поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.09.2010 Мәдәният

ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ СӘЯХӘТ...

Самарадагы «Яктылык» татар мәктәбенең «Йолдыз» бию театрын һәм «Кояш» вокаль ансамблен шәһәребездә генә түгел, өлкәбездә дә күрмәгән-белмәгән кеше калмагандыр. Төрле сыйныф укучыларыннан торган әлеге төркемнәрнең артистлары бәйрәмнәрдә, чараларда чын профессионалларча, югары дәрәҗәдә чыгыш ясап, күпләрнең күңелен яулап өлгерделәр инде. Ә хәзер менә җыр-моңга искиткеч талантлы яктылыклылар үзләрен Польшада узган Халыкара «Октава культур» дип аталган музыка, сәнгать һәм фольклор фестивалендә дә күрсәтеп, һәвәскәр артистлар арасында иң яхшы төркем дип танылып, Гран-прига лаек булып кайттылар.

Польшада татарлар күп икән. Алар ана телләрен югалткан булсалар да, татар тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынып яшиләр. Россиянең Самара өлкәсендә милләтебезне, динебезне саклап калу һәм үстерү буенча зур эшләр башкарылуы турында ишетеп, әлеге республика вәкиле Татьяна Александровна Барановская Самарага килеп төшә һәм беренче чиратта «Яктылык» мәктәбе белән танышырга була. Нәкъ шул көнне биредә өлкәбезнең татар авыллары мәктәпләренең укучылары өчен фәнни олимпиада уза, ә чарадан соң балалар кунакларга матур концерт бүләк итәләр. Аларның чыгышларын хәйран калып караган Татьяна ханым кечкенә артистларны тиздән үзләрендә узачак Халыкара фестивальгә чакыра. Шул көннән башлап аның тәкъдимнәренә «колак салган» яктылыклылар җитди рәвештә конкурска әзерләнә башлыйлар.

 

Безнең балалар чакыру алган Халыкара «Октава культур» дип аталган музыка, сәнгать һәм фольклор фестивале Польшада менә инде өченче тапкыр уздырылып, анда Һиндстан, Төркия, Греция, Непал, Босния, Белоруссия, Украина, Литва, Хорватия, Израил, Россия һәм башка бик күп илләренең коллективлары үз осталыкларын күрсәтәләр. Менә быелгы бәйгедә катнашырга да 70 коллектив теләк белдергән. Тик аларның утызы гына сайлау турын узып, фестивальдә катнашырга чакыру алган. Алар арасында профессионаллар да, үзешчән сәнгать осталары да була. Россиядән конкурста безнең Самараның «Яктылык» татар мәктәбе һәм Адыгея Республикасының Майкоп шәһәреннән казак ансамбльләре генә катнаша. Бу ике төркемнең балалардан гына торуын да билгеләп үтәргә кирәктер.

 

Менә, ниһаять, күптән көтелгән көн дә килеп җитә. «Яктылык» мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Асия Сәйфетдинова, музыка укытучысы Линар Абсаттаров, хореограф Инзилә Гыйззәтуллина, 8-10 сыйныф укучылары Румия Хуҗина, Рузилә Шәкүрова, Регина Субеева, Ирида Йосыпова, Динара Мәксүтова, Ульяна Габитова, Ринат Рәхимов, Наил Мостафин, Фәрит Шәфигуллин һәм иң кечкенә артистка, әле икенче сыйныфны гына тәмамлаган Алсинә Дәүләтбаева ерак юлны якын итеп, 19 июльдә озын-озак сәфәргә чыгып китәләр.

 

22 июльдә фестиваль узачак Белосток шәһәренә килеп җиткәч, барлык уңай шартлары да булган, җыйнак студентлар кунакханәсендә урнашкан «яктылык»лылар рәхәтләнеп ял итеп алалар. Ә инде икенче көнне ачык һавада зур мәйданда катнашучыларның костюмнарын күрсәтү парады уза. Биредәге төрлелек, халыкларның матур милли киемнәре хәйран калырлык була.

 

Фестивальдә катнашудан тыш, һәр милли төркем милләттәшләре күпләп яшәгән Польшаның төрле авылларында һәм шәһәрләрендә дә чыгыш ясый. Яктылыклылар чеченнар белән бергә Соколки, Крынки дип аталган шәһәрләрдә дә кунакта булалар. Анда алар конкурстан тыш чыгыш ясасалар да, фестивальнең жюри әгъзалары һәр җирдә дә концерт номерларын күзәтеп баралар.

