|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2010 Милләт
БАРЫБЫЗ ДА БЕР ТАМЫРДАНХалык санын алу якынлашкан саен, төрле басмаларда, Интернет форумнарда да керәшен татарларын гомуми татар милләтеннән аеру өчен: “Керәшеннәр – аерым халык, алар Болгар чорында ук христиан динендә булган”, – дигән уйдырманы кабатлаучылар күбәйде. Мондый “белгечләр”, гадәттә, үз “теория”ләрен исбат итү өчен, керәшен татарларының культурасындагы кайбер үзенчәлекләрне күрсәтергә ярата. Чыннан да, керәшен татарлары йолаларында тәңречелек эзләрен күпләп күрергә була. Алай гына да түгел, әйтик, Мәлки төркеменә кергән өлештә, Алтай халыкларында бүген дә сакланган йолалар белән охшашлыклар шактый. Ләкин күп кенә мөселман татар авылларында да мондый йолалар байтак.
Хәер, сүз озакка китәргә мөмкин, документлар керәшен татарлары турында ни сөйли соң? Архивларда бик кызыклы мәгълүматлар сакланган. Әйтик, Мәскәүдәге борынгы актлар саклана торган архивта (РГАДА) Лениногорск районында бүген дә матур гына яшәп ята торган Федотовка (чын исеме Аналык) авылында үткән икенче ревизия документлары бар (350 нче фонд, 2 нче тасвирлама, 3793 нче эш). Анда 1746 елда Аналыкта 57 ир-ат яшәве теркәлгән һәм алар бары да татарлар. Исемнәре дә – төрки яки гарәп исемнәре. Ә менә ревизиядә алар инде “новокрещены” буларак язылган, исемнәре дә урыс исемнәре (шул ук фонд). Икенче ревизия безгә аларның кайдан күчеп килүен дә күрсәтә. Шул ук Казан һәм Зөя өязе һәм хәзерге Башкортстан территориясе. Бу турыда заманында мәрхүм Җәмит абый Рәхимов язып калдырган иде инде. Мәскәүдә ул күрмәгән документлар табылгач, алар да язучының хаклы булуын исбатлады. Ярый, Аналык-Федотовка “яңа чукындырылган” (“новокрещен”) авылы икәне ачыкланды ди, бу нәрсәне исбат итә соң? “Керәшеннәр татар түгел, чукындырылган татарлар бары да XIX гасырда кире исламга кайтып беткән”, – диючеләр сүзләренең хаклыктан бик ерак торуын күрсәтә бу документлар. Чиркәүләрдән ераграк яшәгәннәр исламга кайткан да бит, Федотовкага терәлеп үк олы чиркәүле Иске Куак бистәсе тора...
Документлар дигәннән, Казан архивында да алар шактый һәм байтагы әле һич тә өйрәнмәгән килеш ята. Менә, әйтик, Зәй төбәгендә яшәүче керәшен татарлары бабаларына кагылышлы бер зур гына эш Татарстан милли архивында 1240 нчы фонд, 502 нче кенәгәдә табылды. Шунысы да кызык: монда инде сүз “новокрещен”нар турында түгел, ә “иске керәшеннәр” турында бара. Әлеге эш шуннан гыйбарәт: 1795 елда Минзәлә округына кергән Ванарат-Буракчино авылы (кызганычка каршы, хәзерге Зәй һәм Сарман районындагы Ләке, Урсаево, Ирнә, Налим (Мәлим) авыллары янындарак булган бу авылның бүген ничек аталганын белеп булмады) ясаклы татары Семен Иванов, үзен типтәр сословиесенә күчерүләрен сорап, Минзәлә судына мөрәҗәгать итә һәм шул уңайдан өяздә Семенның чыннан да типтәр булырга хокукы бармы икәнен тикшерәләр. Документларга Семен Иванов үз кулы белән үзе турында “старокрещен из татар” дип язган һәм шаһитлар белән Уфа провинциаль канцеляриясе архивында сакланган кайбер документларга таянып, үзенең нәселнәсәбен, бабаларын да барлаган.
Семенның гаризасы менә мондый юллар белән башланып китә: “Пращур мой, Абзей, роду и поколения был тептярского, сын его Габидулла, а по крещению Федор, внук Герасим состояли в тептярском окладе и платили ясак...”
