|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2010 Медицина
"ТАБИБ ХАТАСЫ" ӨЧЕН КЕМ ҖАВАП БИРӘЧӘК?Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча Россиядә яшәүче һәр икенче кеше гомерендә бер генә тапкыр булса да табиб хатасы белән очрашырга мәҗбүр була. Ел саен Россия судларына табибларга каршы 700 дәгъва белдерелә, ләкин күпчелек очракта бу мөрәҗәгатьләр сәламәтлеккә авыр зыян килү һәм үлем очраклары белән генә бәйле Бездә табиблар белән судлашу гадәткә кермәгән, сәламәтлеккә зыян килү нәтиҗәсендә, дәвалаучыдан чынлыкта да акчалата компенсация алу очраклары бик сирәк. Аннан алып “табиб хатасы” дигән төшенчәнең дә төгәл генә аңлатмасы булмау мәсьәләне кыенлаштыра. Россия парламентарийлары тиздән бу проблемага ачыклык кертергә тиешле закон проектын карый башлаячак. Хәзерге вакытта “Медицина оешмаларының пациентлар каршындагы гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турындагы” федераль закон проектының тексты Россиянең Сәламәтлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган. Закон проекты тирәсендәге фикер алышулар аның кабул ителүнә кадәр дәвам итәчәк. Законны 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү күздә тотыла.
Закон проектының төп максаты – күрсәтелгән медицина хезмәте нәтиҗәсендә авыруның сәламәтлегенә китерелегән зыян өчен түләү алу механизмын булдыру. Яңа закон проекты буенча медицина хезмәтен күрсәтүче оешмаларның һәркайсы пациент каршындагы гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри рәвештә иминиятләштерергә тиеш була.
Дөньяның барлык илләрендә дә мондый төр тәҗрибә кулланыла инде. Әлеге эшне төп өч юнәлеш буенча оештырырга була: авыруның үзен гомеренә, яки сәламәтлегенә зыян килүдән, табибны хатадан һәм медицина оешмасының гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү. РФ Сәламәтлек һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре безнең илдә соңгысы иң уңайлысы булыр дигән фикердә.
Әлегә закон проектында медицина хезмәткәрләренең ярдәм күрсәтүләре нәтиҗәсендә теркәлгән авыруның үлеме һәм аның инвалид булып калу очраклары карала. Алга таба белгечләр законны киңәйтеп, башка төр зыян килүләрне дә кертергә ниятли. Әгәр дә мондый очраклар була икән, авырулар табибның гаебен түгел, ә бәлки зыян килү фактын расларга тиеш булалар. Пациентның үлү очрагында аның якыннарына 2 млн. сум күләмендә компенсация түләнәчәк. I группа инвалид булып калганда - 1,5 млн. сум, II группа - 1 млн. сум, Ш группа - 500 тыс. сум түләү каралган. Компенсациләрнең барысы да иминият компанияләре тарафыннан түләнәчәк. Моңа нигез булып махсус комиссия тикшерүе торыр дип фаразлана. Пациентка зыян килү турындагы гаризалар комиссия вәкилләре тарафыннан 30 календарь көн дәвамында каралырга тиеш була, экспертиза үткәрү өчен 15 көн вакыт бирелә, компенсацияләрне түләүгә дә шуның кадәр вакыт каралган.
Йолдыз НУРИЕВА |
Иң күп укылган
|