|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2010 Мәдәният
РӘМИС АЙМӘТ: “ВАКЫТЛЫЧА ОЧРАШКАНДА ХАТЫН-КЫЗ ТАБЫШМАК БУЛЫП КАЛА”Рәмис Аймәт – танылган шагыйрь, Г. Тукай музее директоры. Композиторлар аның шигырьләренә көй язарга теләп алынса, җырчылар исә, ул әсәрләрне бик яратып башкара. 3 октябрь көнне Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында Рәмис Аймәт җыр кичәсе оештыра. “Үзәк өзгеч кышкы салкында мин Җирне гөлгә төреп кайткан яз. Мин, гасырлар буе кайта-кайта, Кайтып җиталмаган кайтаваз...” – ди ул үзе хакында. Шагыйрь белән уздырылган әнгәмәдә сүз иҗат һәм хатын-кызлар турында барды.
– Рәмис әфәнде, соңгы вакытта иҗатчыларыбыз тормыш авырлыгын сылтау итеп концерт кую, иҗат кичәләре уздырудан баш тарта. Ә син Салаватны да уздырып «Пирамида» күңел ачу комплексында җыр бәйрәме уздырырга җыенасың икән?
– «Пирамида» бит ул Россия йолдызлары өчен генә түгел. Ул Татарстан эстрадасын пропагандалау учагы да булырга тиеш. Минем шулай җырларым кичәсен оештыру традициягә кереп китте. Бусы инде үз көчем белән дүртенче мәртәбә оештыра торган иҗат кичәм була. Аның беренчесе Казан мили-мәдәни үзәгендә, икенчесе Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында үтте, өченчесе моннан ике ел элек шулай ук «Пирамида» да узды. Шигърияткә килгәндә, башта иҗатымны фәлсәфи, лирик, абстракт шигырьләрдән башлаган идем. Соңгы 7-8 елда мин җыр жанрында да шактый гына актив иҗат иттем. Һәм менә шушы кичәләрне оештыруның максаты – җырчылар шагыйре буларак үземнең иҗатымны тамашачыларга җиткерү, күрсәтү.
– Сезнең җырларны популяр җырчылар башкара. Әллә алар нәкъ менә Рәмис Аймәт әсәрләрен башкарып татар дөньясына танылу яулаганнармы икән әллә?!
– (Көлә) Юк инде. Минем сүзләргә язылган җырларны башкармасалар да аларны халык ярата. Бәлки, киресенчә, халыкның яраткан җырчылары җырларымны башкарып мине популярлаштыра торгандыр? Мин үзем шулай уйлыйм. Иҗатымны яратканга һәм хөрмәт иткәнгә, минем хисләремне тамашачы күңеленә җиткерә алганнарына рәхмәтем бик зур аларга.
– Мәхәббәт турында еш язасыз. Ләкин шагыйрьнең нечкә күңелен кузгатырлык затны мин Сезнең янда күргәнем юк. Илһамчыгыз кем Сезнең?
– Илһам чыганагы – мине биләп алган, минем даирәмдәге хатын-кызлар. Гомумән мин –гашыйк булучан кеше. Урамда узып барганда чибәр туташны күрсәм дә шунда ук илһамланып- кабынып китәм.
– Исемен белмәгән килеш тә аңа багышлап шигырь яза аласызмы?
– Әйе. Хәтта үземнең хыялда гына йөргән хатын-кызның образын күз алдына китереп тә ханымнарга багышлап шигырь язу кыен түгел.
– Кайбер шигырьләрегезне укыгач, чыннан да дөньяда шундый камил хатын-кызлар бармы икән, дип уйлап куела. Сез хатын-кыз затын артык “әүлияләндермисезме” ул? Нык изгеләштермисезме диюем.
– Мин язганнарда бик күп инде алар. Ир-атлар үзләренә тормыш итәрлек яр сайлап алганнан соң, алар бергә яши-яши бәлки идеалдан читкәрәк китә торгандыр. Минем өчен вакытлыча дуслык, вакытлыча очрашканда хатын-кыз югары дәрәҗәдәге зат, алиһә, табышмак булып кала.
– Шуңа күрә тотрыклы-даими мөнәсәбәтләргә күчәргә ашыкмыйсызмы?
– Мин ничектер шигырь, иҗат дөньям белән яшим. Гаилә минем иҗатыма комачаулар кебек. Мин бит - романтик кеше. Ярты төн уртасында торып та мин иҗатка ябылырга булдырам. Бик сирәк хатын-кызлар гына шагыйрьләргә тулы бәхет бирә аладыр.
– Димәк, Фәнзаман Баттал, Зөлфәт Хәкимнәр кебек тулы канлы иҗат белән яшәргә уйлыйсыз?
– Өметемне өзмәдем әле мин. Тормышымда гүзәл затны очратырмын дип уйлыйм. Миңа да җиргә төшергә вакыт җиткәндер инде.
– “Мин - Коръәннең язылмаган бер аяте” дип язасыз бер әсәрегездә. Бу сүзләрне ничек аңларга?
– Шигърияттә ипотажизм бар. Бераз күпертүләр, поэтик чаралар куллану. Сәгыйть Рәмиев тә: “Миндә көч арта, Аллалар, муллалар була бер чүп кенә” – ди. Шагыйрьдә бераз максимализм булмаса, шәхси “мин”е өстенлек итмәсә, шагыйрь дә булып булмый торгандыр.
– Тормышның вак-төягенә бирешмәскә көч каян аласыз?
– Ыгы-зыгы арасында яшәгән укучының тормыш авырлыкларын оныттырып торуын шигъриятнең төп максаты дип күрәм. Көнкүрешне шигърияткә кертеп ритм-рифмага корып прозаизим белән сөйләп чыгу - ул бөтенләй шигърият түгел, дип уйлыйм. Миндә дә бүгенге заман проблемасы, сәясәт тә, милләт тә бар. Ләкин мин аларны метафора, образлар белән поэтик югарылыкка күтәреп бирергә тырышам. Шуңа күрә алар безнең гадәти тормышыбыз турында түгел дә кебек. Бер карасаң, аларда бүгенге тормыш шактый ачык чагыла.
– Концерт -тамашага янәдән кайтып. Бу концертта яңа җырларыгыз яңгыраячакмы?
– Әлбәттә. Соңгы ике ел эчендә яңа җырлар иҗат ителде. Кичәдә җырчы бер җырны өр-яңаны, әикенчесен инде хитка әйләнгәнен башкарачак.Тамашаның алтмыш процентын яңа әсәрләр, кырыгын халык арасында инде танылган җырлар тәшкил итәчәк. Җыр сөючеләрне көтеп калам! Күңелле мизгелләр күп булачак.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|