поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.09.2010 Җәмгыять

НУРКАМАЛ АБЫСТАЙ: “ДИН ӘҺЕЛЕ ГАДЕЛ БУЛЫРГА ТИЕШ!”

Бүгенге көндә шәһәребезнең кайсы гына почмагына карасак та балкып утырган мәһабәт биналы мәчетләр күрәбез, урамнарында исә яулыклы хатын-кызларны, түбәтәйле ир-атларны очратабыз. Телисең икән – Аллаһ йортына кереп гыйбадәт кыл, намаз укы – беркем дә сиңа каршы да төшми, чикләми дә. Әмма һәрвакыт шулай ирекле йөри алганмы соң халкыбыз?! Әллә каян үзенә дәшеп торган мәчетләргә кереп, идәннәренә башын куеп сәҗдәгә китә алдылармы икән?!

Күпсанлы чукындырулар, динне тыюлар милләтебезгә, динебезгә исәпсез-хисапсыз зыян китерде. Аларның тискәре тәэсиренә исә бүгенге көндә көнбатыш яшәеше, тәртипләре килеп кушылды. Тик ни генә булмасын, рәхимсез кануннар, җәза бирүләр кеше күңелендәге миһербанлык хисләре, ихлас иман тойгылары каршында көчсез булып кала бирә. Бу җиңүне Аллаһның рәхмәте димичә ни дисең инде?!

 

Язмамның төп героинясы – Совет чоры тудырган каршылыкларга баш имичә, Аллаһның биргән һәр сынавына шөкер итеп яшәгән Нуркамал апа Миңнебаева булыр.

 

 Биек йортлар арасыннан кирәкле өйне табып төймәгә басуга ишек артында нурлы йөзле әби пәйда булды. Әбекәй белән исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып өйгә үткәч таң калдым: Нуркамал апаның йорты, бизәлеше – элеккеге затлы татар өйләрен хәтерләтә. Ә киштәдә тезелгән китапларның күплеге – әлеге ханымның зыялы, укымышлы шәхес икәнен күрсәтеп тора иде.

 

 – Нуркамал апа, үзегез хакында сөйләгез әле, ничек дин юлына бастыгыз, кайда белем алдыгыз?!

 

– Әй кызым, үзем хакында сөйләп тормыйм инде - дип башлап китте әбекәй сүзен, әти-әниләрем бик дини иде, алар бирде миңа бу гыйлемне. Олыгайгач белемнәремне тирәнәйтим диеп Асия дигән хатынга укырга йөри башладым, тик мин инде барысын да беләм булып чыкты, шуңа күрә хәтта әлифба да биреп тормадылар. Уку рәвешебез бик сак идее – барыбыз да кемнең дә булса өенә җыелабыз да тәрәзә пәрдәләрен корып куябыз, утны сүндерәбез. Белгән очракта, законнар шактый коры булды шул. Менә шулай кача-поса укылды.

 

 Нуркамал апага 84 яшь.Үзе әйтүенчә, гомеренең күп өлешен бухгалтерлык хезмәте үтәп үткәргән. Башка милләт вәкилләре арасында эшләсә дә шәригать кануннарын бозмаган, татарлыгын югалтмаган. Ә бит Аллаһның берлеген инкяр иткән ул томанлы чорларда хөкүмәт каршында үз сүзеңне әйтә белү җиңел булмагандыр.

 

– Авырлыкларны күп күрдем кызым, әлхәмдүлиллаһ! Эшләгәндә дә күп булды андый минутлар. Ә бервакыт коммунист булмаган өчен җитәкче хезмәтеннән урынбасар дәрәҗәсенә төшерделәр. Моны ук көтмәгән идем. Эшләгәндә беркайчан да яулыгымны салмадым. Хезмәттәшләрем минем намаз укыганымны да, ураза тотканымны да беләләр иде. Эштәге кайбер хатын-кызларга акрын гына дин нигезләренә төшенергә булыштым, намаз укырга өйрәттем. Аллаһ кушып, лаеклы ялга чыксам, үземне мәчеттә хезмәт итүгә багышлар идем дип теләк тели идем. Килде ул көн. Хезмәт хакым шактый югары иде, эштәгеләр минем китүемә бик нык аптырадылар. Хезмәтен дәвам итәр диеп уйлаганнардыр инде. Тик мин ул вакытта куйган ниятемне тормышка ашыру теләге белән яна идем. Озак та үтми мин Мәрҗани мәчетенә эшкә урнаштым, мөфтияткә сайланып куелдым. Мәҗлесләрнең берсендә Рәшидә апа белән танышып киттек. Халык мәчеткә йөрергә бик теләсә дә, Советлар Союзы әле яшәвен дәвам иткәнгә, шикләнәләр иде. Бу хәлне Тәлгать Таҗетдиновка сөйләп биргәч, хәзрәт Рәшидә апа белән миңа халыкны мәчеткә чакыру эшен башлап җибәрергә кушты.

 

Чакыру игъланын элүгә мәчеткә мөселманнар агыла башлады. Ул халык, ул халык! Аллаһ йорты тулып торды. Мине әби-бабайлар: “Нуркамал, син гыйлемле дә ,“ – диеп, абыстай итеп сайлап куйдылар.

 

Ул вакытта үзем дә көчле идем, эшләргә дип атлыгып тордым. Менә берзаман, дин нигезләренә төшенергә теләгән мөслимәләрне без төркемнәргә бүлеп укыта башладык. Бер төркемне 25 кеше тәшкил итә иде.

 

 Менә шулай башланды минем эшем. Шунысы шатландыра, кызым, мәчеттә укытканда эшләгәнем өчен бер тиен дә акча алмадым. Чөнки Аллаһ миңа ниятемне тормышка ашырырга булышты, нигә акча алып торыйм ди инде? Тик шулай да этә-төртә биргәннәре булды, аларын ярлыларга тарата идем.

