|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2010 Спорт
МИЛЛИ КРОСС – АВЫЛДА (ФОТО)26 сентябрьдә Русиянең 68 шәһәрендә Милли Кросс – иң зур спорт чарасына старт бирелде. Татарстан шәһәрләре һәм район үзәкләрендә дә йөгерүчеләр көне үтте. Эре торак пунктларында гына түгел, авыллар да бу чарага кушыла башлады. Балык Бистәсе районының Котлы Бүкәш авылы халкы бүген җыелышып Сабантуй уза торган мәйданда йөгерү ярышлары үткәрде.
Милли Кросста катнашырга мәктәп балалары да, өлкән яшьтәгеләр дә чыккан иде. Кайбер оешмалар хәтта тулы составта йөгерергә килгән. Җиңүчеләр дә бүләксез калмады. Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр һәм иң яшь йөгерүче белән иң өлкән катнашучыга торт бирелде. Халык рәхәтләнеп йөгерде, чын күңелдән катнашты. “Күбрәк йөгерергә кирәк икән”, дигән нәтиҗә белән һәм киләчәктә дә әлеге чараны кабатларга исәпләп таралды алар.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|