поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.09.2010 Җәмгыять

КРЕДИТ ТОЗАГЫНА ЭЛӘГҮ...

«Ә» дигәнче икән ул. Процентсыз кредитларның вәгъдә ителгәнчә отышлы түгеллеге, бәлки, киресенчә, халыктан акча суыру ысулы гына булуы хакында күп тапкырлар ишеткәнем, укыганым, хәтта язганым да бар. Ясалма рәвештә уйлап табылган кибеттәге «ташламаларга», «отышлы кредитларга», «махсус акцияләргә» ышанып, бурычка батып, йортларына көнкүреш техникасы тутыручыларга шаккатып утырганда үзем дә, сизмәстән генә, бурычка баттым бит әле. Узган атнада булды бу хәл. Барысы да гадәти вакыйгадан башланып китте...

Машина ватылды

 

Яңа фатирга күченеп беткәннең икенче көнендә кер юа торган машинам ватылды. Җитмәсә, кайнар су дигәне дә юк, Авиатөзелеш районы өчен җәй буена сусыз яшәүнең гадәти хәл икәнлеген белгән идекмени соң без? Ә юасы кер буа буарлык. Машина төзәтүчене чакырттым, шөкер, анысы икенче көнне үк килеп җитте. Озак кына казынганнан соң, шул ачыкланды – машинаның идарә итү блогы янып чыккан икән. «Берничек тә төзәтеп булмый, яңасын куйдырасыз икән – рәхим итегез, алты мең, куйдырган өчен 1,5 мең сум алабыз. – Әлеге сүзләрне ишеткәндә күзләремнең зурая баруын күреп булса кирәк, мастер өстәп куйды: – Мин сезгә яңасын алырга киңәш итәр идем, хәзер 6-7 меңгә дә яхшы гына машина алып була».

 

Күршем Наиләдән ишетеп беләм, шәһәрнең эре генә көнкүреш техникасы кибетендә процентсыз кредитка теләсә нәрсәне сатып алырга була икән. Алганда да бер тиен түлисе юк, «без первоначального взноса», янәсе. Икенче көнне үк шунда җыенып киттек. Шимбә киче булгангадыр инде, халык бик күп. Бер бездә генә түгел икән ватылган машина.

 

Яңасын сайлау

 

Кер юу машиналары арасында теге мастер киңәше буенча 6-7 меңлеген эзләп тә таба алмагач, «арзанрагы» – 10,5 мең сумлыгы каршысына килеп бастым. Сатучыны чакырган идем, «иң яхшысы монысы түгел», дип, мине икенче җиргә алып китте. Ул тәкъдим иткән машинаның бәясе – 13560 сум, ләкин кайгырасы түгел, бүген синнән бу акчаның бер тиенен дә сорамыйлар, ике елга процентсыз кредит аласың да аена нибарысы 565 сум түлисең, кирәк булган документлар – паспорт белән машина йөртү таныклыгы гына. Бераз икеләнеп торгангадыр инде, сатучы «шундый ук дәрәҗәдәге» тагын бер машинаны күрсәтте, монысы – 12999 сум, ә-әз генә очсызрак. Башкасы булмас инде дип, монысына ризалаштым. Ул минутта мин, кирәкле кәгазьләрне алганчы, бу бәянең тагын ике-өч меңгә артачагын белмәгән идем әле...

 

Ниһаять, компьютер янына килеп чек яздырып алам. Кибеттә һава бөркү, янымдагы ирем һәм балам түземсезләнеп минем күзгә карап торалар. Тиз генә булмас, ахры, дип, аларны чәй эчәргә чыгарып җибәрдем. Иремнең күздән югалуын көтеп кенә торгандай, алга таба сатучы, хатын-кыз (һәм техникада берни дә аңламаучы филолог) булуымнан файдаланып булса кирәк, миңа өстәмә, «үтә дә кирәкле булган» аксессуарлар тәкъдим итә башлады. Машинаның су бушата торган җайланмасы бик үк ышанычлы булмаганга, күпкә заманчарагын алырга кирәк, анысы – 1600 сум. Вилкасын турыдан-туры розеткага тыгарга ярамый, «сетевой фильтр» дигәннәре кирәк, анысы 500 сум. «Югыйсә машинагыз ут көчәнеше үзгәрүгә үк янып чыгачак!» – дип кисәтте ул. Ватылган бер әйберен өч ел дәвамында бушлай төзәттерәсең килсә, өстәмә өч мең акча түлисең. Бер еллык завод гарантиясеннән файдаланасың килсә, машинаны бары тик шушы кибетнең махсус белгечләре генә урнаштырырга тиеш икән, анысы 1299 сум. Алдагыларыннан баш тартып, соңгысына ризалашырга туры килде. Машинаның бәясе күрсәтелгән кәгазь читенә «алган көнне үк кайтарабыз» дип язылган иде. Өйгә кадәр кайтарып бирү – 400 сум. Әйдә, үзләре алып кайтсыннар. Бүген бит бер тиен акча да түлисе түгел. Барысы да ике елга алыначак процентсыз кредит эченә керә.

