|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2010 Экология
ӘНИЛӘР ЧӘЕКибеткә керсәк, чәйләрнең әллә нинди төрләрен сатып алырга була. Эресе, вагы, карасы, яшеле... Ә менә үзебезнең аланнарда үскәнен таба алмассың. “Үзебезнең аланнар” дигәндә, Минзәлә, Мөслим, Актаныш якларын күз алдында тотам. Бала чактан ук безнең як чәе турында әнидән ишетеп үстем. Ялан-кырларда җиләк җыйган вакытларда аның үткәннәрне сагынып, якын кешесен юксынып: “Элек безнең әниләр күп итеп кырдан чәй җыялар иде. Мин генә шуның үләнен танымыйм. Көрән чәчәкле бугай ул...” – дип көрән чәчәк эзли торган гадәте бар иде. Ә мин моңар аптырап: “Чәй бит ул Һиндстанда гына үсә!” – дип белдекләнәм, мәктәптә шулай өйрәтәләр...
Алай түгел икән шул. Казанга килеп укырга кергән елны күрше авыл – Пучы кызы, яшь шагыйрә Гөлнур Корбанова шактый эчерде ул чәйне. Аның әнисе Разия апага рәхмәт, стипендиягә “эконом” ясыйм дип, менә шул, үзебезнең чәйне шактый ташыды безгә. Ләкин ул чакта әзергә-бәзер булып чәе эчелгән, ә шуның нинди үләнннән, ничек ясалганы кызыксынылмаган.
Инде дистә еллап вакыт узгач, кабат үзебезнең чәйне эчәргә язган булып чыкты. Әмма узган көздә Минзәлә районы Яңа Айман авылы апалары җибәргән күчтәнәчне күргәч: “Бу бит теге чәй...” – диюдән ары уза алмадым. Элеккеге заманнардан ук безнең якның аш-суга уңган апалары, әбиләре җыеп, киптереп, әзерләп эчкән шушы чәй хакында берни дә белмим, ләбаса.
Быел “үзебезнең чәйне” өйрәнеп-танып калырга дигән уй белән күчтәнәч җибәрүчеләргә юл тоттым. Ләкин соңарганмын, чәй җыю вакыты күптән узган булып чыкты. Аны июнь ахырында җыйганнар, ә мин июльдә кайттым. Шулай да чәй хакында миңа Яңа Айман авылында гомер кичергән 81 яшьлек Мәрзия әби һәм аның кызы Фәндәлия апа шактый сөйләделәр.
Чәй үләне зәңгәр-көрән төстә чәчәк ата икән. Бу үзенчәлекле үлән урманнарда бик очрамый. Аланнарда, сазлыклы урыннар тирәсендә, куаклыкларда өем-өем булып, бүрекне хәтерләтеп өелеп үсә. Миңа аның вакланмаган килеш кипкәнен күрсәттеләр. “Аны безнең якларда бик яратып җыялар инде. Без дә бәләкәйдән үк җыеп үстек. Безне әнкәй өйрәтте, аны әби... Мин – малайны...” – дип сөйли башлады Фәндәлия апа. Әни дә шунда бала чак “танышан” танып алды: “Әнкәйләр җыйган үлән, кызым, шушы инде...”
Ялан-кырлардан үләнне җыеп кайту һәм аннары чәйгә әйләндерү шактый мәшәкатьле эш. Җыйдым да киптердем генә түгел. “Үләнне җыеп кайткач такта өстенә салып балта белән вак итеп турыйбыз. Яңадан 3-4 көнгә савытка салып, авыр әйбер белән бастырып куябыз. Без элеккеге кер юа торган машинаның тишекле-тишекле савытын файдаланабыз. Туралган үләнне шуңа салып, бастырып тотабыз. Аны бертөсле итеп бурсысын өчен көн дә болгатабыз. Савытларны караңгыда тотарга кирәк”, – дип аңлатты Фәндәлия апа. Яшел үлән бурсыгач гадәти чәйне хәтерләтә, караңгы-соры төскә керә. Әмма бу әле чәй әзер дигән сүз түгел. Чәчәге, яфрагы белән бергә турап бурсытылган үләнне салкын су белән юалар. “Аннары түбәгә яки башка кояш төшеп торган урынга җәябез. Юылган чәйне дуршлаг белән сөзеп салам. Чәйне ясаганда вакланган калдыгын ташлыйбыз гына. “Гранулированный” чәйне – чәй калдыгы диәр бит, безнеке андый булмый”, – дип дәвам итте Мәръям апа. Аннары бер ара югалып торды да, юкә чәчәге, бөтнек исләрен ияртеп сөйләнә-сөйләнә өйгә кабат әйләнеп керде. “Әйдә кызым, бөтнеккә йөреп кайтаек дидем. Шуннан киттек, өем-өем үскән чәй үләнен, бөтнек җыйдык. Аннары беркөн: “Әйдә, кызым, киттек, юкә чәчәге исе килә. Бүген чәчәк ата”, – дим. Нәкъ көнендә барганбыз! Юкәне өйгә таратып киптердек, 2 көн күләгәдә чәчәген чүпләп утырдык. Ботагыннан пиннек ясадык. Быел умарта корты бик килмәгән күрәсең, чәчәкләреннән бал исе бик килми. Өченче елны чәчәге кулга ябышып тора иде... Ярар, әйдә, монысының шифасын күрергә язсын”, – дип изге теләкләрен әйтә-әйтә Мәръям әби миңа бөтнек, юкә чәчәкләреннән торган авыл күчтәнәчен тоттырды.
Менә шулай, чәй үләнен үзең генә эчсәң дә була, бераз юкә чәчәге, бөтнек кушып җибәрсәң – бөтенләй башкага әйләнә. Тәменә килгәндә, гадәти чәйгә караганда ул бераз әчкелтем. Башка үләннәр кушканда урман уртасында чәй кайнатып эчеп утырган төсле тоела. Шулай ук бу чәйне сөтләп эчәргә була.
Әлбәттә, һәркем чәй тәмен үзенчә чамалый, бәяли, аера – моның өчен мөмкинлек зур бит. Шулай да безнең якларга барып чыксагыз әниләр чәен эчеп карамый кайтмагыз...
Айзирәк ГӘРӘЕВА |
Иң күп укылган
|