поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.09.2010 Җәмгыять

ТЕЛЕБЕЗНЕ ҖУЯ КАЛСАК

16-17 сентябрь көннәрендә Казанда татар дин әһелләренең зур җыены булып үткән иде. Җыенда күтәрелгән мәсьәләләр җәһәтендә әле дә бәхәсләр тынмый. Аерым алганда, чит илдә укып кайткан яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе актуаль булып кала. Бу уңайдан без Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якубтан уй-фикерләрен сораштык.

– Кеше нинди генә чит ил уку йортында укымасын, ул төрле рәвештә кайта. Беләбез бит: Согуд Гарәбстанында укыган кешеләрнең дә бер өлеше хәнәфи булып калган, рәхәтләнеп бабаларыбыз юлын дәвам итә. Бу уку урынына карамый, күңел халәтенә, гомуми культурага, халкыңны, элгәреләреңне хөрмәт итүгә бәйле. Әгәр кеше, татарда беркайчан да изгелек булмаган, ул – гыйлемсез бер өер, дип күзаллый, фикер йөртә икән, ул беркайчан да халкыбызга уңай карамаячак. Башкаларга табынып, алар юлын өстен куеп, шундагыча яшәү рәвешен алга сөрә, безнең "надан халык"ны бәхетле итәргә тели алар.

 

Югыйсә бездә генә сәхабәләр камиллегендәге ислам сакланган, бездә генә Коръән рухы бар. Моңа бик күп дәлилләр китерә алам. Әйдәгез, гарәпләрне алыйк. Аларда гына хатын-кызларны "сөннәтлиләр". Мондый кыргыйлык мисаллары аларда йөзләгән. Шуңа күрә, Коръән буенча, сөннәт буенча яшибез, дип сөйләргә аларның бернинди хакы юк. Муллаларыбыз арасында Төркиядә укып, сәләфи булып кайтучылар да бар. Гомумән, бу географик урынга бәйле түгел.

 

Инде үзебезнең Диния нәзарәтенә килик. Корылтайда кабул ителгән уставыбызда ачыктан-ачык, мәчетләребез хәнәфичелек мәзһәбе буенча эш итәргә тиеш, дип язылган. Әйтик, урыслардан кемнәрдер Ватиканда укып кайта икән, аны беркайчан да православлар эшкә алмаячак. Баптистлар академиясендә укыганнарны да чиркәүгә кертмиләр. Шуның өчен Татарстан мәчет-мәдрәсәләрендә эшләргә телисең икән, уставка буйсынырга тиешсең. Инде дини карашларың башка икән, бүтән мәчеттә эшлә, үзеңә мәчет төзет, аны теркәт, йә булмаса берәр ислам мәдәнияте мәркәзе оештыр.

 

Аларны беркем җибәрмәгән, үзләре туристлык визасы белән китеп анда гыйлем эстәгәнгә, без гаеплеме? Үзләренә урын тапсыннар. Җирдә һөнәрләр беткәнмени?! Әгәр инде шартларыбызга риза булсалар, мәчетләребезгә рәхим итсеннәр. Болай булмаса, халкыбыз бүлгәләнәчәк һәм, Алла сакласын, гражданнар сугышы килеп чыгарга мөмкин. Кан кою кирәкми. Кызганыч, август аенда Башкортстанда партизан төркеме оештырган биш кеше үтерелде. Алар шул сәләфиләр иде бит инде.

 

Кайберәүләр, братлар, интернационализм, исламда милләт юк, дип сөйли. Йә, ярый, исламда милләт булмасын ди. Милләтнең төп билгесе – тел ул. Телебездән ваз кичкәннәр сакландымы соң? Юк, сакланмады, урыска әйләнде. Русия шартларында кеше милләтен югалтмады, бер милләттән икенчесенә генә күчте. Исламда милләт юк, дип кычкырып йөрмәсеннәр, ачыктан-ачык, урыс булыйк, дип әйтсен иде алар. Без икейөзле өндәмәләр астында нинди ниятләр ятканлыгын аңларга тиеш.

 

Мәчетләрдә татарча вәгазь сөйләү туктатылса, анда татарлар имам булып озак утыра алмаячак, аларны куып чыгарачаклар. Әйтик, урысча вәгазь сөйли торган Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсовның да дәвамчылары татар булмаячак. Чөнки мәчеттә татар теле бетте икән, анда бездән әрсезрәк, һушлырак кавказлылар хуҗа булачак. Ә менә Иркутск мисалы башка юл барлыгын күрсәтә. Әгәр эзлекле рәвештә татарча эш алып барыла икән, гәрчә кавказлылар, азиялеләр күпчелек булса да, беркем дә ул имамны куып чыгара алмый, – дип сөйләде ул безгә.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 193 | 24.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»