поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.09.2010 Җәмгыять

"ПЕЧЕЛГӘН" ПРОЕКТ, ЯКИ БҮГЕНГЕ МАНИЛОВЛАР

Чынбарлыктан читләшү һәм фантазия байлыгы. Сыйфатсыз хакимиятләрнең аерылгысыз юлдашлары алар. Үткән гасырның егерменче елларында Герберт Уэллс Ленинның планнарын бәйнә-бәйнә тыңлап, аңа "Кремль хыялые" дигән атаманы да тикмәгә генә такмагандыр. Хрущев, Горбачев, башкаларның барыбызга да мәгълүм буш хыялларын инде искә төшерәсе дә килми.

Ул Кремль дигәннәре әллә соң дөньяны бөтенләй оныттыра, хыялландыра, чиксез оптимизмга этәрә, суперидеяләр тудыра торган серле, сихерле бер урынмы? Бәлки ул илдәге хәлләр турында "патшаларыбызны" тәмам хәбәрсезләндереп, аптыратып, кызыл кирпеч диварлар артыннан башны сузып, һәрчак: "Алай ачтан үлә башлагач, ул халык нигә пылау ашамый икән соң?" – дип сорый торган җирдер?

 

Бүгенге җитәкчеләр үзләренчә хыяллана. "ВТ" битләрендә модернизация дип ду купкан хәзерге Президентның: "Россия яңадан ун елдан хуҗалык итү өчен иң кулай җиргә әйләнеп, бирегә бөтен дөньядан халык агыла башлаячак", – дигән сүзләрен дә китергән иде.

 

Барысы да бик тә җиңел, жайлы гына икән бит. "Коммунизм"га тагын санаулы гына еллар калган.

 

Халыкта "хыяллану зарарлы түгел" диләр дә анысы. Тик кем һәм ничек итеп хыяллана бит. Русия дип аталган ошбу илдә бар булган яхшы һәм начар башлангычлар, реформалар, җимерү һәм үзгәртеп корулар кемнәрнеңдер хыял җимешләре булып, һәрвакыт "өстән" төшерелеп килә. Халыкны "агартучылар", оҗмахка сөйрәүче "акыл ияләре" – барысы да шунда – өстә бит инде. Петр I нең аяусыз, империя төзүгә юнәл­телгән канлы реформалары, Александр IIнең крепостной правоны бетерүе (төрле чуалышларга китерсә дә, ил тарихында бердәнбер дип әйтерлек уңай үзгә­реш), большевиклар оештырган дәвамлы һәм газаплы глобаль социаль экспериментлар. Һәм менә яңа капиталистик түнтәрелеш һәм аның артыннан су буеннан кайткан казлар кебек тезелеп килүче туктаусыз, перманент, очы-кырые күренмәгән нәтиҗәсез реформа-оптимизацияләр. Аптыраган халыкта инде ныклап: "Оптимизация өстә утыручы оптимистлар өчен генә кирәк шул", – дигән фикер дә формалашты бугай. Халык аларны берничек тә шат елмаеп күтәреп ала алмый, элекке заманнардан ук аның аңына "әһә, власть янә кыбырсый башлады, тагын талаячаклар" дигән мантыйк сеңгән. Ул хафалана, әмма үзен яклый алмый. Каршылык, гадәттә, юк. 3-4 гасыр элек тә, хәзер дә күз яшьләрен чыгарып, ыңгырашып, югарыдагылар оештырганны "йота" килә халык. Шул исәптән тегеләрнең хыял җимешләрен, "мәшһүр" идеяләрен, аларның үтәлешләрен дә. Моны инглизчә-русча итеп "пипл хавает" диләр. Русиянең төп бәласе бу. Мәңге бет­мәс караңгылыгы. Гиляровский моннан йөз ел элек үк әйткәнчә: "Россия: внизу – власть тьмы, наверху – тьма власти". Русияне цивилизация бусагасы аша атлатмаучы төп фактор шушы. Ялгышмыйча шуны әйтү дә дөрестер: менә шул "йотып барулар", гыйбадлар беткәндә, протест чаткылары кү­ренә башлаганда гына илдә адәм рәтле тормыш башлану ихтималы бар. Әмма әлегә горизонт яктырырга уйламый. Русия киңлекләрендә әлегә "власть тьмы".

