поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.09.2010 Җәмгыять

...БАШАГЫ АЛТЫН ИДЕ

“Мин сине тудырдым, мин сине үтерәм”, – дип әйткән ди Тарас Бульба малаена. Ә менә “Ак барс” банкы 1997 еллардагы үзенең җитәкчесен – Ринат Гобәйдуллинны банкротлыкка чыгарып ята.

Авыл хуҗалыгы оешмаларын алагаем зур монстрлар – агрохолдингларга берләштерә башлагач, мондый “инвесторлаштыруның” яхшыга илтмәячәге хакында башлыча фермерлар сөйләгән иде. Шул вакытлардагы фаразларның дөреслеген исбатлап, авыл хуҗалыгы инвесторлары арасында ныклы икенче урынны алып торган “Алтын башак” (“Золотой колос”), артык шауламыйча гына, бетүгә таба юл алды кебек.

 

“Алтын башак” – иң беренчеләрдән булып районнары белән колхозларны “йота” башлаган ширкәт. Идея авторы һәм оештыручысы – 1996 елларда ТР дәүләт милкен приватизацияләү комитеты рәисе, 1998 елда ТР Икътисад һәм сәнәгать министры булган, хәзер РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин. Ваучер дигән нәрсәләрне хәтерләүчеләр “Алтын башак” инвестиция фондын да беләләрдер. Авыл халкы, башагы да алтын дип, ваучерларын би-ик яратып тапшырды шул фондка. Ринат Шәйхуллович 1993-1996 елларда шушы “Алтын башак” фондының идарәчесе булган кеше. 1996 елда – “Татфондбанк”та идарә рәисе, 1997 дә – “Ак барс”та. Шул ук елларда ТР Финанс министрының беренче урынбасары булып та эшләде.

 

Ринат Гобәйдуллин 2000 елларда авыл хуҗалыгын эре агрофирмаларга берләштерү идеясен тормышка ашыра башлаучы кеше. Холдингның төп инвестицион проектлары “Татфондбанк” белән бәйле булганга, “Алтын башак”ны халык “Татфондбанк” дип атап йөртә иде. Агрофирмаларның символикаларында да шушы банкның эмблемасы файдаланылды. 2008 елга “Алтын башак” Тау ягындагы (Чүпрәле, Тәтеш, Буа, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Яшел Үзән, Югары Ослан районнары) һәм Лаеш районындагы гаять зур агрофирмалардан (җәмгысы 350 мең гектар җир) һәм республика күләмендә генә түгел, Русиядә әһәмиятле оешмалардан саналган “Юбилейная” кош фабрикасы, Буа шикәр заводы, Каратун икмәк кабул итү пункты, Каратун, Буа элеваторлары, Буа орлык заводы, “Казаньзернопродукт”ларны берләштергән авыл хуҗалыгы монстрына әйләнгән иде. Эшләүчеләр саны – 17 мең. 2005 еллардан башлап Уңыш бәйрәмендә “Алтын башак” “Вамин”нан соң икенче булып аталып, гел макталып килде.

 

Компания җитәкчелеге хисаплары буенча, ун ел буена авыл хуҗалыгына 10 миллиард сум акча керткән бу инвестор. Әллә никадәр чит ил техникасы сатып алынган, фермаларга ремонт ясалган, яңа җиһазлар кайтарылган... “Юбилейная” фабрикасына гына җәмгысы 1 миллиард сумга якын акча тотылып, берничә ел эчендә күрсәткечләрне өч тапкыр арттырганнар. Биредә көн саен миллион ярым йомырка саталар хәзер. Кайчандыр банкротлыкка тәгәрәгән Буа шикәр заводының да күрсәткечләрен мактанырлык иткән “Алтын башак”. Тигез җирдә пәйда булган Буа орлык заводының эшли башлавы нәтиҗәсендә бер гектардан уңыш 5-6 центнерга артачак дип ышандыра компания җитәкчелеге.

 

 Шушылар һәм башкалар, һәм башкалар белән гел макталып килде Ринат Гобәйдуллин. Һәм... 2009 елда гигант оешма боҗралары өзелгән кисмәк кебек таралды да китте.

 

* * *

 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әйтеп бетермәсә дә, “Алтын башак”та 2007 елларда ук кризис билгеләре күренә башлаган иде. Биредә эш куелышы болайрак. Агрофирма директорларының эшчәнлеге чикләнгән, зур кредитлар алу, нәрсәдер сату-алу өчен алар югарыдан рөхсәт алырга тиеш. Холдинг агрофирмаларга чит ил техникасы сатып алып бирә, ягулык һәм чагыштырмача арзан ашлама белән тәэмин итә. Шуның өчен агрофирмалар ашлыкны үзкыйммәтенә элеваторларга сата, ә хезмәт хакын сөт сатып түләргә тиеш.

