поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.10.2010 Җәмгыять

АРТЫК-ПОРТЫК КАДР

“Без, спорт лидерлары, тренерлар, Азнакай спорты ветераннары, физкультура укытучылары, спортчылар, бүген шәһәребездә барган хәлләрдән читтә кала алмыйбыз. Азнакай муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм буенча муниципаль учреждениесе җитәкчесе Миңнеханов Рафис Фоат улын эшеннән алмакчы булалар. Моны максатчан рәвештә тормышка ашырырга тырышалар. Миңнеханов спорткомитетны җитәкләгәч, безнең төбәктә спорт һәм физкультура алга китте. Оешмалар арасында Спартакиадалар үткәрелә башлады. Ике ел рәттән Авыл уеннары үтте.

Спортчылар республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда алдынгы урыннарны яулый. Мәсәлән, Татарстанның VI мәктәп балалары Спартакиадасында II урын алдык һәм районыбыз “ГАЗель” машинасы белән бүләкләнде. Хәзер шуңарда ярышларга йөрибез. Ә I яшьләр Спартакиадасында Азнакай чемпион булды. Хәзер районыбыз республика спортының лидерлары рәтендә.

 

Р.Миңнеханов белән килеп чыккан ситуацияне ачыклап, аның җитәкчелегендә эшне дәвам иттерүегезне сорыйбыз”.

 

Әлеге хат астында 60лап спортчы имзасы бар. Арада берничә тапкыр дөнья чемпионы калучы танылган исем-фамилияләр дә, гади мәктәп укытучылары да, спорт белән җенләнгән студентлар да бар. Хатны район хакимияте башлыгы Рафис Галиевкә юллаганнар. Тик нәтиҗәсез. Бүген Азнакай хакимиятендә тормышын спортка багышлаган Р.Миңнеханов турында “урлады”, “эшли белми”, “безгә андыйлар кирәкми” дигән сүзләр генә ишетергә туры килә. Ә чынлыкта ничек? Спортчының, чыннан да, гөнаһлары булганмы, әллә бу хакимият башлыгының үз командасын гына туплавы, чираттагы “артык” кадрдан котылуымы?

 

ӨЧ ТАПКЫР КУЫЛУ

 

– 27 елымны спортка багышладым, “ТРның иң яхшы тренеры” исемен алдым, спорт мастеры кандидаты мин, – дип, бер кочак Мактау грамоталарын һәм медальләрен күрсәтә-күрсәтә сөйли Рафис Миңнеханов. – 500 көрәшче тәрбияләдем, шуларның 50се Русия һәм республика ярышларында призлы урыннар алды. 10 ел буе шәһәр депутаты булып тордым. Закон бозмыйча, тыныч кына эшләп йөргән җирдән эшемнән азат иттеләр. Җитмәсә, бур исеме тагарга маташтылар. Ләкин бирешмәячәкмен, ахырга кадәр барачакмын!

 

Рафис Фоат улы әйтүенчә, аның проблемалары район хакимияте җитәкчесе алышынгач башланган. Берничә атна рәттән: “Сиңа гариза язарга куштылар”, – ди аңа башкарма комитет рәисе. Тик Р.Миңнехановның җавабы бер булган – “Юк”. Тиздән проблемалар арткан, өстеннән берьюлы берничә тикшерү килгән (закон буенча алар бер-берсеннән соң гына килә ала – Л.З.), икътисадый җинаять эзләргә керешкәннәр. Кул астында эшләүче 150ләп кешедән сорау алганнар. 18 яше тулмаган балалардан да: “Директор акча алмадымы?” – дип кызыксынганнар. Һәм, әлбәттә, җитәкченең кырын гамәлләре табылган. Азнакай тикшерү-хисаплау палатасы Миңнехановның бюджетның миллион ярым сум акчасын “максатсыз тоту”ын “ачыклый”. Урлау түгел бу, бер юнәлешкә бүленеп бирелгән сумманы башка нәрсәгә тотуны аңлата.

 

– Вазифамнан азат иттеләр. Бирешмичә, шундук прокуратурага гариза яздым һәм 3 көннән үк яңадан эшли башладым. Шуннан соң миңа каршы җинаять эше ачарга тырышып карадылар, анысы барып чыкмады. Күпмедер вакыттан тагын эштән китәргә мәҗбүр иттеләр, – дип уфтана Рафис Миңнеханов.

 

Аннары ул Азнакайдагы “Дельфин” бассейны директоры итеп билгеләнә. Ярты елдан соң “Юбилейный” белән “Дельфин”ны берләштерү нәтиҗәсендә, кыскарталар үзен. Монда да аптырап калмый Миңнеханов – суд аша тагын кире кайта. Җитмәсә, аның урынына килгән иптәш Салиховның дипломы ялган булып чыга. Күп тә үтми, “Дельфин” һәм “Юбилейный”ны кабат аералар. Шуларны кушып-бүлеп йөрүдән тыш, Азнакайда бүтән проблема юк, күрәсең.

