поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.09.2010 Милләт

БИРМӘ БИЛЕҢНЕ, САКЛА ТЕЛЕҢНЕ!

Шулай килеп чыкты инде: гаиләбезнең быелгы җәе тулысынча диярлек сәфәрдә узды. Шәхси һәм иҗтимагый мәнфәгатьләр туры килгәнгә, ул шактый истәлекле булды. Газетабызның 20 август санында ("Утыз елдан соң күрешү") язганча, әүвәл атна буе Ырынбур өлкәсенең Сарук шәһәрендә ял иттек. Аннан поездда Казакъстанның Тараз (Җамбыл) шәһәренә юл тоттык.

Мәскәү-Бишкәк поездында 44 сәгатьлек юл ул (әлеге поезд Казанга кагылмый, Самарага барып, шунда күчеп утырсаң гына). Сарукта төнге 12 дә утырып китәсең дә, ике тәүлек була дигәндә, кичке сәгать 8 дә барып җитәсең. Җамбылда җәмәгатем Гүзәлиянең әтисе – Локман бабайның (хәзер мәрхүм инде) сеңлесе Ләюзә апалар яши.

 

Күгәрчен, Бөкәш

 

Локман бабайның әтисе Газиз абзыйны, колхозлаштыру елларында кулак дип, Себергә сөргән булганнар. Сөрген вакыты тулгач, Газиз Дәминов туган ягына – үзебезнең Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен авылына кайтып тормаска булган, Урта Азиядә, Фирганә үзәнлегендә урнашкан шушы бәрәкәтле туфракта, чәчәк атып утыручы Җамбыл шәһәрендә төпләнеп калган. Хатыны – Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында туып үскән Вәрига Дәминова да (фамилияләре дә бер) бу якларны бик ошаткан (хәзерге вакытта авылда туганы Нурсанә Гатауллина яши). Гаиләдә бер-бер артлы Локман, Әлфия, Ләюзә туган. Шуларның бүген берсе – Ләюзә апа гына исән.

 

Җитмешкә җитеп килүче Ләюзә апабыз хәзерге вакытта кызы Рәйхан белән яшәп ята. Кече улы Илдар шушындагы татар кызы Суфияга өйләнеп яшәсә, олы улы Наил илнең икенче читендә – Актау шәһәрендә тора. Безнең килү хәбәрен ишеткәч, кырык эшен кырык якка ташлап, кайтып җитте ул. Каспий диңгезе буендагы бик үзенчәлекле газчылар, нефтьчеләр шәһәрендә торалар икән. "Менделеев таблицасындагы барча элементлар табылса да, Актауда төче су юк. Үзебездәге атом реакторы эшкәртеп биргән төче су эчәбез", – ди ул. Казанда КАИның беренче курсында укыганда ук курсташы – Ульян өлкәсе кызы Индирага өйләнгән кардәшебез. Әмма дипломлы, дипломсыз инженерларның шактые кебек бүген алар да сату-алу белән шөгыльләнә. Нигездә Төркиядән, Кытайдан товар ташый. Техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсен алган тиктормас Илдар да Җамбылның үзәк базарында сәүдәгәрлек белән мәшгуль. Рәйхан гына бюджет тармагында – зур гына урта мәктәптә инглиз телен укыта. Әгәр татарча да аралашсалар, бер-берсе өчен җан атып торучы, туган җанлы, кунакчыл бу гаиләне Җамбылдагы барча милләттәшләребез өчен үрнәк итеп куярга булыр иде, минемчә.

 

Гаиләдә туган телгә аерым, сакчыл мөнәсәбәт булдыру кирәк шул. Шушы ук калада яшәгән Әлфия апабызның (хәзер инде мәрхүмә) кызы Кадрия гаиләсендә шундый мохиткә тап булдык без. Гаилә башлыгы – җирле педагогия институтында физкультура укытучы Рәшит Зәкиҗанов таләп итеп торгангамы, өйдә татар теле хөкем сөрә. Балаларыбыз Аяз һәм Дилия белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп уйнады быел өченче сыйныфка баручы кызлары Нурия. "Үз ишләре белән беренче мәртәбә татарча уйнавы", – диде моны күреп торган өлкән Зәкиҗановлар. "Безнең фамилия Закирҗанов булган, бозып язганнар да, үзгәртеп тормаганнар инде", – ди Рәшит. Аларның нәселе дә Котлы Бөкәшкә бәйле икән (бәлкем, Җамбыл – Балык Бистәсе дигән дуслык җәмгыяте ачаргадыр. Әлеге районнан бик күп мил­ләттәш­ләребез барып төпләнгән икән бу якларга). Бабалары Кашаф аганы да Җамбылга ачлык, колхозлашу шаукымы куып китергән. Аның ике улы Таһир (Рәшитнең әтисе) белән Әмин би­редә төпләнеп калса, төп фамилияләрен саклап калган Камил Кашапов туган якларга әйләнеп кайткан, хәзерге вакытта Котлы Бөкәштә яши икән.