 

Кредит алу

 

Кредит бирә торган кыз янында чират. Мин – сигезенче. Ирем белән кызым да чәй эчә торган җирдән әйләнеп килделәр. Кибеттәге бөтен товарны да тагын бер тапкыр карап чыктык, ә чират бик әкрен бара. Кибет бусагасын атлап кергәнебезгә 1,5 сәгать вакыт үтте, һава һаман шулай ук бөркү, тын кысыла башлады. Эчкәрәк үтеп кергән идем, баксаң, монда икенче бер банктан да кредит алып була икән бит. Анда чират юк, ләкин бүген сатып алган әйбернең ун процентын түләп куясы, кредит ставкасы да ун процент, вакыты да чикле – ун айга гына бирәләр. Шул өстәл янында утырган кыз әкрен генә: «Барыбер шул бәягә чыга ул, ике елга процентсыз дигән булып, алар тормышны иминиятләштерергә кушалар», – дип әйткәч, икеләнмичә аның янына килеп утырдым. Биредә бары тик паспортымны гына сорадылар. Эш урынын, андагы хезмәт хакын дәлилли торган бер генә документ та таләп ителми икән хәзер, барысын да мин сөйләгәннәрдән генә язып алдылар. Ике минут эчендә кредит бирергә дигән карарга килделәр.

 

Ә кер барыбер юылмый

 

Бүген үк алып килеп урнаштырсалар, рәхәтләнеп кер юам, дип уйлаганда, «Алла боерса», дигән сүзем төшеп калган, ахрысы. «Машинаны сезгә биш көннән китерәчәкләр», – диде мөлаем гына кыз. Мин шаккатып торган арада, тиз генә адресымны сорады да кулыма бер кочак кәгазь тоттырып чыгарып җибәрде. Караңгы төшкән урамда мине сәүдә үзәген өч тапкыр әйләнеп чыккан, тәмам алҗыган ирем һәм арыганлыктан елап шешенеп беткән кызым каршы алды...

 

...Машинаны чынлыкта да биш көннән китереп бирделәр. Фатирга кертүче егетләр, Авиатөзелеш районындагы суның сыйфатын истә тотып, миңа зур гына ярдәм күрсәтергә уйлаганнар. «Машинаның эчке детальләрен саклау максатыннан суны чистартучы җайланма куйдырасызмы? Аның гарантиясе – ун ел», – сүзнең кая таба барганын чамалап шунда ук сорау бирәм: «Анысы ничә сум?» Җавап: «600». Ризалаштым, әйдә, куйсыннар инде җайланмаларын, ун ел хезмәт итә, ди бит.

 

Белгеч фикере

 

Казан банкларының берсендә кредит менеджеры булып эшләүче Алия:

 

– Кешеләр процентсыз кредитның беркайчан да булмаганын аңласыннар иде. Банклар һәрвакыт үзләренә файда эшләү ягын карый. Шуңа күрә кредит аласыз икән, аның, һичшиксез, комиссиясе булачак. Яшерен комиссияләрнең һәрбер банкта булуы мәгълүм. Аны тормышны страховкалау, түләгәндә алына торган процент, беренче түләү буларак «яшереп» калдыралар. Әлбәттә, ул хакта кредит алучыга авыз тутырып әйтмиләр. Шуңа күрә кредит алганчы, барысын да кат-кат уйлап, кредит килешүен яхшылап укырга кирәк.


Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»