|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2010 Җәмгыять
БУЛГАН ИНДЕ ГАМӘЛЛӘРНЕҢ ТӨРЛЕСЕ...
Елан теле. Ут теле. Эзоп теле. Эт теле. Морза теле. Җил теле. Марҗа теле. Ир теле. Базар теле. Ил теле...
...Кайчак телевизор карыйм. Патшаларны чагыштырам: теге тиле түгел, бу тиле!..
Афәт
Кеше ник дип өзә икән үзенең иң газиз кылын? Эссе! Кызу! Дөнья көя! Чишмәләрдән су качкан... Бик үк күренеп тормаса да, Ачлык авызын ачкан.
Кошлар очмый. Сырхау ава йөрәк өянәгеннән... Артык зарар юк бугай тик көя күбәләгенә...
Җилләр улый, басудагы Кул сыяр ярыкларда. Болай булса, эрүе бар Арктик бозлыклар да!
Яна авыллар... Полигоннар... Төтен кыса сулышны. Табигатьнең һәм Кешенең гражданлык сугышы!
...Аллаһының сынавы бу! Һәм дә бер кисәтүе! Тәкәббер Адәмгә үзенең урынын күрсәтүе.
Әй, кылана «Homo sapiens» Бөек Көчтән «узарга»! Бигрәк тә маһир инде Җирне, Күкне бозарга.
...Кайчак игә килә Ул да, «бөеклектән» тилереп, Әнә, Күктән яңгыр сорап, дога укый илереп.
Тагын саныйлар...
* * * Бүлгәлә! Туракла! Тарттыр да йот!..
Кемгәдер сан исәбе... Кемгәдер җан исәбе... Кемгәдер кан исәбе!.. ...Ә синең ни исәбең?
Сораулар Законлы хакимме? «Закондагы бур»мы? Берәү дә әйттермәс: «Ул, диеп, угры!»
Кем кайда утыра? Берәр зонадамы? Түрәләр тезелгән президиумдамы?
Төрле ике закон җәптәш бара аламы? Ә хакыйкать үзе ике арадамы?
* * *
Болытларны куып тарата ала! Чиксез сыман Кеше кодрәте. Тик шунсы бар: куып тарата алмый башына төшкән кайгы-хәсрәтен...
Равил ФӘЙЗУЛЛИН |
Иң күп укылган
|