 

– Эшләгән урыныңда үсеш мөмкинлеге бармы соң? – дип кызыксындым Р.Зәкиҗановтан. "Үзләренә кирәклене бездән сыгып алсалар да, әллә ни үстерергә теләмиләр", – диде адаш моңа. Татарстанга кайтырга уйламыйсыңмы, дип тә төпчендем аңардан. "63 яшь тулмыйча, утыз биш еллык эш стажы булмыйча, пенсиягә чыгып булмый. Әле миңа 49 гына яшь. Кайтсаң, вузда эш табуы, фатир алуы да җи­ңел булмас", – дип көрсенде баҗай.

 

Татар үзәге

 

Шәһәргә килеп төшкәннең икенче көнендә үк, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның хәер-фатыйхасы белән, килдем, күрешәсе иде, дип Казакъстан татар-башкорт үзәкләре берләшмәсенең Җамбыл өлкәсе рәисе, кыска гына итеп әйткәндә, шәһәрнең татар-башкорт мәркәзе башлыгы Әмир Халиковка шалтыраттым.

 

Әмир абый мине иске дусты кебек каршы алды, милли эшләр белән таныштыруга көн ярым вакытын сарыф итте. Беренче көнне эш урынында гәп корып утырсак, икенче көнне өлкәнең Халыклар дуслыгы йортында, шәһәрдән 7 чакрым гына ераклыкта урнашкан Бишагач авылында булдык. Мөбәрәкшиннар, Зәкиҗановлардан аермалы буларак, Җамбылда Халиковларның бишенче буыны яши. XIX гасыр азагында бирегә сукмак салган Гани бабасы Жамбылда яшәп, эшләп йөрсә дә, Казанга кайтып вафат булган. Ә менә аның улы Һади инде монда төпләнгән. Һадиның улы, ягъни Әмир абыйның әтисе Шәүкәт агай да шушы туфракта җир куенына иңдерелгән. Хәер, Әмир абый, улым белән бишенче буын була, дип ир-егетләрдән генә исәпләде бугай. Оныгы – Фәридәсенең кызы Гүзәл алтынчы буын була бит инде.

 

Өлкә татар-башкорт үзәге 15 ел эшли икән. "Мәркәзебезне оештыруга, милләттәшләребезне туплауга үзәкнең беренче җитәкчесе – өлкә эчке эшләр департаменты башлыгы урынбасары Әхәт Сафиуллин бик күп көч куйды. 2000 елдан бу җаваплы вазифада мин", – ди сөйләде Ә.Халиков. Ул үзе эшкуар. Медицина җиһазлары кайтарту һәм урнаштыру белән шөгыльләнә икән. Әүвәл Русиядән китертә торган булганнар. Казанныкын бик мактый ул. Әмма соңгы вакытта, кыйммәткә төшә дип, Кытай җиһазларына өстенлек бирә башлаганнар.

 

– Партнерларымның вәгъдәләрендә тормаулары – килешү шартларын үтәмәүләре аркасында, соңгы елларда ике ширкәтемне ябарга туры килде. Татар-башкорт үзәге бинасы итеп тә файдалана торган офисымнан да мәхрүм калдым. Дөрес, соңгы вакытта уңай үзгәрешләр күренә башлады. Иншалла, аякка басачакбыз, – дип эчен дә бушатты Әмир абый. Эшендәге шушы күңелсезлекләр дә сәбәп булгандыр инде: соңгы ике елда шәһәрдә сабантуй уздыра алмаган милләттәшләребез. Моңа оештыру өлкәсендә килеп чыккалый торган башка сәбәпләр дә комачаулаган, ахры, дип аңладым мин.

