поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.10.2010 Мәгариф

ЗАМАН БЕЗНЕ ҺӘР КӨН СЫНЫЙ

27-29 сентябрьдә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этно-мәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең V Бетенроссия съезды узды. Аны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы БТК башкарма комитеты белән берлектә оештырды. Съездда илнең 38 төбәгеннән һәм Татарстаннан 448 делегат иде.

Түбән Новгород өлкәсеннән съездда 12 кеше катнашты. Казаннан кайту белән без аларны редакциягә “Түгәрәк өстәл” артындагы сөйләшүгә чакырдык. Фикер алышуда кайбер бүтән педагоглар да катнашты. “Түгәрәк өстәл”не газетаның баш редакторы Рауф Абдуллин алып барды.

 

 Р.АБДУЛЛИН: Безнең бүгенге сөйләшүнең төп максаты – съездда булып кайткан делегатларның фикерләрен тыңлау, тәҗрибә уртаклашу, проблемаларны ачыклау, заман таләп иткәнчә эшләү юлларын билгеләү. Казаннан нинди яңалыклар күреп кайттыгыз, нинди фикерләр туды? Безне мәгариф өлкәсендә ниләр көтә, татар теленен киләчәге нинди? Менә шул хакта уртага салып сөйләшик.

 

 Нуриям ЗАКИРОВА, делегат, укытучы-ветеран, Зур Рбишча: Съездда Бөтенроссия халык санын алу үзенчәлекләренә аеруча акцент ясалды. Безне төрле төркемнәргә бүлеп, аз санлы халыклар итеп калдыру мөмкинлеге бар икән. Моңа юл куярга ярамый, исәпкә алу вакытында милләт графасына “татар” дип язарга кирәк. Гомумән, җан исәбен алуда барыбыз да катнашырга тиеш.

 

 Әлбәттә, татар телен саклауга зур әһәмият бирелде. Съездда без биш секциягә бүленеп эшләдек. Казанның 261нче балалар бакчасында булдык. Бу муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Бик җылы каршы алдылар, саф татарча сәламләделәр. Татар рухы биредә бөркеп тора. Миңа аеруча әкиятләрне сәхнәләштерү ошады. Барлык чыгыш ясаучылар телебезне яклап сөйләделәр. Телебез өчен көрәшергә кирәк, югыйсә руслашып юкка чыгарбыз, диделәр. Кыскасы, халык санын исәпкә алу бүгенгә беренче урында, ә татар телен саклау мәсьәләсе – мәңгелек.

 

 Равилә НАСИБУЛЛИНА, делегат, Кече Рбишча мәктәбе директорының уку-укыту буенча урынбасары, югары категорияле математика укытучысы: Әлеге съезд бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Кая барсак та, безнең белән экскурсоводлар йөрде. Алар Казан турында, республиканың мәгариф системасы турында җентекләп сөйләделәр. Мин катнашкан секциянең темасы: “Мәктәпкәчә учреждениеләрдә ана телендә белем һәм тәрбия бирүгә шартлар тудыру” иде. Татарстанда шундый система: татар балалар бакчасында рус балалары төркеме дә эшли, ә рус балалар бакчасында татар төркемнәре бар. Без булган “Сәйлән” бакчасында да шулай. Безгә бик оста оештырылган ачык дәрес һәм театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр – барысы да татарча, костюмнары искиткеч, ә дәрес биргән яшь тәрбияченең осталыгы шаккатырды. Гомумән, бу бакчада тик яшьләр генә эшли. Чыгышлар күп булды.

 

 Газиз ана телебезне сакларга, бала-оныкларыбызга кадерле мирас итеп тапшырырга кирәклеге барлык чыгышларда да чагылды.

 

 Арча районында спорт комплексы белән таныштык, этнография музеенда булдык, безнең өчен махсус Сабан туе бәйрәме оештырганнар иде.

 

 Район үзәгенең бер гимназиясендә дә булдык. Биредә милли-патриотик тәрбия бигрәк югары дәрәҗәдә. Ә иң шаккатырганы – гимназиянең техник яктан тәэмин ителүе. Биредә 72! компьютер, һәр класста мультимедиа аппаратура, интерактив такта, барысы да интернетка тоташтырылган. Һәр балада диярлек ноутбук, электрон көндәлекләр. Укучылар интернет аша халыкара конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Акчаны федераль бюджет бирә икән. Һәр җирдә күзгә бәрелгәне – Татарстанда инновацион технологияләрне үзләштерүгә зур әһәмият бирелә. Мәсәлән, Арча районында махсус программистлар төркеме булдырылган, алар компьютерларны мәктәпләргә килеп үзләре куялар, укытучыларны төркем-нәргә бүлеп – яшьләрне аерым, өлкәнрәкләрне аерым укыталар, өйрәтәләр, компьютерларны да җайлыйлар, бездәгечә программист эзләп йөрү юк.