Дөрес сөйләвенә шаһит итеп, Семен Ләке авылындагы Петропавел чиркәвеннән атакай Андрей Ивановны китерә. Канцелярия документлары Семен бабасының әтисе Федорның 1724 елда Уфа өязе Казан юлы Ирнә авылында әле исән булуын күрсәтә һәм, чыннан да, типтәр ясагы түләгән татар икәнен исбатлый.
Типтәр сословиесенә күчәргә теләгән Семенның бөтен туганнары да барлана. Баксаң, аның шул ук Ванарат-Буракчино авылында Михаил Степанов, Терентий Ильин, Степан Фролов, Трофим Васильев кебек туганнары яши икән. Ә Урсаевода (хәзерге Зәй районы) Андрей Савельев белән Макар Андреев һәм (игътибар!) Уфа округы Ментек авылында Балтай Ишалин, Хәбибулла Балтаев, Стәрлетамак өязе Кузяково (хәзерге Ауыргазы районы) авылында Мөрсәлим Хөсәенов, Хәмит Әминов, Әхмәт Бикчәнтәев, Ишим авылында Ишмән Мөслимов, Сәхип Ишмәнов, Ишморат Мөслимов, Нигъмәт Сәгыйтов яшәп ята икән. Боларның, чыннан да, туганнары икәнен ревизия документлары аша да тикшертә Минзәлә өяз суды һәм туганлык чыннан да исбатлана. Документлардан күренгәнчә, Семен Ивановның бабалары 17 йөз азагында чукындырылган типтәрләр (шул татарлар) булып чыга һәм ахырда Семенны да типтәр катлавына кертәләр.
Шунысы кызык: чукындырылудан соң йөз еллап вакыт үтсә дә, төрле диндәге татарлар, авыллары арасы йөзләрчә чакрым булса да, туганлык җепләрен өзмичә саклаган. Дин дә комачау итмәгән ул чорда. Шул ук архивта миңа үз тамырларын барлап йөрүче, танылган опера җырчысы Владимир Васильев очрады. Ул да XVIII-XIX гасырларда Шыгай авылында Үтәгәновларның татар, ә Урта Баграшта керәшен булып теркәлүенә тап булуын әйтте.
Татарстан милли архивының 1240 нчы фондындагы 112 нче эштә дә кызыклы гына документлар бар. Анда, әйтик, “деревни Бишевой новокрещен Иван, а по татарский Абиш”, “деревни Уртаман старокрещенные татарские мурзы”, “новокрещен Иван Никифоров с братом Абдрашитом Биктимировым” кебек гыйбарәләр шактый. Алай гына да түгел, Зәй, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Баулы төбәкләрендәге авылларны кайсы як татарлары нигезләвен ачыкларлык документлар бар анда. Әйтик, шул ук Минзәлә төбәгендәге Мәснәп авылын 1630 елда хәзерге Мамадыш районына кергән Түбән Сөн һәм Колачы авылы татарлары нигезләвен күрсәткән документлар шул ук 1241 нче фондта теркәлгән. Ә менә Татарстанның Баулы, Башкортстанның Шаран, Туймазы, Ярмәкәй районнарындагы Баулы, Исергәп, Турай, Иске Зәет һәм башка авылларны XVII гасырда хәзерге Балык Бистәсе районына караган Күгәрчен, Балтач (Юлсубино) авылыннан чыккан татарлар нигезләвен исбатлаган документларны Милли архивның 974 нче фондыннан табарга була (1–10 нчы эшләр, 2 нче опись). Болары, әлбәттә, сүзебез башы булган керәшен татарларына кагылмый, ләкин Рәсәй хакимнәре биргән грамоталар, аларга язылган үтенечләр бар да бүген башкорт дип язылганнарның да, керәшен дип йөртелүчеләрнең дә бабалары бер – шул ук татарлар икәнен ачык күрсәтә. Бүген кайбер көчләр, тырышып-тырышып, Рәсәйдә халык саны буенча икенче урында торган татарларны бүлгәләп булса да азайтырга, өченче, дүртенче урынга калдырырга омтылганда, татарның барлык этнографик төркемнәре вәкилләре шуны аңлап, белеп торсын иде.
Илфак ШИҺАПОВ |
Иң күп укылган
|