|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2010 Медицина
АЛАРНЫҢ ДА ЯШӘРГӘ ХАКЫ БАРЙогышлы авырулар, бигрәк тә ВИЧ/СПИД, гепатит, грипп, ОРВИ һәм башкалар хакында күпме генә сөйләсәк тә, аз булыр. Бу эш белән белгеч-табиблар, закон чыгару органнары гына түгел, хәтта матбугат чаралары да шөгыльләнә. Без беренчел профилактика дип сөйләргә яратабыз. Әмма бу эш шулкадәр дәрәҗәдә түбән куелган ки. Без үзебез үк саклану, теге яки бу авыруны булдырмый калу өчен берни эшләмибез, күп очракта хәтта теләмибез дип әйтергә дә була. Шуңа күрә йогышлы авыруларны булдырмау өлкәсендә эшне яхшырту максатыннан узган ел Мәскәүдә фәнни-мәгълүмати үзәк ачылган иде. Күптән түгел Казанда әлеге үзәк белгечләре булып китте. Төрле өлкәдә эшләүче белгечләрнең бергәләп эшләүләре, югары медицина технологиясен куллану гына йогышлы авыруларны булдырмый калуга, хәтта чыгымнарны киметүгә китерер иде. Бүген, мәсәлән, полиомиелит, столбняк (йогышлы тартышу авыруы), түләмә, колак арты бизе шешү (свинка), тиф белән чирләүчеләр юк икән, димәк, бу - медицина өлкәсендәге эшчәнлекнең уңай нәтиҗәсе. Кайбер авыруларның кимү очраклары да бар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Сергей Осипов белдергәнчә, республикада 79 төр йогышлы авыруның 47 се генә күзәтелә икән. Шулай да бездә йогышлы авырулар буенча күрсәткечләр сөенерлек түгел. Ел саен без грипп һәм ОРВИ авыруларыннан куркып калабыз. Кайбер очракта эпидемия, пандемия булу куркынычына кадәр барып җитәбез. ВИЧ/СПИД һәм гепатит авыруларын йоктыру очраклары белән көн саен очрашабыз. Белгечләрнең нәкъ әлеге чирләр хакында уртага салып сөйләшүе дә тикмәгә түгел.
Республикада ВИЧ-инфекция таралышы уртача Россия күрсәткеченнән 15 процентка азрак саналса да, саннар мактанырлык түгел. СПИД үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин белдерүенчә, ВИЧ-инфекцияле авырулар һәр көн, һәр сәгать саен контрольгә алына. Ел саен меңгә якын яңа кеше исәпкә куела. Үзәктә бүген 8531 кеше исәптә тора. 1 сентябрьдән 29ына кадәр 28 очрак теркәлгән. Казанда – 7, Әлмәттә – 6, Чаллы, Аксубай, Биектау, Ютазыда – 1әр, Лениногорскида 2 очрак теркәлгән. Дүртесе хөкем вакытын үтәү урыннарында табылган. Бу саннарга тагын чит җирдән вакытлыча тору өчен килгән 7 кешене өстәргә кирәк. Бер атнада ике кеше үлгән, шул ук вакытта ВИЧ-инфекцияле әниләрдән алты бала туган. Кан белән күчү очраклары да арта бара. Наркотиклар куллану әлеге йогышлы авырулар таралуына төп сәбәп булып тора. Наркоманнар аркасында дөньяда ВИЧ белән 80-160 мең, В гепатиты белән 8-12 миллион, С гепатиты белән 35 миллион тирәсе кеше зарарлана. Ел саен шушы өч төр йогышлы авыру белән чирләүчеләрнең 13 миллионы дөнья белән хушлаша. Россия буенча ел саен 50 мең яңа очрак теркәлә. Фәнни-мәгълүмати үзәк җитәкчесе Георгий Вакулов әйтүенчә, бу сәнәгать оешмалары эшләп торган бер шәһәрне хәтерләтә.
Табиблар дәваланырга теләмәгән авырулар хакында да сүз кузгатты. Дәвалауны кире кагу – бу үзе үк үлемгә бару дигәнне аңлата инде. Республика СПИД үзәгендә дәвалану өчен препаратлар, өстәмә запас булуын да, ВИЧ статуслы кешеләргә ярдәм итү буенча комплекслы эш алып барылуын да бәян иттеләр. Әмма проблемалар да җитәрлек. Россиядә алар белән эшләү өчен психологлар да җитешми икән. Республиканың СПИД үзәгендә эшләүче табиблар соңгы елларда авыруның гомерен озайта алулары турында сөйләделәр. Бүген авырулар арасында 15 ел яшәүчеләр дә бар икән. Вирус йөрткән йөкле хатын-кызлар өчен махсус программалар төзелгән. Балалар бәйрәмнәре үткәрү, социаль ярдәм күрсәтүне дә табиблар үз өстенә алган. Район үзәкләрендә урнашкан хастаханәләр белән элемтәне ныгыту өстендә эш алып баралар. Казанның Вишневский урамында урнашкан әлеге үзәктә көндезге стационар булдыру, балалар блогын оештыру күздә тотыла. Лабораторияләр киңәйтеләчәк, шуңа күрә теләгән һәм шикләнгән кеше килеп бушлай тикшеренү уза алачак.
Казан дәүләт медицина университеты профессоры Вилдан Фазылов исә, йогышлы авырулар булган һәм булачак, дип белдерде. Хәзер кайбер авыруларга каршы торучанлык кына арткан. Вакцинация, мәсәлән, В гепатитына вакытында прививка ясату әлеге авыруны булдырмый калуга ярдәм итә. Вируслар көчле, күп очракта алар мутантлашырга да сәләтле икән. Шуңа да профессор, иң мөһиме - профилактика, дип белдерә. Кайбер ВИЧ-инфекцияле кешеләр 15-20 ел дәвамында да яшәргә мөмкиннәр. Тик әле дә җәмгыять аларны кире кага. Мондый төр кешеләрне, бәлки аерым номер белән генә теркәргәдер. Әлегә ВИЧ-инфекция дәвалана торган авыру түгел. Тик вакытлар үтү белән аның белән дә идарә итәргә мөмкин булыр дип уйлыйлар. Инде берничә ел дәвамында СПИД статуслы кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү турында сүз алып барыла. ВИЧ-инфекциялеләр дип моңарчы пычрак киемле бомжлар, фахишәләр һәм наркоманнар исәпләнсә, хәзер исә бу статус яңа төсмер алды. Синең яныңда басып барган, чиста итеп киенгән ягымлы гына яшь кеше ВИЧ-инфекцияле булырга мөмкин. Авыру кешенең дә яшәргә хакы бар. Әмма әлегә без һаман да аларга карата фикеребезне үзгәртә алмыйбыз. Мәсәлән, ВИЧ-инфекцияле бала гадәти балалар бакчасына йөрсә, әгәр дә башка ата-аналар аның статусын белсә, нишләргә? Сораштырылучыларның 70 проценты үз баласын анда бирмәячәген белдерә.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|