• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

10.09.2010 Мәгариф

ЯШЬЛӘР “КИРӘКМӘГӘН” БЕЛГЕЧЛЕКЛӘР САЙЛЫЙ

Соңгы елларда түрәләр ничек кенә эшче, техник белгечлекләренең абруен күтәрергә тырышмасын, яшьләр бу өндәүләргә колак салмый. 2010 елгы югары уку йортына кабул итү нәтиҗәләренә караганда да хәлләр үзгәрмәгән – абитуриентлар һаман да икътисадчы, хокукчы белгечлекләрен сайлый. Нәкъ менә шушы белгечләргә, бүген икътисад базарында сорау юк икән.

Башка еллардагыча, Татарстан югары уку йортлары арасында иң зур бәйге Казан федераль университетында булган. Монда барлыгы 20 мең гариза тапшырылган. Ә үткән елда бюджеттагы 1300 урынга гына да 16000 кеше дәгъва кылган булган.

 

Казан федераль университетының хокук, икътисад факультетына, узган еллардагы кебек үк, абитуриентлар арасында узыш бик кызу булган. Бер урынга 50 кеше гариза биргән. Шулай ук, журналистика факультетының һәр бюджет урынына 26 кеше көрәшкән. Бу университетта, элеккегечә, хокукчы һәм милләтара мөнәсәбәтләр факультеты “иң кыйммәтлеләрдән” булып кала. Анда бер елга укырга түләү бәясе 90 мең тирәсе.

 

Быелгы кабул итү нәтиҗәләре буенча, физика-математика юнәлешендәге факультетларга абитуриенлар теләп барганнар, ә узган елларда монда буш урыннар калган булган.

 

Иң “кыйммәтле” югары уку йортларыннан, Казанда быел да, медицина университеты кала. Теш табибына укырга керүчеләр, мәсәлән, бер елга 120 мең сум түлиячәк.

 

Быел Казан дәүләт аграр университеты да абитуриентлар арасында популяр булган, узган елга караганда, ике тапкыр күбрәк кеше керергә теләк белдергән, бер урынга 7 кеше көч сынашкан. Көндезге бүлеккә барысы 4500 мең гариза биргәннәр. Монда да иң популяр факультет булып икътисад факультеты тора икән. Монда укырга түләү бәясен арттырмаганнар, читтән торып укучылар өчен хәтта 30% киметкәннәр дә. Аграр институт, бүген Казанда дәүләт университетлары арасында иң арзан университет булып кала бирә. Монда көндезге бүлектә уку 29-40 мең сум тора.

 

Атка печән кем сала?

 

Мәктәп бусагасын атлап чыгучыларның күбесе абруйлы уку йортында, абруйлы факультетта белем алырга омтыла. Әмма, диплом алу белән, кичәге студентларның күбесе башка белгечлек буенча эшли яки үз һөнәре буенча эш таба алмыйча, еллар буе мәшгульлек үзәгендә чиратта тора. Бу һәрвакыт шулай булды. Әмма барыбер, утка очкан күбәләктәй, һәрберсе үз бәхетен табармын дип ышана.

 

Мәшгульлек үзәге хезмәткәре (исемен әйтергә теләмәде) әйтүенчә, Татарстанда әле һаман да икътисад базарында кризиска каршы көрәш мохите саклана. Шунлыктан, аларга мөрәҗәгать итүчеләр үткән елдагы кебек үк, бик күп. Соңгы вакытларда, аеруча быелгы җәйдә, югары белемле яшьләр күп килгән, аларга эш табу кыен.

 

“Безгә еш кына Казан дәүләт технологих университетында инженер һөнәре алучылар, төрле университетлар бетергән икътисадчылар, юристлар күп мөрәҗәгать итә. Бөтен уку йортларында диярлек юрист һәм икътисадчы, менеджер белгечләренә укыталар. Нәкъ менә шушы яшьләр эш таба алмыйча интегә дә инде. Без аларны махсус курслар үтәргә мәҗбүр итәбез”, ди Казанның Мәшгульлек үзәге хезмәткәре.

 

Аның сүзләренә караганда, дәүләт югары уку йортларын тәмамлаучылар еш кына укып бетергәннән соң эш таба алмый. Алар, коммерцияле уку йортларын тәмамлаучыларга караганда, ешрак мөрәҗәгать итә.