 

Өч мәртәбә куылып, үҗәтлеге аркасында яңадан кайтучы кеше күргән юк иде әле. Бүген күңеле тынычмы икән, ничек яшәп ята дисезме?

 

– “Дельфин”да директор булып эшлим. Алты мең окладка өстәп, тренерлык өчен ярты ставкага йөрим. Үз кабинетым бар. Ләкин күз алдыгызга китерәсезме, миңа беркем дә буйсынмый! Кул астымда хезмәткәрләр юк. Барып, эш сәгатен тутырам да кайтып китәм. Ни өчен миңа акча түлиләр? Нигә мондый файдасыз эш урыны кирәк, белмим, – ди Миңнеханов, җилкә сикертеп.

 

ИГЕЗӘК КАРАРЛАР

 

– Шулай да тикшерү-хисаплау палатасы миллион ярымның “максатсыз тотылуы”н әйтә. Рафис Фоат улы урлап, череп баеган кешегә охшамаган. Спорт белән җенләнгән, карап торышка гап-гади кеше үзе.

 

Бер өем документ арасында теге суммага да җавап таптык. Ягъни ике игезәк карар килеп чыкты. Кыскасы, боларның берсе ялган документ дигән сүз. Икесенең дә астында Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесе И.А.Шиһаповның имзасы тора. Карарларда бер үк тәртип саны, ләкин 10 аерманы артык баш катырмыйча табарга мөмкин. Мәсәлән, бланклары төрле. Берсе, дата кую урынында күрсәтелгәнчә, 2006 елгы түгел, күпкә яңарак. Шунысында ук иптәш Миңнехановның әлеге эш урынына хезмәт хакыннан башка билгеләнүе әйтелә. Ә тикшерүләр “ачыклаган” хокук бозуы булып нәкъ алынган хезмәт хаклары тора да. Шуның нәтиҗәсендә аны эштән азат иткәннәр. Кыскасы, монда чын белән ялганны аерыр өчен, артык акыллы булу да кирәкми.

 

Әлбәттә, игезәк карарлар шәһәр прокуратурасын да кызыксындыра башлый. Тик кызганыч, кәгазьләрне имзалаучы Илгизәр Шиһапов үзенең кул куюын таныса да, аермаларны берничек тә аңлата алмый. Җинаять эше ачылган, бер карарның, чыннан да, ялган рәсми документ икәне расланган. Ә җәзага тартырлык кешене генә һаман таба алмыйлар. “Өч каен арасында адашып, ялган карар ясаучыны “розыск”ка бирделәр. Кеше көлкесе!” – ди Рафис Миңнеханов.

 

Хәзер Рафис Фоат улы, беренче эш урынына кире кайту өчен, һаман судлашып йөри. Шушы ике ел эчендә Президентларга, җитәкчеләргә язмаган хаты, мөрәҗәгате калмаган. Белеме буенча юрист булгач, адвокат та кирәкми. Кәгазь эшен үзе ерып бара. Ике ел эчендә 30га якын суд булган. Әле тагын ничәү булыр – билгесез. Ләкин үз көченә, җиңәчәгенә ныклы ышанычы бар.

 

– Укучыларыма: “Көрәштә соңгы мизгелгә кадәр көрәшегез”, - дип гел кабатлый идем. Тормышта да шулай ук. Бирешергә ярамый. Әлеге ситуациядә бигрәк тә. Авторитет буенча районда соңгы кеше түгел мин. Ләкин пычракта таптап, бур ясамакчы, мескенгә әйләндермәкче булдылар. Эчмим, тартмыйм, гаделлек өчен тырышам. Шәһәрнең ике мең кешесе сайлавы нәтиҗәсендә, 10 ел депутат булып тордым. Гаиләм, балаларым бар. Ике улым да минем эздән китте: юридик факультетны тәмамладылар, көрәшчеләр, – ди ул.

 

“ҖАНГА ТИЕП ЙӨРМӘГЕЗ”

 

Кайсы гына төбәккә барсаң дә, беренче эш итеп спорт сарайлары, спортчылары белән мактаналар. Кеп-кечкенә район үзәкләрендә дә ялт итеп торган спортзаллар, бассейннар, мәйданчыклар бар. Ә Азнакай кебек нефть каласының республика күләмендә ярышлар уздырыр урыны юк. Шәһәр үзәгендә 6-7 ел ярымташландык хәлдә торучы “Физкультура йорты” да спортчылар эчен пошыра икән. Шушы фактларны да искә төшереп, район хакимияте башлыгы белән спорт һәм куылган спортчылар турында сөйләшәсем килде.