 

Реформалар, әлбәттә, кирәк. Бер ил дә аларсыз яши алмый. Тик алар бик тә уйланылган, җиде кат үлчәнгән булырга тиештер, һәр адымы, этабы. Реформа бер катлауга да зыян салырга тиеш түгел. Яхшы реформа ул шундый була, төп масса, халык аны сизми дә диярлек калырга тиештер. Ә бездәгеләре?..

 

Модернизациянең дә зарурлыгы бик аңлашыла. Технологик яктан ил алдынгы дәү­ләт­ләрдән бер гасырга булмаса да, инде тәгаен ярты гасырга артка калып бара. Чималчылык һәм илдә яхшы идарә булмау бәласе бу. Тегеләрне, алдан баручыларны әйтүем, гел куып җитә алмау мөмкинлеге дә шактый зур. Модернизацияне ил тәгәрәп үлмәсен өчен уйлап чыгарылган төп проект, соңгы талпыну дияргә дә булыр иде.

 

Тик модернизация өчен шартлар ниндирәк соң? Ул баштан ук "печелгән" түгелме? Модернизацияне үткәрергә кем, ничек алыначак? Әйдәп баручылары, гамәлгә ашыручылары кем­нәр булачак? Президент белән премьер янына ияләшкән тар даирә чәбәләнеп кенә бернәрсә дә килеп чыкмаячагы ачык ич.

 

Олигархларга, эре бизнеска модернизация мәңге кирәкми. Озак сроклы инвестицияләргә алынырга, 5-6 елдан соң гына әйләнеп кайтачак чыгымнарга барырга әллә алар юләрме? Алар рәхәтләнеп чимал саталар да, иртәгә үк акчасын алып, бот күтәреп тик яталар. Югары технологияләргә корылган завод салганчы, ул вертолетлы яхта сатып ала. Фаберже күкәйләре белән уйнап юана. Төкерә ул илнең киләчәгенә. Кризис михнәтләрен дә алар тулысы белән халык җилкәсенә салып куйды да шул арада үзләренә икеләтә каерды. Хәзер, әнә, җыелганны кая куярга белми аптырыйлар. Акча туздыруда бер-берләре белән ярыш кыза аларда: кемнең "Боинг"ы кәттәрәк тә, кемнең футбол командасы көчлерәк? Акча туздыру һәм байлык күрсәтү күргәзмәсе. Башкача була да алмый торгандыр, сакчыл, ипле карак күргәнегез бармы соң сезнең? Теге мәгълүм фильмда ничек әле: "Украл, выпил – в тюрьму, украл, выпил – в тюрьму". Әйе, адәм рәтле илдә алар күптән төрмә баландасы чөмерер иде. Русиядә карак карак түгел шул, киресенчә, үтә дә ихтирамлы кеше. Ә чын ихтирамга лаек кеше сорамыйча биш кирпеч алса, шундук каракка да әйләнә, төрмәгә дә кереп утыра.

 

Чиновникка кирәкме модернизация? Авыртмаган башка тимер таяк, гел дә кирәкмәгән матавык. Аларга модернизация дип аталучы андый "геморрой"сыз да дөнья бик түгәрәк. Чиновник булу болай да бизнесның иң уңышлы төре ул. Бернинди капитал салуларсыз да керем ишелеп килеп тора. Чиновник "бизнесы" классик бизнеска караганда күпкә рентабельлерәк тә әле.

 

Модернизациянең ахыр чиктә, барып чыккан очракта, илгә дә, гади халыкка да кирәклеге, әһәмиятлелеге аңлашыла. Тик халык үзе аның мөһимлеген аңлап бетерерме? Инде булган оптимизацияләрдән, реформалардан соң ул модернизациягә дә чираттагы кәкре каен итеп караячак бит. Кемдер әлеге проектка массалар дәррәү кушылып китү, индустриаль бум турында сүз алып бара, хыяллана икән, бу, миңа калса, гафу ителми торган беркатлылык.

 

Шулай итеп модернизация үткәрергә "тандем" үзе генә кала түгелме? Һәм дә Кремль, хөкүмәт тирәсендәге хорда катнашучы "вак планктон".