 

 Сөт бәяләренең төшүе аркасында “Алтын башак” хуҗалыклары 2009 елда хезмәт хакын һәм пай җирләре өчен дивидендлар түләми башлады. Хезмәт хакы буенча тоткарлыклар дүртешәр айга җитеп, агрофирма директорларын хәтта республика прокурорына чакырттылар. Бер яктан, агрофирма директорлары гаепле дә түгел кебек, чөнки аларның кулында шушы сөт сатканнан кергән акча гына, бүтән акча алар кулында түгел... Ләкин документлар буенча хуҗалык өчен алар җаваплы. Өстәвенә “Алтын башак” шушы агрофирмаларның милекләрен залогка салып, кредитлар алып бетерде, муеннан кредитта утыралар, процентларын түлисе бар... Аннан килеп – кризис. Кредит өсте кредитта утырган оешмага чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, “Алтын башак”ны “ВТБ” банкы судка биреп, акча даулый башлады.

 

Республика җитәкчелеге холдинг үзен үзе яшәтә алмаячак дигән карарга килә. Быелның мартында “Алтын башак”ны икегә бүлеп, 190 мең гектар җирен һәм “Казаньзернопродукт”ны икенче инвесторга – “Ак барс холдинг”ка бирү турында карар кабул ителә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катнашында узган киңәшмәдә ике инвестор да эшләүче халыкка зыяны килмәслек итеп холдингны аерырга килешәләр. Сүздә бүләләр, ә юридик яктан моны ничек эшләргә икәнен берәү дә анык кына әйтә алмый. Шулай итеп, агрофирмалар юридик яктан “Алтын башак”ныкы саналалар, ә алар белән “Ак барс холдинг” белгечләре эшли башлый. Агрофирма директорлары ике хуҗа арасында торып калалар.

 

Билгеле, мондый четерекле хәл озак дәвам итә алмый. Уртак малны эт җыймас, ди бит. Август азагында “Алтын башак”ның калган җирләрен дә (160 мең гектар) “Ак барс холдинг”ка бирү турында карар кабул ителә. “Алтын башак”та Буа шикәр заводы, элеваторлар, орлык заводы, кош фабрикасы кала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаугаларсыз гына бүлешү турындагы өметләре тормышка ашмый. “Алтын башак” 2009 елның декабрендә “Ак барс”тан 2017 елга кадәр кредит алган була. Банк алдында поручитель булып Ринат Гобәйдуллин үзе дә бара. “Алтын башак” кредитлар өчен вакытында түләп бара алмый. Банк шушы сылтау белән кредит килешүен өзә һәм бөтен сумманы, шул исәптән 2017 елга кадәр түләнәсе процентларны да берьюлы түләп бетерүне таләп итә. Ринат Гобәйдуллин фикеренчә, “Алтын башак”тан берьюлы 3 миллиард 300 миллион сум таләп итү оешманың бөлүенә һәм банк тарафыннан йотылуына китерәчәк.

 

* * *

 

 Ринат Шәйхуллович Вахитов районы судындагы утырышка Мәскәүдән махсус килгән. Пиджагына медальләрен тезгән. “Монысын Шәймиев биргән иде, монысы Гордеевныкы (1999-2009 елларда РФ Авыл хуҗалыгы министры – Р.Л.), авыл хуҗалыгындагы казанышлар өчен көмеш медаль... – Әллә шаяра, әллә чынлап сөйли, белмәссең... – Беренче тапкыр медальләрне Флот көненә таккан идем, икенче тапкыр бүген. (Гобәйдуллин суасты көймәсендә хезмәт иткән – Р.Л.) Тантаналы очрак – беренче тапкыр, җавап бирүче буларак, суд каршына бастым! Диңгезчеләр сугыш вакытында атакага күтәрелгәндә һәрвакыт медальләрен тага торган булганнар...”

