бистәсендә яшәүче Рәсимә апасына керү теләге белән, редакциябез машинасына утырды – без дә ГЭСта эшлибез бит, димәк, бер якка. Юл буе язның матур торуы, көннәрнең кояшлы булуы турында сөйләшеп бардык. Сүз үзеннән-үзе мәхәббәткә барып тоташты:

 

– И-и, Нәсимә, һич онытасым юк, – дип башлап китте шагыйрь. – Бервакыт апама кайткан идем. Ул мине: “Бар әле, “подземка”дан бер чиләк бәрәңге алып мен”, – дип чыгарып җибәрде. Өскә – бишмәт, аякка галуш киеп йөгердем “подземка”га. Бәрәңге сатучы хатыннар тезелешкән. Шуларның берсе иелеп, чиләгенә бәрәңге тутырып тора. Нишләптер, шуның янына барып басарга уйладым. Тулы чиләкле сатучылар да бар иде бит, югыйсә. Бәрәңге сорыйм, акча сузам... Теге хатын башын күтәрде – күзләр очрашты... И-и, шунда оялуларым, җир тишегенә кереп китәрдәй булуларым. Бәрәңге сатучы хатын – Ул иде! Мәктәптә йөргәндә үк гашыйк булган кыз, беренче мәхәббәтем. Ул гел зиннәтле күлмәкләрдән, шәп туфлилардан йөрде, озын толымлы, зур күзле, нечкә билле хәтәр чибәр кыз иде! Ә монда бәрәңге сата... Йөзләре җыерчыклы, яулыгы керле, куллары балчыклы... Ә үзем бишмәттән, галуштан, инде мин дә таушалган йөзле, тонык карашлы. Калганын хәтерләмим. Ни булгандыр. Өйгә бәрәңгесез керүне генә, апаның: “Нәрсә булды?” – дип соравын гына хәтерлим. Ник төштем мин ул “подземка”га?! Әле дә үкенәм. Тәүге ярымның ямьсез чагын күрмәс идем. Ул да мине күрмәс иде. Ул кыз минем өчен гомер буе буй җитмәс биеклектә булды бит...

 

Аннан соң шактый гына сөйләшми бардык. Колакта моңлы көй яңгырагандай булды. Шагыйрь җанында яңа шигырь – тәүге мәхәббәттәй сагышлы да, дәртле дә шигырь тууын тойдым мин.

 

“Шигырьне теләсә-кайда укымыйм”

 

Казан дәүләт университеты абитуриентлары вакытыбыз, тулай торакта торып, университетка керергә имтиханнар тапшырабыз.

 

– Мөдәррис килгән! Әйдә, таныштырам. – Беркөнне иптәш кызым миңа шулай ди.

 

– Мөдәррис Әгъләмовмы? Шагыйрьме? – дип, ышанмыйча кат-кат соравым хәтердә.

 

– Әйе, әйе! Нәкъ үзе! – дип, Әлфия күрше бүлмәгә алып керде.

 

Ямь-яшел зур күзләр. Озын, кара керфекләр. Кара тут йөз. Куе, килешле чәч. Чибәр булып, яшь булып әле дә күз алдында тора ул. Шигырь укы әле дип бәйләнгәнбездер инде. “Теләсә-кайда, теләсә-ничек шигырь укый алмыйм”, – дигәне истә калган.

 

“Я тоже хочу мира!”

 

Казанда эшләү дәверендә Мөдәррис Әгъләмовны еш күрергә, аның белән еш аралашырга туры килде. Үткен сүзле икәнлегенә, экспромт белән генә кызыклы рифмалар әйтеп куюына да шаһит булгаладым.

 

... Бервакыт “Татарстан яшьләр”ендә Мирхәтим исемле егет эшләп алды. Минем каршыда гына утыра иде. Беркөнне Мөдәррис килеп керде дә, яңа егеттән исемен сорады.

 

“Мирхәтим” дигәнне ишеткәч”: “Барыбыз да мир хотим, исемеңне әйт син миңа!” – диде шагыйрь. Егет исемен кабатлагач: “Я – Муддарис, я тоже хочу мира”, – дия-дия, чыгып китте ул.

 

“Исеме җисеменә туры килгән”

 

Мөдәрриснең сөйкемле сөяге бар иде. Минем күңелемә дә ул балаларымның исемнәрен хәтерләве, очрашканда үз итеп аларның хәлләрен сорашуы белән якын кеше, үз кеше булып керде. Кызым әле туган гына, исемен дә яңа куйган гына идек. Ниндидер документ артыннан редакциягә килгән идем, Мөдәррис очрады.

 

– Нәфисә ничек анда? Бик еламыймы? – ди бу.

 

– Исемен каян белдең соң әле? – дим.

 

– Шундый матур исемле кыз дөньяга тусын да, белмичә дә кал, имеш! – диде ул, мине шаккатырып һәм сөендереп. Еллар үтеп, Нәфисәнең үзен күргәч тә: “Исеме җисеменә туры килгән бит кызыңның”, – дип, тагын бер шатландырды.

 

Арадашчы иде

 

... “Көмеш кыңгырау” балалар газетасы дөньяга тугач та, битараф калмады Мөдәррис Әгъләмов. Мине, газетаның баш мөхәррире буларак, иң беренчеләрдән булып ул котлады. Балалар өчен иҗат итүче Казан язучылары, шагыйрьләре һәм газетабыз арасында арадашчы, күпер булды. Яңа әсәрләрен алып, автографлары белән безгә җибәреп торды. “Күп нәрсәгә яңача карыйсыз. Яңача эшлисез”, – дип мактап, күңелне дә күтәрә иде.

 

Боларның барысы өчен дә ихлас рәхмәт сиңа, олы җанлы шагыйрь!

 

Ак кәләпүш килеште

 

Соңгы елларда еш кына газета-журналларда Мөдәррис Әгъләмовның кулдан бәйләнгән ак кәләпүштән төшкән фотолары басылды. Ул кәләпүшнең тарихы безгә бәйле. Шагыйрьнең 55 яшь тулган көнен Чаллыда да зурлап үткәргән идек. Ни бүләк итим икән үзенә дип баш вата торгач, дустым – кул остасы Фәния Гәрәевага: “Ак җептән кәләпүш бәйләп бир әле”, – дип мөрәҗәгать иттем. Тиктормас Фәния аны ике көндә бәйләп бирде. Кәләпүшне: “Башыгызда әйбәт шигырьләр тагы да туып торсын!” – дигән теләк белән зал тулы тамашачы алдында тапшырган идем. Әле үзем кияр микән дип икеләнеп тә куйган идем. Киде! Күңеленең аклыгына тәңгәл килгәнгәме – ничек килеште аңа ак кәләпүш!

 

...Бу юлларны язганда бераз уңайсыз да, чөнки мактанам кебек. Тик чын шагыйрьне белүең белән мактансаң да ярыйдыр ул!

 

Редакция архивында сакланучы бу фото 2006 елның октябрендә төшерелде (шагыйрьнең үләренә бер ай чамасы кала). Мөдәррис Әгъләмов нәшриятка килгәч, һәрвакыттагыча, “Т.Я.”ның 118 нче бүлмәсенә сугылды һәм шунда объективка эләкте. Бу аның исән чагында төшерелгән соңгы фотоларының берсе.


Нәсимә МӨХӘММӘТСАДЫЙК
Татарстан яшьләре
№ 43 | 07.10.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»