поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.09.2010 Җәмгыять

ВӘХШИЛЕК

Шушы көннәрдә генә “Сөләйман” мәчетенә килеп кергән Зөлхия Сиродҗеваны бер мәлгә танымыйча тордым. 31 августта-Рамазан аеның 21 нче көнендә үзе яши торган Чирмешән районының Әмир авылында булып узган хәлләрдән соң, үзгәргән ул, нык үзгәргән.

Моннан бер ел элек без аның өендә булып, биш баланы ялгызы үстерүче бу мөселман хатын-кызының тырышлыгын, уңганлыгын, мөлаемлеген күреп, аңа сокланган идек. Махсус тукымага Коръән кәлимәләрен язу, ягъни шәмаилләр ясау белән шөгыльләнә ул. Ә аның пешергән бәлешләре, тортлары ашап туйгысыз була.

 

Зөлхиянең йөрәгенә кара кан саудырган ул көн мәңге онытылмаслык булып күңелендә саклана. Бу хакта аның сөйләгәннәрен тыныч кына тыңлап булмады.

 

31 августта Казаннан Әмир авылына кайта ул. Башкалада олы улын укырга урнаштырып йөрде. Шулчак кинәт кенә кесә телефоны шалтырады. Ахирәт дусты Нәсибә Хурамова икән. Үзенә кунакка чакыра. Аның белән шәмаилне ясау турында да сөйләшәсе бар. Шул ук вакытта Нәсибәнең тавышында борчулы авазлар да яңгырады. Аларның өе тирәсендә тынгылык бирмичә бер исерек ир йөри икән.

 

 Кыскасы, юлда йөреп арыган булуына карамастан, Зөлхия ахирәт дустына барырга карар кылды. Авыр вакытларда алар шулай бер-берсенә ярдәм итешеп яшәргә күнеккән. Авылда исереклеге белән дан алган Таһир Гомәревне Нәсибәнең сараенда йөри диделәр. Тиздән ул аларның ишеген шакыды. Аек булмаган кешедән һәммәсе дә куркып калды. Бу бәндә Нәсибәнең дә, балаларның дә котын алып бетергән икән. Ишекне дә ватуы бар иде аның. Шунда Зөлхия, бар батырлыгын җыеп, аның янына чыкты. Әгәр тизрәк бу йорттан китмәсә, аңа милиция чакыртачагы турында әйтте. Рамазан аенда хәмер эчеп йөрергә ярамаганлыгы хакында белдереп, аны оялтмакчы булды. Тик оят качкан иде Таһирның йөзеннән. Ул: “Мин мондагы кеше! Милициядән дә, берәүдән дә курыкмыйм! Туган илеңә кайтып кит!” – дип җикеренде. Таһирны болай гына җиңеп булмаячагын аңлап, Зөлхия аның өенә барып, әти-әнисенә бу хакта белдерергә уйлады. Ишегалдында йөргән Бибинур ханымга ул барысын да түкми-чәчми сөйләргә кереште. Шулчак, көтмәгәндә, берәү арттан килеп, аңа сугып җибәрде. Күзләренә кан сауган, вәхшигә әйләнгән Таһир Гомәрев иде бу. Ул Зөлхиянең башыннан яулыгын тартып алып, аны ертып ташлады. Аннары да тынычланмады бу ерткыч. Бер-бер артлы хатынның башына сугуын дәвам итте. Ни кызганыч, аны хәтта тапкан, баккан әнисе дә туктата алмады. Шунысы үкендерә: бу мизгелләрдә аны берәү дә килеп якламады, ярдәм кулын сузмады. Зөлхия бу вәхшинең кулыннан чак ычкынып, өенә кайтып егылды. Башы каты авыртырга тотынды. Чирмешән районы үзәгендәге хастаханә табиблары аңа баш мие селкенгән дигән диагноз куйдылар. Чирмешәндә күпме дәваласалар да, баш авыртуы бетмәде. Күзләре дә тиз арый торганга әйләнде.

 

“Хастаханә юлында йөрергә һич тә вакытым юк, чөнки балаларымны ашатасым, киендерәсем бар. Тик шунысы борчый: теге бәндәне рәшәткә артында озак тотмадылар. Ул хәзер иректә, бездән әле көлеп йөри. Кабаттан ул мөселманнарга зыян салмас, дип кем ышандыра ала”, – ди Зөлхия ханым чын күңелдән борчылып.


Хатыйп ГӘРӘЙ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»