поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.10.2010 Җәмгыять

“ВКОНТАКТЕ”ДА – МӨСЛИМӘ

Ана, хатын, апа, сеңел, кәләш – мөселман хатын-кызы тормышта төрле роль башкара, ләкин интернетка керсә, аларның һәммәсе дә бер үк бәйлелеккә эләгә. Анда башка хәят, тормышка ашырырга теләгән бүтән мәнфәгатьләр. Анда тиздән ирнең эштән кайтырга тиеш булуы да, ашарга әзер түгеллеге дә, балаларның кайдадыр йөгереп йөрүләре дә онытыла... “ВКонтакте”га мөслимәне нәрсә тарта соң?

Мин бу хакта белү өчен ахирәт кызларыма мөрәҗәгать иттем. Алар аша кайбер нәрсәләрне аңлау мөмкин булды. Дини уку йортларында белем алучылар күп төрле “төркем”нәргә бүленә икән. Алар арасында кулинария, балалар тәрбияләү, телләр өйрәнү белән бәйле булганнары да бар. Ә дөньяви вузда укучы мөслимәләр арасында кино, музыка, сәнгать, иҗат белән кызыксынучы төркемнәр өстенлек алган. Шулай да бу ике төркем мөслимәләр “Стильле мөслимә” («Стильная мусульманка»), “Мөслимәләр өчен модалы кием” («Модная одежда для мусульманок») һәм “Мөслимәләр өчен матурлык салоны” (“Салон красоты для мусульманок”) дигән төркемнәргә битараф түгел. Әни булырга һәммәсе дә хыяллана. “Бәхетле аналар” (“Счастливые мамочки”) яисә “Могҗизаны көткәндә” (“В ожидании чуда”) дигән төркемнәрнең дәрәҗәсе югары.

 

  Үз төркемнәрендә үзара киңәш-табыш иткәндә мөслимәләр аеруча активлык күрсәтә. Аларны аш-су, төрле камыр ризыкларыннан башлап, үз-үзеңне карауга кадәр булган төрле мәсьәләләр кызыксындыра. Шулай булмыйни?! Мөслимә ул барыннан да элек хатын-кыз. Һәм яулык кигәч, димәк, тышкы кыяфәтенә бөтенләй дә игътибар бирми, дип уйлаучылар тирән ялгышу кичерә. Бу төркемнәрдә “Ничек итеп икенче хатын булырга?” (“Вторая жена, каково ею быть?”) яисә “Ирнең мөселман булмаган туганнары белән мөнәсәбәт” (“Отношения с семьей мужа, если родственники немусульмане”), яки “Бала тапканда ирнең хатыны янында булуы – бу хәл мөмкинме?” (“Муж на родах жены – возможно ли это?”) кебек кызыклы дини мәсьәләләр тикшерелә. Биредә һәркем үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләр бирә, кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга булыша.

 

  Дивар... Ә бу аерым мәсьәлә. “Элемтәдәге мөслимә”не күрсәт миңа үзеңнең диварыңны һәм мин әйтәм синең кем икәнеңне, дигән мәсләк буенча бәяләргә мөмкин. Монда нәрсә генә юк. Дусларча сәлам бирүдән алып, мәхәббәт аңлашуга кадәр хәбәрләрне күреп була. Ә инде андагы аудиоязмалар күңелгә ничек хуш килүгә карап бәяләнә. Гомумән, биредә шәхес, аның мавыгулары, мәнфәгатьләре турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин, чөнки алар уннарча альбомнардагы фотосурәтләр белән ныгытылган.

 

  Мөслимәләр өчен мондый “элемтә” нәрсәне аңлата? Минем тарафтан сорашулар үткәрелгән 10 кызның бары берсе генә бу сорауга башкалардан аермалы җавап бирде. “Минем өчен “Контакт” – барыннан да бигрәк эшемә кагылышлы кирәкле мәгълүматны эзләү, яңа кызыклы вакыйгалар, файдалы белем һәм мәнфәгатьләр”, – диде ул. Калган 9 кыз: “Минем өчен “Контакт” – аралашу чыганагы”, – диде. Менә шул рәвешле читтән торып аралашу якыннан аралашуга әйләнде. Күпләр анда үзенә дус, кайберәүләр хәтта тормыш иптәше тапты. Кайчагында моның киләчәген күз алдына да китереп булмый башлады...


Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»