поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.09.2010 Ир белән хатын

САБЫР САЙМӘ

Берәүләр, холкыбыз килешмәде дип, бер ел да яшәми аерылышса, ул 30 ел гомерен төрмәдәге ирен көтеп үткәргән. Кичерә белү – сәләтме? Әллә Аллаһыдан бүләкме? Мөгаен, бүләктер һәм бик изге, ихлас күңелле кешеләргә генә бирелгән сәләттер дә. Уртак 41 ел гомернең 30 еллабын төрмәдә үткәргән ирен көтә-кичерә, алай гына да түгел, хөрмәтләп яши белүче хатын турында изге дими ни дияргә?

Шулай да, нәрсә бу? Мәхәббәтме? Тугрылыкмы? Әллә инде сабырлыкмы? Балтачта яшәүче Саймә апа Гыйльметдинованы күп еллар беләм. Орчык кадәр генә бу апа, ничә карасаң да, җиңел-җиңел атлап, каядыр ашыга иде. Үзе бөтен кешегә әллә кайдан балкып эндәшер, хәл-әхвәлен сорашыр, изге теләген теләргә дә онытмас. Йөзенә карап, һич кенә дә бу кешенең эче тулы ут булганын, үз гомерендә мең дә бер сынау кичкәнен чамалый торган түгел иде. Гел ашыгуы-кабалануы да дөнья кууы түгел, башкалардан калышмас өчен тырышуы гына булган икән ләбаса. Инде бу хакта хәбәрдар булып, күп еллардан соң ул яшәгән йортны эзләп барганда очраган тагын бер танышым Рәхилә Хуҗина да Саймә апа турында шулкадәр хисләнеп, йөрәге аша үткәреп, искитмәле матур сүзләр әйтте, бер кечкенә йөрәккә шушы кадәр изгелек сыя ала икән дип уйлап куйдым.

 

Язмыш дигәнең аңа карында чакта ук беренче сынавын әзерли – бер көтү баласын әниләренә калдырып әтиләре сугышка китә. Санаулы еллар эчендә бер итәк баладан Саймә үзе генә исән кала, сугыш яралары әтисен дә яшьләй гүр иясе итә...

 

– Мәктәптә бик әйбәт укыдым, Арчага укырга керергә иде исәбем, тик әни өй дә, мунча да беткән дигәч, Балтачка килеп (ул Көшкәтбаш кызы), меховойга тегү цехына эшкә кердем. Миңа ул чакта уналты яшь иде. Шул елны ук, эш урыныннан ссуда алып, әнине өйле һәм мунчалы иттем... Рәхмәт яугыры, әнинең бертуган сеңлесе Зөлхибә апа булышты, аның яхшылыкларын гомерем буе онытмадым, – дип сөйли Саймә апа.

 

Тормыш арбасына бик иртә җигелгән кыз эшкә бик батыр да, күндәм дә була. Рәсеме Мактау тактасыннан төшми. Кап-кара толымнары үкчәсенә тиям-тиям дип торган, чибәр һәм сөйкемле кызны күреп, күпләр, миңа караса иде, дип өметләнә. Ул фатирда торган Сәйдә апасының туганы Җәмилә дә килгән саен, үземнең киленем итәм мин сине, ди. Әллә улы Вагыйзнең күзе төшкәнен сизенеп әйтә әни кеше, әллә белми генә, тик аның теләге кабул була – 1969 елның 2 гыйнварында Вагыйз Саймәне урлап алып кайта.

 

“Бием әнием мине ничек яратса, үз әнием Вагыйзне шулай яратты. Әле ул кулда булган чакларда да, кызым, аерыла күрмә, Ходай тәүфыйк бирер әле, дия иде. Үзем дә инде, балаларым әтисез үсмәсен дип тырыштым...”

 

Әйтергә генә ансат: бу тырышлык дигәнең бик күп сабырлык, юк, үҗәтлек бәрабәренә генә бирелә шул яшь хатынга.

 

– Өйләнгәнче, армиядә чакта бер мәртәбә утырган идем инде, Саймәгә өйләнгәч, тугыз мәртәбә кулда булдым, – ди Вагыйз абый. – Әмма кеше үтермәдем, кеше әйберенә тимәдем, үзем башлап сугышмадым. Әле, киресенчә, башта кешеләрне тынычландыра идем. Тик берәрсе миңа тисә, җавапсыз калмадым инде...

 

– Характеры бик кызу шул, нишләтәсең, – дип сүзгә кушыла Саймә апа. – Әнә шул кызулыгы белән хараплар булды инде. Кулыннан килмәгән эше юк үзенең. Күңеле дә бик йомшак. Кайчакта миллионнар урлаган кешеләрне утыртмыйлар, безнеке кебекләрне генә, дип елый идем. Кеше әйберсенә димим, Вагыйз өйдәге акчаларга, әйберләргә дә тимәде, алып чыгып сатмады, беркайчан кибеттән әҗәткә яздырып аракы алмады...

 

– Шулай да, кайда ялгыштым дип саныйсыз, бәлки башкаларга да бер сабак булыр, – дип сорыйм Вагыйз абыйдан.

