|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2010 Бәйрәм
"ЯШЬЛӘР ТУКТАЛЫШЫ" – 10 ЕЛ ЭФИРДА!20нче октябрьдә "Яшьләр тукталышы" 10нчы туган көнен бәйрәм итә һәм барлык дусларын үзенең бәйрәменә чакыра! 20нче октябрь, чәршәмбе көнне, Казандагы "Пирамида" диско-клубына килеп безнең белән бергә бәйрәм итегез!
Бу кичне яраткан тапшыруларын туган көне белән котлыйлар:
– "Казан егетләре" төркеме, – Зиннур, – Мәликә, – "Хат" төркеме, – "AZAT" төркеме, – "АлКанат" төркеме, – Алия Хәмзина, – ИлГәрәй.
Башлана – 20:00дә. Керү ИРЕКЛЕ!
P.S. "Яшьләр тукталышы" – татар яшьләренең яраткан телевизион тапшыруы. Татарстан телевидениесенең танылган алып баручыларының шактые һәм күп кенә башка танылган шәхесләр телевизион тәҗрибәсен нәкъ менә әлеге тапшыруда башлап җибәргән. Алар арасында – Рамилә Сәхабетдинова ("Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе җитәкчесе), Роза Әдиятуллина ("Хәерле иртә!" тапшыруы алып баручысы), Зөлфәт Зиннуров (җырчы Зиннур, "Син – минеке, мин – синеке" тапшыруы алып баручысы) Айсылу Лерон ("TATAR RADiOSI" ди-джее), Илфар Кәримов ("Яңа Гасыр" радиосы ди-джее), Иделия Макарова (җырчы IDELIA) һ.б., һ.б.
|
Иң күп укылган
|