 

 Надирә КАЮМОВА, делегат, Семочки мәктәбе директорының уку-укыту буенча урынба-сары, югары категорияле укытучы: Үзе алга киткән республикада, әлбәттә, мәгариф та алга киткән. Без ике мәктәптә булдык. Беренчесе - Казанның кызлар гимназия-интернаты. Анда укучылар дүрт тел өйрәнәләр – татар, рус, инглиз һәм төрек телләре. Безне дә дүрт телдә сәламләп каршы алдылар. Әлбәттә, уку йорты заманча җиһазланган, яңа технологияләр киң кулланыла.

 

 54 укучысы булган тугызъеллык гади авыл мәктәбендә дә булдык. Биредә дә хәйран калырлык. Безнең мәктәпләрдә таблицалар, методик әсбаплар укытучы кулы белән язылган булса, биредә барысы да мәгариф министрлыгы әзерләгән, типографиядә бастырылган. Директорлары әйтүенчә, республика, район мәгарифкә акчаны кызганмый.

 

 Бездә “Учительский дом” проектын тормышка ашыру әле планда гына, ә биредә эшли инде. Укытучы йорты белән янәшә ике бүлмәле агач йорт, ә эче заманча җиһазланган. Башлангыч классларда сигез бала укый, аларга ике укытучы белем бирә. Мондый мәктәпләр бүтән программага керә икән, аларга бала башына финанслау кагылмый.

 

 Бүтән регионнар делегатлары белән аралаштык: шул ук проблемалар – мәктәпләр ябыла, укытучылар кыскартыла, эш хакы түбән, әмма телебезне саклау һәм үстерү теләге барысында да зур.

 

 Равилә НАСИБУЛЛИНА: Мин Мари-Эль республикасыннан бер ханым белән таныштым. Аларда (белмим, ул яши торган төштә генәме) татар теле бөтенләй укытылмый икән. Ул мәчет картлары соравы буенча бер төркем баш- лангыч класс балаларын татарча өйрәтә башлаган. “Гади генә әкиятләрдән тотындык, башта русча укыйбыз, аннан татарчага тәрҗемә итәм, сүзләр өйрәнәбез. Бер ел эчендә балалар татарча сөйләшә башладылар”, – дип сөйләде ул ханым. Безнең дә бит киләчәктә шул хәлгә төшүебез мөмкин.

 

 Әлфия АЙМАЛЕТДИНОВА, делегат, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире: Ерак та барырга түгел, күрше Петрякс мәктәбендә татар теле укытылмый, андагы балалар “кибет”, “бияләй” кебек иң гади сүзләрне дә белмиләр.

 

 Съездга килгәндә, без бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Мин тагын шуңа әһәмият бирдем: анда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тик хәләл ризык кына. Делегатларга да хәләл ашлар гына ашаттылар. Мин дә үзебезнең бакча өчен хәләл тавыкларга заявка бирәм, ә итне тик авыл кешеләреннән генә алабыз. Бу бик мөһим, чөнки безнең авыл балалары мөселман рухлы булып үссеннәр иде. Сафаҗай яшьләре арасында соңгы елларда дин юлына басучылар күзгә күренеп артты, шунсы сөендерә.

 

 Р.АБДУЛЛИН: Казан, әлбәттә, милли тәрбия буенча бүтән регионнардан өстә тора, анда кешене гуманитар яктан тәрбияләүгә – ислам дине, ана теле, милли мәдәниятебезне, тарихыбызны пропагандалауга зур әһәмият бирелә. Менә Укытучы елы тәмамланып килә, аның яхшы яклары да, югалтулары да булды. Бу хакта ни әйтәсез?

 

 Файлә КУРАМШИНА, делегат, Кочко-Пожар мәктәбе директоры, татар теле укытучысы: Укытучы елының иң истә калганы – мәктәпләр ябылды, укытучылар кыскартылды. Нәтиҗәдә укучыларыбызны да югалтабыз. Бездә икенче ел инде унынчы класс юк, укучылар тугыз классны тәмамлап колледжларга китәләр. Моның төп сәбәпләренең берсе – БДИ дип беләм. Әлегә урта мәктәп статусыбыз саклана, киләсе елда ни булачагы билгесез.

 

 Съездга килгәндә, без аннан зур рухи күтәренкелек белән кайттык. Байтак яңа методик әсбаплар да бүләк иттеләр. Киңәш-мәләрдә төп тема – телне саклау һәм үстерү иде. Әмма бу эшне мәктәп бер ялгызы алдыра алмас, тел гаиләдә дә сакланырга тиеш. Сер түгел, татар гаиләсендә русча сөйләшүчеләр аз түгел, балалары да әти-әниләренә “мама-папа” дип эндәшә. Бергәләшеп эшләсәк кенә телебез сакланыр.

 

 Аннары, мәктәпләрдә класстан тыш чараларны күбрәк татарча уздырырга кирәк, чөнки бер татар сүзе дә яңгырамаган бәйрәм кичәләре була кайчак.

 

 Гөлнур МАНГУШЕВА, Камка мәктәбенең татар теле укытучысы: Мин Файлә ханым белән тулаем ризалашам. Тик кайчак моның өчен мөмкинлекләр дә булмый бит. Мәсәлән, безгә быел күрше Луговое мәктәбеннән рус балалары килде, шуңа күрә әле линейкаларны, бүтән чараларны рус телендә уздырабыз. Дөрес, татар телен, гореф-гадәтләрне саклау безнең мәктәптә аерым программа буенча эшләнә. Менә әле дә “Кич утыру” дигән фольклор бәйрәме әзерлибез. Аны рус балалары да карар, әлбәттә.

 

 Наил СӘЙФУЛЛИН, татар теле укытучысы, Мөтеравыл: Бездә дә шундыйрак проблема, тик бүтән яктанрак. Балалар саны аз булу сәбәпле Мө-теравыл һәм күрше Анды мәктәпләре ябылды, балаларыбыз Богородское мәктәбендә укыйлар. Башлангыч класслар өчен аерым бүлмә бирделәр, тик татар теле кабинеты әлегә юк, кайсы буш, шунда укытабыз. Район мәгариф бүлеге дә, мәктәп дирекциясе дә безне, ике татар теле укытучысын, штатта тоталар. Фән мөмкин кадәр тулы күләмдә укытыла, ләкин милли чаралар уздыру мөмкинлегебез юк, балалар мәктәп чараларында бик актив катнашсалар да. Ә берничә елдан, татар балалары булмау сәбәпле, бу мәктәптә татар теле дәресе укытылмас дип борчылабыз.

 

 Мөнир ШӘЙМӘРДӘНОВ, Грибан мәктәбе директоры: Бәлки, минем белән ризалашмаучылар да булыр, тик уннан аз укучысы булган мәктәпнең ябылуы кулайрак дип уйлыйм. Чөнки анда заман таләп иткәнчә югары сыйфатлы белем биреп булмый. Ә менә 25-30 укучысы булган уку йортын ничек тә сакларга кирәктер. Тик биредә дә бала башына финанслау аяк чала. Бәлки, аз санлы милләтләргә андый финанслау кагылмый торган аерым программа булдырасы иде.

 

 Рухи, дини тәрбиягә дә бүтәнчәрәк карарга кирәктер. Дин ул һәр кешенең үз эше. Мәсәлән, безнең районда төрле зур чараларда, шул исәптән август конференциясендә гел атакай чыгыш ясый. Безнең моңа эчебез поша. Казандагы съездда мулла бармы иде?

 

 Надирә КАЮМОВА: Юк иде, башта Россия гимны, аннары Татарстан гимны яңгырады, ә пленар утырыш тәмамлангач барыбыз бергәләшеп “Туган тел”не җырладык.

 

 Файлә КУРАМШИНА: Татар теле һәм әдәбияты бик катлаулы предметлар, моны съездда Туфан Миңнуллин да билгеләп үтте. Шулай да без газиз телебезне саклау өчен бар көчебезне куеп тырышабыз.

 

 Р.АБДУЛЛИН: Проблемалар күп, сораулар да күп, әмма, ничек кенә булмасын, телебезне сакларга кирәк һәм бу сезнең беренче вазифагыз, хөрмәтле педагоглар. Ана телен, Тукай телен югалтсак без югалган халык.

 

 Бүгенге сөйләшүдә катнашкан өчен барыгызга да рәхмәт. Һәрвакыт шулай бердәм булып эшлик, шул очракта гына уңай нәтиҗә булыр. Яшь буынны тәрбияләү эшенә алындыгыз икән, алда да сайлаган юлыгызга тугры булыгыз, балаларыбызны милләтебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләгез. Уңышлар сезгә.

 

 


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 42 | 15.10.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»