поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.09.2010 Җәмгыять

МӘҖБҮРИ ХӘЙРИЯ ЯКИ МӘКТӘПТӘ ТАЛЫЙЛАР

Укулар башланды да тагын бер проблема баш калкытты. Акча мәсьәләсе. Укучылардан, ата-аналардан: “Зинһар, акчамны мәктәп фондына алыгыз инде”, – дигән квитанцияләр агыла. Илебездә һәркем “череп” баеган һәм “мә, ал инде” дип тотып килерлек артык акчасы булса, шатланыр идең дә бит. Ләкин хәлләр башкачарак тора шул. Ата-аналар бурычка ала-ала, мәҗбүри хәйрия белән шөгыльләнә.

Президент үзе үк шундый ихтыярый-мәҗбүри “хәйрияләргә” каршы булып, телевизордан нотык тотса да, бу хакта бар матбугат чаралары язса да, кайбер директорлар әле дә хәбәрдар түгел, ахры. Казан хокук яклау үзәгендә шушы темага карата 10 көн дәвамында “кайнар линия” эшләде. Анда шалтыраткан ата-аналар түбәндәге сорауларга җавап биргән:

 

– Балагыз укый торган мәктәпнең хәйрия фондына ничек карыйсыз?

 

– Анда түләнә торган акчаның билгеле бер суммасы бармы? Булса күпме?

 

– Акча түләүләр ничек еш кабатлана?

 

– Аны ни рәвешле түлисе (банк аша, ата-аналар комитеты җыя, бухгалтерга һәм башкалар)?

 

– Хәйрия фонды акчасының ничек тотылуын беләсезме?

 

Күп булган саен җитми, ул ни?

 

Укып чыкканда ук күңелдән генә җавап та биргәнсездер. Шалтыратучы ата-аналарның күбесе, ягъни 36сы шуның ише фондларга каршы. Киресенчә, фондларны яклап, аерым дәресләр өчен түләүләргә каршы булган ата-аналар да юк түгел. Әйе, дәресләр дә сатылып укытыла башлаган мәктәпләр бар. Мәсәлән, Казан шәһәренең 167нче мәктәбендә атнага бер тапкыр инглиз теле бушлай укытыла, калган ике дәрес акчага. Инглиз теле юнәлешле мәктәп булса да, түләп укыйсың. Монда ай саен мәктәп фондына – 100 сум, теге дәресләр өчен 250 сум биреп барырга туры килә. Хәер, кайбер мәктәпләр белән чагыштырганда, болар әле җитәкчелектән уңган, чөнки күп сорамыйлар.

 

10 көн эчендә 46 ата-ана шалтыратып зар белдерүен карасаң, Татарстан мәктәпләрендәге хәлләр бер дә шәптән түгел. Алай дисәң, акча кемгә җитә?! Күп булган саен, тагын да күбрәк кирәк бит ул. Менә, мәсәлән, Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе бөтен рекордларны суккан. Шикләнми әйтергә мөмкин: биредә балаңны 1 сыйныфка алсыннар өчен, 30 мең сум акча чыгарып салырга кирәк. Бу хакта ике ата-ана хәбәр иткән. Әле шуңа өстәп, әзерлек курслары өчен ай саен мең ярым сум түләп тору мәслихәт. Кыскасы, элек югары уку йортларына гына “төртеп” керәсе булса, хәзер мәктәпләр дә шундый ук режимга күчәргә маташа.

 

Казанның 9нчы гимназиясендә фондларны бүлеп куйганнар. Акчаны ваклап таратсаң, азрак күренә бит ул. 7000 сумны мәктәп фондына, 2000 сумны – сыйныфка. Кая китә, нәрсәгә тотыла шулай ук беркем белми. Дәреслекләргә дияр идең... Анысы да ышандырмый башлады инде. Казанның 24нче мәктәбендә, әнә, дәреслекләргә дип, узган елны – 3000, быел 2350 сум җыйганнар, ә балалар барыбер иске китап белән укый, ди. Кызык, әйеме?! Әллә кызганычмы?!

 

Бер башлагач, шундый ваклап җыючыларның тагын берсенә тукталыйм әле. Тынычлык бистәсендәге 129нчы мәктәп. Елына бер тапкыр 500 сум җыялар – ни өчен икәнен берәү дә белми, елга 300 сум – сакчыга, аена 30 сум – сыйныф җыештыручыга, 300 сум жалюзига, 17 мең сыйныфка тимер, яхшы ишек куйдыру өчен...

 

“Кара исемлек”кә эләккән мәктәпләр арасында Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган республика конкурсларында алдынгы урыннарны яулаган мәктәпләр дә бар. Әйтик, елына 3000 сум җыя торган яки “бүләк” сорап аптырата торган 139нчы гимназия 2010 елда “Тынычлык мәктәбе” (“Школа мира”) номинациясендә беренче урынны яулаган булган. Җитмәсә, шушы белем йорты тарафына зар белдергән ата-аналарның берсе болай дип тә өстәгән: “Балам беренче сыйныфта укый. Акчаның кая тотылганын беркем белми, директор сорый дип кенә әйтәләр. Күпме түлисез, балагызга мөнәсәбәт шундый булачак, диделәр”.

