поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.10.2010 Җәмгыять

ИГЕНЧЕГӘ МӘДХИЯ УЛ СӨМБЕЛӘ

Самараның Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда менә инде унынчы тапкыр Сөмбелә – уңыш бәйрәме булып үтте. Аны оештыруны быел Рифкать Хуҗин җитәкчелегендәге шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе тулысынча үз өстенә алды.

– Сөмбелә көн белән төннең тигезләшкән чорында – 23 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма-каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын ачып-башлап җибәрсә, Сөмбелә аны тәмамлап-йомгаклап куйган, – дигән тарихи мәгълүматлардан башлады чараны алып баручы Наилә Сабирҗанова.

 

Борынгыдан шулай килә: татар гомер-гомергә икмәккә олы хөрмәт күрсәтеп яши һәм безнең халкыбызны җир, кыр эшләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Ә инде бүген, күмәк хуҗалыклар таркалып, күп басулар чүп үләннәренә күмелеп ятканда, көзен мул уңыш җыеп алучы игенчеләрне батырларга тиңләргә була.

 

Быелгы Сөмбелә бәйрәменә махсус кунаклар булып Похвистнево районының Гали авылы үзешчәннәре дә юкка гына чакырылмаганнардыр. Биредә нәкъ шундый батыр, изге кешеләр – уңган-булган игенчеләр яши бит. Гомумән, Гали турында хәзер ишетмәгән-сөйләмәгән кеше калмагандыр инде. Зур, матур, дини бу авылның даны тирә-юньгә таралган. Быелгы корылыкта да аның фермерлары кырларда яхшы уңыш җыеп алганнар, шәхси теплицаларда да мул итеп яшелчәләр үстерелгән.

 

Кыр эшләре тәмамлануын гәүдәләндерүче Сөмбелә бәйрәменең асылы – игенчеләрнең тырыш хезмәтен данлауда. Шуңа күрә чарада 40 ел эшләү дәверендә бик күп икмәк үстергән Гали авылының алдынгы хезмәткәре, «Кызыл байрак» ордены кавалеры Камил Шамил улы Маннанов иң кадерле кунакларның берсе булып сәхнә түренә чакырылды.

 

– Мин – шушы җирдә аунап үскән игенче. Икмәк – ул кешелекнең яшәү чыганагы. Ипинең һәм аны үстергән кешеләрнең кадерен белегез, аларны олылагыз, – дигән үгет-нәсыйхәтләрен бирде кулына хуш исле икмәк тоткан Камил әфәнде.

 

Ә Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Хәлиуллов аңа Хөрмәт грамотасы һәм бүләккә электр пычкы тапшыргач, булдыклы милләттәшебезнең тырыш хезмәте лаеклы бәяләнүенә күпләр шатлангандыр, дип уйлыйм.

 

Гали халкы эшчән дә, уңган да һәм, Сөмбелә бәйрәмендә күренгәнчә, җыр-моңга да оста. Авыл Мәдәният йорты директоры Асия Әхмәдиева җитәкчелегендә әзерләнгән программа Сөмбелә тематикасын әдәби-музыкаль номерлар аша тасвирлаган үзенә бер аерым концерт булды. Моңлы җырлар да, дәртле биюләр дә бар иде тамашада. Ә инде Гали үзешчәннәренең милли колориты, үзенчәлекле кыйммәтлеге – ул гармунчылар. Менә алар баяннарын сузып җибәреп, тамашачының иң нечкә күңел кылларын тибрәттеләр. Араларында егетләрдән алып олы яшькәчә ир-атлар булуы әлеге мирасның буыннан-буынга күчеп килеп, аның киләчәге дәвамлы икәнлеген күрсәтте.