 

Ниһаять, 26 июль, барлык катнашучылар өчен дә иң дулкынландыргыч көн килеп җитә. Зур мәйданда һәр төркем үзенең бер сәгатьлек конкурс программасын тәкъдир итә. Сәхнәдән нинди генә телләрдә җырлар яңгырамый, нинди генә халык биюләре башкарылмый бу көнне! Күз алдыгызга китерегез әле: руслар, татарлар, төркиләр, индонезиялеләр, белоруслар, поляклар, украиннар, һиндлар һәм башка бик күп төрле халыклар милли киемнәрдән ана телендә иң гүзәл җырларын, иң матур биюләрен башкаралар. Музыкаль мозаиканы хәтерләткән бу күренеш искитәрлек була, әлбәттә.

 

– Без сәхнәдән төшкәч тә, фестивальнең директоры яныбызга килеп, «Сез гала-концертка үттегез», – дип безгә шатлыклы хәбәр җиткерде. Балалар куанычларыннан ничек сикергәләгәннәрен күрсәгез иде! Әй, чиныйлар, әй кычкыралар, – дип сөйләгәндә Асия апа Сәйфетдинованың үзенең дә күзләре очкынланып алды.

 

Гала-концертта катнашу бәхетенә ирешсәләр дә, Гран-прига ия булырлар, дип уйлап та карамаган «Яктылык» артистлары, әле бүләкне кулларына алгач та бәхетләренә ышанып бетә алмаганнар. Нинди шатлыклы мизгелләр, сөенечле күз яшьләре түккәннәр алар бу минутларда!

 

Хәер, Гран-при алу өчен яхшы нигез бар бит «Яктылык»та. Фестивальгә самаралылар милли колоритка бай, татар фольклорына нигезләнеп эшләнгән программа әзерләп баралар. Конкурста биючеләр хореографлар Инзилә Гыйззәтуллина һәм Рәшит Гыйззәтуллин куйган «Сөлге чигәм» (Сабантуй күренеше), «Гармунчы», «Зәкә-зәкә», «Яктылык» кызлары», «Мишәр кызлары» биюләрен башкаралар. Линар Абсаттаров үзе иҗат иткән «Яшәү тәме», «Самара», «Кайда син, иркәм» һәм татар халык җырларын җырлый. Ә Алисә Дәүләтбаева танылган композиторларыбыз һәм шагыйрьләребез язган татар җырларын яңгырата. Линар Абсаттаров бу кечкенә артисткага багышлап язган «Алсинәгә бүләккә» исемле җырны алар икәү башкарып, тамашачының күңелен тәмам яулыйлар. Әлеге театральләштерелгән чыгыш бик яхшы кабул ителеп, көчле алкышларга күмелә һәм тиз арада интернет челтәренә дә эленә (самаралыларның бу җырны ишеткәннәре юк әле – авт.).

 

Хореограф Инзилә Гыйззәтуллина хезмәттәше Линарның чыгышларына да махсус биюләр куя һәм аларны үзе үк башкарып, җырларны театральләштерелгән күренешкә әверелдерә. Гомумән, фестивальдә күрсәтелгән программа тулысынча Линар Абсаттаров һәм Инзилә Гыйззәтуллина тарафыннан әзерләнә, ягъни җырчы, хореограф вазифаларыннан тыш, алар режиссерлык хезмәтен дә үз өсләренә алып, зур уңышларга ирешәләр.

 

Бәйгедә Гран-при яулаган «Яктылык» артистларына фестивальне оештыручылар зур бүләк – Польша, Литва һәм Белоруссиянең истәлекле урыннарына сәяхәтнамә бүләк иткәч, яктылыклылар өйләренә кайтып тормыйча, шуннан ук сәяхәткә чыгып китәләр. Беренче пункт – Польшаның Августов шәһәре...

 

– Искиткеч матур шәһәр ул Августов. Бик күп күлләр, аларны бер-берсе белән тоташтыручы каналлар, күлләрдә йөзүче аккошлар шәһәрне бизәп тора. Урамнарда да су каналлары. Августовны юкка гына «Польша Венециясе», «кече Венеция», дип атамыйлар икән шул. Биредә искиткеч чиста. Җәйнең эссе көне булганга, фирәзә төстәге (бирюзовый) суда коенып та чыктык әле, – дип, Августовның матурлыгына исе китеп сөйли Асия апа.

