поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.09.2010 Җәмгыять

«ЧЕРНОБЫЛЬ БАКЧАСЫ»

Казанның Яңа Савин районында Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урында Чернобыль АЭСы һәлакәтен бетерүдә катнашкан татарстанлылар хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелиск бар. Әнә шул һәйкәл-обелиск янәшәсендәге бакча бомжлар һәм сәрхушләр оясына әверелде...

Капитализм бүләге

 

Россия икътисадының базар мөнәсәбәтләренә күчүе сәнәгать предприятиеләренә сукырның соңгы таягын сындырган шикелле тәэсир итте. Казан авиация җитештерү берләшмәсе кебек гигант заводлар «иңке-миңке» халәттән һаман чыга алмый. 600 гектар мәйданны биләп торган авиапредприятиенең барлы-юклы табышын җир салымы гына да крокодил сыман ашап бара икән. Узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле дистәләрчә мең эшче һәм хезмәткәр штаттан кыскартылды, административ ялга җибәрелде. Шөкер, аларның күпчелеге башка урыннарга хезмәткә урнашты, тернәкләнә төшкән предприятиеләре кире чакыртты.

 

Шәһәрнең мәшгульлек үзәге интернет сайтындагы мәгълүматларга караганда, башкалада быелның 1 августына мәшгульлек үзәкләренә 84 мең 922 кеше мөрәҗәгать иткән. Казанда бүген 14 мең 63 кеше эш урынсыз, шуның 11 мең 769ы рәсми теркәлгән. 1710 кеше мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә икенче һөнәргә укый, 3043 кеше вакытлы җәмәгать эшләрендә катнаша.

 

Тормыш төпкеле

 

Эшсезлекнең, акчасызлыкның ачы имтиханын шактый кешеләр уза алмады. Психологлар әйтүенчә, көчле зат дип исәпләнгән ир-атлар тормыш авырлыгына хатын-кызларга караганда ныграк бирешкәннәр. Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урындагы «Чернобыль бакчасы»ндагы бомжларның һәм сәрхушләрнең дә күпчелеге ир-атлар. Алар бакчаны һәм мәгълүм ресторан янәшәсендәге җәмәгать транспорты тукталышын «дуңгыз абзары»на әверелдерделәр. Бу адәмнәр шунда ашыйлар-эчәләр, шунда ук «йомыш»ларында башкаралар. Бакчаны коммуналь хезмәтләр эшчеләре (хатын-кызлар) җыештыра иде. Аю кадәр сәрхушләрдән куркып булса кирәк, соңгы вакытларда күренмиләр. Бомжлар юл уртасына кадәр кереп, автомобиль йөртүчеләрдән хәер соранып, юл-транспорт хәвефе тудыралар. Бакчага ара-тирә сабыйлары белән яшь аналар, егетләр һәм кызлар килеп утыра. Пычрак эскәмияләрдән әллә нинди чирләр йоктыруың ихтимал.

 

Короленко урамындагы «Океан» базары да бомжларның яраткан урыны. Алар монда әче таңнан болгана башлыйлар. Сөйләм телләре, әлбәттә инде, китаплардагы сүзләр түгел, кая туры килде шунда лач-лоч төкеренәләр. Бакча кишәрлекләрендә үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне сату өчен биредә чалыш-чолыш өстәлләр, озын эскәмияләр тезеп куелган. Бу «җиһазларны» бер ярты аракыга, мөгаен дә, шунда «теркәлгән» исерек бомжлар ясагандыр. Бомжлар да утыручы эскәмияләрдә әбиләр һәм апалар азык-төлек сата. Казылык җитештерү цехларында эшләүчеләр чирканудан казылык ашамыйлар, диләр. Анда әле станоклар юыла, химик эшкәртелә. Урам сәүдәсендәге антисанитария, ягъни пычраклык, төптән уйласаң, террорлык актлары кебек үк куркыныч күренеш ләбаса.

