поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.09.2010 Сәясәт

СОҢГЫ “ВЕТЕРАН”

Мәскәү мэры Юрий Лужков тирәсендә хәлләр куера. Кепкалы абзый турында фильмнар төшерелә, алар белән интернет челтәре тулган. Ул журналист “тикшерүләрендә” әллә ни яңалык та юк: күптән билгеле, ишетелгән, әйтелгәннәр яңгырый. Экраннарга гаугалы Сергей Доренко да кайтты – дөрес, элек Лужковка каршы тапшыруларны үзе алып барса, хәзер эксперт ролендә.

Тагын бер нәрсә үзгәрде – элегрәк телеканалларда сәясәтчеләргә пычрак ату артында аерым шәхесләр, олигархлар заказы торса, хәзер заказчы – дәүләт, Кремль. Беренчеләрдән булып Мәскәү мэрын чукырга тотынган НТВ телеканалы, әйтик, “Газпром” җәмгыяте кулында. Ә “Газпром”, үз чиратында, дәүләт оешмасы, аның директорлар советы рәисе – Виктор Зубков, Русия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры. Зубковка кадәр исә әлеге постта хәзерге Президент Дмитрий Медведев эшләде... НТВ артыннан Лужковны мәсхәрәләүгә башка телеканаллар да кушылды. Мин карый торган каналлар арасыннан Рен-ТВ гына әлеге сугышта катнашмый, хәтта Лужковка теләктәшлек тә күрсәтә дигән фикер туды.

 

ҖЫЛЫ УРЫН ОЗАК БУЛМЫЙ УЛ

 

Юрий Лужковка болай ябырылуның сәбәбен сәяси аналитиклар 2012 елда буласы Русия Президентын сайлаулар белән бәйли. Янәсе, Медведевка Илбашы кәнәфие ошап киткән, ул да үз кандидатурасын янәдән күрсәтмәкче. Чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары: “Медведев-Путин тандемы җимерелде, араларыннан кара мәче узды”, – дип күптән яза. Ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, ике сәясәтче чыгышларыннан яшерен мәгънә эзләү бара. Имештер, Лужков Медведевны санга сукмый, Путинга өстенлек бирә. Бу бигрәк тә Химки урманын кисеп, юл салу мәсьәләсендә ачык чагылды. Путин яклаган проектны Медведев җәмәгатьчелек басымы астында туктатты. Ә Лужков исә Медведев карары белән килешмәвен белдерде. “Химки урманын кисү хәерлерәк”, - дип әйтеп салды. Мәгълүмати сугыш шуннан башланып китте дә инде.

 

Хәзер Лужков хатыны Елена Батурина белән Австриядә ял итеп ята. Илнең иң бай хатыны дип саналган Батурина The New Times журналына биргән интервьюсында: “Иренә пычрак ату артында Кремль заказы тора һәм төп сәбәп 2012 елда үтәсе сайлаулар”, – дип белдерде. Моны Лужковның Медведев белән ачыктан-ачык каршылыкка керүе дип бәяләргә мөмкин. Чөнки андый белдерүләр ясаганчы, Батурина җиде кат уйлап бер кат кисәргә, ире белән киңәшләшергә тиеш. Күзәтүчеләр фикеренчә, Лужков Путинның яклавына өметләнә. Путин кистереп бер сүз әйтмәсә дә, 20 сентябрьдә Лужковны туган көне белән котлап телеграмма җибәргән.

 

Бу атнада Лужков кулындагы ТВЦ телеканалы башка үзәк каналлардагы гаепләү тапшыруларына җавап итеп документаль фильм күрсәтмәкче иде. Ләкин аны күрсәтмәделәр, эфирдан алдылар. Нәрсә дигән сүз бу? Лужковны тәмам җиңгәннәрме, әллә Кремль белән уртак фикергә килеп, мәгълүмати сугыш туктатыла дип уйларгамы? Владимир Жириновский, Юрий Лужков Австриягә ялга киткән төштән кайтмаячак, эштән китү турындагы гаризасын факс белән генә җибәрәчәк, дигән фараз әйткән иде. Әллә бу сүзләр чынга ашамы? Батуринаның Кремль белән көрәш баруын ачыктан-ачык әйтүе дә Лужков гаиләсенең нәрсәдер югалтудан курыкмауларына ишарәли. Юкса эре эшмәкәр чит ил матбугатына мондый белдерү ясамас, “Путин белән Медведев тарткалашы аркасында минем ирем иза чигә”, - дип әйтмәс иде. Эшләр, чыннан да, Лужковның постыннан китүенә таба бара бугай. Бөтен дөнья шау иткән вакыйга, Кремль бу очракта берничек тә җиңелә алмый.