 

– Беренче мәртәбә утырып чыккач, мин башка беркайчан да утырмыйм, дип кайткан идем. РТСка эшкә урнашкач, инде өйләнгәч, берчакны өч егет бәйләнде. Аларның берсе белән яшь чакта икебез дә бер кыз артыннан йөргән идек. Тик ул кыз мине сайлады, әмма кияүгә барыбер башка кешегә чыкты. Теге егет тә өйләнгән иде инде. Син генә мине шуның белән йөртмәдең, син генә мине бәхетсез иттең, дип бәйләнә бу. Инде икебез дә өйләнгән, ул да кияүдә, онытыйк дип карыйм, юк, өчәүләп бәйләнепме-бәйләнәләр... Мин дә бирешә торганнардан түгел. Берсенә шактый нык эләкте. Шунда мине гаепләделәр, юкса мин бу очракта сакланучы гына идем, менә шунда бөтен ышанычым юкка чыкты... Кара исемлеккә бер кермә икән, аннан соң сине ул исемлектән тиз генә чыгармыйлар инде...

 

– Ялганны һәм гаделсезлекне күтәрә алмый ул, – дип дәвам итә Саймә апа. – Үзен әллә кемгә куйган түрәләргә дә, хезмәт хакын түлисе килмә­гәннәргә дә, “тюремщик, рецидивист” дигәннәренә дә җавапсыз калмады шул... Алар да җавапсыз калмады...

 

– Юк, мин беркемне дә гаепләмим, язмыш шулай булгандыр, күрәсең, – дип бу темага нокта куярга ашыкты Вагыйз абый. Үткәннәр белән араны өздем дип санаган кешегә авыр хатирәләрне кузгату рәхәт түгел, билгеле.

 

Тик бу елларда тормыш йөген берьялгызы тарткан, өч баласын ялгызы тапкан (шулай туры килә: Вагыйзе чираттагы кулга алынганда кызлар өчесе дә карында кала), балаларым ач-ялангач булмасын дип өчәр урында эшләп, аларны ким-хур итми үстергән Саймә апага да бу еллар җиңел бирелми. Бүген дә күзләреннән түгелергә әзер торган яшьләре шаһит бу кадәресенә. Әмма сабырлык дигәнеңә фани дөньяда ук шулкадәр хөрмәт-ихтирам татый ул. “Иремнең туганнары мине килен итеп санамады, гомер буе хөрмәт иттеләр, шулкадәр яраттылар. Балаларым, бүген инде кияүләрем, оныкларым да бик кадерли. Вагыйз үзе дә, син булмасаң, мин урамда идем инде, мине син генә кеше иттең, ди. Районда да кая барсам да, сүзем үтә. Мактанып әйтүем түгел, нәрсә генә сорап барсам да, сиңа бирмәсәң, Ходай орыр, диләр. “Татарстан” кооперативы рәисе Рамил Нотфуллин, “Алга” җитәкчесе Раиф Гыйльмуллин кебекләр машинасына кадәр биреп, печәненә берсенә бер тиен акча алмый, кайтарып бирделәр. Берчакны шулай печән бетте. Аптырагач, районның бик тә мәрхәмәтле җитәкчесе Илдус Шиһабетдинов янына мендем, ул чакта подстанциядә эшли иде. “Бер дә борчылма”, – диде мәрхүмкәй. Ул да кайсыдыр колхоздан бушка бер машина печән кайтартты... Мин аларга гел рәхмәт укып яшим. Аллага шөкер, юлымда бик яхшы кешеләр очрады. Үзем дә тәртипле яшәдем, даным чыкмады, шуңа сүзем үткәндер дип беләм. Алай да, бер елны, әле балалар кечкенә чакта, Вагыйз кулда чакта авыл советыннан, тагын әллә кайлардан кешеләр килеп, бакчагызны алабыз, монда өегез генә кала, сезгә икенче бер авылдан бакча бирәбез, дип өнемне алды. Ул чакта районда Марат Әхмәтов җитәкче иде әле. Аңа кереп, барысын сөйләдем. Артымнан ук үзе белән җаваплы иптәшләрне алып, өйгә килде. “Башкаларга җир биргәндә нәрсә карадыгыз, боларның бакчасына тимисез, кечкенә балалар белән бу хатын башка авылга барып бакча эшкәртә аламыни?”– диде. Рәхмәт яугыры, шулай итеп, бакчабыз урынында калды... Гомер буе кулымнан балта-чүкеч, өстемнән ссуда төшмәде, сеңлем. Менә әле дә тугызынчы ссудамны түлим, өченче өебезне салдык... Инде безгә байлык та, затлы мебель дә кирәк түгел, җан тынычлыгы, тазалык-тигезлек белән гомер кичерергә язсын. Яшь чакта әле төрлесенә түзәргә була, картлыкларга калган булмасын инде,– ди ул. – Җитмешкә якынлашып киләбез бит...

 

Ә мин күңелемдә йөрткән соңгы сорауны бирәм: “Ничекләр сабыр иттегез?” “Яратканмындыр инде, яратмасам, көтмәс идем, аерылган булыр идем”,– ди ул, көлемсерәп.


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 184 | 11.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»