 

– Безнең “Физкультура йорты” нигә кирәк сезгә? Ник матур әйберләр турында язмыйсыз? Нигә Азнакай спорты кызыксындырды әле? – дип коры гына каршы алды мине Рафис Фатыйх улы Галиев. Шунда ук минем белән сөйләшергә нибары 30 секунд вакыты булуын искәртеп, дәвам итте. – 1967 елда салынган бина ул, экспертиза аны төзекләндерү мөмкин түгеллеген күрсәтте. Азнакай “Бердәм Русия”нең программасына кертелде. 2011 елда шәһәрдә физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә башлаячак, – диде ул, булачак комплексның проектын күрсәтә-күрсәтә.

 

– Рафис Миңнеханов дигән кеше сезгә яхшы танышмы?

 

– Яхшы егет ул, ләкин урлашты. Аның өстендә өч миллионлык (каян алынган сандыр бу, бер документта да юк – Л.З.) хокук бозу тора. Прокуратура таләбе белән эш кузгатылды. Судларны да җиңмәде, әле тикшерү һаман бара. Зур предприятиене ташлап, бирегә эшкә килдем. Ә сез миңа комачаулап, җанга тиеп йөрисез, – дип сыкранды хакимият башлыгы.

 

МЕНЕДЖЕРЛАР ТЕОРИЯСЕ

 

Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Афанасьев та миңа гадел журналист булырга, сатылмаска кирәклеген аңлатырга тырышты. Ә мин дөрес юлдан бармыйм, бер дигән хакимияттән пычрак эзлим икән. Белдегезме?! Тәнкыйтьләүчеләр – сатлыкҗан, түрәләрне мактаучы журналистлар гадел булып чыга. Бусы Азнакай хакимияте теориясе. Һәм, әлбәттә, җитәкчеләр сөйләгән сүз генә дөрес. Аларның тәмле теленә һәм борын төбенә төрткән кәгазьләренә ышанырга кирәк. Мин дә шундый кыяфәт ясап, күңелләре булсын дип, баш селкеп утырырга булдым.

 

– Рафис Миңнехановка шәхес буларак дәгъвам юк, ләкин эшләү рәвешеннән канәгать түгелмен, – дип башлады сүзен Сергей Алексеевич Афанасьев. – “Физкультура йорты” ул җитәкчелек иткәндә ябылды. Ни өчен аны төзекләндерү өчен берни дә эшләмәгән соң? Бина ябылды, ә Рафис Фоат улы аны торгызу турында уйламады бит. Ә депутат булып нәрсә эшләде? Аның бөтен максаты милли көрәшне үстерү һәм акча эшләү иде. Бүленеп бирелгән сумма берьяклы тотылды – күбесе көрәшкә китте, спортның Олимпия төрләрен үстермәде. Шундый проблемалары булган өстенә, “Дельфин”га эшкә алдым әле үзен.

 

– Р.Миңнеханов судта җиңеп, аны яңадан эшкә алырга туры килсә?

 

– Куачакмын! Аның эшләү стиле һәм алымнары миңа ошамый. Ул – начар менеджер. Димәк, хезмәт урынына туры килми. Андый хезмәткәрне нишләтәләр соң? Азат итәләр. Ә безнең хакимияткә көчле менеджерлар кирәк. Аннары, Азнакай кешесе мин, дип күкрәк какмасын. Яхшы белгеч каян килеп эшләсә дә барыбер түгелмени?!

 

“КУКИШ!”

 

Сорау: гөнаһсыз булсалар, “менеджерлар командасы”на ясалма карар чыгару ник кирәк соң? Гаепсез як үзен шул рәвешле аклар идеме? “Рафис Миңнеханов – начар оештыручы, көрәшне генә үстерде”, – ди Сергей Афанасьев. Аны яклап язган хат астында волейболчылар да, гер күтәрүчеләр дә, җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр дә, хоккейчылар да бар. Сәләтсез җитәкченең эшләве кемгә хаҗәт булыр иде икән? Шәхсән үзем җелеккә тигән хуҗамны кайтару өчен хатлар язып йөрмәс идем.

 

Гомере буе эшләгән, шул район өчен күпме көч куйган кешене 50 яше тулганда артына тибеп чыгарганнар. Монда менеджер теориясе түгел, кешелеклелек сыйфаты мөһимрәктер, бәлки?

 

Хәер, бу Азнакайдагы кечкенә мисал. Яңа хакимият башлыгы килеп, “менеджерлар командасы” туплангач, урыннан китүчеләр исемлегендә Рафис Миңнеханов кына түгел. Гомумән, Азнакайда эшсезлек бер ел эчендә берничә мәртәбә арткан. Нефть предприятиеләре ябыла, халык Әлмәткә йөреп эшли, яшьләр китә... Шул вакытта чит районнардан кадрлар өстәлә. Азнакайның “шәһәр” статусын бетереп, авылга әйләндерәчәкләр икән, дигән сүзләр дә йөри халык арасында. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Наил Шәрип улыннан бу хакта сорагач, “Менә!” – диде ул, “кукиш” күрсәтеп. Ләкин командагыз һаман-һаман сынатса, “кукиш” кына коткарыр микән, иптәш менеджерлар?!

 

Казан – Азнакай – Казан.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 10 | 29.09.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»