 

Казанда 3-5 сентябрьләрдә узган Беларусь товарлары ярминкәсендә «Белкоопвнешторг» директоры урынбасары Андрей Константинов: «Турысын әйтүем өчен гафу итегез, азык-төлек базарларыгызның территориясе бик пычрак. Хәтта төпчек ташлау савытларыгыз да юк. Беларусьта шәһәрләр дә, азык-төлек базарлары да бик чиста», – дип әйтми түзә алмады.

 

Мондый очракларда, акланыр сәбәп таба алмый, башны түбәнгә ияргә туры килә.

 

Кызганырга кирәкми

 

– Дөньяда һәркем үз ролен уйный. Кемдер бомж хәлендә калган, бу – аның язмышы, – дип фикерләре белән уртаклашты психолог Рамил Гарифуллин. – Бомжны, сәрхушне кызганырга кирәкми. Ник болай пычраклыкта яшисең, ник эчәсең, дип орыша башласаң, ул синең битеңә төкерергә мөмкин, чөнки ул үзен хаклы дип саный, сүзеңне-киңәшеңне тыңламый. Бомжларның күпчелегенә «драмомания», ягъни ясалма мескенләнү, кыенлыкны чамадан тыш күпертү чире хас. Сәрхушлек ул – үз-үзеңне үтерергә теләүнең яшертен формасы. Эчкече моны белә һәм, белә торып, хәвефле юлдан бара. Бомжлар алар – җәмгыятьнең камил булмаганлыгын чагылдыручы коточкыч күренеш.

 

Котылу юллары

 

«Бомжлардан, сәрхушләрдән социаль чаралар, акцияләр үткәреп кенә котылып булмый. Кешенең үзендә тормыш төпкеленнән котылу теләге булырга тиеш. Менә андыйларга ярдәм итәргә кирәк. Күңелендә теләге булмаса, социаль ярдәм мәгънәсез. Мәгълүм ки, бомжларга яңарак киемнәр өләшәләр, бушлай мунчалар кертәләр. Ә тегесе бүләк киемне сатып эчә дә үз чүплегенә барып ята. Хәлне үзгәртү өчен, илнең икътисади ныклыгы һәм дәүләт югарылыгындагы чаралар зарур», – диде Рамил әфәнде Гарифуллин.

 

Хөкүмәт тарафыннан эшсезләргә игътибар күрсәтелми, дисәк, хата булыр. Чаралар шактый: вакытлы пособие түләнә, мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә өстәмә һөнәр үзләштерергә, җәмәгать эшләрендә катнашырга мөмкин. Шәһәрнең мәшгульлек үзәге тупланмасыннан күренгәнчә, Казан предприятиеләрендә һәм оешмаларында хәзер дә 12 мең 291 ваканция яки эш урыны бар.

 

«Нармонка» яшелчә үстерү агропредприятиесендә сезонлы эшләрне үзбәкләр һәм чуашлар башкара. Туклану оештырылуга, көненә 700 сум хезмәт хакы түләнүгә карамастан, безнекеләр «бомж» булып йөрүне дәрәҗәлерәк саный.

 

СССР чорларында хезмәт-дәвалау профилакторийлары (ЛТП) бар иде. Колхоз җитәкчеләренең: «ЛТПга җибәргәнне телисеңме әллә?» – дип, бер-ике көн салгалап йөргән кешеләрне куркытып алулары хәтердә. Бүген ЛТПлар юк, айныткычлар да санаулы гына.

 

Хезмәт-дәвалау профилакторийларын (ЛТП) нигә дип әле кабаттан торгызмаска. Тәэсире көчле иде бит. Урамда калган бомжларны, сәрхушләрне тупларга да җибәрергә шунда. Хәер соранып, урлашып түгел, ә эшләп ашыйсың, төзәлеп, яңадан җәмгыятькә кайтасың.

 

Казанда 2013 елда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына ерак калмады. Бомжлар, сәрхушләр бүгенгедәй урам тутырып йөрсәләр, Универсиаданың ямен җибәрәчәкләр ләбаса.


Дамир БАДРИЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»