 

– Төп таянычларың кемнәр? – дип сорагач, Әнисә Яруллина, Венера Сәлимова, Зәйтүнә Скрипаченко исемнәрен санады ул. Ир-атлардан беркемне атамавы гына сәер тоелды миңа. Шәһәрдә күренекле урында эшләүче татар ир-егетләре бар бит югыйсә. Хәер, бу хакта сүз чыккач, шактый төпле, җитди, милләтпәрвәр күренгән әлеге дә баягы Рәшит Зәкиҗанов, мин андый милли-иҗтимагый эшләрдән ерактарак торуны хуп күрәм, анда еш кына атмаган аюның тиресен бүләләр, дип кырт кискән иде. Бер үк вакытта хакимиятләргә шикаять язып теңкәгә тиюче кемсәләр бар икәнлеген дә ишеттек. Алар инде уяулыкны югалтмас өчен кирәк, Әмир абый. Бернәрсә эшләмәгән кеше өстеннән генә язмыйлар.

 

Казакъстандагы тел вәзгыяте бик борчый аны. Бер яктан, яшь милләттәшләребезнең күбесе туган телне белми, өйрәнми, икенчедән, совет заманындагы урыслаштыру сәясәтен казакълаштыру сәясәте алыштыра башлаган. Бу нәрсәдә күренә соң? "Соңгы халык санын алу вакытында казакълар шактый нык артты, башкалар сизелерлек кимеде. Ике ел элек Кызыл Орда, Шимкент, Җамбыл, Көнбатыш Казакъстан һәм тагын бер өлкәдә рәсми рәвештә казакъ телендә эшләүгә күчтеләр. Шәһәребездә, әйтик, коммуналь түләүләргә кагылышлы кәгазьләр казакъ телендә генә килә башлады. Дөрес, урыс җәмгыяте шау-шу куптаргач, ике телдә дә яза башладылар", – диде ул.

 

Биш мең кешебез кайда?

 

Чынлап та, соңгы җан исәбе алуда милләттәшләребез сизелерлек кимегән. 1998 елгы җан исәбе буенча өлкәдә 15 меңнән артык милләттәшебез яшәсә, 2009 ел­гы халык саны алуда алар ун меңнән чак кына арткан. Рәсми мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Җамбыл өлкәсендә – 10651, Таразның үзендә 6545 татар яши. Калганнары дистәдән артык район үзәгенә туры килә. Әйтик, Кордай районында – 1325, Җамбыл районында 1085 татар бар. Соңгы җан исәбе алуда башкортлардан нибары 18 генә кеше калган. Өлкәдә халкы биш меңнән артык кеше исәпләнгән 11 милләттән (казакъ һәм урыслардан тыш) дунганнар (6 мәктәп) белән үзбәкләрнең (1 мәктәп) генә милли мәктәбе бар. Берничә ел элек үзбәкләрнең өч мәктәбе булган. Югыйсә дунганнар – 42 мең, үзбәкләр – 25 мең). Революциягә чаклы биредә татарларның үз мәчетләре, мәдрәсәләре эшләп торган.

 

Дөрес, "Ислам нуры" мәдрәсәсе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Әбиләребездән тупланган "Ләйсән тамчылары" дигән фольклор ансамблебез эшли. Берничә ел элек татарча дискотекалар да оештыра башлаган идек. Әмма башлап йөрүче яшь лидерлар булмаганга, ике ел элек биюләр туктап калды. Ун кешедән торган идарәбез квартал саен җыела. Татарстаннан сирәк-мирәк булса да килеп, концерт куеп китәләр. Әле ярты ел элек кенә Чаллыдан Азамат дигән җырчы килеп күңелләребезне күтәреп китте", – диде Әмир абый.

 

– Кыргызстанда, Жәләлабад һәм Ош өлкәсендә, кыргызлар белән үзбәкләр арасында килеп чыккан канлы бәрелешләрнең тәэсире сизелмәдеме соң? – дип тә сорамый булдыра алмадым аңардан. "Ни кызганыч, андый хәл килеп чыгу ихтимал. Бәлкем, милләттәшләребезнең бер өлешенә китәргә туры килер. Россиядәге кебек бездә дә урта сыйныф юк әле. Әмма казакъ җәмгыятендә үз урынын таба алганнар өчен киләчәк яхшы булыр дип уйлыйм. Ил икътисады әкренләп булса да күтәрелә", – дип җавап бирде ул моңа.

