поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.10.2010 Мәгариф

ӘТКӘЙ-ӘНКӘЙЛӘР ТЕЛЕ ҺӘР ГАИЛӘДӘ ЯҢГЫРАСЫН...

Сентябрь азагында Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең V Бөтенроссия съезды булып узды.

Самара өлкәсеннән бу форумда җиде кеше катнашты: Самараның “Яктылык” мәктәбе директоры Дания Әбдрәхимова, татар теле укытучылары Нурзидә Фәйзуллина һәм Фәния Гыйләҗева, Камышы муниципаль районы администрациясенең укыту бүлеге методисты Рәмзия Салахова, Ставрополь районының Татар Выселкие авылы мәктәбенең татар теле укытучысы, Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Тәнзилә Хәйруллина, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Әлфия Баһаутдинова һәм Шенталы районы Денис авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлсинә Хәйруллина. Укытучылар Казаннан кайткач, хәбәрчебез “Яктылык” укытучылары Нурзидә Фәйзуллина һәм Фәния Гыйләҗева белән очрашып, съездда нинди мәсьәләләр хәл ителгәнен сорашты.

 

Фәния ГЫЙЛӘҖЕВА:

 

Съезд ачылу тантанасына Татарстан хөкүмәте рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгыш ясавы миндә нык тәэсир калдырды. Ул соңгы елларда абруе югалган УКЫТУЧЫ хезмәтен алгы планга чыгару кирәклегенә аеруча басым ясады. Әлбәттә, бу эш беренче чиратта хезмәт хакына бәйле. Әйе, соңгы елларда хөкүмәт бу юнәлештә күп эшләр башкара. Ә менә Татарстан тагын да алгарак китеп, уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә килгән яшь укытучыга өч ел дәвамында өстәмә акча түләп тора икән. Шулай яшь белгеч тернәкләнә, мәктәпкә, балаларга ияләшә һәм яхшы гына эшләп китә. Башка регионнарда да мондый тәҗрибә кулланылса, педагог белеме алган кызлар сатучы булып утырмаслар иде.

 

IV Бөтенроссия татар укытучылары съездында Федераль татар дәүләт гуманитар университеты булдыру турында сүз алып барылган иде. Менә инде ул университет булдырылган һәм биредә Татарстан хөкүмәте үз акчасына башка регионнар өчен татар теле белгечләрен әзерли. “Тик бәла шунда ки, - дип сөйләде үзенең чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин, - университетны тәмамлаган студентларның күпчелеге Казанда калу ягын карый, ә регионнарда татар теле белгечләре ничек юк иде, шулай юк. Икенчедән, татар филологиясе группасына укырга керергә атлыгып торучылар да әллә ни күренми: быел дүрт кеше генә шушы белгечлекне сайлаган. Татар телен яңартып, яңа дәрәҗәгә күтәрергә дигән бурыч та әлегә үтәлми калды. Мәктәп, гимназияләр төзелде, ирекле сөйләм алынды, ләкин татар телендә өйдә сөйләшү кирәк, гаиләгә игътибар кирәк. 45 минутлык дәрестә генә баланы татар теленә өйрәтеп булмый, әткәй-әнкәйләр теле һәр татар гаиләсендә яңгырарга тиеш”, - диде ул.

 

Әйе, Татарстан мәгариф министрлыгы, Татарстан хөкүмәте регионнарда татар телен укыту, телне саклап калу өчен бик күп эшләр башкара. Мәсәлән, татар теле дәреслекләрен бастырып, бөтен дөньяга бушлай тарата. Аларга ия булу өчен регионнардан бары бер эш - китапларны килеп алу гына таләп ителә.

 

- Татар телен укытырга бөтен уңайлыклар бар хәзер. Федераль стандарт укыту программасына милли мәктәпләрдә туган телләрне укыту өчен сәгатьләр саны рәсми рәвештә кертелгән. Ә инде татар теле сәгатьләре урынына башка дәресләр укытылмасын өчен, жирле мәгариф идарәләре Россия Федерациясе министрлыгына хатлар язып тапшырырга тиеш, - дип искәртеп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Татарстанның татар теле укытучыларына саллы ярдәме – методик материалларны интернетка кую. Мин үзем дә күп еллар инде “белем.ру” сайтындагы методик материаллардан кулланып эшлим. Нәтиҗәсе бар.