 

ПУТИН БЕЛӘН МЕДВЕДЕВ ТАЛАШМЫЙДЫР ИЧ...

 

Бүген төп мәсьәлә Лужковның китү-китмәвендә түгел. Ул барыбер постыннан колак кагачак. Хәзерме яисә вәкаләтләре чыгып, 2011 елдамы – мөһим түгел. Медеведев губернаторларны “чистартуны” дәвам итә һәм моны яшерми дә. Әнә, чиратта тавыш-тынсыз гына Кирсан Илюмжинов Калмыкия Президенты постыннан китте. Лужков исә какшамас өчлек саналган Шәймиев, Рәхимовның соңгысы иде. Дмитрий Анатольевич 2012 елдагы Президент сайлауларында үзен якларлык кешеләрне төбәк җитәкчелегенә билгели дип уйларга нигез бармы? Ул Путинга көндәш булмакчымы?

 

Хәер, кайберәүләр Лужков тирәсендәге хәлләрне “театр” дип кенә атый. Һәм ул Медведев белән Путин тарафыннан махсус уйлап чыгарылган. Кемнең кем булуын ачыклау өчен. Ялгышучылар урыннарыннан колак кагачак, 2012 елдагы сайлауларга тандем сыналган, ышанычлы, уйлап эш итүче, уңга-сулга бәргәләнмәүче кешеләрдән торган команда белән барачак, диләр.

 

...Ә телевизорда туплар гөрселди. Мәгълүмати снарядлар очып чыгып, колакларга пычрак тула. Бер генә нәрсә сәер. Лужковның хатыны Батурина кичә генә баеп китеп, бүген бу хакта билгеле булмагандыр бит? Әллә башка губернаторларның туганнары, балалары, хатыннары алар җитәкләгән төбәкләрдә иң уңайлы шартларда бизнес алып бармыймы? Лужков янгыннар вакытында ялда булу турындагы гаепләүләр дә башка сыймый. “Мәскәү халкы төтеннән буылганда, ул Альпларның саф һавасын сулап йөрде”, - диләр. Ялын өзеп кайтып, чиләк тотып янгын сүндерергә чыгып китсенме инде? Мәскәүдә урман янмады бит, күрше-тирә өлкәләрдә “кызыл әтәч” котырды. Нигә шул төбәкләрнең башлыкларына ябырылмыйсыз, кадерле коллегалар? Ә затлы дачаларны телевизордан күрсәтеп тормагыз. Күле, ат абзары, башка уңайлыклары булган дачалар хәзер адым саен, Мәскәү мэры алты сутый җирдә фин йортында яшәп ятса, сәер булыр иде. Хәер, журналистларны да аңлап була. Мондый ирекнең ун елдан артык булганы юк бит инде. Тик ирекме соң бу?

 

P.S. Сәйдуллага мин дә өстәргә булдым әле. Югыйсә бүгенге журналистиканың торышын бәяләргә маташкан Татарстанда мәгълүм журналистның – бер медия җитәкчесенең белдерүе аптыраткан иде. Үзләренең тешсез, умырткасыз булуын аклап: “Без бүген идарә ителә торган демократия шартларында яшибез”, - дигән иде ул. Янәсе, демократия бар, ләкин ул юләр демократия түгел, көйләнгән, акыллы. Тик менә кем көйләп тора аны? Интервью алучы, кызганыч, андый сорау бирүне кирәк тапмаган иде...

 

Беләбез, анысы, ныгытылган вертикаль буенча баскычлап һәр инстанциядә тиешенчә көйләнә инде ул. Әле ярый бердәнбер “Эхо Москвы” радиосы, берничә данә Мәскәү газетасы бар. Һәм татарда кемдер тарафыннан көйләнә торган демократиягә буйсынмаучы, бары тик законнарны хөрмәт итеп яшәүче мөстәкыйль “Безнең гәҗит” бар.

 

Болай да телевизорларны карамый идем инде. Бу юлы экраннан агылган шакшы бөтенләй укшытты. “Управляемая демократия” хуҗалары: “Фас”, - дип кычкырды. Һәм тугрылыклы команда приказны үтәде. Демократия ич...

 

Лужковны акламыйм. Әмма журналистика өчен оят. Һөнәребезнең дәрәҗәсе төшә, җәмәгать...

 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ 10 | 22.09.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»