|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2010 Җәмгыять
БАЙКАЛДАН ФОТОРЕПОРТАЖ“Ирек мәйданы” газетасы журналисты Римма Бикмөхәммәтова Байкал якларында булып кайтты. Ул төшереп кайткан фоторепортажны тәкъдим итәбез.
Байкал күренеше.
Байкалда омуль исемле балык яши. Аны төрлечә кыландырып ашыйлар.
Байкалда тюленьның бер төре нерп яши. Матур ягымлы хайван. Гадәттә алар океан, дингездә яши. Ә болар тозсыз су яратучылар.
Бу әйбердә Путин Байкал төбенә төшкән.
Бурятларның музеенда булдык.
Бурятларларның шаман курчаклары.
Шаман барабаны.
Бу Ангара елгасы янында ачык һавада оештырылган музей.
Иркусткидагы 100 еллык тарихлы мәчет. Аны Яшел Үзәннән килүче бертуган сәүдәгәрләр Шәфигуллиннар төзи.
Хохорск авылы күренеше.
Хохорск авылында.
Черемхово шәһәрендәге мәчет. Черемхово тирәсенә 1930 нчы елларда кулак дип сөргенгә меңләгән татар кешелэре җибәрелә.
Репрессиягә эләгүчеләр истәлегенә куелган таш.
Бурят катыш татар авылында булдык. Каршы алучылар бурят иде, татарлар читтән генә тамаша кылды.
Зират.
Боларның күбесе чыгыш белән Кукмара, Балык Бистәсе, Мамадыш якларыннан. Вербовка белән чыгып китүчеләрнең нәсел дәвамчылары.
Иркусткида Җәлил исемле клуб эшли.
Казаннан килгән китаплар.
Ул тарихи һәйкәл булып санала. Ләкин совет заманыннан ук ремон күрмәгән.
Мәчет имамы, Байкал мөфтияте мөфтие Фәрит хәзрәт.
|
Иң күп укылган
|