 

Шулай ук 2009 елда “Йолалар мәктәбе” номинациясе җиңүчесе 103нче рус-татар мәктәбе, 2010 елда “Шәхес мәктәбе” номинациясендә 1 урын алган 38нче урта мәктәп, 2009 елда “Иҗат мәктәбе” номинациясе җиңүчесе 135нче мәктәп тә “кара исемлек”кә эләккән.

 

“Түләмисез икән, башка мәктәпкә күчегез, сезнең урында бик күпләр укырга теләр иде”, “Мәгариф министрлыгы җибәргән акча безгә килеп җитмәде, шуңа күрә сезгә мәҗбүри рәвештә фәлән суммада акча бирергә туры киләчәк”, “фондка акча бирмәсәң, бушлай туклана торган бер балаңны да акчага ашата башлыйбыз” һәм башка аргументлар китереп, ата-аналар котын алган завуч һәм директорлар күз алдына бары тик бер сурәттә – башына кара оек кигән бандит кыяфәтендә килеп баса.

 

Балтач, Биектау, Баулы, Әлки районнарыннан, Яр Чаллыдан шалтыратучылар бар. Анда да акча җыялар.

 

– Акча түләмәгән очракта балаларга басым ясасалар, безгә килергә мөмкин, ә инде ата-ананы мәҗбүр итәргә теләсәләр, прокуратурага барырга була, – диде Казан хокук яклау үзәге матбугат хезмәте җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов. Булган кайбер шалтыратуларның эчтәлеге белән дә уртаклашты.

 

– Шалтыраткан ата-аналарның берсе күп балалы гаилә атасы булуын әйтте. Мәктәп сораган кадәр түләрлек акчасы да юк. Түләмәсәң, баланы кыерсытырга мөмкиннәр. Менә шундый очрак булмасын өчен, бар кеше түләп бетергәнне көтәм, аннары акчаны иң азактан, көттереп кенә бирәм. Анда инде үзләре үк: “Күпме бирә аласың, шулкадәр бир”, – дигән булып хәлгә керәләр, – диде ул.

 

Әйтергә генә рәхәт...

 

“Кара исемлек”не укып чыктым да анда булмаган таныш директорга шалтыраттым. Исемен дә, мәктәбен дә атамыйм, ни дисәгез дә, аны “сатасым” килми. Шул акча җыюлар турында беләсем килә иде минем.

 

– Дусларча гына әйт әле, быел укучылардан акча җыйдыгызмы?

 

– Җыйдык.

 

– Күпмешәрдән?

 

– Өлкән сыйныфлар 2500 бирсә, башлангычлар 1000 сум тирәсе. – Кая куясыз инде аны?

 

– Мәктәптә сак бар, бер өлеше аларга хезмәт хакына китә.

 

Китаплар алабыз. Ремонтка тотылачак. Мәктәпкә гөлләр сатып алдык менә. Чыгымнар күп инде ул. Тыштан караганда гына күренми. Юк, син уйлама, бездә бар дә хисап белән эшләнә. Акчаны да ата-аналар комитеты җыя, бар да алар күз алдында бүленә.

 

– Бу акча җыюлар мәҗбүриме?

 

– Мәҗбүриләмичә булмый бит. Берсе бирмәсә, икенчесе баш күтәрә башлый. Икесе бирмәсә, бөтен сыйныф та каршы чыгарга мөмкин. Ә без ничек яшәргә тиеш? Бюджетка салынып ятсак, мәктәптә юньле компьютер да булмас иде бүген. Менә син очрашкан саен татарча китаплар укыгыз дисең, аларны да бит “өстән” кайтармыйлар. Кайтса, шул русча китаплар гына кайта, ә татарчасын сатып аласы. Ашарга да, килгән-киткән кунакны сыйларга да... Саный башласаң, чыгымнан күп нәрсә юк. Ул кәгазьгә, канцтоварларга тотылган акчаны санап тормыйм инде.

 

– Президент үзе үк: “Шул рәвешле акча җыярга ярамый”, – диде бит.

 

– Нәрсә белә соң ул?! Без бит закон бозмыйбыз. “Үз теләгем белән акча бирдем”, – дип кул куя. Беркем берни әйтә алмый.

 

Бюджеттан акча килми дип зарлансалар да, начар яшәгән мәктәп директорын күргән юк әле. Мин белгән икенче бер директор елга ким дигәндә ике тапкыр ял йортына барып кайта. Шуңа күрә зар елауларына исем китми. Укучыларның ата-анасын талавына гына гаҗәпләнәм. Ач хәлен тук белми дигәндәй, күп балалы, очын-очка ялгап яшәүче ата-аналар ул 30 мең сумны каян алып түләргә тиештер дә, йөзләгән баладан җыелган ул акча кая гына китеп бетәдер?! Менә шул хикмәт! Һәрхәлдә гади укытучы файда күрә дип уйламыйм. Ә менә җитәкчелек өчен шәп инде ул акча җыю...


Илдинә ЯДКӘРОВА
Безнең гәҗит
№ 10 | 22.09.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»