 

Съездда күтәрелгән тагын бер мөһим мәсьәлә - халык санын исәпкә алу. Әлегә без Россия халыклары арасында сан буенча икенче урында торабыз. Шулай да, татар телендә уку-укыту, китаплар, дәреслекләр бастыру Татарстан хөкүмәте өстендә. Бу гел шулай булып тормас, татарлар салымнарны яшәгән урыннарында түлиләр һәм аларның үз телләрендә укырга хаклары бар. Шуңа күрә, Россия хөкүмәте милли мәгарифебезгә йөзе белән борылсын өчен, халык саны буенча безгә икенче урыныбызны бирергә ярамый.

 

Ә татарны таркату өчен төрле ысуллар уйлап чыгарыла. Җан исәбе алучы өегезгә килгәч, анкетага “татарин” дип кенә языгыз. Ә милләтегезне “астраханский”, “самарский”, йә тагын берәр төрле татарин дип язсагыз, компьютерга сезне “россиянин” итеп кертәчәкләр һәм татарлыктан шудырачаклар икән. Шуңа күрә ”татарин” дип кенә язарга кирәк дип, колакларыбызга киртләп җибәрделәр һәм халыкка да шуны җиткерергә куштылар.

 

Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА:

 

Съездны ачу тантанасы тәмамлангач, делегатлар секцияләргә бүленеп эшли башладылар. Миңа “Туган телләрне укытуда инновацион алымнар куллану” дип аталган өченче секциядә эшләргә насыйп булды. Аның җитәкчеләре - педагогия фәннәре кандидаты Людмила Ногманова, педагогия фәннәре докторы Фираз Харисов, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина секциянең эшен Авиатөзелеш районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 33нче гомуми урта белем мәктәбе”ндә оештырганнар иде. Заман таләпләренә туры китерелеп төзелгән бу мәктәпне делегатларга күрсәтеп чыктылар: иркен, чиста, компьютерлар белән җиһазландырылган класслар, бөтен уңайлыклары булган спорт заллары, эшханәләре һәм ашханәләре, паркет җәелгән бию заллары балаларны киләчәк заман кешеләре итеп тәрбияләргә зур мөмкинлекләр ача. Ә монда нинди дәрәҗәдәге белем бирелүен мастер-класс дәресендә күреп, хәйран калдык. Татар телен һәм башка предметларны укытканда биредә инновацион ысуллар киң кулланыла. Шул рәвешле балаларда ана теленә карата кызыксынучанлык арта, дәресне дә алар тизрәк отып алалар.

 

Шул районның Сикертән һәм Урса Почмагы авыллары мәктәпләренең эше белән дә танышып чыктык.

 

Гомумән, съезд дәвамында безнең секциягә Татарстанның Арча районы буйлап күп йөрергә туры килде: Гөберчәк авылындагы язучы Мөхәммәт Мәһдиев, Арчадагы “Казан арты” этногрфия музейларында булдык, “Көзге Сабантуй” дип аталган бәйрәмдә катнаштык. Безнең якта ул бәйрәм “Сөмбелә” буларак билгеле, ә менә Арча якларында аны ачык һавада, нәкъ Сабантуй кебек уздыралар икән.

 

Мондый форумнар рус телле регионнарда яшәүче татар теле укытучылары өчен бик файдалы. Белгечләрнең, башка регионнарда эшләүче хезмәттәшләребезнең, китап авторларының чыгышларын тыңлау гына да ни тора бит! Безнең секция эшендә катнашкан Марий Эл республикасыннан килгән укытучы Рауза Хисмәтуллинаның “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда туган проблемалар”, Казан Федераль педагогика университетында эшләүче педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллинаның “Татар телен өйрәтү чараларын камилләштерү”, Татарстанның Биектау районы татар теле укытучысы Сөмбел Вәлиуллинаның “Яңа технологияләр кулланып рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә бурычлар һәм ирешелгән уңышлар” темаларына ясалган чыгышлары бүгенге көндә Рәсәйдә татар телен укыту эше бер урында тормавын ачык күрсәтте һәм без үзебез өчен күп кызыклы мәгълүмат, тәҗрибә туплап кайттык. Ә съездда "Яктылык" мәктәбе директоры Дания Мидхәт кызы Әбдрәхимовага "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе бирелүе күңелләребезне күтәреп җибәрде.

 

Казанга барган саен рухыбыз байый, милли мәгариф кырында балаларыбызны татар итеп тәрбияләүгә бар көчеңне биреп эшлисе дә, эшлисе килә...

 

 

Рәсемдә: "Яктылык" мәктәбе укытучылары Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА (сулдан уңга), Фәния ГЫЙЛӘҖЕВА, мәктәп директоры Дания ӘБДРӘХИМОВА.

 

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»