 

Бишагач – чемпионнар авылы

 

Бу авыл минем өчен генә түгел, Ә.Халиковның үзе өчен дә ачыш булды бугай. Әлеге авылга безне шәһәр яшьләр комитетында эшләүче, дәрт-дәрманы ташып торган Ихтыяр Морзаәхмәтов алып барды (ул үзе дә шушында туып үскән икән). Дүрт меңнән артык кеше яши монда. Казакълашкан дип саналса да, чын татар авылы икән бит Бишагач.

 

– Бабаларыбыз бирегә XII гасырда ук килеп төпләнгән, – дип авыл яшьләре безгә борынгы каберлекне күрсәтте. Хәер, яңа зират та янәшәдә генә. Дөрес, хәзерге вакытта авыл халкының 20 процентын казакълар тәшкил итә икән. Шуңа карамастан, өлкәннәр фәкать татарча гына күмдерәләр, казакълар кебек кабер өстенә төрбә ясап кую омтылышларына юл куймыйлар икән. Мәктәп ихатасында Бөек Ватан сугышында шәһит булганнарның исем-фамилияләре язылган истәлек ташы тора. Анда бер генә казакъ фамилиясен дә күрмәдем мин.

 

Өлкәдә көрәшчеләр авылы буларак мәгълүм Бишагач. 650 балага белем бирүче өч катлы авыл мәктәбендә физкультура укытучы Габидулла Хәбибуллаев фидакарьлеге, үҗәтлегенең җимешедер бу дигән нәтиҗә ясадык без, әлеге остаздан ирешкән уңышлары турында ишеткәч, мәктәп диварында чемпионнарның рәсемен күргәч. Мәктәптә ирекле көрәш, самбо, дзюдо, казакъча көрәш буенча түгәрәкләр оештырган ул. 1987 елгы улы Дамир 2005 елны казакъча көрәш буенча ил чемпионы булган. Хәзерге вакытта Таразда казакъча көрәш буенча өлкән тренер булып эшләүче Руслан Мөхәммәтгалиев 2006 елда Монголиядә уздырылган казакъча көрәшнең Азия чемпионатында җиңү яулаган, биш ел рәттән самбо буенча Казакъстан чемпионы булган.

 

– Әмма барыбер дөнья чемпионатына мине түгел, башка берәүне җибәрделәр. Укучыларым арасында да чемпионнар бар. Татар булып язылуым комачаулады, ахры, – ди Руслан үзе (ул өстәлгә ярышларда яулап алган 20 дән артык медален тезеп салгач, Әмир абый да сызгырып куйды. Бишенче сыйныфта гына укучы улы Ришат та яшүсмерләр арасында ил чемпионы булырга өлгергән инде). Бу басымның нәтиҗәсе сизелә, билгеле. Әнә кайберәүләр дүрт баласының икесен татар, икесен казакъ дип язган җан исәбе алуда. Ә менә безне озатып йөргән яшь көрәшче Әбрар Морза­әхмәтов исә (Ихтыярның туганнан туган энесе), ә без гаиләбездә алтау, алтыбыз да татар булып язылдык; авылыбыз халкының кимендә ике меңе татар булып язылган булырга тиеш, диде бу уңайдан. Әмма, алда әйткәнебезчә, статистика мәгълүматларына караганда, Җамбыл районында (Бишагач та шушы районга карый) 1085 кенә татар бар.

 

Әйе, авыл халкы казакъча сөйләшә. Татарча аңласалар да, аларның күбесе туган телебездә җавап кайтара алмый. Шул ук вакытта авылда "Галиябану" дигән татар фольклор төркеме эшләп килә. Шуның бер әгъзасы – 1970 елны авылга килен булып төшкән Пермь краендагы Барда бистәсе кызы Рәхилә Насыйбуллина (кыз фамилиясе Касыймова) безгә бик моңлы итеп ансамбль репертуарындагы "Галиябану", "Туган тел" җырларын җырлап күрсәтте. Дөрес, хәзер репетицияләр үткәрергә авылда клуб юк икән. Аны мәчет иткәннәр.

