поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.09.2010 Җәмгыять

ТЕЛЕФОННЫ “АГУЛЫЙЛАР”

Казан түрәләре дивар, коймалардагы “ял” тәкъдим итүче телефон номерларына каршы көрәш юлын тапкан. Моннан ары әлеге номерларга бертуктаусыз шалтыратып торачаклар. Моның өчен башкалада заманча җиһазландырылган “call-үзәк” ачылган. Махсус компьютер төн дәвамында һәр номерга 9 меңгә кадәр “сәлам” җибәрергә мөмкин.

Казан башкарма комитеты каршында сафка бастырылган үзәкнең эш тәртибе бик гади. Бөтен “законсыз” номерлар махсус компьютер программасына кертелә. Автомат җайланма әнә шул телефон номерларына бертуктаусыз шалтыратып торачак. Ул тәүлек дәвамында эшли. Телефон номе­ры хуҗаларына бер үк сүзне кабатлыйлар: “Исәнмесез, сезнең игълан гамәлдәге законнарны бозып урнаштырылган. Аларны алып атуыгызны үтенәбез, юкса, сезгә каршы административ чаралар күреләчәк”. Төн дәвамында гына компьютер һәр телефонга 9 мең тапкыр шалтыратырга мөмкин.

 

Үзәк эшли башлауның беренче ике атнасында 62 телефон номерын өздергәннәр инде, тагын 53 номер буенча хуҗаларның түземлеген сыныйлар. Хуҗалар дигәннән, баксаң, “ял” тәкъдим итүче но­мерларның күбесе әби-бабайларга теркәлгән икән. Абонент линиясеннән файдаланган өчен пенсионерларга көненә 100 сум чамасы акча түлиләр. Хәзер “эшмәкәр” әби-бабайларга җавап тотарга туры килмәгәе. Үзәкне җиһазландыру өчен шәһәр хакимияте бер миллион сумнан артык акча тоткан. Түрәләр әйтүенчә, әлеге чыгым үз-үзен каплаячак. “Ял” телефоннарыннан соң, чиратта – фатир сату-алу белән шөгыльләнүчеләр, курс, диплом эше язучылар. Ә дивар, коймалардагы телефон номерларын тизрәк җыю өчен “кайнар линия” булдырмакчылар.



Ватаным Татарстан
№ 191 | 22.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»