|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2010 Ир белән хатын
МОНСТР БЕЛӘН ЯШӘГӘНМЕН...Аны мин Сочида, Курорт проспектындагы паркта очраттым. Илерә-илерә, үксеп-үксеп күз яшьләре коючы бу ханым күпләр игътибарын җәлеп итеп өлгергән иде. Урта яшьләрдә, зәвык белән киенгән Галия бераз тынычлангач, гәп куертып җибәрдек. Татарстаннан, өстәвенә, каләм иясе икәнлегемне белгәч, ачылып китеп, мәхәббәт тарихын сөйләп бирде. Биредә, шәһәр үзәгендә, аны яраткан кешесе, бер тиенсез, документларсыз калдырып ташлап качкан. Игътибарыгызга шушы хактагы язманы тәкъдим итәм. “Языгыз әле, бәлки кемгәдер файдам тияр – сабак булыр. Тик фамилияләрне генә атамагыз, зинһар!” – дигән үтенеч тә искә алынды.
ЧҮТ-ЧҮТ АЙЛАР...
Зифа буйлы, мөлаем йөзле Галиягә һич кенә дә 47 яшь бирмәссең. Яшьли иреннән тол калган, инде балалары да башлы-күзле. Ялгызлыктан туйган ханым, картлыгында ышанычлы терәк булыр дип, ир-ат эзләү хәстәренә керешә. Тота да кесә телефоныннан шушы хакта смс җибәрә. Әлбәттә, аның белән тормыш корып, бергәләп яшәргә теләүчеләр шактый була. Тик сәрхушләр, гаиләлеләр, утырып чыкканнар, альфонслардан гайре кандидат табылмый. Ниһаять, хыялына ирешкән кебек тоела аңа: Сашага 45 яшь, гаиләсеннән күптән аерылган. Төсе-бите, килеш-килбәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел! Эше дә акчалы, ул зур гына предприятиедә эретеп ябыштыручы. Ике арада туктаусыз смс “яңгыры” ява башлый. Бер атнадан “кавалер” Галиягә очрашырга тәкъдим ясый. Үзәктәге кафеларның берсендә чәйле өстәл тирәсендә әңгәмә өч сәгатькә сузыла. Саша акчаны кызганмый, тәм-томны, җиләк-җимешне өстәтеп кенә тора. Шәраб, аракы, сыра турында авыз да ачмый егеткәй. Менә бит нинди зур бәхеткә ия Галия, авызына уймак эчемлек тә капмаучыга тап булды! Таксига утыртып өенә озатып та җибәргәч, ханым кавалерга мөкиббән китә, баш-аягы белән гашыйк була...
Таң аттыра алмыйча гаҗиз була чибәркәй. Чөнки иртәгесен яңадан Сашасы белән очрашачак ич. Кичләре яңадан кафеда уза, аннары сөйләшү-аралашу Казансу буенда дәвам итә. Аерылышыр вакыт та җитә. Егетебез мәгъшукасын өенә кадәр озатып куя.
Төнге унберләрдә Галиянең кесә телефоны шалтырый. Таныш номерны күргәч, ханымның йөрәге тишеп чыгар дәрәҗәгә җитеп тибә. Сашасы шалтырата бит, сагынган икән. Кунакка килергә теләге барлыгын белдерә. Бик күрәсе килсә дә, вакыт соң булу сәбәпле, Галия кавалерының тәкъдимен кире кага.
Озак та үтми тагын телефон шалтырый. Саша!
– Синең өең янында басып торам, – дигәч, Галиягә аны чыгып алудан башка чара калмый...
Егет буш кул белән килмәгән: сумка тулы күчтәнәч. Кунак алып килгән тәм-томнар белән сыйлангач, аралашу түшәккә күчә.
Иртән ханым бәхет кошы тоткандай уяна. Ниһаять, эзләгәнен тапты, картлыгы тыныч, мәшәкатьсез узар...
Берәр атна чамасы эштән кунарга кайткалап йөри дә Саша Галия янына яшәргә бөтенләйгә күченеп килә.
ДӨП-ДӨПЛӘРЕ ДӘ ҖИТТЕ...
Сашага сокланып туймассың! Эштән вакытында кайта. Итагатьле, игътибарлы, аракы эчми. Һәр атнаны чәчәк бәйләме бүләк итә, кафеларга чакыра. Эретеп ябыштыручы – керемле һөнәр шул. Тик өч айдан соң...