 

Татар факультетларына укырга килмиләр

 

Ә менә татар теле һәм әдәбияты, татар журналистикасы факультетларына керергә теләүчеләр, быел да күп түгел. Бу турыда хәзер татар җәмәгатьчелеге арасында еш сөйлиләр.

 

КДУда хәзерге татар теле кафедрасы җитәкчесе Гөлшат Галиуллина укучылар татар теле факультетларына укырга керергә телиләр, әмма моның өчен аларга татар теленнән бердәм дәүләт имтиханы язарга кирәк, ә анысын, мәктәпләрдә укытучылар бала үзе теләсә дә, язмаска киңәш итә, дип белдергән иде татар теленең киләчәге турында сөйләшкән түгәрәк өстәлдә.

 

“КДУга татар теле һәм әдәбияты факультетларына укырга керер өчен бердәм республика имтиханы кирәк. Укучының аны язарга теләге бар. Әмма укытучы язмаска куша, чөнки әгәр баллары түбән булса, укытучы өчен бу “минус” булачак”, ди Галиуллина.

 

Ничек кенә булмасын, соңгы елларда татар факультетларының барлык урыннары да тулып бетми.

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА
Азатлык
№ | 09.09.2010
Азатлык печать

Фикерләр

№11 (54122) / 13.09.2010 08:06:21

Ха! Википедияче, шатланырга кирәк ич!

№10 (54049) / 10.09.2010 23:35:42

Син фармучилещега йөри идек дигәнгә әйткән идем. Фармфакны аңлап бетермәдең бугай, ярар, бик әйбәт))))

№9 (54048) / 10.09.2010 23:14:39

Эээ, Иркә, зубрёжка минем өчен түгел, хәттә мәктәптә дә, бер шигерне дә, җиренә җиткереп ятлый алмадым... Медицина бит, нигездә, эмпирический фән. Һәр нәрсәнең физик асылын аңламыйча, ышана алмыйм... Но фармфакта кызлар күп булса, калганына түзеп булыр иде, ә! )))))

№8 (54047) / 10.09.2010 23:12:27

//КДУда хәзерге татар теле кафедрасы җитәкчесе Гөлшат Галиуллина укучылар татар теле факультетларына укырга керергә телиләр, әмма моның өчен аларга татар теленнән бердәм дәүләт имтиханы язарга кирәк, ә анысын, мәктәпләрдә укытучылар бала үзе теләсә дә, язмаска киңәш итә, дип белдергән иде татар теленең киләчәге турында сөйләшкән түгәрәк өстәлдә.//

Гаҗәеп дөрес вә камил төзелгән җөмлә!

№7 (54046) / 10.09.2010 22:53:19

Эй , соры корт, фармфакка килгән булсаң лутчы))))

№6 (54041) / 10.09.2010 21:31:38

Википедияче
 "әмма дә ләкин 5 ел болай укыйсы бит" "Кызганыч, малинник биш кенә ел,"- диген, күсәк! ))))))))))
Менә безгә не повезло, патокта 12 кыз, группада икәү генә иделәр...)))) Ярый әле, фармакология училищесе һәм РКБ бар Казанда.)))))))

№5 (54040) / 10.09.2010 21:06:37

Соры корт, бер яктан караганда повезло, әмма дә ләкин 5 ел болай укыйсы бит

Кичэнге студент, киңәшләрегез өчен рәхмәт, тырышырмын =)

№4 (54038) / 10.09.2010 20:50:12

Википедияче, 5 ел буе кызлар арасында укып, остенлеклэренне югалта курмэ. hэрчак егет булып кала бел, уз сузенне эйтэ бел, кызларга баш бирмэ!

№3 (54037) / 10.09.2010 20:41:44

Википедияче
Повезлооо!!! 

№2 (54036) / 10.09.2010 20:33:40

Мин бу елны татфакка укырга кердем. Өч төркемдә мин - бердәнбер егет

№1 (54027) / 10.09.2010 17:55:48

татар факультетын тутырыр өчен илдәге вәзгыятьне үзгәртергә кирәк шул. ләкин анысы безнең көчтән генә килмәс ахыры.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино