|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2010 Җәмгыять
БЕРӘҮ, ИКӘҮ, ӨЧӘҮ, ДҮРТӘҮ...Быелның октябрь ае Россиядә халык санын исәпкә алу белән истә калырдыр. Аңа әзерлек бер ел алдан башланды. Чөнки ул четерекле һәм ил өчен кирәкле эш. Халык исәбен алу нәтиҗәләренә карап, илнең демографик һәм экономик хәлен билгеләргә була... Бу статистиканың тарих өчен дә әһәмияте зур. Киләсе буыннар, шул мәгълүматларга карап, ил тарихын өйрәнәләр. Без бүген моннан өч йөз еллар элек үткәрелгән җан исәбен алу нәтиҗәләре буенча милләт буларак узган юлыбызга күз сала алабыз. Татарның узган юлы шанлы һәм фаҗигале. Кайчандыр дәүләтләр тоткан халкыбыз, дәүләтсез калгач дүрт йөз илле елдан артык инде бәргәләнә. Әмма үз-үзен саклау инстинктының көчле булуы аркасында, ул яшәргә тырышты. 18-19 гасырларда узган халык исәбен алу мәгълүматларын өйрәнсәк, анда татарның саны артып торганын күрәбез. Бер җирдә аны кыссалар, җир кытлыгыннан яки көчләп чукындырулардан качып, яңа җирләргә күчеп утырган, Казахстан далаларында урын тапкан, бүгенге Башкортостан төбәгендә авыллар салган. Типтәр дигән яңа исем дә кушканнар аңа. Соңгы елларда Башкортостанда яшәп ятучы татарларның татарлыгына шик тә белдерәләр. Язмышыбыз шулайдыр инде, безнең исәп соңгы елларда кимү ягына бара. Без угро-фин халыклары фаҗигасена дучар була барабыз шикелле. Кайчандыр ул халыклар бүген Россия дип аталган территориядә күп санлы булып бүген бетү фаҗигасен кичерәләр. Россиядә руслаштыру сәясәте үз эшен эшли. Урыс халкының арта баруы табигый арту гына түгеллеген белгән хәлдә каршы тора алу иммунитетын без дә югалта без дә барабыз. Безнең санның аз икәнен күрсәтү өчен соңгы җан исәбен алулар вакытында әллә нинди манипуляцияләр эшләнә. Безгә төрле кушаматлар тагып бүлгәләргә тырышалар. Ул кушаматларны махсус институтлар уйлап таба. Шуңа күрә халык саны алыну турында карар кабул ителгәч, илдә ыгы-зыгылар башлана. Үз-үзләрен саклап калырга тырышкан милләтләр Мәскәү хәйләсенең асылын аңлап көрәшкә әзерләнәләр. Татарларда бу хәрәкәт, Ходайның биргәненә шөкер, көчлерәк. Чөнки бездә әле үзебезне халык буларак саклау иммунитеты югалып бетмәгән. Мәскәүнең хәйләсе безнең өчен ачык. Киләчәктә бүген җан исәбен алу нәтиҗәләрен файдаланып, Россиянең бөтен территориясен «исконно русские земли» дип игълан итеп, анда борын-борыннан бары тик руслар гына яшәгән дип раслау. Хәер, бу хәйлә Россиядә генә түгел, дөнья буйлап эшләнә. Җир шарына хуҗа булырга омтылган агрессив дәүләт галимнәре глобальләшү дигән уйдырма теория уйлап чыгардылар. Имештер, аз санлы милләтләрнең юкка чыгуы табигый, объектив процесс. Бу теория аларга Ходай яраткан бик күп милләтләрне «ашау» өчен кирәк. Ләкин бу «ашау»ның кая барып төртеләсен агрессорлар әле аңлап җиткермиләр. Табигатьне «ашый-ашый» экологик һаләкәт алдында торабыз бит инде. Хәзер демографик афәткә әзерләнәбезме? Ходай бит табигатьне төрле-төрле итеп яраткан. Халыклар да төрле-төрле. Алар бер төрле генә булып, бер телдә генә сөйләшсәләр, кешелекнең асыл сыйфаты-матурлык юкка чыгачак. Шуңа күрә Россияне руслаштыру тарафдарларына безнең әйтәсе сүзебез шулдыр:
– Безне ашап бетерсәгез, бүтән агрессорлар сезне ашый башлаячаклар. Әйдәгез, бер-беребезне бергәләп саклыйк.
Ә үзебезгә әйтәсе сүз будыр:
– Уяу булыйк. Безнең Кояш астында Ходай биргән үз урыныбыз бар. Мең еллык тарихыбыз бар. Ата-бабалардан калган үз телебез, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бар. Шулар безгә кеше булып яшәргә көч, куәт, дәрт, җан тынычлыгы бирә. Ходай язганга каршы килсәк, әҗере куркыныч булачак, без җир йөзеннән эзсез югалачакбыз.
Быелгы җан исәбен алу кампаниясе үтәр дә китәр. Алда әле тагын яшисе елларыбыз, гасырлар бар. Татар дигән кавемнең җир шарында милләт булып яшәргә тулы хокукы бар.
|
Иң күп укылган
|