 

 Ринат Гобәйдуллин фикеренчә, “Алтын башак”ны банкротлыкка чыгаруны “үзенең элекке хезмәттәше һәм дусты” – “Ак Барс” банкы директорлар советы рәисе Роберт Мусин оештыра (бу турыда “Коммерсантъ” газетасы язып чыкты): “2017 елга кадәр булган процентларны таләп иткән очрак Русиядә дә, Татарстанда да юк. Бу Дәүләт Советы депутаты Роберт Мусин инициативасы. Моны шәхсән мине күралмау белән аңлатам. Ул оешмаларның милкенә генә түгел, минем мөлкәтемә дә арест салып, кешелексезлек күрсәтә”. Судка журналистларны кертмәү сәбәпле, депутат суд бинасы каршында утырышның ни хакында икәнен болай аңлата:

 

– Бөтен милкемә, шул исәптән кечкенә улым исемендә булган фатирга арест салынды. Банк минем күченеп йөрүемне дә чикләмәкче иде, ләкин судья Дәүләт Думасы депутатын шәһәргә килеп-китеп йөрүен тыярга базмады. Ике ел буе барган корылык шартларында, бөтен Русия авыл хуҗалыгына ярдәм иткәндә, дәүләт банкы булган “Ак барс” 2017 елга кадәрге процентларны таләп итә. Ул дәгъвалар банкныкы түгел, бу шәхсән Роберт Мусинның миңа карата булган дәгъвалары. Бу аның карары.

 

Быел гектарыннан 9 центнер ашлык җыеп алдык, әле монысы да зур казаныш. Бәрәңге бөтенләй юк, шикәр чөгендере зур каза күрде. Банк шушы шартлардан файдалана, максатлары – компанияне үзләренә тартып алу. Без бит авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшлибез, холдингтагы оешмалар бер-берсенә бәйле. Каратунда катнаш азык җитештерәләр, аны кош фабрикасына китерәбез... Шушы чылбырдан аерым оешмаларны тартып алырга маташу нәтиҗәсендә бөтен оешмада проблемалар туа, шул сәбәпле бар оешмада “бизгәк авыруы”...

 

 “Ак барс” банкы җитәкчелегенең үз фикере. “Алтын башак” килешүне даими бозды, процентларны вакытында түләмәде, шул сәбәпле банк килешү шартлары нигезендә бөтен бурычны таләп итте” – бу банкның “Коммерсант” газетасына биргән рәсми җавабы.

 

Ринат Гобәйдуллин белән аның элекке “хезмәттәше һәм дусты” биографияләренә күз салсаң, кызык кына фактлар күрергә була. Аларның тормыш юллары уртак диярлек – Мусин Гобәйдуллин эзеннән бара. 1996 елда Гобәйдуллин “Татфондбанк”тан китә, анда “дусты” килә. 1998 елда Гобәйдуллин “Ак барс”тан китә, Мусин шунда килә. Гобәйдуллин финанс министрының беренче урынбасары була, Мусин бер елдан соң министр булып килә. Әллә очраклык, әллә инде Гобәйдуллин үзенең элекке эш урынында “дустын” калдырып барган. Шулай еллар буена Гобәйдуллин эзенә басып килеп, хут җыеп, Мусин инерция буенча “Алтын башак”ка да барып кергәнме? Күнегелгән гадәт буенча дип әйтүем.

 

 Бүген, инде төпкә киткәнен чамалагач, төрле урындагы түрәләр Ринат Гобәйдуллинны нәрсәдә генә гаепләмиләр: “Алтын башак”ны кредитларга батыруда, холдингның акчаларын бүтән максатларга тотуда... Шулай ук оешма төзелгәндә дә хилафлыклар булган икән. Ул вакытта, күрәсең, бу хакта әйтергә ярамаган. Әйтик, 2004 елда “Кама Тамагы” колхозының 19 миллионлык милке инвесторга нибары 7 миллионга сатылган. Инвестор колхозларның хезмәт хакы буенча бурычларын түләгән дә, бөтен колхозны үзенең агрофирмасына кушып куйган. Шуның өчен хәтта колхоз рәисен ел ярым шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән булганнар. Бөтен колхозлар белән дә шушылай эшләмәделәр микән дигән шик бар.

 

 Инвестор килгәндә колхозларның бөтен бурычларын да түләргә вәгъдә биргән. Кама Тамагы районында колхозларның пенсия фондына түләнергә тиешле 6 миллион бурычы әлегә кадәр һавада эленеп тора. Ул колхозларның милке инвесторда, үзләре банкрот санала, димәк, колхозчылар өчен пенсия фондына түләнергә тиешле акчалар да “списәйт” ителәчәк... Күпме кешенең пенсиясе киселгән дигән сүз...

 

* * *

 

Максатым бүген мескен хәлдә калган инвесторны типкәләү дә, күккә чөеп мактау да түгел. Бүген теләсә кайсы инвесторны казый башласаң, шушындый ук хәлләргә тап булачагың ачык. Тик менә ул вакытта берсен-берсе уздырып инвесторны мактаган, инвесторга керергә теләмәүче хуҗалык җитәкчеләрен каһәрләгән түрәләрнең позициясе аңлашылмый. Тугыз районнан торган бер “колхоз” оештыруны яклаучылар бөтен идарәне бер кулга тоттыруның куркыныч икәнен аңламадылар микәнни? Бер кеше ялгышса, тугыз районның да упкынга тәгәрәячәге билгеле иде бит. Шулай булды да.

