поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.09.2010 Җәмгыять

ТАШКА КАДАК КАГАЛАР

Төрек кардәшләр белән күптән эшлисем килә иде. Аларда тәртип тә яхшырактыр кебек, төшке кайнар аш та оештырылган, диләр. Ерактагы иң якын кардәшләребезнең телен дә бераз өйрәнергә иде исәп. Менә бу юлы, ниһаять, насыйп булды.

Эш эзләп килгәч, күп вазифалар башкаручы Гөлнур мөрәҗәгать өчен Әхмәтне күрсәтте. Соңрак аның фамилиясен дә белдем: Мөҗәннәт. Мөҗәннәтләр анда дүртәү булып чыкты: Олы Әхмәт, Кече Әхмәт, Мостафа һәм Али. Башлыклары, төрекчә әйткәндә, командан – Олы Әхмәт Мөҗәннәт. Олы дисәк тә, 34 тә генә икән. Аңа 30ны да бирмәссең, 25-27 яшьләрдәге ир-ат кебек. Төркиянең кечкенә генә Ата-Базар шәһәреннән. Чын командир. Монолит төзелешен энәсеннән җебенәчә белә. Шактый эшләгән егетләр дә, катлаулырак вәзгыятьтә, килеп яки чакырып, аңлатуын сорый. Ул түземлек, сабырлык белән төшендерә.

 

Авырлыгыннан бигрәк, монолит төзелеше катлаулы, четерекле һәм иң мөһиме – куркыныч хезмәт. Яр якасында торасың, иминлек билбавы белән үзеңне сакларга эләктерер элмәк – кармак юк, чөнки югарыда – һава гына. Шулай да, эшләргә кирәк. Аста упкын диярсең – авыр шартларда арматурны, булачак колоннаны каплыйсың. Тез буыннары калтырый. Шушы арматурлы бушлыкка бетон салып, вибрация ясагач, бетон ныгыгач, колонна – таш багана әзер була (колонна, арматур дигәне кечкенә мәсьәлә: квадрат колоннаның 4 ягы бар. Колоннаның өстенә арматурлар чыгып тора. Кай яктан карасаң да өч арматур).

 

Командан Әхмәт коеп куйган белгеч кенә түгел, әле психолог та: кемне кем белән, нинди эшкә куярга икәнен яхшы чамалый. Ә төрек кардәшләрнең күбесе – кая куйсаң, шунда эшләрлек. Төгәллек, арттырып әйтмим, миллиметрлы. Интернациональ коллективта үзбәкләр, таҗиклар, татарлар, урыслар – аларны өйрәтергә күпме сабырлык кирәк. Әхмәткә туганы, аның уң кулы Мостафа Мөҗәннәт ярдәм итә. Контроль, тагын бер тапкыр контроль. Әхмәт Мөҗәннәт 15 яшьтән төзелештә икән. Әтиемнән өйрәндем, ди. Ул да шундый командан булган. Бездә ун-унбиш ел элек башланган монолит төзелеше Төркия­дә 50-60 ел алып барыла икән инде.

 

Татарстан вәкилләреннән Илшат Фәйзуллин белән Денис Алексеевны да мактамыйча булмый. 34 яшьлек Илшат Казан төзелеш институтын тәмамлаган. Илшат – төзелеш башлыгы. Денис – аның урынбасары, уң кулы. Аларга алмашка бригадир Марат Зарипов үсеп килә.

 

Шундый четерекле һәм җаваплы төзелешне заман каһарманнары – ошбу яшьләр алып бара. Бер катка – түшәм, икенчесенә – идән булачак мәйданга әле фанер да җәелеп бетмәгән: түшәлгән баштан арматурчылар, арматур салып, бәйләп килә. Берничә сәгатьтән бетон салу башлана. Искиткеч колачлы эш монда.

 

– Билгеле, бары да ал да гөл түгел. Йә “биш-ун” (төрекләр 5 кә 10 см лы борысларны шулай атый) җитми, йә кран юк, йә эш коралы юньләп эшләми. Шундый киртәләр – төрекләрнең иң үзәгенә үткәне. Сабыр, сабыр, сабыр... Борысларның кайбере йә черек, йә агач кырые, йә пропеллер. Башыннан карасаң, кайберсе квадрат урынына ромбка охшаган. Тик эшнең сыйфатына зыян китерергә, темпны киметергә ярамый. Менә шундый хәлләр, туганкай. Илшат белән Әхмәт алтын урталыкны табарга тырыша, компромисс эзли. Тырышкан – табар, ташка кадак кагар, диләр. Табалар да, кагалар да. Бетонга да кадак кагып була икән.

 

Менә шулай итеп, төрек кардәшләр Русияне эшләргә өйрәтә. Туган илегездән, йортыгыздан аерылып тир түгәсез – бәрәкәтен күрегез, дуслар. Исән-имин кайтып, туганнарыгызны, әти-әниләрегезне, хатыннарыгызны, балаларыгызны куандырырга язсын!

 

...Әхмәт белән Илшат, сөйләшә-көлешә, баскычтан төшеп килә. Битләренә бетон чәчрәгән. Арыганнар, ләкин канәгатьләр. Бүген дә күп эшләнде.


Әхтәм САТИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 191 | 22.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»