Кичләрен өйгә Саша салгалап кайта башлый. Сумка тутырып сырасын, аракысын ташый. Галиянең төннәре исерек ирне саклап уза, сүгенү сүзләреннән колаклары тона. Ханымга авыз ачып сүз әйтергә ирек бирми. Галия: “Тыңларга һәм буйсынырга!” – дигән режимда яши башлый. Рөхсәтсез авызын ачса, йодрыклар ярдәмендә “тәрбияли” аны ир. Берничә мәртәбә “больничныйда” утырырга мәҗбүр була. Зәңгәрләнгән күзләр, шешенгән бит белән эшкә барып булмый ич. Аның хурлыгы ни тора...
Беркөнне кич шулай кыйнап ташлагач, ханым бу хәшәрәттән котылырга ниятли. Тегесе чәчәк бәйләме белән торт күтәреп кайтып гафу үтенгәч, мескенкәй аны яңадан кичерә...
Саша инде акчасын да өйгә алып кайтмый, төннәрен югалып торулары да ешая. Ә өйдә кунса, төне буе сүгенеп, акырып – бакырып ята. Бер көнне залда идән уртасында Галиянең күлмәк- чалбарларына ут төртеп яндырмакчы була. Чалбар кесәсендәге соңгы 500 сумны коткарырга ашыккан ханымны эләктереп алып кыйнамакчы була башкисәр. Бәхеткә, вакытында ычкынып өлгерә һәм урамга чыгып йөгерә. Күзләрен кан баскан җәллад Галия артыннан чаба. Ишегалдында сөйләшеп торучы бер төркем яшьләр якламаса, бәлки, ханым ул көнне якты дөнья белән бәхилләшкән дә булыр иде... Шушы хәлләрдән соң да Галия Сашаны кичерә. Тегесе бер кочак чәчәк, конфет, торт күтәреп кайта ич. Тезләнеп гафу үтенә. Менә шундый “романтика”...
Бер кичне, ачылып китеп, Саша үзе яшәгән хатыннар турында сөйли. Галия ханым аның алтынчы хатыны икән. Беренчесен, ике баласы белән Кыргызстанда ташлап калдырган. Казанга килеп урнашкач, Лена белән бер елга якын торганнар. Чыгып киткәндә хатынны канга батырганчы кыйнап, компьютерын һәм принтерын алып киткән. Өченче хатыны Иринаның башын таба белән тишкәннән соң, озак вакытлар яшерен тормыш алып барырга мәҗбүр булган икән. Үзеннән ун яшькә олырак Зинаның мал-мөлкәтен җимереп, сугышып ташлап качкан. Шушы хәлләрдән соң хатыннарның берсе дә милициягә хәбәр итмәгән, монстр үз гамәлләре өчен бернинди җәзага тартылмаган. Хәшәрәттән котылган хатыннар, аны, яман төштән котылгандай, оныту ягын караганнар...
Чит шәһәрдә ялгыз калуының сәбәпләрен сорагач, ул болай диде:
– Сочига аның туганнарына туйга чакырдылар безне. Бәйрәмдә рәхәтләнеп биедем, җырладым. Саша шуңа бик көнләште. Берничә күлмәк, костюмымны кайчы белән туракларга кушты. Ә мин каршы килгәч, машинадан куалап төшерде дә үзе выжылдатып китеп барды. Туганнары күзенә күренсәм, үтерү белән янады...
Югарыда язылганнарны бәян итеп туктагач, Галия ханым яңадан үксеп еларга тотынды. Бераз тынычлангач, үзенә булышуымны үтенде. Чит җирләрдә якташыңа ярдәм итү – үзе бер сихәт ич ул! Галиянең улы Рашат минем исемгә әнисе өчен акча салды. Блиц – күчерү юлы белән акча ярты сәгать эчендә килеп җитте. Сочи шәһәре милиционерлары билет юнәтүдә булышты.
Казанга кайткач, Галия белән очрашып сөйләштек. Ниһаять, ул монстрдан котылган. Үзенең шушы хәшәрәт йогынтысында тилмереп яшәгән көннәрен хәзер елмаеп искә ала. Киләчәккә планнары белән кызыксынгач:
– Ач тамагым, тыныч колагым! – дигән мәкальне ишеткәнсездер ич дип, рәхәтләнеп, кинәнеп көлеп җибәрде...
Дөрес сүзгә җавап юк шул...
Казан-Сочи-Казан.
Мәдинә НУРУЛЛА |
Иң күп укылган
|