 

 Хәзер “Алтын башак”ны кредитларга яшәүдә гаеплиләр. Ә хуҗалык банкротлыкка килеп җиткәнче, “туктале, агай-эне, кредитка яшәп булмый бит ул” диючеләр булмаганмы? Инвесторлар оешкан вакытта аларга миллиардлаган ярдәм күрсәтелде. Ул кадәр ярдәмне фермерларга күрсәтсәләрме? Быелгы нәтиҗәләр буенча да әйтергә була – кечкенә, “үземнеке” дип яшәгән фермерларның мондый инвесторларга караганда яшәү сәләте көчлерәк. “Алтын башак”та 50 мең гектарлы агрофирмалар бар, башында бераз гына акылы булган кешегә адәм затыннан булган җан иясенең моның кадәр җирне контрольдә тота алмаячагы билгеле. Шулай булып чыккан да ул – кайбер авылларга инвесторның түгел, агрофирма директорының да килеп киткәне юк икән. Үз көйләренә яшәп яталар...

 

* * *

 

Кәгазьдә “Алтын башак”ка кергән, сүздә “Ак барс”ныкы саналган агрофирма директорларының фикерләре төрлечә. “Кама Тамагы” агрофирмасы директоры Илдар Рамазанов, ике инвестор белән дә уртак тел табып эшләргә тырышам, ди. Әлегә бер инвестордан да финанс ярдәме юк, оешма үз көче белән яши.

 

– “Ак барс” белән хезмәттәшлек әлегә мәгълүмат алышу рәвешендә бара. Юридик яктан “Алтын башак”та саналабыз. Ачык, язмача бернинди күрсәтмә алганыбыз юк. Әлбәттә, инвестор алышыну хуҗалык җитәкчесе өчен зур проблема, элек берәү белән эшләгәнсең, хәзер икенчесе белән мөнәсәбәтләрне җайларга кирәк... Үзебез хәзер һавада асылынып торган кебек яшибез... Шулай да, мин оптимист, барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Бүгенге максатым – хуҗалыкның эшен туктатмау, кешеләргә хезмәт хакы түләү...

 

Директорга ияреп, хуҗалыкка чыгып киттек.

 

– “Алтын башак” чит ил тракторлары кайтартты, андыйларны безнең күргән дә юк иде. Соңгы елларда аксый башладылар, кризис та сәбәпче булгандыр... – дип сөйләде элек “Искра” хуҗалыгы рәисе, хәзер шушы агрофирмада бүлекчә җитәкчесе булып эшләгән Ислам Шаһиев.

 

– Ә “Ак барс” килүгә ничек карыйсыз?

 

– Минемчә, яңа себерке яңача себерә! Бар да яхшы булыр!

 

Шунда ук ике эшчене дә тотып алдык. Сыер савучы Фаина: “Элек тә әйбәт иде, хәзер тагын да яхшырак булыр”, – ди. Оҗмахның үзендә яшиләр, ахрысы. Ә ирләр исә башкачарак фикердә – “исем алыштыру гына булмас инде, үзгәрешләр яхшы якка булсын иде”, диләр. Амин.

 

 Кама Тамагыннан тагын бер “Алтын Башак” районы – Апаска юл тоттык. Юл уңаендагы бер авылның машина-трактор паркына барып керсәк, анда ике абзый ике “Беларус” астында нидер эшләп яталар. Болар егерме ел элек алынган тракторларын ремонтлыйлар икән. Берсе – Кафил, берсе – Александр. Чуваш егете шалт итеп бәрде дә салды:

 

– Запас частьлар юк, өч ай буе трактор ватык килеш утырабыз!

 

– Хезмәт хакы бармы соң?

 

– Йөз, илле сум бирәләр получкага!

 

Сүзгә Кафил абзый кушылды:

 

– Эш булса, акча бирәләр анысы. Кыш көннәрендә...

 

– Эш булса, күпме аласыз соң?

 

– 6 мең сум чыга...