 

Президент белән премьерның бәлки чын күңелдән Русияне күтәрәселәре, алдынгы илләр рәтенә кертәселәре дә киләдер. Аларның ихласлыкларына ышанмый булмый. Тик утопик проектлар корганчы, башта эре бизнесны, доллар миллиардерларын, миллионерларын тыңлатырга өйрәтү мәслихәт түгелме? Мүкләнә башлаган, тәмам азган бюрократик аппаратны тотып селкү кирәкмиме? Башка власть булса (мәсәлән, Белоруссия президенты Лукашенко булса), бәлки әллә кайчан ук инде олигархларны бер стройга тезеп куйган, элекке каракларны җәмгыятьнең савым сыерларына әйләндергән булыр иде. Мөгезләрен сындырып. Ә безнекеләр һаман да кәнфитләнә, кризистан бөлә күрмәгез, дип миллиардлаган доллар акча бирүләрне ничек аңларга? Ни өчен илдә әле һаман да прогрессив салым системасы кертелмәгән? Аена ун мең алучы да, минутына ун мең каеручы да 13 процент салым түли. Дөресме шушы? Ә байлыкка (роскошька) салым. Алтын унитазлы яхтада йөзәсе бик килсә йөзсен ул, тик ел саен яхта бәясенең ун процентын салым итеп түләп килсен. Әмма түләми. Чөнки бик тә йогынтылы "кодалары" тиешле урыннарда утыра. Калган халык шул вакытта кризис белән бил алыша, очын-очка ялгый. Булачакмы соң илдә эшче, крестьян, табиб, укытучы, инженер мән­фәгатьләрен кайгыртырга тиешле, хыяллардан азат булган берәр реаль идарә, хакимият?

Русия дигән ил инде гомер буе гади халык җилкәсендә. Илнең тоткасы станок артында бил бөккән токарь, фрезерчы, шахтада күмер чабучы шахтер, кырда, челлә астында нефть чыгаручы нефтьче, иртә таңнан кич караңгыга чаклы кызган кабина эчендә трактор рулен боргалаучы механизатор. Ач бет чиновниклар, эре бизнес, олигархлар аларның муенына атланганнар да шыпырт кына каннарын, җелекләрен суыралар, ничә дистә еллар буе аякларын селкеп, дөрес яшәргә өйрәтеп, курсны билгеләп баралар. Реформалар, тормышны кырык төрле итеп боргалау-сыргалаулар, кризис дигән гарасат та гади халык җилкәсендә. Кремльдәге бүгенге көн маниловлары барып чыкмаячак, баштан ук печелгән модернизация йөген, чыгымнарын да халыкка аударып куймагайлары.

 

Власть телевизордан халык өчен кайгыга батып, матур-матур нотыклар тотса да, гамәлдә аның акча янчыклары, бюрократия белән бер хорда булып бер үк җыр җырлавы күпчелек өчен олы сер түгел. Гадел булмаган социаль сәясәтне, күпчелекнең мәнфәгатьләре якланмауны күрер өчен дә артык белгеч булу кирәк түгел.

 

Модернизация башлансын, аның маховигы әйләнеп китсен өчен гади халыкның абсолют өлеше хакимияткә ышанырга тиеш. Тик ышанырга мөмкинме? Егерме ел буе якты капиталистик киләчәк төзи-төзи җәмгыятьтә ниндидер элементар гаделлек, иплелек чаткылары күренә башларга тиештер бит инде. Тик кайда алар? Олы проектка тотынгансың икән, шул чаткыларга таянган аңлату-агарту, ачык, аңлаешлы модернизация идеологиясе дә булырга тиеш. Бик уңайлы икътисадый шартлар тудырылырга тиеш. Закон базасы да бик мөһим. Ә иң төп шартларның берсе – чиновник, властьның балда-майда йөзеп симереп беткән иркә төпчек малае булудан туктап, эш өчен башы белән җавап бирүче эффектлы рычаг, "тандем"ның, хөкүмәтнең уң кулы булырга тиештер. "Силикон үзән" дә, төзелгән очракта да, ул әле модернизация түгел, кемнедер кабатлау гына бит.

 

...Сиксәненче елларда без яшисе коммунизм, ике меңенче елларда барыбыз да аласы фатир, унбиш-егерме елдан дөньяның иң алдынгы иле булу. Мондый галлюцинацияләр кайчан бетәчәк соң? Монда бер танышым әйтә килә: "Тезеп саласы иде телләренә хуҗа була белмәгән хыялый җитәкчеләрне шул үзләре әйткән рельсларга. Башкаларына сабак булыр иде". Тик бар бәла дә шул тезеп салучылар юклыкта.

 

Манилов – Н.Гоголь герое, алпавыт. Биләмәсендә биек манара корып, шунда чәй эчә-эчә Мәскәүне (мең чакрым ераклыктагы) манзара кылырга хыялланган. ("Үле җаннар" әсәреннән).


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 182-183 | 10.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»