|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2010 Шоу-бизнес
«МУЗЫКАЛЬ ДЕСАНТ» ТАТАР ЯШЬЛӘРЕН ҖЫЯТатар яшьләре көтеп алган мега-дискотекага нибары бер көн калды. 30 нчы сентябрь кичендә “Эрмитаж” (Ривьера) клубында бу елның иң күркәм дискәтүге узачак.
«Музыкаль десант» турында тәфсилләп
Барлыкка килү тарихы
2007 нче елда “Барс-Медиа” компаниясе яшьләр өчен махсус музыкаль проект булдыру идеясе белән чыга. Җәй көннәрендә Казан халкының ялларга, каникулларга дип районнарга, авылларга таралышуын искә алып, Татарстан буйлап гастроль туры уздырырга уйлый оештыручылар. Шулай итеп, “Музыкаль десант» туа. “Музыкаль десант” концертлары шуның белән үзенчәлекле: җырчылар концерт куясы шәһәрләрдә яшиләр, күп кенә тамашачылар артистлар торган урыннарга килеп, яраткан җырчылары белән аралаша, фотоларга төшә, автографлар ала.
Безнең максатлар...
“Музыкаль десант” проектының максаты – заманча татар музыкасы ярдәмендә татар яшьләрен татар теленә һәм мәдәниятенә җәлеп итү. Шулай ук бу проектның тагын бер уңай ягын әйтеп узарга кирәк: җырчылар төркеме, республикабызның төрле районнарында тукталып, татар җырын яратып та, зур шәһәрләрдәге концертларны күрә алмаган тамашачыларга җыелма концерт карарга мөмкинлек тудыралар. Мондый проект республикада бары берәү генә.
Кайларда гына булмадык
Дүрт ел эчендә “Музыкаль десант” гастроль туры Баулы, Азнакай, Лениногорск, Норлат, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Буа, Алабуга, Мамадыш, Балтач, Кукмара, Җәлил, Әгерҗе һәм башка районнарда булып узды. Кем белгән: бәлки, киләчәктә регионнарга да барып җитәр җырчылар десанты?
Йомгаклау концерты
Районнарда гастрольләрдә булып кайтканнан соң, җырчылар десанты Казандагы гала-концертта катнаша. Казандагы «Музыкаль десант» җәйге гастроль турын йомгаклап кына калмый, ә Казандагы татарча дискотекалар сезонының иң беренчесе ул.
Җырчылар десанты
“Музыкаль десант”та катнашучылар саны ел саен 30 дан ким булмый. Монда кемнәр генә катнашмады. Ел саен “Музыкаль десант” проекты яңа исемнәр дә ача. Концерт-программадан тыш, кичәгә килүчеләрне иртәнгә кадәр кайнар биюләр көтә. Быелгы программаның яңа исемнәре: Гөлназ Солтанова, Эльвира Титова, Алия Шәрәфетдинова, “Сәйяр-Инсаф” дуэты.
Тамаша заллары
“Музыкаль десант» иң беренче елны спорт сарайларында уздырыла. Оештыручылар әйтүенчә, беренче елны концертка килүчеләр шулкадәр күп була, алма төшәрлек тә урын калмый. Шуны исәпкә алып, 2008 нче елны “Музыкаль десант” концертын ачык һавада үткәрәләр. 2009 нчы елда исә “Музыкаль десант” клуб форматында үтә. Кызганыч, 2010 нчы елда җәй кызу һәм коры булу сәбәпле, “Музыкаль десант” районнарда уздырылмый.
Безне яраталар
“Музыкаль десант” проектының аудиториясе кайбер районнарда 15-20 меңгә кадәр җитә. Казандагы мега-дискотекада ел саен 3-5 мең кеше җыела. Шунысын әйтеп узарга кирәк: районнарда тамашага яшьләр генә килеп калмый, ә олы яшьтәге җыр сөючеләр дә катнаша. Тамашачылар арасында мәктәп укучыларыннан алып, әби-бабайларга кадәр очратырга мөмкин. “Музыкаль десант» төшкән шәһәр көне буе бәйрәм итә.
Иң сыйфатлы тамаша
“Музыкаль десант» мега-дискотекасы Казанның бары тик иң текә диско залларында уздырыла: 2008 нче елда “Пирамида” күңел ачу үзәгендә, 2009 нчы елдан “Эрмитаж»да (Ривьера). Сыйфатлы концерт-программа, сыйфатлы татарча яшьләр музыкасы, сыйфатлы зал һәм аппаратура бары тик татар җанлы татар тыңлаучысы өчен.
Бүләксез калма
Быелгы мега-шоуда, 30 дан артык мега-йолдызның чыгышыннан тыш, күп бүләкләр дә булачак. Иң өлгер, иң батыр тамашачыларга мега-дискотеканың спонсорлары — “Иль де ботэ» һәм «Билайн» бүләк таратачак.
Үзеңне тап
“Музыкаль десант» проектында катнашучылар өчен сюрприз: елның иң шәп дискотекасын хәзер дискларда күреп була – бәлки әле, бу дискларда үзегезне табарсыз. “Музыкаль десант” проектын күрми калмаганнар, моңаймагыз, яраткан җырчыларыгызның концерт чыгышларын DVD- форматта карый аласыз.
“Музыкаль десант»та катнашырга теләүчеләр өчен киңәшләр:
1. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан “Музыкаль десант» проекты турында укы.
2. Сорауларың калса, 297-43-77 номерына шалтыратып, сорауларыңны бир.
3. Яраткан дискотекаңа эләгү өчен, бөтен көчеңне куй: билетлар сату кассаларына ашык һәм 30 нчы сентябрь җиткәнен көт.
4. Быелгы дискотека иртәнге бишкә кадәр булачак, дип ышандыра оештыручылар, димәк, 9 сәгатьлек күңел ачу программасы Сезнең өчен.
|
Иң күп укылган
|