 

* * *

 

 Татарстандагы иң зур агрофирмаларның берсе – “Энәле” (50 мең гектар җир – бөтен бер район диярлек) “Алтын башак”ны беренчеләрдән булып ташлап качкан оешма. “Энәле”нең “Алтын башак”ка дәгъвалары бар – райондагы җитәкчеләр әйтүенә караганда, бу хуҗалык исеменә кредитлар алынган (дөрестерме-юктырмы, ярты миллиард сум, дип әйттеләр), аларны агрофирма түләргә тиеш икән. Ә акчалар башка хуҗалыкларга киткән, имеш. Агрофирма директоры Марат Хәсәнов “Алтын башак”ка ышанычсызлык белдереп, “Ак барс” белән генә эшләячәген әйтә. Яңа инвестор теләктәшлек тә күрсәтә, яңа проектларга акча да вәгъдә итә икән. Дөрес, “Алтын башак”ның яңа техника алуын, игенчелеккә яңа технологияләр кертүен танымый булдыра алмыйлар. Ләкин анысы инде үткәндә калган бит, алга карап эш йөртергә кирәк! Бөлеп барган инвестордан биредә бөтенләй йөз чөергәннәр. Апас районында элекке инвесторның исемен дә оныттырырга маташалар, ахры – юридик яктан һаман “Алтын башак”ныкы саналган оешмалар да элмә такталарына “Ак Барс Холдинг” дип язып куярга ашыкканнар.

 

“Алтын башак” белән “Ак барс” талашы хакында район җитәкчеләре бөтенләй сөйләшергә теләми. Ничә еллар буена үзләре инвесторны гел мактадылар, әле өстәвенә халыкны үгетләп, кыстап, агрофирмаларга куалап керттеләр бит, яманларга уңайсыз. Мактап та булмый – бездә бер тәнкыйтькә эләккән кешене яклау гадәте юк, үзеңә эләгүе бар. Аннары яңа инвестор белән эшлисе дә бар бит... Әле өстәвенә бу агрофирмаларның күпчелегендә район башлыкларының үзләренең дә (гадәттәгечә, район башлыгының шәхсән үзенең түгел, малаеның, кызының һ.б.) өлешләре бар. Интернет сайтларда “Энәле”нең хуҗалары район башлыгы гаиләсенеке дип ачыктан-ачык язып яталар әнә. Кама Тамагында да хуҗалыкларны инвесторга куалап кертүдә район башлыгы башлап йөрде. Җырдагыча әйтсәк, юкка түгел, юкка түгелдер... Кемнең муеннан проблемаларга баткан, инде яши торган фатирларына арест салынган Гобәйдуллинны яклап “Ак барс” белән даулашасы килсен?

 

Шул рәвешчә, эре инвесторлардан беренче булып “Алтын башак” ишелеп төште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ун ел элек башлаган стратегиясенең ялгыш булуын раслаучы фактмы бу, очраклылыкмы – анысын әлегә әйтүе кыен диик. Гәрчә бүген “Вамин”ның да финанс хәле бик яман, аның да бурычлары муеннан ашкан. Ярты ел элек иң эре авыл хуҗалыгы монстрының “ВТБ” тарафыннан банкротлыкка чыгарылуыннан республика җитәкчелеге генә саклап калды. Бер ел да узмады, “Вамин”ның пенсия фондына бурычлары 40 миллион сум икәнлеге билгеле булды.

 

“Алтын башак” китүгә бәйле рәвештә кайбер районнарда башлыклар алышынуы да ихтимал. Аеруча районга килүе “Алтын башак” белән бәйле, элек шушы холдинг оешмаларында эшләгән район башлыкларына авырга туры килүе бар. Әйтик, Апас һәм Чүпрәле районнары җитәкчеләре. Аларга яңа инвесторлар алдында аеруча тырышырга туры килер, мөгаен. Алайса, бу ике районда да башлык булырга теләүче, амбицияләре ташып ашкан кешеләр муеннан...

 

P.S. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Алтын башак” тирәсендәге хәлне болай шәрехли:

 

– Проблема соңгы өченче елда башланган иде. Агрофирманың кредитлары күп, хәер, безнең бөтен инвесторларның да кредитлары күп. Минемчә, бу корылыклы елда банкка мондый адымны кичектереп торырга кирәк иде. Ләкин формаль, юридик яктан банкның мондый ысулны кулланырга хакы бар.

 

– Инвестор алышыну эшчеләргә ничек тәэсир итәчәк? Яңа инвестор килү яхшы үзгәрешләргә китерәчәкме?

 

– Ничек инде яхшыга үзгәрсен? Каршылыкның беркайчан яхшылыкка илткәне юк. Без район башлыклары, агрофирма директорлары белән очрашып сөйләштек. Күчеш чорында бу оешмаларда эшләүче халыкка максималь рәвештә зыян килмәсен өчен бөтен тырышлыкны куярга кирәк.


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 11 | 10.09.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»