поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.09.2010 Җәмгыять

БЕР АГАЙДАН ИШЕТКӘННӘРДӘН

Белмәдек кадерләрен...

 

Энем, син ничек уйлыйсыңдыр, әмма хәзер җырлар да, җырлаучылары да артык күбәйде кебек тоела миңа. Үзен шагыйрь дип санаучылар – буа буарлык, лөгатькә сыймаган сүзләр, әвеш-тәвеш рифмалы шигырь язалар да, көй шыгырдатучыларга чабалар. Үзләрен зур композиторга санаган тегеләре исә тегеннән-моннан нота йолкый башлыйлар. Хәер, компьютер дигәннәрендә көйләр яза торган программа да бар түгелме соң? Күп көйләрне шунда гына маташтыралар ахры. Әнә, минем кечкенә онык та, композиторлардан, шагыйрьләрдән зарланып йөрүемне мәзәк итепме: “Бабай, кил әле тыңла, яңа көй яздым”, – дип, шул компьютерыннан музыка тыңлата. Җитмәсә: “Тагын языйммы, бик тиз ул, менә бу төймәләргә генә басып алам да”, – дия-дия, кабат бер үртәп ала.

 

Шулайдыр шул, композиторларның күңелләреннән ургып чыккан хисләргә уралып түгел, ә бәлки компьютерда языла торгандыр шыксыз шигырьләргә яңа көйләр. Шулай булмаса, соңгы 14-15 ел чамасында иҗат ителгән җырларның берәрсе истә калыр иде. Юк бит, истә калмый, сүзләре дә, көйләре дә. Ә элеккеге җырлар, радиодан бер-ике тапкыр тыңлауга ук, йөрәк түренә кереп утыра торган иде. Димәк, шигырьләре саллы, көйләре хисле, җырчылары талантлы булган инде элеккеге чорларның. Кадерләрен генә белеп бетермәгәнбез.

 

Бәләкәй урыс

 

Менә, энем, әйт әле: “Великая Русь” дигән төшенчә каян килеп чыккан дип уйлыйсың? Белмисең шул. Чынмы, ялганмы, әмма ул төшенчәнең килеп чыгуында татарлар гаепле дигән фараз да бар. Урыслар белән аралаша башлаган элеккеге заманнарда ерак бабаларыбыз урысча белмәгәннәр бит, шуңа күрә урыс кешесе күренүгә, буена карап, үзара: “Әнә, бәләкәй урыс килә”, – дия торган булганнар. “Бәләкәй” – татарча белмәгән урыс кешесенә “великий” дип ишетелгән. Шуннан киткән инде ул урысларның үзләрен “Великая Русь” дип йөртә башлаулары. Белмәсәң бел, энем.

 

Алда – арийлар, артта – марилар

 

Син, энем, безнең мари халкының Бөек Җиңүгә бик зур өлеш кертүен дә белмисеңдер әле. Нимес гаскәрләре Мәскәүгә якынлашып, ил өчен хәлиткеч көннәр башлангач, бер политрук алгы сызыктагы окопларда ятучы совет солдатлары каршында чыгышлар ясап йөри башлый. Чыгышы кыска булган аның. “Товарищи солдаты! – ди. – Перед нами арийцы, позади Москва, а за Москвой марийцы, ну что, поднимемся в атаку?” “В атаку!” – дип кычкырган солдатлар. Чөнки алар мари урманнарында сугыштагыдан да әшәкерәк шартлы Суслонгер дигән яман лагерь барлыгы турында хәбәрдар булалар, беркемнең дә артка чигенеп, анда эләгәсе килми. Шулай итеп, һөҗүмгә күтәрелгән солдатларыбыз фашист гаскәрләрен әллә кая кадәр чигенергә мәҗбүр итәләр.

