|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2010 Җәмгыять
КАЗАН МЭРЫ 4 РАЙОННЫ ТОТАШТЫРГАН 9 НЧЫ ТРАМВАЙ МАРШРУТЫНЫҢ ЯҢАРТЫЛГАН ЛИНИЯСЕН АЧТЫКазан мэры Илсур Метшин 9 нчы трамвай маршрутының яңартылган линиясен ачты һәм әлеге вакыйгада “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов һәм шәһәр Башкарма комитеты подразделениеләре җитәкчеләре катнашты. “Восстание ур.” тукталышыннан алар “Елга техникумы” тукталышына кадәр трамвайда пассажир буларак утырып барып, уңайлык мәсьәләсендә сынап карады. Мэр фикеренчә, Авиатөзелеш, Мәскәү, Киров һәм Вахитов районнарын бер-берсенә бәйләгән әлеге линияне шәһәр халкы, аеруча Киров районында яшәүчеләр, күптән көткән, йортларның тыгыз урнашуын исәпкә алганда, чыннан да, актуаль проблема 3 ай эчендә уңай гамәлгә ашырылган.
Шул рәвешле, Казанның 4 районын тоташтырган линиянең озынлыгы элеккечәрәк - 36,2 чакрым, тик светофорларсыз диярлек турыдан Киров дамбасы, Несмелов, Большая Крыловка, Энергетиклар урамнары буйлап Декабристлар урамына кадәр 12,7 чакрым озынлыкта яңа участок гамәлгә кертелгән. Шуңа өстәп, тагын 8 яңа тукталыш булдырылган: Елга техникумы, Шоссейная, М.Вахитов, Поперечно-Базарная, Большая Крыловка, Серов, Соловцы Юнгалары, Ш.Усманов урамнары. Хәзер “Тимер юл вокзалы” тукталышыннан “Химическая ур.” тукталышына кадәр араны арзанлы транспорт саналган трамвайда нибары 17-20 минутта узып була. Бу линияне ачу белән, ә анда уңайлык, куркынычсызлык мәсьәләләре тулысынча хәл ителгән, Декабристлар урамы белән Ленин дамбасын транспорт агымыннан беркадәр арындырырга ярдәм итә.
Ә.Галәвов сүзләренчә, шушы линиянең яңа участогы буйлап трамвайлар шакылдамый гына узып йөриячәк, чөнки тиз йөрешле трамвай өчен кулланыла торган “Бәрхет юл” дип аталган Европа технологиясе буенча салынган, ягъни рельсларда тоташтыру җөйләре юк.
“Шушы линия дә кергән Зур Казан боҗрасы безнең өчен иң четерекле линия булып тора иде. Кешеләр биредә 50шәр еллап бернинди уңайлыклардан башка гомер иткән, юл салынасы турыда булган 157 йортны сүттереп, Универсиадага әзерлек программасы кысаларында аларда яшәүчеләргә уңайлы торак бирә алдык һәм моңа без бик шат”, - дип белдерде И.Метшин. Аның шәрехләвенчә, Киров районы, әлеге яңа линиядән һәм яңа транспорт юлыннан тыш, беренче тапкыр берьюлы 5 җәяүлеләр кичүенә дә ия булды, димәк, микрорайон тормышы тагын да җанланачак, чөнки юл булдымы, районга инвестицияләр җәлеп итеп була, күренә ки, XXI гасыр шартларында юл белән тормыш-яшәеш тыгыз бәйләнгән.
Тиз йөрешле трамвай - шәһәр транспортына бәйле мәсьәләнең икенче этабы, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берлектә дөньяда, шул исәптән Европа һәм Азиядә дә, нинди проектлар булуы белән танышу эше бара, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә ярдәм алуга булышырга телктәшлек белдерә, гомумән, бу хакта җитди уйлану-киңәшләшүләр бара, диде Казан мэры Илсур Метшин. Чөнки Универсиада башланганчы Зур Казан боҗрасын төгәлләп, 60 чакрым озынлыкта трамвай юлы тимер юл вокзалыннан Борисково бистәсе, “Кояшлы шәһәр” микрорайоны, Җиңү проспекты, “Азино” микрорайоны, Ямашев проспекты аша әйләнеп үтеп Елга техникумына чыга һәм тимер юл вокзалына кайтачак.
Хәзерге вакытта исә Казанда 6 трамвай маршруты гамәлдә, линияләренең гомуми озынлыгы – 114 чакрым чамасы. Җәмәгать транспорты маршрутлары челтәрен оптимальләштереп, метрополитен, трамвай, троллейбуска өстенлек бирү юлы белән киләсе 3 елдан шәһәр “бөке”ләрдән котылачак дип фаразлана.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|