поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.09.2010 Җәмгыять

МӨСЛИМӘЛӘР КОЯШТА КЫЗЫНА АЛАМЫ?

Россия мөселманнары ял итү хокукына ия, ләкин моңа аларның мөмкинлекләре юк. Комлыкта (пляжда) пәрәнҗә белән ял итә алмыйсың һәм отельләрдә спиртлы эчемлекләрдән качып булмый. Шәригать кануны буенча су керү һәм кызыну мөмкинлекләре бармы? Россия шартларында хәләл рәвештә ял итеп буламы?

Быелгы җәй көннәре мине шаккаттырды. Бернәрсә дә киеп булмый, бакча белән дә шөгыльләнү мөмкин түгел, чөнки ялның кайчан буласы билгесез әле. Иптәш кызым: "Ялның әһәмияте дә юк, чөнки безгә, мөселманнарга, беркайда да ял итеп булмый," – дип зарлана.

 

– Кая барабыз соң без? Комлыкларда – ачык гаурәтләр (ярымшәрә хатыннар), кунакханәләрдәге ашханәләрдә – спиртлы эчемлекләр, бөтен яктан музыка акыра, бассейннарда ирләр белән хатыннар-бергә су керә, спорт мәйданчыкларында кыска шортик кигән кызлар бу кием артыннан күзәтүче мускуллы "өйрәтүчеләр" белән бергә шөгыльләнә... Ә көндезге һәм кичке ашлар? Диңгездән шашлык исләре килә, ә барып карасаң, хәләл түгел. Юк, мөселман хатын-кызына бакчадан башка беркая да барып булмый, – диде ул.

 

Бу сүзләрне тыңлаганнан соң, башыма шундый уй килде: әллә чыннан да барысы да начармы? Монда кем гаепле? – Ислам оешмаларымы, мөселманнармы, дәүләт сәясәтеме, безне чолгап алган кешеләрме? Мөселман хатын-кызларына, аларның балаларына кайда ял итәргә,хәләл курортларны, бассейннарны каян табарга?

 

Кояшта пәрәнҗә кию

 

Хәләл ялга карата таләпләребез алай ук күп тә түгел: аерым комлыклар һәм хәләл ризыклар булса, калганнарын без үзебез дә хәл итәрбез. Ләкин никтер аерым комлыклар мәсьәләсен җәмгыятьнең кабул итәсе килми.

 

3 ел элек мөселман хатын-кызлары өчен комлыклар ачу фикерен Сочи мөселманнар җәмәгатчелегенең җитәкчесе Равза Рамазанова әйтте. Ул вакытта бу мөселманнар арасында яклау тапмады, шулай ук, моның турында ММЧда күп итеп сөйләделәр. Мондый комлык бар дип төрле сүзләр дә таралды.

 

Чынлыкта исә Россиядә мондый урыннар юк һәм булмаган да. Мөселман хатын-кызы тыныч кына су коеныр өчен бер урын да юк. Аңа начаррак су буйларын табарга, иртән иртүк килеп, кием белән су керергә генә кала. Кояш ванналары инде хыялында гына кала.

 

Башка илләрдә хәл алай ук катлаулы түгел. Хәләл ял итү индустриясе үсә бара, мөселман отельләре ачыла. Мөселман курортлары Төркиядә, Малайзиядә, Мисырда, БГӘдә, Ливанда һәм Гыйракта бар. Кайбер отельләргә юллама алып,Мәскәүдән барырга була.

 

Бу илләрнең иҗтимагый комлыкларында махсус хатын-кызлар көне бар. Дөресен генә әйткәндә, мондый комплекслар Мәскәүдә дә бар, тик сакчылары гына ир-атлар. Күп кенә Россия туристлары җирле хатын-кызларның күлмәктән генә су керүләре турында сөйләгәннәр. Имеш, ислам дине су керүне тыя дигән фикер барлыкка килгән. Кайбер мөселманнар: "Хатын-кызларның су керүләре аларның тыйнаксызлыгын күрсәтә, шуңа күрә комлыклар кирәкми," – диләр.

