|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2010 Мәдәният
VI МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕН ТӨРЛЕ ИЛЛӘРДӘН ҖЫЕЛГАН 190НАН АРТЫК ЖУРНАЛИСТ ЯКТЫРТАЧАКИртәгә Казанда VI Мөселман киносы фестивале старт ала. Традиция буенча, әлеге чараны «Россия-1», «Россия К» каналлары, «Известия», «Коммерсантъ», «Культура», «РБК daily», «Российская газета» гәзитләре, «Интерфакс», «ИТАР-ТАСС», «РИА Новости», агентлыклары, «Маяк» радиосы кебек россиянең абруйлы массакүләм мәгълүмат чаралары яктыртачак. Фестивальдә чит илдән килгән журналистлар да булачак - «Аль-Джазира», «Аль-Арабия», «Russia Today», Төркиянең дәүләт телерадиокомпаниясе “ТРТ”, «Анатолийское агентство». Үзебезгә килгәндә, фестивальнең ничек үтүен халыкка җиткерүдә Республикабызның 50 массакүләм мәгълүмат чарасы эшлиячәк. Мөселман киносы фестивален яктыртырга дип Казанга беренче тапкыр ОРФ Австрия телерадиокомпаниясе һәм Төркиянең күренекле массакүләм мәгълүмат чаралары “ТРТ” телерадиокомпаниясе һәм “Anadolu Ajansi” мәгълүмат агентлыгы вәкилләре рәхим итәчәк.
Фестивальнең матбугат үзәге журналистлар өчен күнегелгән урында - “Родина” каинотеатрының беренче катында булачак. Гадәттәгечә, кинофорум барышында биредә фестиваль кунаклары катнашында махсус медиачаралар оештырыла. Быел алар тагын да күбрәк булачак. Журналистлар әле генә каралган һәрбер фильм турында аны төшерүчеләр белән фикер алыша ала. Шулай ук матбугат үзәгендә көн саен дөньякүләм танылган кино йолдызлары һәм фестиваль кунаклары катнашында матбугат конференцияләре узачак. Быел Эдриан Броуди, Болливуд йолдызы Гуль Кират Панаг, Мисыр кинойолдызы Эльхам Шахин, Иран режиссеры Шахрияр Бахрани, шулай ук Россия актерлары Сергей Соловьев, Кирилл Разлогов, Светлана Дружининалар белән аралаша алачакбыз. |
Иң күп укылган
|