поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.10.2010 Җәмгыять

ГАИЛӘНЕҢ НУРЫ – ХАТЫН-КЫЗ

Күптән түгел бер иптәш кызым белән балачак хатирәләрен искә төшереп утырдык. Сүз иярә сүз китеп үзебез дә сизмәстән, әниләребез хакында сөйләшүгә күчтек. “Укытучы кызы булу бер караганда яхшы, икенче караганда уңайсыз иде, әйеме?” – дип көләм.

“Юк, мин аның бер уңай ягын да тапмадым. Укудан мине һәрчак әниемнең арган йөзе каршы ала иде. Дәрес хәзерләргә булышу да бик аз эләкте миңа. Чөнки әнием төне буе үзе дәрес планы төзеп утыра иде. Аның игътибары, яратуы миңа түгел, күбрәк мәктәп балаларына эләкте. Шуңадырмы, кайчак алардан көнләшеп тә куя идем, – диде дустым.

 

 Аның сүзләре мине уйланырга мәҗбүр итте. Чынлап та, ана тәрбиясе җитми түгелме соң бүген балаларга? Юк, бу укытучы һөнәре белән генә бәйле түгел. Гомумән, нинди генә һөнәр иясе булмасын, хатын-кызларыбыз бүген эш, акча артыннан чаба. Гаилә, ир, бала үзеннән-үзе арткы планга кала бирә.

 

 Хәзерге көндә кыз-балаларның күбесе югары белем алырга омтыла. Әлбәттә, кеше укырга, үз-үзен үстерергә тиеш. Укуны тәмамлаган кызлар алган белгечлекләре буенча эш эзләргә тотыналар. Бу вакытта эшнең авырлыгы-җиңеллеге, зыяны-файдасы мөһим булмый, бары акчасы гына мул булсын да, кыз бала үз тамагын үзе туйдырырлык булсын.

 

 Гаилә корып, тәүге балалары дөньяга килгәч, хатын-кызның тормышы тагын да түгәрәкләнә. Хәзер инде аның алдында яңа максатлар, яңа бурычлар куела: кешедән ким күренмәс өчен яхшы киенергә, балаларны ашатырга, фатирга түләргә кирәк. Димәк, эшләргә дә эшләргә!

 

 Хатын-кыз соң гына эшеннән кайта, аны өендә ашарга пешерү, өй җыештыру, үтүкләү кебек гамәлләр кебек көтеп тора. Ял итеп алу, ирең, балаларың белән сөйләшеп утыру, бик теләсәң дә, соңгы урынга күчә. Кыз чагында мөһим булып саналган тышкы кыяфәтне карау, рухи яктан тагын камилләшү – вакытны бушка үткәрү булып санала башлый. Хатын-кыз бары тик тышкы яктан гына хатын-кыз булып кала. Аның йомшак күңеле, бу кырыс җәмгыять тәэсиреннән тупасланып китә, бары тик йөрәге генә нәфис тойгыларны югалтмаска тырыша.

 

 Балалар үсә, тик кайберләре, үзләре дә сизмәстән, кыек юлга кереп китә башлыйлар. Алар, ни өчендер, үрнәкне көн-төн эш артыннан чапкан әти-әниләреннән түгел, ә фильмнарда үз матурлыкларын сатып акча эшләүче гүзәлләрдән, кеше өлешен ашап баеган текәләрдән алалар. “Кеше булыр өчен көчеңне кызганмаска, эшләргә кирәк, балам” – дигән сүзләрне әйтүче кеше юк, чөнки өлкәннәрнең мал табасы бар. Нәтиҗәдә, үз-үзенә бикләнгән, комлексы яки киресенчә, мәрхәмәтсез, каты күңелле шәхесләр формалаша. Алар үз гаиләләрен коргач, ата-анага булган игътибарны, яратуны оныталар, шалтыратуларын, килүләрен зарыгып көтеп торучылар барлыгын белсәләр дә, битараф булып кала бирәләр. Сорау туа: Ә кем гаепле?! Укыткан укытучылары, дуслары яки балалармы?!

