|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2010 Сәясәт
ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең яңа сезонын дүрт алтылы саны белән башлап җибәрде: 66 нчы сезон, 6 октябрь, сәгать кичке 6. Тамаша залы шыгрым тулы иде. Һәркем бер-берсен театр сезоны ачылу тантанасы белән тәбрик итә. Бу юлы алып баручыларны артистлар үзләре алыштырды. Алар узган елгы премьералартурында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр, бу вакытта экраннан өзекләр күрсәтелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Мансур Гаптрахманович Хафизов Әлмәт театры коллективына хезмәтләре өчен шәһәр һәм район халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде. "Театр ул үзенең артистлары, аларның чыгышларын алкышларга күмгән тамашачылары белән көчле. 66 нчы сезон да уңышлы, алдагыларына караганда тагын да яхшырак узсын, һәр спектакль аншлаг белән үтсен", – диде
Шушы көннәрдә генә драмтеатр исеменә Рәхмәт хатлары килгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, "Күңел күзе" хәйрия акциясе уздырып авыруларга ярдәм кулы сузганы өчен Социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Театрда тагын бер Татарстанның атказанган артисты исемен йөртүче артты. Ул – Фикрәт Сибгатуллин.
Матур традицияләргә дә нигез салынып тора. Өч ел элек булдырылган "Елның иң яхшы артисты" номинациясендә 65 нче сезон нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булып хатын-кыз образын иң яхшы башкарганы өчен ТРның халык артисты Раушания Фәйзуллина, ир-ат рольләрен оста башкаручы булып ТРның атказанган артистлары Рәфыйк Таһиров белән Рамил Минханов танылды. Быел яңа номинацияләр дә булдырылган. "Профессиягә тугрылык" номинациясендә премия артистка Гөлнара Кәшиповага, "Ел дебюты"нда Эльвира Яһудинага бирелде. Быел гына эшкә килгән яшь артистларга да бүләкләр тапшырылды. Алдынгы хезмәткәрләр Мәдәният министрлыгының, район башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Иң тугры тамашачы булып бер генә спектакльне дә калдырмаган, премьераларга чәчәк бәйләмнәре белән килгән Фәнис Вилданов танылды.
Сезон ачылу тантанасында кунаклар да күп иде. Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү бүлеге җитәкчесе З.Я.Салехова Әлмәт театрын премьералар кую буенча чемпион дип атады, Галиәсгар Камал исемендәге театр әһелләре театрлы шәһәр булу чынлап та зур бәхет диде.
Бу көнне тамашачыларга үткән сезонның иң матур спектакле "Туган-тумача" тәкъдим ителде.
1
2
3
Ирина АПАЧАЕВА |
Иң күп укылган
|