|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2010 Мәдәният
“БИБИНУР” ФИЛЬМЫ VI ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕНДӘ ИКЕ БҮЛӘК АЛДЫ“Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле өчен” номинациясендә төп герой Бибинурны уйнаган Г.Камал исемендәге академия театры артисткасы Фирдәвес Әхтәмова бүләкләнде. Режиссер Юрий Фетинг төшергән “Бибинур” фильмы (сценариен драматург Мансур Гыйләҗев язган) VI халыкара мөселман киносы фестивалендә ике бүләккә лаек булды. Ул “Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм” номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук ““Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле өчен” номинациясендә фильмда төп герой Бибинурны уйнаган Г.Камал исемендәге академия театры артисткасы Фирдәвес Әхтәмова бүләкләнде.
Татар матбугат чаралары “Бибинур” фильмы турында күп язды. Алар татарның хәзер "Бибинур" фильмы белән теләсә кайсы дөнья киңлеген иңли торган, теләсә нинди фестивальдә катнашырлык кинобыз бар дип авыз тутырып әйтә алуын билгеләп үтте. “Фәлсәфи тирәнлек, фильмның башы һәм ахыры тәңгәл килү, мистик вакыйгалар белән әсәрнең эчтәлеген ача белү – болар барысы да режиссерның табышы, таланты турында сөйли. Рус телле режиссер Юрий Фетингның татар мохитен шулкадәр нечкә тоемлавы, милли хисләрне күңеле белән аңлый белүе барыбызны да сокландырды”, - диләр матбугатчылар.
“Бибинур” фильмының сюжет сызыгы болайрак корылган: инде өлкән яшьтә булган Бибинур төш күрә. Ул тиз арада җомга көнне бу дөнья белән саубуллашырга тиеш икән. Бибинур, үлгәнче, бурычларын биреп бетерергә һәм Мәңгелек белән очрашуга әзерләнергә тиеш. Әмма көтмәгәндә аның авылында криминал белән шөгыльләнүче эшкуарлар һәм җир биләүчеләр пәйда була. Алар иске зират урнашкан җирне табыш китерерлек итеп сатып җибәрмәкче була. Аларның берсе – Җиһангир исемлесе озак еллар чит илдә яшәп кайткан һәм мөл тормышка ияләнгән кеше була...
“Бибинур” фильмының продюсеры Светлана Бохараева сүзләренчә, фильмны төшерү җиңел булмаган. “Бу сәхнәдә бу фильмны эшләүдә катнашкан ике йөзләп кеше басып торырга тиеш. Бу - безнең уртак приз, - диде ул, фестиваль бүләген өскә күтәреп. – Әлеге фильм татар авылы, аерым бер татар әбисе турында гына түгел. Ул – безнең бу тормышны ничек яшәвебез хакында”. Светалана Бохараева “Бибинур” фильмының халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңүен яхшыга юрады һәм әлеге фильмны дөнья тамашачысына танытуда этәргеч булуын билгеләп үтте.
Фильмның режиссеры Юрий Фетинг, үз чиратында, РФ һәм ТР Мәдәният министрлыкларына рәхмәтен җиткерде. Казанда барысының да яхшы булуын, әмма тулы көченә эшләүче киностудиянең булмавын әйтте. Шул ук вакытта Татарстанда бу мәсьәлә белән шөгыльләнүчеләрнең барлыкка килүенә канәгатьлек хисләрен белдерде.
Бибинур ролен уйнап, фестивальнең “Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле өчен” номинациясендә төп бүләкне алган Фирдәвес Әхтәмова, сәхнәгә чыккач, дулкынланудан берникадәр вакыт сүзен дә әйтә алмый торды. Сүзен бисмиллә белән башлап җибәргән Фирдәвес ханым: “Миңа бөтен әйбер көтмәгәндә килә. Монысы да шулай булды”, - диде .
Римма ГАТИНА |
Иң күп укылган
|