 

Икенче гаҗәеп гүзәл урын – Белоруссиянең «Беловежская пуща» тыюлыгы.

 

– Гомумән, Польша да, Белоруссия дә чисталык һәм тәртип буенча Россиядән нык аерылып тора, – дип сөйли Асия Госмановна.

 

Аның сүзләренчә, аларны йөрткән автобус шоферы гына да зур начальник диярсең, ап-ак костюмнан. Ә үзе шулкадәр ачык йөзле, әдәпле, йомшак телле кеше. Гомумән, анда бөтен халык та шундый икән.

 

– «Беловежская пуща» тыюлыгында музейга бардык, күзәтү манарасына мендек. Урманнары чиста, һавасы саф, сулап туя алмаслык. Безгә: "Самарада 40 градус кызу", дип язып тордылар. Анда ул вакытта 25-28 градус кына иде, яңгыр яуды. Шулай итеп, 20 көн рәхәтләнеп яшәдек, - дип сүзгә кушылды музыка укытучысы Линар Абсаттаров.

 

Польшада күбесенчә велосипедларда йөриләр икән. Шуңа күрә алар өчен махсус юллар каралган. Ә юллары, гомумән, рәссам сызган кебек тип-тигез, кырыйларында бер чүп-чар, пычрак күренми.

 

Кырларда кешедән дә биек кукуруза үсеп утыра, ашлык, карабодай, җир җиләге, карлыган һәм башка җиләк-җимешләр дә, рәсемдәге кебек, тип-тигез итеп утыртылган. Юл буенда, һәр йорт янында диярлек ләкләкләр (аист) өчен махсус баганаларда оялар ясап куелган, өйләрне чәчәкләр бизи. Йортларда тигезләп өелгән утын өемнәре күренә. Биредә дә, бездәге кебек, һәр йортта газ, җылылык системасы булса да, халык шулай һава сафлыгын сакларга, бәрәкәтле яшәргә тырыша.

 

Линар Абсаттаров һәм Асия апа Сәйфетдинованың сүзләрен тыңлаганда Польша бер әкияти дөнья булып күз алдыма килде.

 

Литва да Польшадан калышмый. Анда кадәр барып җиткән яктылыклылар бу илдән дә искиткеч тәэсирләр алып кайтканнар:

 

– Вильнюс шәһәрендә берничә көн яшәдек. Аннан Тракайга юл тоттык. Ул да матур, чиста шәһәр. Биредә күлләр, чишмәләр бик күп, ә аларның сулары, Августовтагы кебек үк, саф, ачык зәңгәр төстә. Кенәз замогына экскурсиягә бардык. Анда башка экспонатлар арасында татар киемнәренә киендерелгән кенәз манекенын да күреп хәйран калдык. Борынгы заманнарда биредә бик күп милләттәшләребез, бигрәк тә кырым татарлары, яшәгән икән.

 

Шундый кызыклы экскурсияләрдән соң, «Яктылык» артистлары 4 августта Польшаның Крушиняны дип аталган татар авылында дөньяның төрле почмакларыннан килгән татарлар, мөселман һәм башка халык төркемнәре белән очрашып, анда үткәрелгән зур этнофестивальдә дә катнашалар.

 

Биредә милләттәшебез Дженетта Богданович җитәкчелегендә «Асман» дип аталган татар җәмгыяте эшләп килә. Богдановичлар кунакханә, кафе да тоталар икән. яктылыклылар аларда бер атна ял итеп, тирә-юньне аркылыга-буйга йөреп чыгалар. Биредәге мәчеткә 100 елдан артык ди инде. Гаҗәп: Бөек Ватан сугышы вакытында фашистлар бөтен биналарны диярлек җимергәннәр, тик бердәнбер мәчет кенә басып калган!

 

– Этнофестивальгә төрле авыллардан, шәһәрләрдән борынгы хәрби киемнәргә киенгән, атларына борынгы сбруйлар таккан ир-егетләр җыелды. Хушлар китеп күзәттек шуларны! – дип исенә төшерә Асия Сәйфетдинова.