 

Көнчыгышның хәләл оазислары

 

Мөселманнар ял итүгә хокуклы. Ял итәр өчен андый зур шартлар кирәкми, ләкин гади мәнфәгатьләрне үтәү дә шулай авыр икән. "Интел-Тур" Мәскәү компаниясе аерым комлыклар булдыру белән шөгыльләнергә карар кылган. Мондый отельләрдә җомга намазлары үтә, бүлмәләрендә намазлыклар бар, хәләл менюда спиртлы эчемлекләр юк.

 

Мондый отельләр турында мөселманнарда төрле караш барлыкка килгән. Кемдер мөселманчарак отельләр эзли. Кемдер монысына да риза була. Бер төрки отельдә Россия туристлары бармак белән генә аралашырга мәҗбүрләр. Икенчесендә мөселман хатын-кызлары гаурәтләре ачык килеш суда йөзә.

 

"Мин ике иптәш кызым белән бер төрки комплекста ял иттем, – дип сөйли башлады Фәридә. Күп кенә кеше аны гаилә өчен уңайлы урын дип сөйли, чөнки монда балалар өчен шартлар тудырылган. Ләкин отель мөселманча булуга караганда күбрәк төрки. Төрекләр бик күп. Хатын-кызлар өчен бассейн шактый сай. Кайбер кешеләргә төрки музыка ошамый, тик ашханә барысына да ошый».

 

Күптән түгел эшмәкәрләр Мисырда "Лә Фамм" исемле комлык оштырдылар. Бер урында мөселман хатын-кызлары урнашты, алар тыныч кына су коена һәм кызына алдылар. Аларны ир-атлар саклый. Су керә торган урында фото-аппаратлар, видеокамералар, кәрәзле телефоннар юк.

 

Джүнглиядә мөселманнар

 

Россиядә мөселманнарның ялларын оештыруда дәүләтнең катнашы турында күптән инде сүз юк. Мөселманнарның структуралары мөһимрәк мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә. Монда һәр кеше үзе өчен.

 

Кайбер иҗтимагый оешмалар мөселманнарга уку лагерена барырга киңәш итә. Алар яшьләр өчен уздырыла. Минем танышларым кыргыйларча ял итәргә барырга булдылар. "Ә нигә? Диңгез яры буендагы шәһәрдә мәчет булмыйча калмый, анда, шулай ук, хәләл итләр сата торган кибетләр дә булыр. Хатын шәһитләрсез су кергәндә, учак ягарга мөмкин," – дип уйлыйлар алар. Әмма шәһәрдә мәчетне тапмадылар, кешесез урынны эзләп, нудистлар-га юлыктылар.

 

Яулыклы хатын-кызлар туристларны кабул итүчеләр өчен генә түгел, җирле милиция хезмәткәрләрен дә кызыксындыра. Джунглиядәге шикелле, бар урында да куркыныч.

 

Мәскәү шәһәрендә яшәүче берничә хатын-кыз башкача ял итү әмәлен тапты. Кечкенә авылда ял итәргә булдылар. "Ничек киенүебез алар өчен барыбер, тик ял иткән өчен акча гына түләргә кирәк," – диделәр алар. Хәләл ит кенә табасы калды. Кызлар: "Итсез дә яши алабыз," – дип көлделәр.

 

Бәхет су керә торган киемдәме?

 

Мөселман хатын-кызы кайда гына су кермәсен, аңа махсус кием кияргә туры килә. ММЧда мөселманча су керә торган киемнәр турында сөйләнә башлагач, хатын-кызларда аны сатып алу теләге барлыкка килә. Австралиядә дә махсус киемнәр тегелгән. Ул "Буркини" (су костюмы) дип атала. Аны бөтен хатын-кыз да кабул итмәде, чөнки тәнгә сылана.

 

"Науаt" су керү киемнәрен тәкъдим итүче бердәнбер оешма. Тукымасы лайкрадан, полиамидтан һәм эластаннан тора. Тиз кибә һәм кояш нурларын үткәрә. Фирманың җитәкчесе Гөлнара Нуруллина киемне мөселманнарның теләкләре буенча башкарылганын әйтте. Гомумән, кызлар Көнчыгыш илләренә барыр өчен шундый киемнәрне күбрәк ала.


Әйша БАБИЧ
Тatar-islam.ru
№ | 23.09.2010
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»