 

Мәчет дигәннән, анда да булып, картлар белән әңгәмә кордык без. Дини китаплар да гарәп һәм казакъ телендә. Мәчет диварында "Бүген сәг. 17 дә Габидуллада Коръән ашы", – дигән белдерү күреп гаҗәпләндек без. Авылда Коръән ашына барча намазга йөрүчене чакыралар икән.

 

– Татарстаннан нинди ярдәм кирәк соң? – дип кызыксындым мин. "Хуҗалыгыбыз бик таркау хәлдә. Кешеләргә эш юк. Эш урыннары булдыруда ярдәм итә алмассызмы?" – дигән теләк белдерде алар. Үз чиратымда: "Сезгә балык түгел, кармак бирәсе иде", – дип аларга Самара өлкәсендәге Гали авылы тәҗрибәсе турында сөйләдем. Их, бу авылның берничә кешесен алып барып, шуларга галилеләрнең ничек көн итүен күрсәтәсе иде. Хәзер хуҗалыкны банкротлыкка чыгарып киткән комсыз җитәкчеләрне сүгеп утырудан мәгънә юк инде.

 

Бишагач авылын үз күзләре белән күргәч, кешеләре белән аралашкач, Әмир Халиковта яңа фикер туды. Сабантуйларны алмаш-тилмәш, ягъни бер елны Бишагачта, икенче елны Таразда үткәрергә тәкъдим итте ул. Хуҗалыкның 6 мең гектар көтүлек җире, 507 гектар сөрүлек җире барлыгын ишеткәч, авылга эшлекле тәкъдим белән киләчәген дә әйтте әле. Чынлап та, көрәш оештыру, ат чабыштыру өчен моннан да яхшы урын юктыр милләттәшләребезгә. Әгәр биредә сабантуй оештырырга уйласалар, моңа Татарстан ягы ярдәм итсә, Бишагачка яңа рух, дәрт керер иде, дип уйлап куйдым мин.

 

Үзбәк-татар гаиләсе

 

– Җамбыл – төрки халыкларның уртак гаиләләре аеруча күп булган шәһәр ул, – дип сөйләгән иде базарда, Илдарның эш урынында очрашкач, Мөбарәкшиннарның гаилә дусты Рәфкать абзый Әминов. Илдарның әтисе Әсгать абзый белән бик дус булган алар. Техникумда агрономлыкка бергә укыганнар, соңыннан да шактый вакыт бергә эшләгәннәр. Кичен аларда кунакта булырга туры килде.

 

 Хатыны Мәйсәрә апаның да, үзенең дә әниләре – татар, әтиләре үзбәк икән. "Әнием Исхак кызы Латыйфа Җумаева Ульян өлкәсеннән", – ди Мәйсәрә апа. Рәфкать абыйның әнисе Гарифәбану Балтач районындагы Сосна авылында туып үскән. "Әниемнең сеңлесе Зәйнәп апаның улы Харис Хәбибуллин бүген дә Соснада яши дип беләм. Сәлам тапшырыгыз. Казан тарафына егерме еллап барган юк инде", – дип туганнарына сәлам күндерде Рәфкать абый.

 

– Әтиемнең абыйсы Яхья Әминов Әстерхан татары Мөнәвәрәгә өйләнгән булган. 1925 елга хәтле ул Бохара Республикасының ҮК рәисе булып эшләгән. 1925 елны өйгә кайта да, ике ел көтегез, кайта алмасам бәхил булыгыз, дип саубуллашып чыгып китә абзыебыз. Ике ел узып та күренмәгәч, Мөнәвәрә апаны әтисе килеп алып китә. Әстерханда үзбәк җәмгыятенең җитәкчесе – Әминов дигән кеше. "Сез безнең туганыбыз түгелме?" – дип шалтыраткан, хат җибәргән идем, җавап бирмәде, – дип сөйләде 75 яшен яңа гына билгеләп узган Рәфкать ага. Олы яшьтә булуына карамастан, бу көннәрдә дә базарда эшләп йөргән таза, сәламәт акыллы ил агасы Гомәр Хәйям шигырьләрен сөйләп тә табынның күркен арттырды ул кичне.

 

Җамбыл

 

2001 елда шәһәрнең ике меңьеллыгын уздырганнар да, шул елны элеккеге исемен Таразны кайтарганнар. Өлкә элеккечә Җамбыл өлкәсе булып калган. Аңарчы Әүлия-ата дигән исеме дә булган, дип сөйләделәр безгә Айша-биби, Карахан, Тиктормас төрбәләрен гизгәндә. Хәзерге вакытта Әүлия-ата мәчете дип борынгы агач мәчетне торгызып ята шәһәр хакимиятләре.