 

Син, энем, елмайма инде, халык арасында таралган мәзәк кенә бу, әмма Суслонгер турындагы чынбарлык та. Аннан котылып, сугышка эләгүчеләр үзләрен бәхетле санаганнар. Мин сөйләгән бу мәзәкне дә шулар уйлап чыгарган, күрәсең.

 

Егерме миллион коммунист һәм бер Ельцин

 

Тыңла әле, энем, тагын бер нәрсә сөйлим. Бервакыт торам шулай бер оешма янында. Карыйм, олы гына яшьтәге бер ханым коймага ниндидер кәгазь беркетеп маташа. Янына бардым, КПРФның листовкасы икән. Алган пенсиямнең берничә көн эчендә ялт итеп түләүләргә китеп беткән чагы иде, ачуым чыкты. “Беркетмә листовкаңны, – дим, – барыбер ертып ыргытам”. “Тиеп кара, пумала белән йөзеңә бәрермен”, – ди ханым, келәйгә баткан пумаласы белән селтәнеп. “Селтәнмә, – дим. – Теге вакытта сез күпме коммунист идегез әле? Ялгышмасам, 20 миллион. Ә үзегезне Ельцин берүзе, бер көндә, бердәнбер указы белән тар-мар итте дә ыргытты. Үзәк комитетыгыз да, генераль секретарегыз да, партия оешмалары да авыз ачып сүз әйтә алмады. Хәзер тү-тү инде, поездыгыз китте, бу листовкагыз белән генә берни дә майтара алмаячаксыз”.

 

Ханым нидер мыгырданды да, икенче оешма ягына китеп барды. Мин ул беркеткән теге листовканы кубарып алып, укып та тормыйча җилгә очырдым. Билчәнне аны, энем, җир өстенә башын төртү белән йолкып атарга кирәк, югыйсә, тамыры тирәнгә китә. Ил байлыгын талап баеган олигархлар да шулай. Алардан листовка язып элеп кенә котылып булмый инде хәзер. Ленин шикеллерәк кеше туамы әле, юкмы, чурт белсен.

 

Спектакль

 

Бер уңайдан суд турындагы фикеремне дә белдерим әле сиңа, энем. Суд, минемчә, спектакль ул. Төп артистлары өчәү: прокурор, адвокат һәм судья. Әйтик, прокурор гаепләнүчегә 20 ел җәза сорый, адвокат исә аны күкләргә чөеп мактый, әйтерсең лә, әлеге кеше җинаять кылучы түгел, ә фәрештә, суд эскәмиясенә аңлашылмаучылык аркасында гына килеп эләккән. Билгеле, җинаять эшен карауда соңгы ноктаны судья куя, ягъни соралган 20 ел урынына шартлы рәвештә 3 ел чәпи. Барлык очракларда да түгел билгеле, гаепләнүче дәрәҗәле, яисә акчалы булганда. Беркем дә кайбер прокурорлар, адвокатлар һәм судьялар спектакль уйнамыйлардыр дип кистереп кенә әйтә алмый. Ягъни, халыкның күбесе әлеге өч кеше сүз берләшеп алдан сөйләшеп куялар да, прокурор юри катырак җәза сорый, адвокат исә бик нык тырышып гаепләнүчене аклауга таба алып бара, ә судья адокатның “дәлилләрен искә алып”, гаепләнүчегә карата җиңел суд карары чыгара дип фаразлый. Бу карар адвокатның тырышлыгы аркасында дип кузалланганлыктан, аңа саллы гына суммалар түләнеп, әлеге акчалар аулак шартларда өч “артист” арасында төгәл итеп бүленә торгандыр дип уйлаучылар да бихисап. Әнә шул тирәдә йөргән бер танышым әйтә, бер судьябыз пенсиягә җыена, тик 65 мең сум пенсиягә ничек яшәрмен икән дип кенә бик борчыла ди. Шуннан үзең аңла инде, башка сөйләп тормыйм.


Җәүдәт ХАРИСОВ
Татарстан яшьләре
№ 31 | 09.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»