 

Көне буена дәвам иткән бу чарада халык ачык һавада төрле халыкларның милли ризыкларын авыз иткән, җырларын тыңлаган, биюләрен караган. Этнофестивальдә дә үзенең программасын күрсәткән яктылыклыларны бик яратып кабул иткәннәр.

 

Гомумән, Польшада безнең милләтне бик хөрмәт итәләр икән. Алар татарларның полякларны ат гаскәрләре сугышына өйрәткәннәрен әле дә онытмыйлар. Бу турыда сәяхәтчеләргә Польшаның Крынки шәһәрендә үткәрелгән экскурсиядә сөйләгәннәр. Менә бит никадәрле рәхмәтле халык! Күп еллар элек татарлар аларга күрсәткән хезмәтне онытмыйча, буыннан-буынга күчереп киләләр. Этнофестивальдә ат гаскәриләре катнашындагы театральләштерелгән тамаша да нәкъ шуны исбатлый бит!

 

Польша татарлары үз телен белмиләр дип әйттегез, димәк, аларда милли хис сүнә бара? –дигән соравыма Асия апа:

 

– Телне белмәсәләр дә, алар үзләрен татар дип саныйлар, үз милләтләренә тартылалар, Аллаһыга ышаналар, намаз укыйлар. Крушиняны авылы мәчетенә Гает, җомга намазаларына хәтта тирә-яклардан да киләләр. Безгә дә бу Аллаһы йортында гыйбадәт кылырга насыйп булды, шөкер. Польша татарлары үзләре дә «Безне дин саклап калды», – диләр.

 

Андагы татар ашлары безнекеннән аерыламы соң?

 

Юк, аерыла, дип әйтеп булмый. Кыстыбый пешерергә өйрәнеп киләләр. Чәкчәкләре бик матур итеп бизәлгән, дөрес, тәме башкачарак. Ә менә Литваның Тракай шәһәрендә кәбестә, бәрәңге, ит белән «кибины» дип аталган бөккәнне бары тик татарлар гына пешерә.

 

Крушиняны авылында кунак булганнан соң, яктылыклылар, ниһаять, сәфәрләрен тәмамлап, кайтыр юлга чыгалар. Шушындый зур фестивальдә чыгыш ясап, җиңү яулаганнарын алар Самараның тимер юлы вокзалына килеп төшкәч кенә тулысынча аңлап бетергәннәрдер, мөгаен. Биредә аларны чәчәк бәйләмнәре тоткан әти-әниләре, туганнары, укытучылары, сыйныфташлары гына түгел, ә Самара телевидениесенең төрле каналларыннан, газеталардан килгән журналистлар да зарыгып көтеп торалар иде бит.

 

– Польшадагы Халыкара фестивальдә башка халыклар вәкилләре белән бергә чыгыш ясап, милләтебезне тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алуыбызга бәхетлебез. Алга таба иҗат итәргә рухи көч, дәрт өстәп кайттык, – дип уртаклашты фестивальдән алган тәэсирләре белән Линар Абсаттаров.

 

Әйе, яктылыклылар сынатмадылар. Шундый зур Халыкара фестивальдә үзләрен алдынгылардан күрсәтеп, иң югары бүләккә лаек булдылар. Конкурска Варшавадан кунак булып килгән алты ил вәкилләре арасында Россиянең Польшадагы вәкиле Валерий Шнец та була. Ул да «Яктылык» артистларына сокланып, Россияне, Татарстанны шундый югары дәрәҗәдә күрсәткәнгә, аларга рәхмәтләрен белдереп, уңышлар тели.

 

– Шулкадәрле төрле милләт кешеләре белән нинди телдә аралаштыгыз соң?! – дигән соңгы сорауга Линар елмаеп:

 

– Җыр-моң аралаштыра ул, – дип җавап бирде.

 

«Яктылык» мәктәбе артистлары Польшада узган Халыкара «Октава культур» дип аталган музыка, сәнгать һәм фольклор фестивалендә күрсәткән концерт программаларын көзен Самара тамашачыларына да тәкъдим итәргә җыеналар. Бу турыда без «Бердәмлек»тә өстәмә хәбәр итәчәкбез.

 

 

РӘСЕМДӘ: яктылыклылар һинд артистлары белән дә истәлекле фотога төшкәннәр.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»