 

Сөйләүләренә караганда, әүвәл кечкенә генә бистә булып, Алтын Урда дәверендә Бөек Ефәк юлы буендагы шәһәргә әйләнгәч, калкып, көчәеп киткән бу кала. Хәзерге вакытта өлкәдә 1 миллион 43 мең халык яши, шуларның 400 меңе Таразда. Татарстанда, Ырымбурда 35-40 градуслык эсселек хөкем сөргәндә, 26-29 градуслык җылылыгы белән гаҗәпләндерде ул безне. Урта Азиядәге эсселек безгә күчкән дә бездәге уртача һава Азиягә киткән диярсең, билләһи. Мондый эсселек тагын берничә ел кабатланырга мөмкин, диләр бит. Шуңа күрә шәһәрдәге арык белән сугару системасына күңелем төште минем. Инженерларыбыз уйлап, чамалап карасын иде: бәлкем коргаксыган басуларыбызны, шул исәптән өч елга порты булган Казанны шушы рәвешле арыклар ясап сугарып буладыр – климат үзгәрсә, ни хәл итәрсең?!

 

Инде халыкның яшәешенә килгәндә, холык-фигыльләре безнең Россия халкына караганда йомшаграк тоелды миңа. Исерекләрне, кычкырып сүгенеп йөрүчеләрне очратмадык. Шәһәрдә казакъ телен, дәүләтчелеген әйдәкләү омтылышы нык сизелсә дә, урыс теленең позициясе дә әллә ни йомшармаган әле. Бер Русия рубленә 4,8 казакъ тәңкәсе туры килә бу көннәрдә. Пенсияләр бездәге кебек – әллә ни мактанырлык түгел. Әйтик, без аралашкан өлкән яшьтәге кешеләр 18-25-30 мең тәңкә пенсия ала иде. Зур сумма түгел бу. Дөрес, моны бездәге бәя белән чагыштыру дөрес булмас. Әйтик, 1 кирпеч ипинең бәясе 35-40 тәңкә. Автобус билеты – 35 тәңкә.

 

Базар, билгеле, безгә караганда баерак. Әйтик, дөгенең генә 17 төрен күрергә туры килде. Чүпрәк-чапрак та арзанрак төсле. Билгеле, Бишкәктә тегелгән күлмәкләр монда очсызрак.

 

Тараз урамнарында шаштараз (чәчтараш), әҗәтханә (хаҗәтханә) сүзләрен укып аптырамасак та, көликжуу (машина юу) кебек сүзләрне, кәнфитне рәхәтләнеп рәсми рәвештә кәмпит дип язуларын күреп гаҗәпләндек без. Менә бит көлик кебек үз сүзләрен кулланышка кертеп яталар. Үз чиратыбызда безгә дә машина сүзе урынына араба сүзен кулланырга вакыттыр инде. Машина – атсыз йөри торган арба, араба бит инде ул, арбат дияргә дә мөмкин.

 

Йомгак урынына

 

Казакъстан җирендә мине иң гаҗәпләндергәне, куандырганы Бишагач дигән татар авылы булды. Казакъ, урыс телләре тәэсир итеп торуга карамастан, XII гасырдан бирле шушы туфракта яшәүләрен, татар икәнлекләрен онытмаулары белән сокландырды ул мине. Көрәшче холкы – чын татар холкы, бирмә билеңне, бирмә, дип, яңадан-яңа җиңүләргә дәртләндереп тора, күрәмсең. Чынлап та, без бит беркемнән дә ким түгел.

 

Көрәшкә булган шушы мәхәббәтләрен бәян итеп, бишагачлылар Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка хат язган. Бишагачка – дистәләрчә ил чемпионы тәрбияләп биргән авылга заманча спорт мәктәбе кирәк. Назарбаев бу үтенечкә колак салмаса, бәлкем Татарстан ярдәм итәр. Бәлкем Казакъстан белән Татарстан, чыгымнарны урталай бүлешеп, төзеп бирер. Менә кемнәрне чакырырга кирәк Казаныбызда оештырыла башлаган Бөтендөнья татар көрәше ярышларына.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 193 | 24.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»