 

 Нуркамал әби сөйли дә сөйли... Аның сөйләменнән, тавышыннан сизелеп тора - таләпчән, кырыс була белгән әбекәй. Һәрнәрсәгә үз фикере бар.

 

– Кемнәр белән эшләдегез, Нуркамал апа? Алар бүгенге көндә исәнме?

 

Абыстайның бу сүздән күзләре моңсуланып китә, уфтанып куя.

 

– Рәшидә апа Исхакый, Аллаһка шөкер, исән әле, кызым. Аннан кала, Саимә апа Хөснетдинова, Зөһрә, Әминә апалар, Гариф Закировлар белән эшләдем. Менә күптән түгел генә Шәйхулла хәзрәт үлде, аны җирләдек. Юк, шул инде алар бу дөньяда.

 

”Дин әһеле нинди булырга тиеш?“ – дигән сорауга, әбекәйнең җавабы әзер: иң мөһим сыйфат – гаделлек дип саный ул.

 

Нуркамал апаның дүрт ел элек улы үлеп киткән. Бала хәсрәтеннән соң елый-елый күзләре тагын да начаррак күрә башлаган.

 

– Хәзер инде мәчеттәге укытуларымны туктаттым, улым үлгәч бөтенләй бетерештем, кызым. Ул чит шәһәрдә һәлак булды, гәүдәсен монда алып кайтып күмдердем... Әй, балам... Баласы турында сөйләгәндә Нуркамал апаның күзләрен яшь элпәсе каплый, тавышы көчсезләнә.

 

– Шушы кайгыны кичергәннән соң үземнең вазыйфамны шунда белем алучы хатыннарга тапшырдым да, хәзерге көндә менә шулай өйдә утырган хәлем... Әле беркөн шалтыраттылар үземә: “Нуркамал апа, 1нче октябрьдә әйдә, килегез инде, очрашу оештырабыз” – диделәр. Менә, барып булырмы, белмим.

 

Нуркамал апаны чыннан да онытмыйлар, авыз ачу мәҗлесләре, мөселманнар белән очрашулар, хәл-әхвәл сорашырга дип шалтыратулар еш була. Хәер, кешеләр игътибарыннан гына көч алып яшәүчеләрдән түгел абыстай – ул Аллаһка сыена, гөнаһларын кичерүен сорый, гыйбадәт кыла, ураза тота.

 

– Быел уразаны бик авыр тотты халык, кызым, – дип борчыла Нуркамал апа. Ачлыкка бирешеп, вакытсыз авыз ачучылар да күп булган. Бер көн шулай үзем дә бик нык хәлсезләндем. Ифтарга әле ике сәгать бар иде. Чыдар әмәлем калмагач диванга утырдым да, Аллаһка мөрәҗәгать иттем: ”Әй, Раббым, бирешмәс өчен көч куәт бир миңа, үлә калсам – сәбәбе сиңа ачыктыр,” –дидем. Берзаман, Аллаһның рәхмәте, буыннарыма хәл кереп китте, гәүдәмә көч тулды. Әй, кызым, Аллаһның рәхмәте киң аның, бары ул гына күңелләргә иман нурын салучы.

 

Нуркамал апаның фотолары янында хатлар да саклана икән. Күптән укылмый яткан хатларны тагын алып укып чыккач, әбекәй аптырап калган. Кемнәр белән генә аралашмаган да, кайсы шәһәрләрдән генә яумаган аңа хатлар! Күбесе – рәхмәт хатлары. Менә берсе Чиләбе өлкәсеннән килгән:

 

“Исәнмесез, кадерле Нуркамал ханым!

 

Күптән түгел генә сез җибәргән китапларны алдым, бик зур рәхмәт, Аллаһ сәламәтлек бирсен үзегезгә! Сезнең яннан кайтуга әнием, сеңелем мине сорауларга күмде. Сезнең белән бик кызыксыналар алар. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки янәшәмнән гел мәрхәмәтле кешеләр генә атлый. Кешеләрне усал диләр, юк, киресенә алар бик яхшы!

 

 Татар халкын бик нык яратам. Алар безнең халыкка сугыш вакытында да күп булыштылар.

 Без сеңелем белән татар халык җырларын, биюләрен үз күрәбез. Хәтта кайвакыт үзебез дә җырлыйбыз. Мине еш кына “татар” диләр, тик мин русмын шул.

 

 Нуркамал ханым, мәчеттә эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә сәлам әйтегез. Шушы изге эшегездә Аллаһ ярдәменнән ташламасын һәм сакласын иде. Сезгә аеруча зур рәхмәт.

 

 Хөрмәт белән Передина Анна Ивановна”.

 

 Әлеге мәкаләне укыганда кемнәрдер Нуркамал апага сокланыр, кемнәрдер исә шушы ханым кебек танышларын искә төшерер. Тик ни генә булса да, Нуркамал апа кебекләр үз чорларының батыр көрәшчеләре, үрнәк шәхесләре. Бүгенге көн өчен дә аларның тормыш рәвеше безгә ачкыч-күрсәткеч булып тора бит. Әйтик, күп хатын-кызларыбыз, кешеләрнең читләшүеннән куркып, яулык япмыйлар. Тик күңел түрләрендә шәригатьчә киенгән мөслимәләргә карата кызыгу хисләре саркый. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, илебездә тынычлык бит. Әйдәгез әле, үзебезнең татар хатын-кызларыбыздан – Нуркамал апа кебекләрдән үрнәк алып яшик, аларның юлларын дәвам итүчеләрдән булыйк.


Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»