 

Оста гармунчыларга гына түгел, сәләтле җырчыларга да бай Гали авылы. Сөмбеләдә чылтыраган саф чишмәдәй моңлы тавышлы Нәсимә Кәлимуллина, Камилә Ганиева, Рузия Йосыпова һәм башкалар халыкка матур җырлар бүләк иттеләр. Унике яшьлек Ислам Кәлимуллинга исә залда гашыйк булмаган бер генә кеше дә калмады, ахрысы. Аның сәхнәдә үзен олыларча тотуын күрсәгез сез! Ә кечкенә бу малайның үзәкне өзәрдәй моңлы тавышы халыкны тәмам хәйран калдырды. Артист булып туган диярсең үзен. Шул кыйбласыннан тайпылмыйча барса, Исламның татар сәхнәсендә үз урыны булырга ошаган.

 

Халыкта «Бәйрәме булганның – эше дә бар», дип юкка гына әйтмиләрдер. Шулай, Гали авылы халкы тырышып эшли дә, рәхәтләнеп, күңелле итеп ял итә дә белә.

 

Сөмбеләдә быел җәен Польшада узган Халыкара «Октава культур» дип аталган музыка, фольклор һәм сәнгать фестивалендә Гран-при яулаган Самараның «Яктылык» татар мәктәбе артистларының чыгышы аеруча горурлык хисләре тудырды. Чөнки әле укучы балалар гына булуларына карамастан, алар чын профессионаллар дәрәҗәсендә җырлыйлар һәм бииләр. Әлеге бәйрәмдә дә яктылыклылар искитәрлек матур милли киемнәрдән чыгыш ясадылар. Ә өченче сыйныфта укучы Алсинә Дәүләтбаева «Җиләк җыям чиләккә» балалар җырын башкарганда әкияттәге принцессаны хәтерләтте.

 

«Яктылык»ның оста артистларын зур җиңүләре һәм залда утырган халыкны Сөмбелә бәйрәме белән Самара өлкәсенең табигатьтән файдалану, урман хуҗалыгы һәм тирә-якны яклау министры Дмитрий Азаров котлап, аларга җылы теләкләрен җиткерде һәм Халыкара фестивальдә җинүчеләргә бүләкләр тапшырды. Гомумән, бәйрәмдә, гадәттәгечә, башка түрәләрнең дә чыгышлары яңгырады. Алар арасында өлкә мәдәният министры Ольга Рыбакова исеменнән Евгений Чурсин, өлкә хөкүмәте аппаратының җәмәгатьчелек белән элемтә тоту һәм мәгълүмат сәясәте буенча баш консультанты Надежда Осипова да бар иде. Ул татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче милли хәрәкәтебез җитәкчеләре - өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевка, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Хәлиулловка һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга Гали авылында Бөтенроссия авыл Сабан туен оештырулары һәм үткәрүләре өчен губернаторның Рәхмәт хатларын да тапшырды.

 

Сөмбелә елдан-ел яңа төсмерләр белән баетыла. Быел биредә Татарстан җырчылары да катнаштылар. Илсөя Бәдретдинова тамашачыларга үзенчәлекле, башкалардан аерылып торган җырлар башкаручы җырчы буларак таныш. Бәйрәмдә аның «Кыр казлары артыннан» халык җырын тыңлаганда балачагым исемә төште. Кечкенә чагымда әбиемә кушылып җырларга ярата идем мин бу җырны. Илсөянең аны бөтен җаны аша үткәреп башкаруы ошады миңа.

 

Рөстәм Асаевның чыгышын исә Сөмбеләнең «сөт өсте» дип атасам, һич кенә дә ялгышмам. Такмаклар башкаручы җырчылардан туйган халыкка ул менә дигән бүләк ясады. Консерватория җырчысы, затлы, зәвыклы артист «Зәңгәр шәл» спектакленнән «Булат җыры»н, Рим Хәсәновның «Кышкы романсы»н һәм башкаларны башкарды. Рөстәмнең үз репертуарына халык көйләрен кертүе дә тамашачыны канәгать калдырды. Ә инде ул «Рәйхан» җырын җырлаганда залда утырган олысы да, кечесе дә тын да алмыйча утырып, соңыннан аны көчле алкышларга күмделәр.