 

 Асылда, гаеп нәкъ менә әти-әниләр өстендә ята. Чөнки ана назына сусаган вакытта “йөрәк җимешләренә” җитәрлек иркәләү, игътибар булдымы икән?! Юк, аларны ата-ана физик яктан гына тәэмин итәргә ашыкты, аның сабый күңеле, хыяллары белән исәпләшмәде бит. Мәктәп яшеннән “Җәннәт – аналарның аяк астында” – дигән сүзләр белән таныш булсалар да, ник шулкадәр каты күңелле булып үсә соң бу балалар?! Нигә әниләре янына килүдән, алар белән сөйләшеп утырудан читләшәләр соң?! Ана кеше үз-үзен аямыйча, “иремә булышыйм, балаларны туйдырыйм“ дип чапкан иде, ләбаса! Ә нәтиҗәдә менә нәрсә килеп чыкты...

 

 Аллаһ Тәгалә юкка гына хатын-кызның урынын гаиләдә билгеләмәгән. Безнең ни өчен бу дөньяга килүебезне, гаиләдәге ролебезне, нәрсәгә сәләтле булуыбызны Бөек Заттан да яхшырак белүче юк бит! Раббыбыз ирләрне көчле, акыллы итеп яраткан. Бу көч юкка гына бирелмәгән. Алар аны гаиләләрен туендыруга сарыф итәргә тиешләр. Хатын-кызлар, киресенчә, нәфис, гүзәл, эмоциональ, нечкә күңелле итеп яратылганнар. Аларга бу сыйфатлар ирләренә авыр вакытта йомшак сүз белән юату, балаларын әдәп-әхлакка өйрәтү, назлау, иркәләү өчен бирелгән. Бала күңеленә матурлык, мәрхәмәтлелек хисләрен нәкъ менә әни кеше тәрбияли, ул гына дөньяда булган һәр җан иясенә ярату хисен тудыра, өлкәннәрне, бигрәк тә үзеңне тәрбия кылган әти-әниләреңне олыларга үгетли. Гаилә – хатын-кызга мохтаҗ, ул аның тоткасы булып тора.

 

 Ни кызганыч, без бу кануннарны тирән аңласак та, аларны файдаланып яшәмибез. Чөнки бер генә хатын-кыз да балаларының начар киенгәннәрен, тамаклары ач булуын күргән килеш өйдә ятмаячак. Аның өстенә, иптәш хатыннары аяк тибеп эшли, ничек оялмыйча, сау-сәламәт көе өендә ятарга кирәк инде?!

 

 Әлбәттә, бу фикер белән килешмәү дә дөрес булмас иде. Аз керемле әти кешенең тиеннәрен көтеп, балаларыңны хәерчелектә яшәткәнче, үзең эшләү хәерлерәк тә санала кебек, бер карасаң... Тик балаларны мәрхәмәтле итеп тә үстерәсе килә бит, картайгач шулар тәрбиясендә калачакбыз. Нишләргә?! Кем гаепле безнең шундый хәлдә калуыбызга?!

 

 Чыннан да гаепне кемнән эзләргә соң?! Аз акча табучы әтидәнме, хатын-кыз үзеннәнме яки гүзәл затларыбызга тулы хокук бирдек дип мактанган җәмгыятебездәнме? Ни кызганыч, ул шушы хокук урынына хатын-кызларыбызның кадере югалуына, ир-атларыбызның “алар да безнең белән бертигез бит” дигән булып, гаилә алдындагы җаваплылыкка битараф калуларына китерде. Революция, үзгәртеп коруларны шатлык белән каршы алып, «Ислам-хатын-кызның иреген чикли» дип диннән дә ваз кичеп караган идек бит, нигә соң дәүләтебездә һаман кеше кадере юк, һаман хатын-кызлар изелеп яши бирә?! Бәлки бу дөрес законнарга корылмаган җәмгыятебез нәтиҗәседер?! Кем белә, җавапны табуы кыен шул...


Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»