 

Рөстәм Асаев Самараның таләпчән тамашачысы өчен чын ачыш булды. Шәһәребез сәхнәсендә консерватория тәмамлаган җырчылар яңа дәвер ачып җибәрәләр, дияргә була. Сәхнәдә үзен тыйнак, чын зыялы итеп күрсәткән бу җырчыга карап торуы гына да ни тора!

 

Рөстәм Асаевның чыгышы «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән тәмамланып, үзенә бер күтәренке рух тудырды, милли хисләрне көчәйтеп җибәрде һәм Сөмбелә бәйрәмен тагын да күтәрә төште.

 

Тик менә залда утыручылар арасында гына милләтпәрвәрләребез, кызганычка, аз булып чыкты. Иң башта туп-тулы зал бәйрәмнең икенче бүлегендә яртылаш бушап калды. Һәм, әйтергә кирәк, Сөмбеләнең беренче өлешеннән соң кайтып киткән кешеләр Рөстәм Асаевның чыгышын, ягъни «сөтнең өстен» «татудан» мәхрүм калдылар. Әйе, чарадан соң: «Бер «Булат җыры» яңгыраган өчен генә дә бирегә килүемә үкенмим», дигән фикер белдергән Әминә Казакова кебек зәвыклы тамашачыларыбызның күбрәк булуын теләргә генә кала.

 

Сөмбелә бәйрәменең 10 яшьлек юбилее Укытучы елына һәм аны үткәрү Укытучылар көненә туры килгәнгә, чарада бу һөнәр ияләренә дә зур игътибар бирелде. «Яктылык» татар мәктәбенең барлык укытучылары да сәхнәгә чакырылып, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин аларны тәбрикләп, күчтәнәчләр өләште.

 

Шулай ук Рифкать әфәнде Сөмбеләне һәм барлык башка милли бәйрәмнәребезне алып баручы Наилә Сабирҗанова һәм Литвинов исемендәге Мәдәният сарае администраторы Флорида Локмановага да Рәхмәт хатлары тапшырды. «Наилә ханымның моңлы, аһәңле тавышын меңләгән тавышлар арасыннан да танып була. Ә татар милли хәрәкәтендә безнең хуҗабикәбез – Флорида ханымнан башка бер генә татар чарасы да узмый», дигән лаеклы комплиментлар ясап, үзләре кебек үк гүзәл чәчәкләр бүләк итте аларга Рифкать Хуҗин.

 

Әйе, Сөмбелә бәйрәме Самара шәһәре һәм өлкә татарларының иң яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелеп, матур гадәткә кереп бара. Тамашачы моңлы татар җырларын тыңлап, матур биюләргә сокланып, бер-берсе белән күрешеп-аралашып ял итә. Ә иң мөһиме – Сөмбелә балаларда, яшьләрдә икмәккә, игенчеләрнең лаеклы хезмәтенә мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияли.

 

Шуңа күрә дә шундый матур, күңелле, файдалы бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевны, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты, рәисе Минәхмәт Хәлиулловны Похвистнево районының «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповны, Самараның «Мир колес» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хуҗасы Илдар Галиевны, шәһәребезнең «Кулинария» кибете хуҗабикәсе Равилә Кыямованы, Самараның «Биджи» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Минәхмәт Гыйльмановны искә алмыйча һәм аларга рәхмәтләр җиткермичә булмый, әлбәттә.

 

Киләчәктә дә, галилеләрне зурлаган кебек, нинди һава шартларына да карамастан, басуларында мул уңыш җыеп алган җир кешеләрен хөрмәтләргә насыйп булсын иде. Аларны моның өчен Сөмбелә үзе көтеп кала!

 

 

Гали авылының алдынгы игенчесе Камил МАННАНОВ.

 

 

Дмитрий АЗАРОВ халыкны бәйрәм белән котлаганда.

 

 

Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать ХУҖИНнан Гали авылы үзешчәннәренә җылы теләкләр.

 

Автор фотосурәтләре.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»